Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан
Навигациягә күчү
Эзләүгә күчү
Һади Такташ |
Тулы исеме |
Мөхәммәтһади Хәйрулла улы Такташев |
Һөнәре |
шагыйрь, драматург |
«Ояты юк сатлык юлбасарның...»
'Милли армиянең баш командиры
Чан Кай-ши революциягә хыянәт итте'.
(Хәбәрләрдән. )
Ояты юк сатлык юлбасарның,
Бүген менә йөзе ачылды.
Бәясез мал — түбән, пычрак хайван
Кытай байларына сатылды.
Ләкин... килер бер көн, ирексез Кытай йорты
Совет иле булып әйләнер;
Кара бандит, сатлык Чан Кай-шилар
Үлем дарларына бәйләнер.
?
|
|