Эчтәлеккә күчү

Өч аю

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан
Лев Толстой

Тулы исеме Толстой Лев Николай улы
Һөнәре язучы, фәлсәфәче


Өч аю

(Лев Толстой әкияте)


Бер кыз өйләреннән чыгып урманга киткән. Урманда ул адашкан һәм кайтырга юл эзли башлаган. Ләкин таба алмаган. Урмандагы кечкенә генә бер өй янына килеп чыккан.

Өйнең ишеге ачык була. Кыз ишектән карый да, өйдә беркем дә юклыгын күргәч, эчкә керә.

Бу кечкенә өйдә өч аю яши икән. Аларның берсе — әтиләре. Аны Михаил Иванович дип атаганнар. Ул тузгыган йонлы һәм бик зур аю булган. Икенчесе — әниләре. Ул буйга бераз кечерәк. Аны Настасия Петровна дип йөрткәннәр. Өченчесе — кечкенә генә бер аю баласы. Аңа Мишутка дип дәшкәннәр. Аюлар өйдә юк икән, алар урманга йөрергә чыгып киткәннәр.

Бу кечкенә өйдә ике бүлмә булган: берсе ашханә, икенчесе йокы бүлмәсе. Кыз аш бүлмәсенә керүгә өстәлдә аш салынган өч савыт күрә. Беренчесе бик зур савыт, Михаил Ивановичныкы. Икенчесе кечерәк савыт, Настасия Петровнаныкы. Өченчесе зәңгәрсу савыт, Мишутканыкы. һәрбер савыт янында берәр кашык яткан: берсе зур, икенчесе уртача, өченчесе кечкенә.

Кыз башта иң зур кашыкны алган һәм иң зур савыттан ашап караган; аннан соң уртача кашыкны алып уртача савыттан ашап караган; соңыннан кечкенә кашыкны алган һәм зәңгәрсу савыттан ашап караган. Аңа Мишутканың ашы барысыннан да тәмлерәк булып тоелган.

Кызның утырасы килгән, һәм ул өстәл янында торган өч урындык күргән: берсе зур Михаил Ивановичныкы, икенчесе кечерәк — Настасия Петровнаныкы, өченчесе кечкенә, анысы Мишутканыкы. Кыз элек зур урындыкка менгән һәм аннан егылып төшкән; аннары уртача урындыкка утырып караган, анда җайсыз булган; аннары ул кечкенә урындыкка күчеп утырган һәм монда утыру шундый җайлы икән — кыз көлеп җибәргән. Ул зәңгәр савытны алып тез өстенә куйган да ашарга тотынган. Ашны бөтенләй ашап бөтергән дә урындыкта утырган көйгә тирбәлә башлаган.

Урындык ватылып киткән һәм кыз идәнгә егылып төшкән. Ул егылган урыныннан торган, урындыкны күтәреп куйган, һәм икенче бүлмәгә кереп киткән. Анда өч карават тора икән: аның берсе зур — Михаил Ивановичныкы, икенчесе уртача — Настасия Петровнаныкы, өченчесе кечкенә — Мишутканыкы. Кыз башта зурысына ятып караган, ул артык киң; уртанчысына ятып караган, монысы артык биек; кечкенәсенә ятуы була һәм кыз шунда ук йокыга китә.

Аюлар өйгә ачыгып кайтканнар Һәм ашарга утырганнар.

Зур аю, үз савытын алып карагач, куркыныч тавыш белән үкереп жибәргән:

— Минем савытымнан кем ашаган?

Настасия Петровна үз савытына карагач, йомшаграк тавыш белән:

— Минем савытымнан кем ашаган? — дип кычкырган.

Ә Мишутка үзенең буш савытын күргәч, нечкә генә тавыш белән:

— Минем ашымны кем ашап бетергән? — дип чинаган.

Михаил Иванович үзенең урындыгына караган да куркыныч тавыш белән үкергән:

— Минем урындыкка кем утырган, аны урыныннан кем кузгаткан?

Настасия Петровна урындыгына күз төшергән дә йомшаграк тавыш белән:

— Минем урындыкка кем утырган, аны урыныннан кем кузгаткан? — дип кычкырган.

Мишутка, үзенең ватык урындыгын күреп:

— Минем урындыкка кем утырган, кем аны ваткан? — дип чинаган.

Аюлар икенче бүлмәгә кергәннәр.

Михаил Иванович куркынычлы тавыш белән үкергән:

— Минем урынга кем яткан, кем аны изгән?

Йомшаграк тавыш белән:

— Минем урынга кем яткан, аны кем изгән? — дип кычкырган Настасия Петровна. Ә Мишутка аяк астына кечкенә эскәмия куеп караватына менгән дә нечкә генә тавыш белән чинап җибәргән:

— Минем урында кем ята?

Ул кинәт анда яткан кызны күреп алган һәм чыелдый башлаган:

— Менә ул! Тот, тот!

— Менә ул! Менә ул! Ай-я-ай! Тот!

Ул кызны тешләргә теләгән. Кыз, күзләрен ачып җибәрүгә, аюларны күргән һәм тәрәзәгә ташланган. Тәрәзә ачык булган. Кыз тәрәзәдән сикереп төшкән дә урман буйлап йөгергән. Аюлар аны куып җитә алмаганнар.