Театр (Тукай): юрамалар арасында аерма
кТөзәтмә аңлатмасы юк |
Төзәтмә аңлатмасы юк |
||
Юл номеры - 25: | Юл номеры - 25: | ||
}} |
}} |
||
{{Шигырь-баш|Театр }}<poem style='margin-left:5ex'> |
{{Шигырь-баш|Театр }}<poem style='margin-left:5ex'> |
||
Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр, |
|||
Күңелдә йоклаган дәртне уятыр. |
|||
Театр — яктылыкка, нурга илтә, |
|||
Кире юлга җибәрми, уңга илтә. |
|||
Театр көлдерәдер, уйнатадыр, |
|||
Тагы үткән гомерне уйлатадыр. |
|||
Күрерсең анда үз хәлең, көләрсең |
|||
Көләрлек булса, булмаса — еларсың. |
|||
Күрерсең тормышың нинди: җитешме? |
|||
Җитеш булмаса, кай җире җитешми? |
|||
Төзәтерсең шуны, тәкмил итәрсең,— |
|||
Шулай шактый белем тәхсил итәрсең. |
|||
Үсәр яхшылыгың, син яхшы булсаң; |
|||
Җылы канлы итәр ул, вәхши булсаң. |
|||
Тигез күрә бөтен җанны театр: |
|||
Кирәк кол бул, кирәксә император. |
|||
Мөкаддәс ул, бөек ул, гали зат ул; |
|||
Тәмам хөр ул, вә бик киң ул, азат ул. |
|||
Вә ул дарел-голүм, дарел-әдәптер, |
|||
Холыкларны төзәтмәккә сәбәптер. |
|||
Вәләкин шарты бар: яхшы төзелсә, |
|||
Әгәр һиммәт агачыннан өзелсә, |
|||
Ул — алма, мөддәте тулганда пешкәч, |
|||
Кызаргач һәм матур булгач, җитешкәч. |
|||
</poem>{{шигырь-азак|?}} |
</poem>{{шигырь-азак|?}} |
||
8 июл 2011, 18:28 өчен соңгы юрама
Театр АВТОР Габдулла Тукай |
|