Робот ясыйм дисәң... (Ринат Нуруллин)

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан

Ринат Нуруллин


РОБОТ ЯСЫЙМ ДИСӘҢ... [үзгәртү]

(Шигъри башваткыч)


Бар металлар арасыннан

Иң кулае - әлүмин,

Әлүминнән генә робот

Ясар идем әле мин.


Чакы-чокы итеп басып

Ул идән паркетыннан

Йөрер иде Айдан төшкән

Гуманоидлар сыман...


Физиканы яхшы белсәң,

Хыяллар чынга аша!

Син дә робот ясыйм дисәң

Yзеңне күрсәт башта.


Йә, әлүмин тыгызлыгын

Белеп, санап бир әйдә:

Ике потлы робот өчен

Ул кирәк ни күләмдә?



Кулланылган әдәбият[үзгәртү]

1.Нуруллин Р.Г. Альпинист үрмәкүчләр: шигъри башваткычлар / Ринат Нуруллин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. — 88 б. – 5000 д. – ISBN 978-5-298-01656-8.