Тамырны нечкәртеп йә калынайтып ясалган сүзләр

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан

tt.wikipedia.org/wiki/Кулланучы_бәхәсе:Qdinar#миңа хәзерге рәсми кабул ителгән татар латиницасы ошамый дан күчердем --Qdinar (бәхәс) 12 ноя 2015, 18:38 (UTC) :

тамырда а-и, ы-э, у-ү, о-ө парлашуы:[үзгәртү]

"кушымчалардагысы ни өчендер татар телендә ә гә күчә, ә тамырдагысы, ни өчендер, и гә күчә бугай" - ни өчен соң безнең як халкы шулай төрлечә моны үзгәрткән? алар диваналык эшләгәнме - юк, мин моны әле генә аңладым: кушымчада парлашкан авазлар мәгънәне үзгәртми, шуңа күрә, алар охшаш булса яхшырак, шуңа күрә а га пар булган Е Ә гә күчкән, ул, Ә хәтта Е караганда А авазына яхшырак туры килә бугай. ә менә сүз тамырларында аваз үзгәрүе мәгънәне үзгәртү өчен кулланылган, һәм яңа мәгънә элекке мәгънәдән нык аерылганга күрә, аның авазы да элекке сүзнең авазыннан ныграк аерылса яхшырак була, шуңа күрә, а ның пары Е ны И га күчереп, ул сүзләрнең тышкы кыяфәтен тагы да ерагайтканнар, чөнки алар бары тик ничек тә булса яңа сүз ясау өчен кулланылганнар, аларның мәгънәләре шул чаклы ерак, алар охшаш булырга лаек түгел. мисал өчен:

  • кич- фигыле һәм кач- фигыле - мәгънәләре охшаш, әмма шактый үзгә, алар башта кЕч һәм кач булганнар, башка телләрдә шулай калган, ә татар телендә кич белән кач ка әйләнгән;

башка парларда кызык мәгънә бәйләнешләре күренә, әмма бәлки чынлыкта алар алай бәйләнешмәгән дә булгандыр:

  • бил - бал - мәгънә бәйләнешен күрмим... ;
  • җил - җал - бер аз гына җылы җил исеп торганда ял итүе рәхәт ич? ;
  • кил- - кал- - бу якын төшкә килү һәм килгәннән соң бу якын төштә калу - чынлап та монда нык семантик бәйләнеш дип уйлыйм, әмма шул ук вакытта шактый ерак, алар фонетик яктан якын булырга лаек түгел;
  • тир - тар - тар урында кеше тирли.

ә менә ы-е парланышының парланыш икәне аермачык күренеп тора, аларның сүзләре дә шактый охшаш:

  • пеш- фигыле - һәм "пыш" дигән тавыш белгертү (ымлык), "пышлыгу" сүзе (кием эчендә тирләүгә якынлашу),
  • ә менә теш белән тышның нинди дә булса мәгънә бәйләнешен сизмим бугай, бәлки, теш - тышта, тыштагы сөяк - бу очракта да, алар фонетик яктан да охшап тормаса , монда логика булыр иде;
  • кер- - кыр- фигыльләре - мәгънә бәйләнешен күрмим бугай, әмма, кыручы әйбер, кыргыч, кырган вакытта әйбернең эченә, тышкы катлавы астына керә - шулай ук бәйләнеш бик ерак.

шулай итеп, әйткәнемчә, менә шуңа күрә, бәйләнеш ерак булганга күрә, тамырдагы "Е" не "и" гә күчергәннәр дип уйлыйм. әмма ы-э парланышы очрагында киресенчә, ы белән и гә караганда, мин уйлыйм, ы белән э берсенә берсе ныграк пар килеп тора, бу очракта киресенчә, сүзләр фонетик яктан тагын да якынайган. шулай булгач, безнең як халкы, татар белән башкорт бабай-әбиләре, бәлки бу авазларны мәгънә ераклыгын күрсәтү өчен күчермәгәндер, ә бары тик ничектер ниндидер мода үзгәрүе шикелле процесс белән ул күчкәндер. әмма , чынлап та, кушымчадагы Е һәм тамырдагы Е га караганда, монда андый логика бар. --QDinar (бәхәс) 24 окт 2015, 19:10 (UTC)

тагын берничә мисал таптым, сузыклар парлаша һәм мәгънә бәйләнеше бар:

  • чар - чир,
  • яр - җир,
  • бар- - бир-,
  • туз- - түз-,
  • карак - кирәк,
  • сал- фигыле һәм чиләк сүзенең тамыры чил- дер, әмма бәлки ул тамыр чилә- дер,
  • сык- - сек-,
  • ор- - өр-,
  • йорт сүзенең тамыры йор- дыр һәм йөр-, әмма йөр- формасы үзе бәлки бик үк дөрес түгелдер, һәм чынлыкта ул йөре- дер, һәм "йорт"ның да тамыры бәлки йоры- дыр, һәм "йөр" "йөгер" дән килеп чыккан дигән фикер дә күргәнем бар, һәм ул дәлилләнгән дә иде бугай, алай булса, "йөр-" "йөре-"гә караганда дөресрәк, беренчелрәк булып чыга...
  • ә менә тор- һәм төр- парлашуында мин бернинди дә мәгънә бәйләнеше күрмим... әмма бәлки, торучы кеше ул йөрмәүче кешедер, һәм ул кайбер әйберләрен төреп куядыр... йә, төреп куйган әйбер озак сакланып торсын өчен төрелә, шуңадыр...

ә кайбер сүзләрнең парлары юк. парсыз сүз мисаллары:

  • мин. син белән сан арасында да мәгънә бәйләнеше күрмим...

парсыз сүзләр дальше... күп инде алар...

  • уз- фигыле бар, үз- фигыле юк...
  • кар бар, кир юк,
  • тал бар, тил юк,
  • сал бар, сил юк...

ә менә нечкәсе булып калыны булмаганнары тагын бармы икән.

  • чит - чат - калыны бар, әмма мәгънә бәйләнешен күрмим...

калыны булмаганнар дальше ...

  • "бик" бар - "бак" юк, әмма "бау" бар, һәм "бакча" мәгънәсендәге сүз бардыр, һәм баг дигән сүз "бәйләнеш"не аңлата бугай, (чынлап та: багланыш) анысы бәйле мәгънә, чөнки бик бәйләп куя,
  • ир бар, ар - халык(милләт) исеме(атамасы),
  • ким бар, ә кам - бер сүзлектә шаман, мәгънә бәйләнешен күрмим, дальше искә төшереп карыйм...

и ле төрки тамырлар әз бугай...

  • чик - чак - мәгънә бәйләнеше бар,
  • тик - так - әз генә бәйләнеш бар - так калган көрәшче көрәшми, тик тора, санаганда ахыргы булып, так калган әйбернең пары юк, ул тик тора, парлашмый,
  • күр- - пары юк, "кур-" фигыле юк... --QDinar (бәхәс) 25 окт 2015, 03:21 (UTC)
  • тагы бер а-и парлашуы мисалы: бай - би (чынлыкта бий). --QDinar (бәхәс) 6 ноя 2015, 19:52 (UTC)
  • тагы: май-мий,
  • той- - төй- ,
  • баз-биз. --QDinar (бәхәс) 8 ноя 2015, 20:40 (UTC)
  • тагы: сук- - сүк,
  • чак- - чик- - икесе дә инә белән эшләнә,
  • кайызла- сүзендәге "кайыз" бәлки кайрыны аңлатадыр - кийез,
  • кун- - күн- - бәлки, кыстауга күнү?,
  • бер тапшыруда батулла әйткән иде бугай, "ташы-" ялгыш, ул "таш-" булырга тиеш(тер) дип, алай булса, тиш- фигыле белән әз генә бәйләнеш бар - тишектән су ага, ташыганда да су ага,
  • чиш- - чаш- (шаш-) - аңгырайган кешенең акылы таралган, чишелгән шикелле бугай, тагын, коръәндә 16:92 дә бәйләгән әйберсен сүтеп аткан хатын мисалга китерелә,
  • биш - баш - 2 аяк, 2 кул, 5 нчесе - баш,
  • бөре сүзендәге "бөр" бәлки "бор-" белән бәйләнешледер, чөнки бөре камыр шикелле материалны борып, бөтереп ясалган формада,
  • тай- - тий- - әйбер әз генә тийеп торса, ул шул тигән җиреннән шуып китә ала, ә шуу ул почти тайу, тайу сүзен кулланыр өчен, ул стенага тийеп торырга тиеш түгел, ә җиргә, изәнгә, аска басып яки терәлеп яки тийеп торырга тиеш,
  • бөл- һәм болыт, болга- сүзләрендәге "бол" - ул бол бәлки пычрану, буталуны аңлатадыр, ә буталган кеше бөлергә мөмкин,
  • корт-көрт - көрт кар бөртекләреннән оеша, ә менә корт өеме нәрсә дип атала, бәлки ул да корт дип әйтеләрдер, ул кортлардан оеша, һәм болар кор- фигыле белән һәм көрә- фигыле белән бәйләнешледер,
  • диалекталь кенә - көнләшү хисе дигән сүз бугай - бәлки кын белән бәйләнешледер, чөнки элекке заманда , киноларда күрсәтелүенчә, кеше ачуын белгертү өчен кынына тыгылган кылыч сабына кагыла, көнләшү дә ачулы, ләкин бу бик көчсез гипотеза,
  • кач- - кич- - елга яки тау арткылы кичкән кеше шуның белән качып котыла ала.

тагын берничә мәгънә бәйләнеше булмаган яки әз булган парлар:

  • кол - көл,
  • таз - тиз, гомумән, таз - нәрсә ул? пеләш дигән сүзме әллә ул? - http://suzlek.tazbash.ru/ru/suzlek?word=%D1%82%D0%B0%D0%B7 ( Qdinar (бәхәс) 4 дек 2015, 14:23 (UTC) ),
  • кул-күл,
  • бойык-бөйек --QDinar (бәхәс) 9 ноя 2015, 11:51 (UTC)
  • тагы:
  • тимер - тамыр. җир эчендә тимер рудасы урнашуы тамыр, җеп формасында булырга мөмкиндер,
  • к белән башлана торган ир-егет тән әгъзасы сүзе, 4 хәрефле фигыльдән ясалган булса, аның тамыры - 3 хәрефле сүз, күт сүзе белән парлаша. --QDinar (бәхәс) 10 ноя 2015, 14:33 (UTC) "күт" сүзе әдәби телдәге мәгънәсеннән башка сөйләм телендә урысча "гениталии" мәгънәсендә дә кулланыла, бу диалект кынамы, ягъни, безнең якта гынамы, юкмы - төгәл белмим, әмма диалект кына түгел бугай. --Qdinar (бәхәс) 26 дек 2016, 10:24 (UTC) һәм бу ике әйберне берләштереп бер сүз белән атау - электән килгән әйбер микән, әмма бары тик сүзлекләрдә ялгыш мәгълүмат булды микән, әллә, бу мин әле әйткән мәгънәсе соңрак кына барлыкка килгән эвфемизм микән. теге калын пары барлыгын исәпкә алганда, ул борынгы мәгънә булырга тиеш, ә сүзлекләр дөрес булмаган булып чыга. --Qdinar (бәхәс) 26 дек 2016, 10:30 (UTC)
  • җиз-яз - мәгънә бәйләнешен күрмим.
  • сыпыр- - себер-.
  • колак-көләк? .
  • балык белән билек бәйләнешле түгел, чөнки ул бийлек , пары байлык.
  • тарак-тирәк, тирәк тоткалы таракка охшаган.
  • куп- - күп- ,күп- - күбек сүзенең тамыры, күбек барлыкка килгәндә матдәнең өске катлавы кубып күтәрелә.
  • кыр - кер - кырда йөргән кеше керләнәдер. --Qdinar (бәхәс) 14 ноя 2015, 12:07 (UTC)

тамырда а-ә парлашуы:[үзгәртү]

"шулай итеп, татар телендәге нечкә и авазы ул, сүз тамырларында, а хәрефенең пары булып чыга!" - ә менә тамырда а белән ә дә парлаша бит! болары минем бу теориягә каршы килә. минем теория дөрес түгел ме ? - мин уйлыйм, моның болары шул чаклы әз генә, бу очраклар, татар телендәгеләре, бары тик яңарак килеп чыккан сүзләрдер: мин белгәннәре 2 генә бугай:

  • аз-әз парлашуы,
  • һәм арча диалектында "ал-" фигыленең "әл-" диеп әйтелеше: "киләлмәдем" (килә алмадым).

болар ни өчен шулай парлашкан соң? мин уйлыйм, чөнки а белән ә һаман да фонетик яктан да пар булып калган, һәм кушымчаларда а белән ә хәтта мәгънәне дә аермый, шуңа күрә, аларның мәгънәне үзгәртмичә генә парлашып куллану үзенчәлеге тамыр өлешендә дә кулланыладыр. мәгънәне аермагач, бу әле генә өстәгерәк постта язганым, мәгънә ераклыгын күрсәтү функциясе теориясенә дә каршы килми. гарәп теленнән кергән тамыр өлешләрдә дә а белән ә шулай ук мәгънәне аермыйча гына берсе урынына берсе кулланыла ала, әмма гадәттә алар билгеле бер рәвештә татар теленә күчәләр, гарәп телендәге калын һәм нечкә тартыклар белән янәшә торуларына карап, озын йә нечкә сузык булуларына карап (сәләм-сәлам, ҡаләм-ҡәләм). --QDinar (бәхәс) 24 окт 2015, 19:33 (UTC) гарәп телендәгеләре мәгънәне үзгәртергә дә мөмкин, чөнки гарәп телендә калын һәм нечкә тартык мәгънәне үзгәртә һәм озын һәм нечкә сузык мәгънәнен үзгәртә, әмма, моның белән шулай ук "и ул а ның пары" дигән теориямә каршылык булмый, чөнки мин "а белән и парлаша" дип бары тик башка төрки телләрдә булган тамырлар турында әйттем, ә бу гарәп сүзләре инде аннан соңрак, аерым агым булып, татар теленә кергәндер. --QDinar (бәхәс) 24 окт 2015, 19:39 (UTC) татар тамырлары арасында тагын бер а-ә парлашуы -

  • балакай - бәләкәй - монысында инде мәгънә дә үзгәргән.

шуңа күрә, мин уйлыйм, а белән ә парлашуы һәм аларның яңа сүзләр ясау функциясе сакланып калган, ә менә борын-борын заманда ә авазы булмагандыр, аның урынына Е булган, алары шул көе Е булып торган-торган, ә а авазы ә белән парлаша башлагач, Е булганнары инде А лы сүзләрнең пары итеп кабул ителми башлаганнардыр. һәм шул ук вакытта, тамырларда и авазы бушап калган булгандыр, чөнки алар җыенысы "э" гә күчеп беткән булгандыр. бу хәл, "и" нең "э" гә күчүе татар белән башкорт телендә генә түгел, казак телендә дә бар, шунысы да аның тагы да борынгырак күчеш булуын күрсәтә. ягъни, Е авазының "бозылуы" казак телендә юк, анысы соңрак, татар белән башкортларда гына булган хәлдер. шулай итеп, и авазлы фонетик тышчалар электән инде "бушап" калганлыкны кулланып, татар-башкорт "бабай-әбиләре" электән килгән җыен "Е" лы тамырларны "иләштер"еп, "архивлаштыр"ып куйган, һәм инде шулай ук "Е" авазы да татар теленнән төшеп калган, чит телдән кергән берсе "иләш"еп бара - иликтрон, һ. б., ә а авазына ә авазы пар булып тора башлаган, һәм, шуңа күрә, бәләкәй сүзе чагыштырмача яңа сүз булырга тиеш. ә касыйм сөйләшендә, хәтерләвемчә, хәтта "ә" авазларын да "иләштер"әләр, ягъни аларын да "Е" янына җибәргәннәр, ягъни, аларның диалектында "бәләкәй" урынына "биликий" ме икән ни ... пәрәмәч - пиримич? бик сәер... алай түгелдер ул... алла бирса, диалектологик сүзлектән карармын. --QDinar (бәхәс) 25 окт 2015, 03:47 (UTC) - татар сөйләшләре дигән китаптан карадым, - алай түгел. --Qdinar (бәхәс) 4 гый 2016, 08:19 (UTC)

  • тагы берничә а-ә парлашуы: җай - җәй,
  • бар - бәр (бар-бир не дә язган идем, өстә, боларның икесендә дә мәгънә бәйләнеше әз)--QDinar (бәхәс) 9 ноя 2015, 12:08 (UTC)
  • тагы: б белән башлана торган хатын-кыз тән әгъзасы сүзенең тамыры, 3 хәрефле фигыль булса, бат- фигыле белән парлаша. --QDinar (бәхәс) 10 ноя 2015, 14:33 (UTC)

тамырда ы-и парлашуы:[үзгәртү]

"төрек телендәге и ул бездәге э" - ләкин, төрек телендә "й" алдыннан тора торган "и" татар телендә "э"гә күчми бугай, мисал:

  • sidik-сидек, аның тамыры siy-сий, шуңа күрә ул э гә күчмәгән, ягъни татарчасы сей түгел. --QDinar (бәхәс) 3 ноя 2015, 11:28 (UTC)
  • сый- фигыле сий- фигыленең пары булып чыга, ләкин бу очракта мәгънә бәйләнеше күрмим... юк, бар икән: озак симәгән, сидеге күп җыелган кеше кеше сигәч үзен нормально хис итә башлый, һәм нечкәрә дә, чөнки буш идек куыгына басып була, ә тулы сидек куыгына каты басу ярамый, һәм каядыр сыя ала, сигәнче сыймаган җиренә. --QDinar (бәхәс) 6 ноя 2015, 19:52 (UTC)
  • сыйыр - сийер . --Qdinar (бәхәс) 14 ноя 2015, 12:09 (UTC)
ләкин татар телендәге барча "ий" ле тамырлардагы и ы белән парлашмый, чөнки аларның, ий ле тамырларның, кайберләрендә и төрки "Е" дан килеп чыккан, андый бер генә надёжный мисал таптым : бий, аның и се а белән парлаша: бий - бай. ә бий нең төрекчә пары bey була.--QDinar (бәхәс) 6 ноя 2015, 19:52 (UTC)