Кулланучы:Маннапов
Васыять Әтиәни – ике изге кеше, Үстердегез мине улым дип. Күрсәттегез миңа тормыш юлын, Менә шушы барыр юлың, – дип. Чиксез бәхет бит ул җирдә яшәү, Аллаһының олы бүләге. Кая барсам, нишләсәм дә, мине Йөртә әтиәни теләге. Мин бурычлы сезгә, әтиәни, Мең кат рәхмәт әйтәм көн саен. Иң беренче булып үрнәк алдым Синнән, әнием, минем күз нурым. Мин хәтерлим, әти, бүгенгедәй Синең белән узган чагымны. Кайтып сине күргән кебек булам, Күргән саен туган ягымны. Тиңдәшсез сез, әтиәни, миңа, Өйрәттегез җирнең һәр серен. Тырышлыгым, һәрбер кылган эшем Сезнең өчен түгел яшерен. Максатларга ирешергә, әти, Ярдәм итә синең киңәшләр. Балаларың, оныкларың туар, Безнең нәсел җирдә мең яшәр. Син өйрәттең, әни, күп нәрсәгә, Әрәм итмим көннең минутын. Гөнаһ, диеп әйтә идең миңа, Зая узса әгәр бер көнем. Васыятең, әти, колагымда, Мин үтәргә аны бурычлы. Ике тапкыр миңа гомер бирдең, Минем өчен күпме тырыштың. Сез түгелме, диеп карап торам, Пар күгәрчен оча һавада. Мин алардан үземә көч алам, Алар йөрәгемә дәва да р. маннапов