Район исеме (Ринат Нуруллин): юрамалар арасында аерма

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Яңа бит: «''Ринат Нуруллин''' ==РАЙОН ИСЕМЕ== ''(Шигъри табышмак)'' Айкап йөрсәң тел диңгезен Фикер ятьмәсе б…»
(аермасы юк)

21 гый 2014, 17:53 юрамасы

Ринат Нуруллин'

РАЙОН ИСЕМЕ

(Шигъри табышмак)


Айкап йөрсәң тел диңгезен

Фикер ятьмәсе белән,

Могҗизалы сүзләр чыга

Тел диңгезе төбеннән!

Төскә кушсаң сыекчаның

Чәй кайната торганын,

Шулар янына өстәсәң

Мал-мөлкәт күп җыйганны,

Татарстандагы районның

Атамасын табарсың.

Ул районның исемен әйт,

Даны илгә таралсын.

Flag of Aksubayevsky rayon (Tatarstan)

Кулланылган әдәбият

1.Нуруллин Р.Г. Альпинист үрмәкүчләр: шигъри башваткычлар / Ринат Нуруллин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. — 88 б. – 5000 д. – ISBN 978-5-298-01656-8.