Тау Иле авылы тарихы

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан
Г.Зилия

Ял көннәрендә әниемнең туган ягына - Яшел Үзән районы Тау Иле авылына ашыгабыз без. Таулар арасына сыенып утырганга, исеме дә Тау Иле дип уйлыйм идем мин аның. Бактың исә төрле фикерләр бар икән. Өч дистә ел гомерен китапханәче һөнәренә багышлаган әбием Каюм Насыйриның ,,Сайланма әсәрләр җыентыгы,, белән танышырга тәкъдим итте. “Зөя өясе авылларының тарихы шушы китапта тупланган”,- диде ул. Шушы җыентыктан Тау Иле авылының тарихы гаятьүзенчәлекле икәнлеген аңладым мин. Авылга ХIV нче гасырда ук Таугилде бабай нигез сала. Ул 50-60 хуҗалыктан торган гадәти бер татар авылы була. Көннәрдән-беркөнне авыл аша бер мөсафир уза. Ул бик нык сусаган була. Никадәр генә үтенсә дә, авылның бер кешесе дә юлаучыга су тәкъдим итми. Шуннан соң бу кеше авыл кешеләрен каргый, имеш. Авылыгыз 50-60 морҗадан артмасын да, кимемәсен дә, ди. Ышансаң ышан, ышанмасаң юк, бүген дә Тау Иле авылында 40-50 хуҗалык җан асрый, әмма мин бүген бу авыл кешеләре турында гел җылы сүзләр генә әйтә алам. Бер-берсенә генә түгел, урман-кырларга да, җир-суга да үтә игътибарлы, сакчыл карашлы Тау Иле кешеләре. Каян беләсең?-диярсез. Тау Иленә кергәндә, күпләрне купшы ылыслары белән сокландырган яшь наратлар каршы ала. “Алар Карашәм зиратына утыртылганнар, гомер-гомергә җире тигез, туфрагы уңдырышлы булса да, авыл кешеләре бу урынны, изгелегенә ышанып, кадерләп, хөрмәтләп яшәгән.”,- ди әбием. Киләчәк буынга да кисәтү, искәртү йөзеннән, зират урынына “Карашәм зираты” дигән истәлекле таш та куелган. “Бу урын турындагы гыйбрәтле тарих моның белән генә бетми”,-дип сүзен дәвам итә әбием. Риваятьләрдән мәгълүм булганча, 14 нче гасырда Тау Иле авылында Касыйм исемле изге карт яшәгән. Тик нишләптер, аны авыл кешеләре яратмаган. Шунлыктан ул гаиләсе белән хәзерге Карашәм авылына килеп урнашкан. Касыйм бабай үлгәч, авылдашлары аның мәетен Тау Иле кырыена урнашкан Карашәм зиратына алып килеп күмәргә карар кылганнар. Шул вакыт ул кабыгы белән күтәрелеп очып киткән һәм Тау Иленә орынып диярлек торган Ислам авылы кырыена килеп төшкән. Шулай итеп, Касыйм бабайны Ислам авылы кырыена күмгәннәр. Күпмедер вакыт үткәч, бу каберлектән ерак түгел чишмә тибеп чыккан. Аны “Изге Касыйм чишмәсе” дип атаганнар. Кешеләр аның суыннан шифа һәм дәва тапканнар. Бу вакыйгаларның хаклыгына иманым камил, чөнки хәзер дә чишмә сукмагыннан кеше өзелми ,теләсәң, сине дә алып барам”,-дип сүзен йомгаклады әбием. Бармыйммы соң?! Күп уйлап тормый, без сәфәргә кузгалдык. Мине тирән кызыксыну бөтерә: нинди ул чишмә, башка су чыганакларыннан нәрсәсе белән аерыла? 14 нче гасырдан бирле кипмәгән дә, саекмаган да.