Ребусларны ничек төзиләр? (Ринат Нуруллин)

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан

Ринат Нуруллин

РЕБУСЛАРНЫ НИЧЕК ТӨЗИЛӘР?[үзгәртү]

(Шигъри башваткыч)


Бәйнә-бәйнә сөйләп бирәм

Ничек ребус төзергә?

Моның өчен алдан кирәк

Бераз уйлап йөрергә.


Баш миендә фикер тугач,

Максатка бару ансат:

Ниятеңә керешәсең,

«Т» хәрефеннән башлап.


Шуның янына өстисең

Бер кыска сүз, әйтик, «АТ».

«ШАТ» сүзен теркәп куясың,

Бу сүз үзе табышмак.


Монда шундый сорау туа:

Кем шат? Билгеле, шат ат!

Солыңны гына жәлләмә,

Туйганчы аны АШАТ.


Дәвам итеп булмый диеп,

Калмаска кирәк каушап. -

Атның хуҗасын искә ал,

Аның исеме - РАШАТ.


Бу сүзләрне бергә кушып,

Утыз меңгә тиң ясап,

Язып куясың ребусны:

        Т
      А Т
  + Ш А Т
  А Ш А Т
Р А Ш А Т
__________
3 0 0 0 0.

Шуннан аңлатып китәсең

Төп шартын ребусларның -

Эзләп табарга кирәк дип

Һәр хәрефнең үз санын.


...Солысын ат ашый торсын,

Ихахай-михахайлап.

Шул арада ребусыңа

Үзең дә эзлә җавап.


Кулланылган әдәбият[үзгәртү]

1.Нуруллин Р.Г. Альпинист үрмәкүчләр: шигъри башваткычлар / Ринат Нуруллин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. — 88 б. – 5000 д. – ISBN 978-5-298-01656-8.