Туган авылым – Адав-Толымбай

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан
Кәримова Алсу Равил кызы


Туган җир... Туган авыл... Йөрәккә нинди якын һәм кадерле бу сүзләр. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, нигезебез урнашкан кадерле туган авылы бар. Һәр авылның үзенә генә хас кабатланмас, истә кала торган урыннары күп. Сокланып туймаслык тугайлар, якты күлләр, җикән камыш белән капланган сазлыклар, куе әрәмәләр белән уратылган елга үзәннәре, туган ягыбызның кырлары, басулары, шаулап торган урманнары күңелләргә рәхәтлек биреп, туган туфракка мәхәббәт тәрбияли. Кая гына барсак та, нинди генә матур урыннарны күреп соклансак та, туган авылыбызның гүзәллеген берни дә алыштыра алмый.

Туган ягыбызның һәр сукмагы, һәр агачы, аның барча кешеләре күңелгә бик якын. Тәпиләп киткән, беренче тапкыр “әттә - әннә” дип әйтергә өйрәнгән вакытта ук күңел түренә туган телебез аша кереп утырган ул кадерле урыннар...

Татарстанның Буа районында урнашкан Адав- Толымбай авылы бик борынгы. Аның үз үсеш тарихы, үз даирәсе, үз мохите, үзенең данлыклы кешеләре бар. Шуның өстенә авылым милләтебезгә, халкыбызга җиң сызганып хезмәт итүче кадрлар бирә торган изге урын.

Зөя елгасы буена урнашкан авыл урманы, төз наратлары, җиләк – гөмбәләре белән дан тоткан Наратлык. Күлләр, елгалар, урманнар – авылымның төп байлыгы.

Каенсар, Бетлеки, Олы чирәм, Урман күле, Карамалык, Бүре базы, Атау йорты, Умарталык, Кондыз күле, Гайшә юлы, Алмакай, Тамак – болар барысы да авылыбызның искиткеч гүзәл табигате, мәңгелек тарихы. Монда әби – бабаларыбызның эзләре, моңнары сакланган.

Туган авылыбыз, андагы тугай – болыннар, иксез – чиксез кырлар күз карасыдай кадерле һәм газиз безгә. Аларда безнең нигезебез, тамырларыбыз һәм өметебез.

Туган авыл... Туган җир... Туган нигез... Монда безнең үткән тарихыбызның бер өлеше, халыкның моңы, кайгысы – шатлыгы, куанычлары һәм сагышы.

Бугенге көндә дә авылым үсә, матурлана. Яшәү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Якты айлы мәчете, балалар тулы мәктәбе, гөрләп торган мәдәният йөрты, авыл уртасында парк, кафе, асфальт юллар, якты урамнар...

Авылым гөрли! Менә шулай авыллар гөрләтеп яшәсә, милләт, тел, халык, гореф – гадәтләребез яшәр, үсәр һәм көчәер.