Чәүкә кунган түбәгә (Ринат Нуруллин)

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан

Ринат Нуруллин

ЧӘҮКӘ КУНГАН ТҮБӘГӘ[үзгәртү]

(Шигъри башваткыч)


Чәүкә кунган түбәгә,

Калаена чүгәләп.

Утырмас иде чүгәләп -

Дөньялары түгәрәк.


Чәүкә кунган түбәгә,

Күз төшергән түбәнгә.

Асфальтка язып куелган:

«ЧӘҮКӘ + КУНГАН = ТҮБӘГӘ».


Текә безнең чәүкә дә -

Шалтыраткан Мәскәүгә

Кәрәзле телефоныннан

Икенче бер чәүкәгә.


- Менә шундый язмада

Кирәк, - ди, - цифрларга

Хәрефләрне мач китереп,

Тигезлекне расларга...


Тегесе бу чәүкәгә

Җибәргән рәсми кәгазь.

Ул кәгазьнең эчтәлеген

Әйтә алмыйм, күрмәгәч.


Чәүкәдән белешегез,

Йә үзегез чишегез -

Әйтегез, нинди саннарга

«ТҮБӘГӘ» сүзе тигез?


Кулланылган әдәбият[үзгәртү]

1.Нуруллин Р.Г. Альпинист үрмәкүчләр: шигъри башваткычлар / Ринат Нуруллин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. — 88 б. – 5000 д. – ISBN 978-5-298-01656-8.