Хәстә хәле (Тукай): юрамалар арасында аерма
кТөзәтмә аңлатмасы юк |
Төзәтмә аңлатмасы юк |
||
Юл номеры - 25: | Юл номеры - 25: | ||
}} |
}} |
||
{{Шигырь-баш|Хәстә хәле }}<poem style='margin-left:5ex'> |
{{Шигырь-баш|Хәстә хәле }}<poem style='margin-left:5ex'> |
||
Көн туа. Һәр көнне хикмәт, мәгънәдән буш эш күрәм; |
|||
Күз йомалмыйм төн буе, йомсам — коточкыч төш күрәм. |
|||
Юк янымда чын кеше, булганда да — мин чит күрәм; |
|||
Белмәдем капшап, фәкать һәр йөздә кәгазь бит күрәм. |
|||
Бетте иман мәрхәмәт, шәфкать, мәхәббәткә тәмам; |
|||
Бәйле корбанлык кеби, алда кызыл кан, ит күрәм. |
|||
Бар хәятым салкыныннан туңды җан, катты күңел; |
|||
Һәр ягында бар җиһанның зәмһәрирдән чик күрәм. |
|||
Кышта очкан күбәләк төсле гүзәл кызлар миңа; |
|||
"Ник йөриләр?" — дим, кирәксез бер чуарлык дип күрәм. |
|||
Җиргә нык басмыйм — аяк астымда йомшаклык күрәм; |
|||
И үлем! мин синдә бер хәсрәт вә бер шатлык күрәм. |
|||
Акмый тышка мәгънәләр — кипкән күңелнең чишмәсе; |
|||
Калган урнында һәлакәт чокры, баткаклык күрәм. |
|||
Юк нәҗат, фикрем чөерсәм дә үземнән үзгәгә; |
|||
Козгын — ислам гәүдәсендә, кәгъбәсендә пот күрәм. |
|||
Тик болай бер аурумынмы? Әллә Обломов тамы? |
|||
Көн саен йөз сулса сулсын, җанда ник кытлык күрәм?! |
|||
Ауру җанның бишмәте-тәнне дәваның төрлесе |
|||
Берлә һәр көнне ямыйм, иртән тагын ертык күрәм. |
|||
Бар иде ялгыз калып, җырлап юанган чакларым, |
|||
Ярты җырда инде күкрәкне тотам да йөткерәм! |
|||
</poem>{{шигырь-азак|?}} |
</poem>{{шигырь-азак|?}} |
||
8 июл 2011, 18:34 өчен соңгы юрама
Хәстә хәле АВТОР Габдулла Тукай |
|