Эш беткәч уйнарга ярый (Тукай): юрамалар арасында аерма
кТөзәтмә аңлатмасы юк |
Төзәтмә аңлатмасы юк |
||
Юл номеры - 25: | Юл номеры - 25: | ||
}} |
}} |
||
{{Шигырь-баш|Эш беткәч уйнарга ярый }}<poem style='margin-left:5ex'> |
{{Шигырь-баш|Эш беткәч уйнарга ярый }}<poem style='margin-left:5ex'> |
||
Бик матур бер җәйге көн: өстәл янында бер Сабый |
|||
Ян тәрәзә каршысында иртәге дәрсен карый. |
|||
Чын күңел берлән укый ул, кат-кат әйтеп һәр сүзен; |
|||
Бик озак шунда утырды, бер дә алмастан күзен. |
|||
Шул чагында бу Сабыйны чакыра тышка Кояш: |
|||
«И Сабый, ди, әйдә тышка, ташла дәрсең, күңлең ач! |
|||
Җитте бит, бик күп тырыштың, торма бер җирдә һаман; |
|||
Чыкчы тышка, нинди якты, нинди шәп уйнар заман!» |
|||
Бу Кояшның сүзенә каршы җавабында Бала: |
|||
«Тукта, сабрит, уйнамыйм, ди, уйнасам, дәрсем кала. |
|||
Көн озын ич, ул уенның мин һаман вактын табам, |
|||
Чыкмамын тышка уенга, булмыйча дәрсем тәмам». |
|||
Ул, шулай дип, кимчелек бирми укырга дәртенә, |
|||
Бик каты ихлас белән чынлап ябышты дәрсенә. |
|||
Өй түрендә шул заман сайрый ботакта Сандугач, |
|||
Ул да шул бер сүзне сайрый: «Әйдә тышка, күңлең ач! |
|||
Җитте бит, бик күп тырыштың, торма бер җирдә һаман, |
|||
Чыкчы тышка, нинди һәйбәт, нинди шәп уйнар заман!» |
|||
Сандугачка каршыга биргән җавабында Бала: |
|||
«Юк, сөекле Сандугачым, уйнасам, дәрсем кала. |
|||
Туктале, бетсен дәрес, ди, әйтмәсәң дә уйнарым, |
|||
Син дә сайрарсың матурлап, мин авазың тыңларым!» |
|||
Ул, шулай дип, һич зарар бирми укырга дәртенә, |
|||
Бик каты ихлас белән чынлап кереште дәрсенә. |
|||
Шул вакытта өй түрендә бакчада бер Алмагач |
|||
Чакыра тышка Сабыйны: «Әйдә тышка, күңлең ач! |
|||
Бик күңелсездер сиңа эштә утырмак һәрвакыт, |
|||
Әйдә, чык син бакчага, җитте хәзер уйнар вакыт!» |
|||
Алмагачның сүзенә каршы җавабында Бала: |
|||
«Юк, сөекле Алмагачым, уйнасам, дәрсем кала. |
|||
Тукта, сабрит аз гына, ди, и кадерле Алмагач, |
|||
Һич уенда юк кызык, дәрсем хәзерләп куймагач». |
|||
Күп тә үтми, бу Бала куйды тәмамлап дәрсене, |
|||
Куйды бер читкә җыеп дәфтәр, китапны — барсыны. |
|||
Чыкты йөгреп бакчага: «Иә, кем чакырды, дип, мине? |
|||
Әйдә, кем уйный? Тәмам иттем хәзер мин дәрсеми!» |
|||
Шунда аңгар бик матурлап елмаеп көлде Көяш, |
|||
Шунда аңгар кып-кызыл, зур алма бирде Алмагач; |
|||
Шунда аңгар шатланып сайрап җибәрде Сандугач, |
|||
Шунда аңгар баш иделәр бакчада һәрбер агач. |
|||
''Сабрит — сабыр ит.'' |
|||
</poem>{{шигырь-азак|?}} |
</poem>{{шигырь-азак|?}} |
||
8 июл 2011, 18:41 өчен соңгы юрама
Эш беткәч уйнарга ярый АВТОР Габдулла Тукай |
|