Түбән Каманың 29 нчы мәктәп тарихы

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан
Википедиядә? бу тема буенча мәкалә бар:


Ачылу чоры[үзгәртү]

29 нчы номерлы гомуми урта белем бирү йорты Түбән Кама шәһәренең Тынычлык, 79 адресы буенча урнашкан.[1] 1991 нче елның 2 нче сентябре 30 нчы микрорайон халкы өчен зур тантана булып тарихка кереп калган. Бу көнне мөгаллимнәр, әти-әниләр, укучылар яңа мәктәп ачылу митингына җыелганнар. Төзелеш махсус проект буенча расланып, шәһәребездә “беренче карлыгачлар” ыннан саналган. Уку йортының ачылу тантанасы Түбән Каманың 25 еллык юбилее белән туры килүе, сөенеч өстенә сөенеч булган. Кешелек өчен-яшьлек чоры булса, калабыз өчен-тарихи вакыйга. Тантаналы линейканы мәктәбебезнең беренче директоры Фазылҗанов Мөхтәр Абдулла улы башлаган.[2] Ул, барлык катнашучыларны җылы сәламләп, яңа уку елы белән тәбрикләгән, яңадан-яңа уңышлар теләгән. 1503 укучы өчен 29 нчы белем бирү йорты үзенең ишекләрен ачкан. Шәһәр Советы идарәсе җитәкчесе В.В.Камелин да тантанада катнашып, халыкны мәктәп проекты белән таныштырган. Спорт-сәламәтләндерү үзәге профилендә расланып, мәктәбебез үз эченә 3 спорт залы, 2 бассейн, сауна, кышкы бакча, китапханә, медицина кабинеты, тамашалар залы һәм башка корылмаларны үз эченә алган.«Жилстрой» трестының җитәкчесе И. Г. Гарифуллин мәктәпнең символик ачкычын тапшырган. Лентаны кисү бәхете тантананың мөхтәрәм кунаклары В.В.Камелинга, И.Г.Гарифуллинга, мәгариф идарәсе башлыгы Г. М. Толстогузовка, мәктәп директоры М. А. Фазылҗановка елмайган. Укучыларны 90 кешелек педагогик коллектив каршылаган. Коллективның төп хезмәткәрләре-яшь укытучылар булган. Бу көн тарихка чисталык, яңа җиһаз, бәхетле елмаюлар, чәчәкләрнең хуш исе белән кереп калган. Әйтерсең, бу бинада бербөтен тату гаилә оя корган.

Үзгәртеп кору чоры һәм җитәкчелек[үзгәртү]

1991 - 1992 нчы уку елы мәктәп тарихына “чыныгу” чоры булып кереп калган. Уку әсбаплары, лаборотория кирәк-яраклары җитмәү, тормыш мәшәкатьләре бер генә хезмәткәрне дә эшкә кул селтәргә этәрмәгән, ә киресенчә, тырышып-тырмашып, тагын да канатланып эшләргә өндәгән. Бу уку елларында барлык методик эшчәнлек теориядән-практикага нигезенә корылган булган. Үткәрелгән педагогик киңәшмәләр, семинар һәм практикумнар мөгаллимнәрнең үзбелемен күтәрүгә багышланган булган. Спорт һәм актлар залы кулланышка тапшырылмау сәбәпле, барлык сыйныфтан тыш чаралар кабинетларда үткәрелгән. Шуңа да карамастан, «Көзге бал», «Кызыл йолдызчык», Җиңү бәйрәмнәре киң күләмдә билгеләп үтелгән. Техник модельләштерү, фотосурәт, юл йөрү кагыйдәләре, курчак театры түгәрәкләре дә гөрләп эшләгән. 1993 нче елдан 1998 нче елга кадәр мәктәбебез ТР 279 нчы номерлы боерыгы нигезендә комлекс статусында эшләп килгән. Безнең 29 нчы мәктәбебез барлык белем алучыларның сәламәтлеген, күпкырлы сәләтен үстерүгә нигезләнгән белем бирү йорты булып саналган. Укыту-тәрбия комплексы башлангыч белем бирү, эстетик һәм спорт-сәламәтләндерү үзәкләрен үз эченә алган. Тәҗрибә буларак, балаларның шәхси мөмкинлекләрен исәпкә алып, уку планы һәм программаларына өч дәрәҗәле итеп төзелгән. Мондый ачыш укучыларга төрле өлкәләрдә үз сәләтләрен күрсәтергә мөмкинлек биргән. Уку планына этика, ритмика, сәламәтләндерү физик тәрбиясе, информатика һәм тарих кебек фәннәр кертелгән булган. Беренче уку елында бу тәҗрибәдә өч 1 нче һәм өч 7 нче сыйныф укучылары катнашкан. Спорт-сәламәтләндерү комплексында өстәл теннисы, нәфис гимнастика, волейбол, футбол, бокс, туризм һәм җиңел атлетика түгәрәкләре эшләп килгән. Беренче уку елында “Иң яхшы спорт-сәламәтләндерү эшчәнлеге” бәйгесендә 29 нчы мәктәп 4 нче урынны алса, чаңгы эстафетасында 2 нче урынга лаек була, ә баскетбол ярышларында мәктәбебез командасы җиңүче дип таныла. 1994 нче елның сентябрендә мәктәп базасында эстетик бүлек үз эшен башлап җибәргән. Музыка, театр, хореография һәм сынлы сәнгать буенча түгәрәкләргә йөрүчеләр саны көннән-көн арта барган. Айга бер тапкыр түгәрәккә йөрүчеләр ачык чаралар тәкъдим иткәннәр. Шул елларда рус һәм татар костюмнары, эстрада биюләре өчен күлмәкләр, вокал төркемнәре өчен жилетлар тегелгән. 3.8 кабинеты мини-кафе рәвешендә зәвык белән җиһазландырылган. 1995 нче елда милли мәгарифне үстерү бүлеге оештырылган. Татар телендә түгәрәкләр гөрләп эшләгән, мәктәбебез сәхнәсе төрле халык чыгышларыннан гөр итеп торган. 1996 нчы елда шәһәребезнең 30 еллыгына багышланган иҗади фестивальдә комиссия тарафыннан мәктәбебез иң югары бәягә ия була. Авыр хәлле гаиләләрдән булган укучылар белән эш тә тиешле дәрәҗәдә оештырылган булган. Социаль педагог штаты булдырылу үзенең уңай нәтиҗәләрен бирә: һәр укучы аерым исәпкә алына һәм алар белән шәхсән эш алып барыла. Фазылҗанов Мөхтәр Абдулла улы мәктәп ачылу көненнән башлап, армый-талмый идарә итә. Аның кул астында Әхмәтгәрәева Раидә Флорид кызы, Киреева Ольга Вячеслав кызы, Шафеева Ләйлә Салихҗан кызы, Хәсәнова Фирзания Хәйдәрҗан кызы, Зартдинова Рәидә Зәйдулла кызы, Садриева Әнисә Хөсәен кызы, Пахомова Гөлшат Әсхат укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазифаларын башкаралар. Бу чорда мәктәптә яңа технологик тәҗрибәләр үткәрелә, рус теле, әдәбият, математика, химия, география һәм чит телләр буенча яңа дәреслекләр сынау үтә. Мәктәптә инновацион, дифференциаль һәм берничә баскычтан торган укыту алымнары кулланыла. Бу елларда уку йортыбыз Мәскәү гуманитар институты белән тыгыз бәйләнештә була. Күпсанлы укучыларыбыз югары уку йортларына укырга керәләр, 6 укучы 11нче сыйныфны көмеш медальгә тәмамлый. Укучыларның үзидарә советы үз министрлыкларын булдырып, мәктәп тормышын җанландыра.

Мәктәп - туган җир җылысын бирүче, балачак һәм үсмер еллар истәлеген саклаучы, еллар дәвамында үзенә чакырып, олылап каршы алучы изге йорт ул. "Үз мәктәбенең тарихын белмәгән каланың киләчәге өметсез", - дибез без. Шуңа күрә дә без туган мәктәбебезнең тарихын белергә тиеш. 2007 нче елдан 2011 нче елдан мәктәп директоры –Фәретдинов Айдар Рәфис улы. Татарстан Республикасында 2006 нчы елдан “Мәгариф” милли проекты старт ала. Инновацион технологияләрне тормышка ашыру бурычы яшь һәм талантлы директор Фәретдинов Айдар Рәфис улына тапшырыла. Уку-укыту эшчәнлегенә электрон журнал һәм көндәлекләр кертелә, кабинетларны заманча технологияләр белән җиһазландыру чоры башлана. Һәр укытучыга ноутбук бүленеп бирелә, уку кабинетлары интерактив такталар, мультимедия проекто-ры, дистанцион җайланмалар белән баетыла. Шулай ук бу елларда «Рекорд» программасы белән укучы сыйныфлар югары күрсәткечләргә ирешәләр.мәктәп МГЭИ белән тыгыз элемтәдә була: укучылар хокук һәм икътисад фәннәрен тирәнтен өйрәнәләр.

Мәктәпнең уңышлары[үзгәртү]

Мәктәп коллективы шәһәр тарафыннан үткәрелгән бәйге һәм чаралардан да читтә калмый. Мәктәпнең «Творческая панорама» хор коллективы берничә ел дәвамында призлы урыннар гына яулап килә:

  • 2008-2009 нче уку елы – 3 урын;
  • 2009-2010 нче уку елы – 2 урын;

2010-2011 нче уку елы – «Сәнгатьле башкару» номинациясендә җиңүче; 2011-2012 нче уку елы – «Классик әсәрләрне профессиональ баш-каручы» номинациясе. Мәктәпнең спорт – сәламәтләндерү эшчәнлеге «Сәламәт укытучы-сәламәт укучы» девизы астында алып барыла. 2007 нче елдан башлап атна саен сәламәтлек көннәре үткәрелә. Хезмәткәрләр үз теләкләре белән волейбол, йөзү, теннис, җиңел атлетика, чаңгы һәм шахмат белән шөгыльләнәләр. Мәктәп коллективы мәгариф идарәсе тарафыннан үткәрелгән шәһәр спартакиадасында катнашып, призлы урыннарга лаек дип табыла: 2009-2010 нче уку елы– 3 урын, 2010-2011 нче уку елы– 2 урын, 2011-2012 нче уку елы – 3 урын. “Кем ничек эшли-шулай ял итә” принцибына тугры калып, мәктәп коллективы табигатьтә рәхәтләнеп ял итә, Алабуга, Раиф һәм Казан кебек истәлекле урыннарга сәяхәт кыла. Халыкларның милли гореф-гадәтләрен, дини йолаларын ихтирам итү йөзеннән, мәктәп коллективы Пасха һәм Корбан-бәйрәмнәрне дә билгеләп үтә. 2012 нче елдан башланган мәктәп тарихы. 2012 нче елдан 29 нчы мәктәтә Шакиров Равис Мөҗәһит улы җитәкчелек итә башлый. 15 ел дәвамында Түбән Кама шәһәренең мәгариф идарәсе башлыгы вазифасын башкарган Равис Мөҗәһит улы мәктәпкә яңалыклар кертү буенча алдынгы урыннарны яулый. Директорлык эшчәнлеген Равис Мөҗәһит улы 19 яшендә башлап җибәрә. “Татарстан Республикасының атказанган укытучысы”, “Халык мәгарифе отличнигы”, 2007 нче елда Бөтенрәсәй бәйгесенең җиңүчесе, 2004 нче елда “Иң яхшы муниципаль хезмәткәре” исемлегенә кертелгән. Аның исеме 2011 нче елда Халыкара энциклопедиясенә кертелгән. 2016 нчы елда Равис Мөҗәһит улы “Татарстан Республикасының иң яхшы директоры” бәйгесендә җиңү яулый. 2012 нче елда мәктәбебез яңа юнәлештә эшли башлый: “Әтиләр коллективы” үз эшен җәелдереп җибәрә, ата-аналар комитететы белән берлектә төрле чаралар үткәрелә. Бу оешмалар үз эшчәнлекләрен “Балалар чит була алмый!” девизы астында алып баралар. Шулай ук укучыларның үзидарә советы да актив эш алып бара. Мәктәпнең лидеры булып Президент сайлана. Бу эшне Елисеева Анастасия һәм Конюкова Алинә башлап җибәрәләр. Бу проект нигезендә, укытучылар, укучылар һәм ата-аналар тыгыз бәйләнештә торалар. 2013 нче елда республикада тиңдәше булмаган “Мин-ир-егет!” проекты эшли башлый. Бу проект гаиләдә әти тәрбиясеннән мәхрүм малайлар өчен бигрәк тә зур әһәмияткә ия. 2015 нче елда социаль тикшеренүләр күрсәткәнчә, мәктәптә 17% (250 укучы), шәһәр буенча 30% балалар тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнәләр. Шул сәбәпле, үз эшләренең чын осталары булган ир-ат укытучылар үз тәҗрибәләрен укучы малай һәм егетләргә мирас итеп җиткерәләр. Бу проект үз эченә 3 этапны ала: 1 этап - 1-4 нче сыйныфлар (кәгазь белән эш итә белү, агач белән эш); 2 этап – 5-8 нче сыйныфлар (электротехник эшләр, робототехника, сәүдәгә башлангыч продукцияне тәкъдим итү); 3 этап – 9-11 нче сыйныфлар (һөнәр сайлауга әзерлек). Укучылар эш кораллары белән кулланырга өйрәнәләр, макетлар ясарга өйрәнәләр, эретеп-ябыштыру эшенең башлангыч этапларын үзләштерәләр. 3 ел дәвамында 1-11 нче сыйныфлар арасында 671 укучы техник юнәлеш алды. Әти-әниләр тарафыннан бу изге эш югары бәяләмә алды. Шулай ук 3 еллык эш тәҗрибәсе республика һәм шәһәребез җитәкчелеге тарафыннан югары бәягә лаек дип табылды. Түбән Кама шәһәрендә бу проектны тормышка ашыру мәйданчыгы булып безнең мәктәп сайланылды. Малайлар һәм егетләр өчен “Мин - ир-егет!” проекты эшләсә, яшүсмер кызлар өчен “Үз өемнең хуҗабикәсе» дип исемләнгән проект үз эшен башлап җибәрде. Кызлар бу проект нигезендә, кул эшенә, аш-су әзерләү серләренә өйрәнәләр. Бу проект кызларда хуҗабикәләргә хас осталык һәм нәфислек хисләре тәрбияли. Сәламәт гаилә төзү өчен кирәк булган төп сыйфатларны кызларыбыз нәкъ менә шундый проектлар нигезендә Шәһәребездәге экология мәсьәләләре актуаль булган чорда, 29 нчы мәктәп тә читтә кала алмый, билгеле. “Минем чәчәк атучы мәктәбем” проекты нәкъ вакытында эшли башлады. Бу проектның төп мәсьәләләре булып, -мәктәптә белем алучыларның сәламәтлеге турында кайгырту; -укучыларда экологиягә, табигатькә сак караш тәрбияләү; -мәктәп территориясен яшельләндерү; -коллективта бердәмлек, татулык сыйфатлары тәрбияләү. Бу проект микрорайон халкын, әти-әниләрне, мәктәп коллективын һәм укучыларны берләштерде. Мәктәбебезнең һәр почмагында “Гөлләр патшалыгы” барлыкка килде, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә фонтан-водопад ачылды. 3 ел дәвамында шәһәр буенча үткәрелгән экологик бәйгеләрдә призлы урыннарга лаеклы дип табылдык. Белем алучыларның уку сыйфатын күтәрү максатыннан, зачет системасы кертелде. Ниндидер сәбәпләр буенча дәрес калдырган укучылар, шәхсән укытучылар белән берлектә, зачет тапшырып, белемнәрен тулыландыралар. Шулай ук сәләтле укучылар белән актив эш алып барылды. Олимпиада хәрәкәте нигезендә, безнең мәктәп түбәндәге нәтиҗәләргә иреште: 2012– 12 җиңүче һәм призер; 2013 нче ел – 28 җиңүче һәм призер;

2014 нче ел – 31 җиңүче һәм призер; 2015 нче ел – 37 җиңүче һәм призер. Педагогик коллективның тырышлыгы, төрле спартакиадаларда, иҗади бәйгеләрдә актив катнашу нәтиҗәсендә, яңа укытучы-иҗади мөгаллим образы барлыкка килде. Яңадан-яңа иҗади үрләр яулаучы укытучыларыбыз соңгы 4 ел эчендә түбәндәге укытучылар мактаулы исемнәргә лаек дип табылдылар. Равис Мөҗәһит җирле газеталарга биргән интервьюсында болай дигән иде: “Минем уемча, укытучы - иң хөрмәткә лаек һөнәрләрнең берсе. Чөнки җәмгыятьнең киләчәген без - укытучылар формалаштырабыз. Бу безгә зур җаваплылык та йөкли. Шушы ышанычны аклагансың икән, димәк, бу дөньяда юкка яшәмәгәнсең. Укытучыны күзләренә карап та танырга мөмкиндер, мөгаен: аларда бөек эш башкаруны тоюдан һәрчак тыныч шатлык бөркелә!” 29 нчы мәктәп укытучылары - чын талант ияләре. Белем корабының капитаны итеп Гәбдуллахатов Илдар Ансар улы сайланылды. Беренче очрашуда ук үзенең гадилеге, эчкерсезлеге белән безнең күңелләргә ачкыч таба белгән тәҗрибәле директорыбызга бары тик сәламәтлек, иҗади үсешләр, гаилә бәхете телибез! Киләчәктә дә мәктәбебез даны еракларга таралыр дигән теләктә калам.

Эшең калсын мең яшәрлек имән булып...[үзгәртү]

Мәктәп ачылу елыннан алып армый-талмый көч куйган, милли мәгарифне үстерүгә үзләреннән зур өлеш керткән директорның милли эшләр буенча урынбасарлары Садыйков Рифат Мулланур улы, Низамова Гөлфия Лотфулла кызы, Зартдинова Рәидә Зәйдулла кызы, Сәгъдиева Әнисә Хөсәен кызының исемнәре мәктәп тарихы сәхифәсенә алтын хәрефләр белән язылырлык. 2005 нче елдан бу җаваплы вазифаны Пахомова Гөлшат Әсхат кызы әйдәп бара. Ул - гадел, тырыш, булдыклы һәм компетентлы, максатчан оештыручы.

“Бәхетле кеше генә бәхетле шәхес тәрбияли ала”. Бу сүзләр тулысынча безнең татар теле һәм әдәбияты укытучыларына туры килә. Алар тәрбияләгән меңәрләгән укучылар, тормышта үз юлларын табып, ил байлыгын арттыруда, милләтебезнең үзаңын үстерүдә, телебезнең камиллеген саклауда армый-талмый хезмәт итәләр. Мәктәбебездә татар телен һәм әдәбиятын укытып, халык арасында абруй казанган мөгаллимнәребез бүген дә безгә якты маяк булып, юл күрсәтеп торалар: Муллина Ләлә Нәҗип кызы, Мансурова Ленуза Хәким кызы, Абдуллина Наҗия Закир кызы, Сибгатова Фәүзия Фәхретдин кызы, Сәлахова Зәйнәп Фәиз кызы, Хөснуллина Рәсимә Хәбибулла кызы, Әхмәтова Луиза Тәбрис кызы, Исмәгыйлова Фагия Гали кызы, Шәйхиева Тәнзилә Исхак кызы , Нуриәхмәтова Наилә Нәби кызы, Хәертдинова Энҗе Гали кызы, Журавлева Гөлнур Гариф кызы, Хәйруллина Зөлфия Зөфәр кызы, Әхмәдуллина Әлфия Рәдиф кызы , Латыйпова Раилә Хаҗип кызы, Хуҗина Фидания Яхъя кызы, Нурлыева Венера Фоат кызы. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары укучыларга белем бирү генә түгел, ә аларның табигать тарафыннан бирелгән сәләтләрнең үстерүне дә максат итеп куя. Шуларның күрсәткече булып фән олимпиадалары, төрле конференцияләр тора. 25 ел вакыт эчендә мәктәп күләмендә фән олимпиадаларында иң күп нәтиҗәне татар теле һәм әдәбияты укытучылары бирде. 25 укучыбыз муниципаль олимпиада, 5се республика олимпиадасы җиңүчеләре һәм призерлары булды. Укучыларның фән олимпадаларында нәтиҗәле күрсәткечләргә ирешүенә Әхмәдҗанова И.Ә., Габдуллина Р.С., Гурьева Л.С., Евсеева Ф.Н., Нургатина Р.Р., Пахомова Г.Ә., Рәхмәтуллина М.Х., Чевачина Р.В., Якупова В.Б. зур өлеш керттеләр. 2013-2014 нче уку елында татар теле һәм әдәбияты буенча бәйгедә югары күрсәткечләргә түбәндәге укучылар лаек дип табылды: Меркулова Дарина, Яхина Әдилә, Хәлилов Самир, Марданова Севиль, Седельников Алексей, Сперанская Елизавета, Әмирханова Әдилә, Җиһангирова Ләйсән, Козырёва Анна, Ямашева Наталья, Гарифуллина Аделина, Төхвәтуллина Ралинә, Хәлиуллина Азалия, Ефимова Елизавета, Бочкарев Владислав, Пономарёва Злата, Перфилова Анна, Леонтьева Надежда, Газизуллина Эльвина. 2014-2015 нче елларда муниципаль олимпиадада җиңү яулаган һәм призлы урыннарга лаек булган укучыларыбыз: Хәкимханова Алия, Гафурова Самира, Ермолаева Ксения, Жильченко Ульяна, Гыйләҗева Ильвина, Замилов Алмаз, Муллина Вероника, Мөхәммәтҗанова Зәринә, Вәлиәхмәтова Диләрә, Халилов Самир Зелепугина Арина, Мәрдәнова Севиль, Әмирханова Әдилә, Кәримова Эльвира Гарифуллина Аделина, Ямашева Наталья, Төхвәтуллина Ралинә, Цыганцов Никита, Бочкарев Владислав, Понамарева Ангелина, Пономарёва Злата. 2015-2016 нчы уку елында Гайнуллина Камилә, Ермолаева Ксения, Марданова Севиль, Гарифуллина Аделина һәм Бабурина Олесялар уңышка ирештеләр. Фән дөньясына беренче адымнарны ясауның тәүге баскычы булып, гамәли конференцияләр тора. Мәктәбебез данын Рәсәй күләмендә Җиһаншин Айрат (укытучысы: Гурьева Л.С.), республика күләмендә Әхмәтова Азалия (укытучысы: Шәймөхәммәтова Л.З.), Гарипова Алия (укытучысы: Әхмәдҗанова И.Ә.), Хафизов Алмаз, Григорьева Диана, Әхмәтвәлиев Илназ, Нуруллин Айнур, Әмирханов Булат (укытучылары: Чевачина Р.В.), Гыйләҗева Ильвина (укытучысы: Галиева Э.И.), Имамиева Алинә (укытучысы: Садриева Ә.Х.), Леонтьева Надежда, Сәйфетдинов Айнур, Шәвәлиева Гөлназ (укытучысы: Якупова В.Б.), Хәнәфиева Самира (укытучысы: Хәнәфиева Л.Ф.), Шакиров Илдус (укытучысы: Габдуллина Р.С.) күтәрделәр.

Әлеге яуланган җиңүләр көч биреп, алдагы елларда да балаларның сәләтләрен ачып, уңышларына сөенеп бергә-бергә яшәргә һәм эшләргә язсын!

Иҗат җимешләре[үзгәртү]

Шәһәребездә күп еллар дәвамында төрле оешмалар, студентлар, мәктәп укучылары арасында “Чибәркәй” бәйгесе үткәрелә. Безнең мәктәп сылулары да бу бәйгедән читтә калмый. 2008-2015 нче елларда Ситдыйкова Эльмира (укытучысы -Габдуллина Р.С.), Газизуллина Эльвина, Фәттахова Лидия (укытучысы -Якупова В.Б.) уңышлы гына чыгыш ясап, финалга үттеләр һәм татар кызы исеме өчен ярыштылар. “Актёрлык осталыгы өчен”, “Сандугач” номинацияләрен яулап, мәктәбебез данын якладылар.

Егетләребез дә сынатмый. 2008 нче елда Җиһаншин Айрат, 2014 нче елда Хафизов Илнар “Татар егете” бәйгесенең финалында катнашу бәхетенә ирештеләр, диплом һәм истәлекле бүләкләргә лаек булдылар. Якташыбыз – күренекле шагыйрь, язучы, Татарстан һәм Рәсәйнең атказанган мәдәният хезмәткәре Разил Вәлиев премиясен алу өчен шәһәребез һәм районыбыз мәктәпләрендә укучылар хикәяләр, шигырьләр, әкиятләр иҗат итә, газетага мәкаләләр яза... 17 ел эчендә бу бәйгедә мәктәбебездән 14 укучы катнашты. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары Әхмәдҗанова И.Ә., Якупова В.Б., Чевачина Р.В., Нургатина Р.Р. балаларны мавыктыргыч иҗат дөньясына тарту, алар күңелендә иҗат уты кабызу, укучыларның талантын ачу өстендә бүгенге көнгә кадәр армый-талмый хезмәт итәләр. Гаҗәеп тәэсирле әдәби иҗат ярышында катнашкан укучыларыбыз әле дә үзләренең иҗат җимешләре белән безне сөендерәләр. Татар халкының милли традицияләрен торгызу, рухи хәзинәләребезне саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру өчен мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары күп еллар дәвамында зур эш алып баралар. Шәһәребезнең микрорайон халкы өчен Сөмбелә, Нардуган, Сабантуй, Нәүрүз кебек бәйрәмнәр үткәрелә, Түбән Камабызның төрле милләт вәкилләре “Туган тел” көнендә актив катнаша. Бу чаралар һәрвакыт халык күңелендә тирән эз калдырырлык югары дәрәҗәдә уза.

Милли гореф-гадәтләребез – татар халкының зур байлыгы. Гасырлар буена буыннан-буынга күчеп килгән изге йолаларыбызны онытмыйк, ул мирас тарих чылбыры булып үрелеп барсын!

Искәрмәләр[үзгәртү]

  1. school29n-kamsk@mail.ru; S29.Nk@tatar.ru
  2. https://nk-times.ru/index.php?newsid=4195