Раилә Маннанова

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан
Асадуллина Алсу Сириневна


Сәхнәдән татарның тыңлап туймаслык җыры янгырый. Башкаручының эчке дөньсына сыешмыйча, барлык күзәнәкләреннән саркылып чыккан моң ташкыны бар тирәлекне иңли,чиксез зур җиһанга тарала. Яраткан җырчым Раилә Маннанова җырлый-үзе чын мәгьнәсендә тере моң булган моңлы сандугачыбыз концерты бара.

Әлмәт районы Сөләй авылы кызы. Райлә җырга – моңга гашыйк гаиләдә дөньяга килә. Әнисе Наҗия җырларга ярата, әтисе Габделхак сыздырып гармунда уйный торган була. Ләкин бер-берсенә үлеп гашыйк булганарның бәхете озакка сузылмый-Наҗия өч баласы белән яшьтән үк тол кала. Бәләкәй генә буйлы Раиләгә балачактан орчык кебек армый-талмый, тормыш һәм җыр сәхнәләрендә тукталмый,күңел түрләреннән чыккан җырлары аша үзенә гашыйк итә алуы шул чордан үк башлана аның.

Мәктәп, авыл, район сәхнәләрендә үк җырларына,моңлы тавышына һәркемне таң калдырган. Мәктәпне тәмамлагач,класслары белән авылда калырга карар кылалар.Ул унсигездә кияүгә чыга һәм тагын ун елдан тугыз һәм дүрт яшьлек улы,кызы белән тол кала…

Рәйлә туган як җырчысы булып яши, иҗат итә. 1996 елдан Райлә Маннанова –Җәлил бистәсендәге «Татнефть» җәямгыяте канаты астында оешкан киң билгеле»Сәйлән» төркеменең алыштыргысыз солисткасы.Җырчының исеме, аның саекмас моң дарьясы белән труппа тагын да зуррак популярлык казана, җыр сөючеләрнең мәхәббәтен яулый.

Чыннан да,аның «Кыр казлары артыннан», »Урманнарда йөрим»,»Сарман» кебек һәм башка бихисап, югары һөнәри осталыкта башкаручы җырларын тыныч кына, битараф калып кына тыңлап булмый. Сарман буйларын моңга төрә, урманнарга алып керә, туган якларга кайтара, беренче мәхәббәтне искә төшерә…

Рәиләнең репертуары искиткеч бай. Үз төбәгендә туган җырларны халыкка җиткерүдә дә зур эш алып бара. Җырны тудыручы авторларны, җырларны гел читтән эзлисе юк.Рәилә, туган як булырак,үз төбәгендә туган җырларны халыкка җиткерүдә дә зур эш алып бара. Р. Нәгыймов, Р.Андреев, Э.Гыльфанова, К.Булатова, Н.Әхмәдиев, Ә. Фэтхи, М. Борһанов кебек һәм башка җирле композиторлар, шагыйрьләр сүзләренә башкарылучы җырлары да шактый. Шунсы да игътибарга лаек “Рухият” фонды һәм нефть төбәгендәге башка абруйлы оешмалар тарафыннан әзерләнүче компакт-дискаларда да туган як хәзинәсе саналучы әлеге башкаручы җырларда һәрчак үз урынын таба. Райләбезнең булдырмаганы, белмәгәне юк. Ана җитмеш төрле талант та, һөнәр дә аз сыман.Ул-биюче дә,кичәләрне,бәйрәмнәрне бик шәп алып баучы конферансье да. Ул - әле оста рәссам, чигуче һәм чын фотосурәтче дә. Аның үз кулы белән ясалган, бөтен җанын биреп чиккән рәсемнәрен,картиналарын бәяләр өчен үз күзең белән күрергә кирәк. Райлә менә унике ел руль артында да. Машинаны чын профессиональләрчә йөртеп кенә калмый, чын шоферларча ярата да белә ул.Күп кенә җырларын да ул тәүге тапкыр руль атында-улларда үз алдына көйләп таба.Төгәллекне һәрчак өстен күрүче,искиткеч грамоталы Райлә “китап җене».Бакчачылык,җиләк-җимеш,гөмбә җыю – болар әле аның бихисап шөгыльләренең меңнән бер өлеше генә.Иң мөһиме, ул аларның һәркайсын яратып,җиренә җиткереп башкара.Райлә-татар теленә чын-чынлап гашыйк.Телне беркайчан да бозмас,ялгыш кына да бер чит тел сүзе катыштырмас.Райлә бик туган җанлы булуы белән дә аерылып тора. Туганнары өчен җанын бирергә әзер. Балалар дигәннән, Райләнен кызы һәм улы кебек итагатьле, күзләреннән иман нуры беркөлеп торган яшьләрне бүген яшь очратып булмый. “Әнием”дип өзелеп торучы Айгөле белән дә,әнисе өчен ышанышлы терәк булган Русланны белән дә хаклы рәвештә горурлана ала Райлә.Үзе көбек икесе дә җырга,биюгә сәләтлеләр (Айгөлен буген үк зур сәһнәләргә чыгарырлык), үңганнар,булганнар,яшәү ямен әниләре шикелле тормыш эчендә кайнап яшәүдә күрәләр.Райләнен әчке дөньясы бар,саф чишма суы кебек чиста,анын белән аралушуы кызык,рәхәт.Ачык йөзле,шат күнелле булуы,тормышны яратып яшәү белән дә кешеләрнен үзенә торта ул. “Миңа гомер юлымда һәрчак яхшы кешеләр генә очрый.Мин гади кешеләрне,эчке дөньясында кер булмаганнарны,эчкерсезләрне яратам,һәм язмыш мине гел шундыйлар белән аралаштыра”,-ди Райлә.Райлә Маннанова –бүген дә биеклектә,бүген дә “ йолдыз”.Кыр казлары аны биеклеккә алып менсәләр дә,җырчыбыз беркайчан да биеклеккә онтылмады,чын мәгнәсендәге “йолдыз”булсада, беркайчанда “ йолдыз” чире белән авырмады. Ул һаман шундый ук гади,шундый ук ачык,кешелекле,кирәк чакта,шаян,сирәк кенә усалда була белә торган-безнен Райләбез.