Үтәмеш (Апас районы)
Азалия Таһирова |
Кайда гына барсам да мин Сагынып кайтам сине Үтәмешем Табигатең, кешеләрең Яратып кайтам сине Үтәмешем. Чыннан да, сагынып кайтабыз без авылыбызны. Безнең авыл - матур, гүзәл авыл. Ул безнең генә түгел, бабаларыбызның да торган җире, гомер бишеге. Риваятьләргә караганда, борын – борын заманда Үтәмеш исемле кеше ямьле Бия елгасы буйларын, урман – кыр тугайларга бай ягыбызны күреп сокланган, хатыны белән уңдырышлы һәм мул җирләрдә төпләнергә уйлаган. Алар үзләренең тору урыннарын җайларга керешәләр. Үтәмеш ага ура, чәчә, иген үстерә, ә хатыны йорт эшләре белән мәшгуль була. Менә шуннан соң бу авыл Үтәмеш исемле булып кала. Күп гасырлар безнең бабаларыбыз бу авылда яшәгәннәр, иген иккәннәр, ауга йөргәннәр, үзләреннән соң матур милли гореф- гадәтләр, яңа буыннар калдырып киткәннәр. Бүгенге көндә авылыбыз танымаслык булып үзгәрде. Искиткеч матурлык хөкем сөрә авылыбызда. Туган ягымның табигате бик матур.Үзенең калын урманнары, саф чиста сулы чишмәләре,яшел болыннары, яхшы һәм тырыш кешеләре белән дан тота. Табигатенең гүзәллегенә хәйран каласың. Үтәмешнең ике урам уртасыннан Бия елгасы ага. Ә Биянең суы... Кызу көндә су чәчрәтә-чәчрәтә уйнаудан да бәхетлерәк мизгелләр бармы икән? Җәй көннәрендэ анда каз- үрдәк тавышлары ишетелә. Чишмәләр... Тау итәгеннән, тау арасыннан бәреп чыккан су. Элек- электән әби-бабаларыбыз чишмәләрне кадерләп саклаганнар. Безнең авылдан ерак түгел Җиде Кизләү чишмәсе бар. Без еш кына шул чишмәдән сулар тутырып кайтабыз. Чишмә суыннан чәй кайнатып эчсәң шифасы искиткеч. Чишмә-изге урын ул. Бүгенге көндә мәчетебез авылыбызны аеруча бизәп тора. 1995 нче елда мәчетебезнең күркәм бинасы калкып чыга. Аны төзүдә район башлыгы, авыл халкы бик зур өлеш кертә. Һәр көнне безнең мәчеттә биш вакыт намазы укыла. Мәчеткә олы яшьтәгеләр дә,яшьләр дә җомга намазларына, корбан гаетенә йөриләр. Бу чараларны үткәрүдә олысы-кечесе бик теләп катнаша, һәркем үзеннән өлеш кертергә тырыша. Гает намазыннан соң корбан чалу,корбан итеннән, пешергән тәмле шулпа белән авыл халкын кунак итү ямь өсти, нур бирә. Авылыбызга кергәндә, Изге зиратны узабыз. Монда туктап, без һәрвакыт юл сәдакасы салабыз. Элек-электән шушы җиргә изге кешеләр күмелгән дигән риваятьләр дә йөри. Бу изге җиргә салынган сәдакалар безнең мәчеткә бирелә. Әнием укыган мәктәп турында да әйтеп китәсем килә. Бу мәктәп 1998 нче елны төзелгән. Әнием әйтүенә каараганда, бу мәктәптә ниндидер рәхәтлек һәм җылылык бар. Хәзерге көндә авылыбыз мәктәбендә алтмыш ике укучы укый һәм уналты укытучы белем бирә. Балалар мәктәпкә биш якын авылдан килеп укыйлар. Мин үземне чиксез бәхетле тоям! Авылны бетермичә, аның өчен борчылып яшәүче апа - абыйларга, әби – бабайларга мең – мең рәхмәт! Әкият илендәге кебек яшибез!