Авыл халкына ни җитми
Күренеш
| Габдулла Тукай | |
| | |
| Тулы исеме | Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукаев |
|---|---|
| Һөнәре | шагыйрь, тәнкыйтьче, публицист |
| Сайт | Тукай сайты |
Казенный булса да, зур урманы, чыршы, нараты бар;
Казенный булса да гәрчә, эчим дисә — аракы бар.
Җитәр төсле түгелдер, ничек хәмдитсә алланы:
Хисапсыз әйләгән ихсан иманны һәм имананы.
Аерым сүзләргә аңлатмалар
[үзгәртү]Хәмдитсә (хәмед йтсә) — мактаса.'
Ихсан — алла.
Иман — дингә ышану.
Имана — салым, налог.