Alqanat җырларының текстлары

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан

Әлеге сәхифәдә Алканат төркеме җырларның текстлары.

160 җитез ат[үзгәртү]

160 җитез ат. (муз.А.Исламов сүзләр.И.Гараев)

Җайланган соры тормыш,
Җылы кесә,тулы карын-
Кем өчендер бәхет
Шушы өч сүздән нибары.
Алар мәңге аңламаслар
Синең төпсез күңелеңне.
Тузанга карамастан,
Мин ачам күзләремне

160 җитез ат - җигелгән капот астында
365 көн-мин чабам хыялым ягына.
100 чакрым сәгаткә-
Миңа матор җырлар җырлар.
Бәрелә тәрәзгә
Тизлектән кызган йолдызлар

Булырлар янәшәмдә
Дусларның тугрылары.
Һәркемгә урын җитәр,
Иң якын туганнарым
Килеп чыкса киртәләр
Шатландырып дошманнарымны
Һичшиксез ярдәм итәр
Минем юлдашларым

160 җитез ат-җигелгән капот астында
365 көн-мин чабам хыялым ягына.
100 чакрым сәгаткә-
Ал офыкта якты утлар
Бәрелә тәрәзгә
Тизлектән кызган минутлар...

...Әгәр гомерем юлында кабынса кызыл ут,
Алып китсә мине 03нче маршрут,
Тынгысыз күзләрдә катып калса мизгел-
Берничә нәрсәне хәтреңдә тот син гел:
Дөньяны җиләсләтеп җәйге кояш батканда-
Мин булырман һәрчак синең яныңда,
Яңа үрләр юлдашына елмаюлар таратканда-
Яшәт мине зинһар яшәт аңыңда,
Рәнҗетсә дә кайчак катгыйлык,минминлегем-
Кичер мине зинһар яраттым мин сине...

160 җитез ат-җигелгән капот астында
365 көн-мин чабам хыялым ягына.
Сәгатькә-100 чакрым
Һәм саф җил бәрелә йөзгә
Без буген аерым-
Иртәгә булырбыз бергә!

Дустыма[үзгәртү]

Дустыма (муз.А.Исламов сүзләр.И.Гараев)

Төнге күктәй яңа байрак
Йолдызларга бизәлгән,
Без хаман әле шундый ук-
Бары нидер үзгәргән.
Үзгәргән фани дөньяның
Көнкуреш әсбапләре
Һәм арткан берничә санга
Ак бәхет сәбапләре...
...тик чакрымнар аерсада...

Чакрымнар аерсада
Ачы язмыш җиле
Җилкәннәрне каерсада,
Хыяллардан көлеп.
Әммә һәрбер яңа таңда-
Яңграр минем җырым!
Ул сиңа багышланган,дустым!

Җитди сүзләр,мөһим эшләр,
Так саннар тоткынлыгы
Безнен рөхсәттән хәл итә
Чылбырның озынлыгын.
Вакыт бәхәссез шартларын
Куя-ярыш башлана,
Без һаман әле шундый ук-
Мин сиңа һаман ышанам...
Чакрымнар аерсада...

Төнге шәһәр утлары күзләргә бәргәндә
Я шашкан йолдызлар бүлмәгә кергәндә:
Яңартам күңелдэ мәшәкатсез көннәрне
Ул гүзәл көйләрне.. чакрымнар аерсада...

Көзге җыр[үзгәртү]

Көзге җыр (Nirvana мәңгегә) (муз. А.Исламов, сүзләр .И.Гараев)

Урам тынлыгында, җәйнең җыры кая?
Тәрәз бушлыгында алтын көз елмая!
Онытылган сукмаклардан
Ашыгамын чит җирләргә.
Кояш яктысын эзләргә,
Ямансу болытлардан...

Мин озын юллар узармын-
Дустым миңа кул сузармы?
Табармынмы шатлыгымны,
Күрерменме картлыгымны?

Әйтегезче,кошлар,кайчан күңелем бушар?
Ялгыз булмасмынмы мин әгәр җитсә кышлар?
Сорагызчы сез Кояштан-
Кайчан чыгар бу якта?
Алып килегезче тагын
Яңа туган яз җырын!

Хыял[үзгәртү]

Хыял. (муз. А.Исламов сүзләр .И.Гараев)

Җирне төн йокысы баскач
Һәм ай алтын йөзен ачкач-
Мин уйланырга яратам
Ерак илләр турында.
Хыялым җир шарын гизә
Уйлар арасында йөзәм,
Әйтерсең мин монда түгел-
Ә ерак диңгез буенда...

Бәлки ерак илләрдә бардыр зур һәм матур кала-
Анда яши бер кыз бала сәлам биреп җилләргә.
Бәлки ерак илләрдә-юктыр бер ямансу төстә,
Бу хыяллар шатлык өстәр минем көннәремә...

Тормыш дигән уен уйнап
Мин атлыймын дөнья буйлап,
Ә хыялым чаткыларын
Күңелемә салырмын.
Әгәр арымый эзләнсәм,
Беркайчанда сер бирмәсәм-
Җылы җилләр искән илне
Мин һичшиксез табырмын...

...алсу таңнарны каршылыйм,төннәр буе йоклый алмыйм,
уйлар юрый акылымны,күңлем елый йөрәк сызлый,
аңлап дөнья вәһшилеген,сизәм кансыз нәфрәт исен,
һәркөн күрәм наданлыклың кара көчен,пычрак төсен:
хәмер диңгезендә батучы яшьтәшләр,
берберартлы юлдан язучы иптәшләр,
акчага табынган мескен бәндәләр без,
таш йөзле,пыяла күзле җансыз гәүдәләр без.
Дөреслекне табу авыр-алдау китерә файда,
Кайда минем бәхет илем кайда?

Бушлык патшалары[үзгәртү]

Бушлык патшалары.(муз.А.Исламов сүзләр.И.Гараев)

Мин шундый арыдым яңа юллар күзләп,
Җаваплар эзләп мин шундый алҗадым.
Бик зур биеклектән чумдым күңелемә-
Җиттем таш төбенә тик берни тапмадым,
Максатлар тулы мәгънәдә батмадым...

Озак булмас бу мәңгелек төн,
Әммә көн дә булмас аннары.
Без беркем тугел-нибары
Бушлык патшалары-
Вакытның билгесез саннары...

Мин салдым күңелемә иксез-чиксез галәм-
Әүлияләр белән күк моңын тыңладым...
Бик зур биеклектә мине һәрбер җисем белә-
Бушлык көе генә нигәдер тынмады,
Мәңгелек миңа ялгызлык юрады...

Озак булмас бу мәңгелек төн,
Тирә-юнне яңграта тынлык.
Сөйлә миңа ниләр тора
Синең йөрәгең?
Сөйлә безне үтергәнче бушлык...

Балалар[үзгәртү]

Балалар (А. Исламов муз, И. Гараев сүз.)

Куш санагыңны чык тизрәк инетка
Әйдә сөйләшәбез электрон контентта,
Без бит киләчәкнең манрасыз патшалары,
Әни, китер акчаңны! Без clubstyle балалары

Смартфон ята кесәдә-акыл нигә кирәк,
Җибәр берәр таблетка-булыр рәхәтерәк.
Төнге клуб безне дәшә,кара күпме кызлар,
Dj яңа Бетховен ә без чибәр йолдызлар

Изге рокны алыштырып
Черек гламур канунына,
Исерткечләр салыштырып
Яшь тәнебез карынына...

Безнең кызлар ирләрнең серләрен беләләр
Стильны нечкә сизәләр-ундүрткә җитәләр,
Купләребез кызларны бөтенләй яратмыйлар-
Әнә зәңгәр экранда матур итеп җырлыйлар

Поп-йолдызлар өйрәткән надан фәнне укып
Белдек тормышның нигезен-рәхмәт,теле-дулкын!
Күгәргән күңел өстеннән ялтрыйк күлмәк киеп,
Әткәй биргән машинада борыннарны чөеп
Йөрибез төнне яңгратып эзләгәндәй мәгънә
Билгеле максат юк бездә,ә төп фикер менә:
Изгеләр дә сатыла,ришьвәт ныклы терәк,
Әй,әби, синең динең хәзер кемгә кирәк!

Изге рокны алыштырып
Черек гламур канунына,
Исерткечләр салыштырып
Яшь тәнебез карынына...