Ачлык патша (Такташ): юрамалар арасында аерма

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
MinnemullinBulatBot (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
MinnemullinBulatBot кулланучысының (бәхәс) 5791 үзгәртүеннән баш тарту
 
Юл номеры - 49: Юл номеры - 49:
Хөр илнең бәһадир уллары
Хөр илнең бәһадир уллары
Аягы астына егылган:
Аягы астына егылган:
'Нан!' диеп тилмереп, калтырап,
«Нан!» диеп тилмереп, калтырап,
Куллары асманга сузылган.
Куллары асманга сузылган.



18 авг 2011, 18:25 өчен соңгы юрама

Ачлык патша
АВТОР Һади Такташ
Һади Такташ
Тулы исеме Мөхәммәтһади Хәйрулла улы Такташев
Һөнәре шагыйрь, драматург


Ачлык патша


Уйганам дәһшәтле бушлык,
Ташландык бер җирнең өстендә.
Тирә-ягым караңгы төн. Авыр, җансыз...
Кычкырам... Юк, юк беркем дә.
Беркем дә...
Исә җил, авыр, кайгылы;
Куркыныч көйләрне көйли ул,
Дәһшәтле серләрен — тарихын,
Бу җирнең кайгысын сөйли ул.
Тыңлыйлар йолдызлар, болытлар;
Ач үлем, коточкыч күзләрен
Юнәлтеп сөякләр өстенә,
Тик тора; кан алган йөзләрен;
Чәчләре таралган; агарган
Сакалы җир белән тиң аның.
Килмешәк баһадир, ялгыз ул —
Патшасы ташландык дөньяның.
Кулында — бар золым, җәбернең
Шаһите, коточкыч-куркыныч,
Кан белән бизәлгән, тутыккан,
Мәһабәт, ялангач зур кылыч.
Хөр илнең бәһадир уллары
Аягы астына егылган:
«Нан!» диеп тилмереп, калтырап,
Куллары асманга сузылган.

Нан — икмәк.
Асман — күк.


?