Өч хатын белән тормыш

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан

ӨЧ ХАТЫН БЕРЛӘН ТОРМЫШ Мөкаддимә Гаяз Исхакый

«Өч хатын берлән тормыш» драмам бундан тәмам тукыз ел элек (тукыз йөзенче елның җәендә) язылганга, әлбәттә, анда мин үземнең шул вакыттагы күз карашымнан шул вакыйганы тасвир вә тәфсир иткән идем. Шул вакыттагы үземнең хак дип белгән, ышанган фикеремне укучыларга да хак-дөрест дип күрсәтергә тырышкан идем. Шул вакытта ышанган әхлак кагыйдәләрен дә ригая кылып, драмамның өсасенә «һәр җинаятьнең җәзасы була» казыясен утырткан идем. Шуның өчен безнең татар тормышыңда бик күп очрый торган, бик ямьсез вакыйгаларга сәбәп була торган күп хатын алуны үземнең шул вакыттагы ноктаи нәзарымнан тәнкыйть кылып, шуның һәр тарафыннан караганда да өйләнүчеләр өчен дә зарарлы идекен күрсәткән идем һәм дә шул ук китапта фамилия сәгадәтенең ничек булуын белдерер өчен, шул өч хатынлы тормышның мөхалифе — Ризаның бер хатын белән тормышым да тасвир иткән идем. Бу драма татар матбугатыңда хатыннар хакы өчен тартышучы беренче китап булганга, бу драмам ул вакытта мөкатдәс дип игьтикад кылынган «күп хатынлылык» мәсьәләсен тәнкыйть вә аннан көлү булганга, бу китап бик күп кешеләр тарафыннан укылып, «күп хатынлылык» мәсьәләсенең әдәбият мәйданына куелуына вә шул фикернең киңәюенә шактый хезмәт иткән иде. Шуның өчен хәзерге Гаяз бундан тукыз ел элгәреге Гаязның бәгъзе фикерләренә каршы килсә дә, аның ул вакыттагы «дөрест» дип укучыларга тоттырган «һәр җинаятьнең җәзасы була» казыясенә ышанмаса да, китапта сөйләнгән вак-төяк фикерләргә ул вакыттагы кеби әһәмият бирмәсә дә, бу фикерләрне үзгәртү китапның әсасыны, маэлене үзгәртү булганга, халык арасында мәгълүм, әдәбият базарында билгеле «Өч хатын берлән тормыш»ны бетереп, икенче «Өч хатын берлән тормыш»ны язу булганга, мин иске хаталары, иске гаепләре белән бу китапны икенче мәртәбә бастырырга карар бирдем. Шуның өчен мин вак-төяк гыйбарәләрене төзәтүдән үтмәенчә, бөтен тасвирларымны элгәрегечә калдырганга, укучыларымнан бу китапка минем соңгы әсәрем иттереп, бундагы фикерләргә минем хәзерге фикерләрем иттереп карамаеңча, иске фикерләрем, иске уйларым дип карауларыны, шул вакыттагы хаталары өчен хәзерге Гаязны гаепләмәүләрен үтенәм. Мөхәммәдгаяз эл-Исхакый Пинега. 6 нчы май. 1908.

КЕШЕЛӘР: Кәрим — Казанның бер яшь бае. Кылангыч һәм надан.

Әсма — Кәримнең беренче хатыны. Гакыйлә һәм арасында белүчерәге.

Мәрьям — Кәримнең икенче хатыны. Бозыклыкта гомерене үткәргән.

Сорур — Кәримнең өченче хатыны. Йомшак.

Фәхрия — күрше карчыгы.

Асламчы карчык— «Хатыннарны сөйдерәм, өшкерәм» дип алдап йөрүче бозык хатын.

Риза — Әсманың энесе. Үткен, укыган һәм гакыллы егет.

Шакир — маклер.

Хәсәнетдин — Кәримнең дус бае. Чын Печән базары тиречесе. Тупас һәм надан шәхес.

Габбас — Кәримнең доверенные. Искечә генә бер гакыллы кеше.

Шәкүр — доктор.

Мәрзия — әдәпсез бер асрау кыз.

Гайни — аңсыз бер асрау хатын.

Вакыйга Казаңда.

БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ Бер хатын күренә. Хатын мендәрләр өя. Коридордан аяк тавышы ишетелә. Хатын, тиз генә яулыгыны салып ташлап, көзге өстәленә барып, өстәлдән калфак алып, көзгегә барып каранып, ишеккә таба китә. Ишеккә барып йитүе белән ишек ачылып, утыз яшьләр чамасында, кечкенә кара сакаллы, матур гына кеше Казанның яңа мода җиләненнән, кечкенә бүректән килеп керә. Кәрим (ачуланган тавыш белән). Безнең Әсма исе китми инде, каршы да чыкмый башлады. Элгәре Кәрим кадерле иде, хәзер ник кадерләсен, кадерләсә дә, кадерләмәсә дә — үзенеке. Тукта әле, ничек булыр! Әсма (көлеп). Юк, мендәрләр җыештыра идем дә, сизеп өлгерә алмадым! Чын да шуңар күңелең дә калдымы әллә? Кәрим. Хатын башың белән шулай мыскыл иткәч, ник калмасын! Әсма (моңаеп кына). Зинһар, әллә ниләр сөйләмәсәнә, мин сине нишләп мыскыл итим! Әйтәм ләбаса, белми калдым. Кәрим. Юк инде, юк! Үзеңне үзең ничек йоларга теләсәң дә булмый. Әсма (бик моңаеп кына). Кәрим, җаным! Юк сүзләр белән җанымны кыйнамасана. Нишләп кайттың син, зинһар? Кәрим (ачуланып). Бер эш эшләмәдем, әллә инде мине тилегә санарга да телисеңме? Әсма. Бер дә болай булмый идең ләбаса, әллә азрак башында бармы? (Кулыннан тотып.) Әйдә, алай булса, җаным, кереп ят! Кәрим (этеп йибәреп). Кит аннан! Әллә мин сиңа ияреп йөрергә балаң дип белдеңме? (Барып, кәнәфигә утырып.) Мин сине үзем боздым. Синең артыңнан йөреп, мәшәкатьләнеп алам. Тиле шул! Синнән башкасы бетәр иде, орлыгы Бохарададыр!.. Әсма. Миннән ни зарар күрдең? Нишләдем? Сөйдем. Рәхмәт, сөюемә күрә алдың. Хәзер дә сөям, кодрәтемчә хезмәт итәм, нәрсәмә ачуланасың? Кәрим. Син миннән зарар күрдең, менә файда итә торганы белән торырсың. Әсма (гаҗәпсенеп, янына, каршысына барып). Кәрим, җаным, ни булды сиңа? Әллә бер-бер сүз ишеттеңме? Ник гаебемне әйтмәенчә ул чикле ачуланасың? Гаебем булса, әйт, ничек булуымны телисең? Син теләгәнчә булыйм. Кәрим. Мине ир итмәгәч, каршы да чыгып алмагач, ничек мин теләгәнчә буласың? (Урыныннан тора-тора.) Мин синнән теләгәнче, икенче кешедән телим. (Чыгып бара.) Әсма (янына барып). Җаным, кая барасың? Аш өлгергән, эшең булса, аштан соң барырсың. (Кәрим дәшмичә ишекне ябып чыгып китә. Әсма, озатырга теләсә дә, чыгып өлгерә алмый. Ялгыз калып) Бу нишләп кайткан? Моңар ни булган?! Исергән дисәм, исергәч тә болай булмый иде! Ничек булса да монда бер хикмәт бар: йә берсе-берсе котырткандыр, яисә башкача бербер эш чыккандыр! Бу ни булды, йа Рабби! Яхшы гына торганда, әллә ниләр чыгармаса ярар иде! Уф Алла! (Кәнәфигә утырып.) Ирләр күңелен табу да читен! Ни гаебем бар икән соң? Булмаса, ник болай кылыр иде! Бардыр шул, үзем генә белми торганмын! (Күзләреннән яшь чыгарып.) Юк, юк, сөюемнән башка бер гаебем юк! (Туктап, торып китә башлый.) Аллага тапшырдым инде, эчем бик поша! Ничек тә бер хәл булыр. Мендәрләр өя башлый. Хатын-кыз бүлмәсеннән ишек тавышы ишетелә башлый. Әсма, карангалап, тиз генә җиң очы белән күзене сөртеп, ишеккә карап торганда, ишектән кулына шәлене ала-ала картрак бер хатын керә. Фәхрия. Сәламәтме, Әсма? Әсма. Әлхәмдүлиллаһ, сез икәнсез, Фәхрия абыстай. Әйдәңез, узыңыз! Эчем пошып тора иде әле, ярый кердеңез! Чакыртыйм дамы әллә дип тора идем. Фәхрия. Кәрим чыгып киткәнне күреп, кич белән нишләп тора икән дип, хәлеңне белеп чыгыйм дип кердем. Әниең мәрхүмә, рәхмәт, Алла разый булсын, яшь вакытымда бик зур файдалар итте. (Икесе дә кәнәфигә утыралар.) Фәхрия. Йә, дога кылыйк! (Кул күтәреп дога кылалар.) Нишләп торасыз, Әсма? Кәримнең сатулары буламы? Әсма (моңаеп кына итәгенә карап, күлмәгене рәтләп). Чибәрдер, ахрысы, әле кайткан иде, аны сораша алмадым. Әллә нишләп ачуланып кайткан, рәтләп сөйләмәде дә. Өлгергән ашны калдырып чыгып китте. Фәхрия. Андый вакытта, Әсма, иренеңне тешләп калырга тиеш. Ачуланган кешегә каршы сөйләп җиңеп булмый. Бара-тора үзе дә кайта ул. Дөньяда ир белән хатын арасында ачуланышу да булыр, сөешү дә булыр. Шундый вакытта телле булудан сакланырга кирәк. (Озайтып кына.) Барымызның да башыннан үткән шул! Сабыр итәргә кирәк! Китап әйткән: бер авырлыкка ике йиңеллек, дип. Әлхәмдүлиллаһ, каенана җәфасын да күрдем, көндәш бәласе дә күрдем, барысына да сабыр иттем. Карт көнемдә рәхәткә ирештем: угылым, кызым йитте, картым сәламәт, кулымыз иркен, гөрләшеп гомер итәмез. Алла рәхмәт итсен, каенанам, әләкләп, бик җәфалар чиктерде, көндәшем дә булды! Тагы нинди көндәш, Әсма! Сабира яучыны беләмсең? Шул минем көндәшем булып алты ел торды! Таш астында башын асрар бит. Бер яктан каенатам, бер яктан ирем; ни эшләргә белми әниең мәрхүмәгә кереп җылый идем. Онытыр хәлем юк: утырта, сөйләтә, ашата-эчертә, үгет бирә, күңелемне ала, кайгыларымны тарата иде. Сөйләгән сүзләре — ата-баба нәсыйхәте: «Сабыр итсәң, морадыңа нитәрсең», «Хезмәт итсәң, хөрмәт күрерсең» кебек сүзләр иде. Әниеңнең шул изгелекләре күңелемә килгән саен сиңа якынлыгым арта; күңелемнән сине үз балаларым кебек күрәм. Дөньяда иң рәхәт яши торган кеше итәр идем, без дигәнчә булмый шул, Әсма! Әсма. Рәхмәт инде, Фәхрия абыстай, анам биргән нәсыйхәтләрне бирәсең! Фәхрия (ашыга-ашыга). Шулай, шулай, Әсма! Бу сүзләрне мин сөйләсәм дә, барыбер, әниең сүзләре. Ишектән тасрайган, арттан яулыгыны бәйләгән, алъяпкыч япкан асрау кыз килеп керә. Асрау кыз. Бикә, аш өлгергән иде. Мин, абзый кайткач та, өлгертергә дип белеп, токмачны салган идем. Әсма. Ул чыгып китте шул. Казан астын сүрелдеребрәк куй әле! Асрау кыз. Ул куерыр шул! Бүген, ялгыш, шурпа да азрак салынган! Әсма (тора башлап). Үзем чыгып карыйм әле. Фәхрия абыстай, мин чыгып керим, гаеп итмәңез! Мәрзия, син шул мендәрләрне, минем бүлмәләремне җыештыр әле! (Чыгып китә.) Фәхрия. Мәрзия, моңда кил әле! Нишләп торасыз, бер-бер ят хәбәр юкмы? Асрау кыз (килеп, өстәл өстенә кулы белән таянып). Әле Зариф абзыйларга вак китаплар сатучы килгән иде. Бик матур яңа китаплар бар икән, акчам булмады, ала алмадым. Шул гына сөйләде: «Печән базарында Исхак байлар шартлаганнар»,— ди. Фәхрия. Андыйны әйтмим! Үзеңезнең өеңездә бер-бер нәрсә юкмы, дим. Асрау кыз. Бездә ни булсын? Фәхрия. Бик кычкырып сөйләмә! Кәрим өйләнгән, ди! Асрау кыз (кузләрен зурайтып). Нәгъләт яуган икән! Тагы кемне әрәм итә икән? Фәхрия. Юк, анарлык кеше түгел, әллә ниткән бер бозык хатын гына, ди. Асрау кыз. Әле бикә ишеткәнме? Фәхрия. Юк. Тамак кыру тавышы ишетелә. Мәрзия тиз генә китеп, әйберләр белән маташкан булып тора. Әсма керә. Әсма. Мәрзия! Ашны сосып китер инде. Аңар ит йылытып бирермез. Мәрзия чыгып китә. Фәхрия. Әле шуны әйтәм, Әсма, дөньяда гомер буе рәхәт торып булмый: бер карасаң рәхәттә, бер карасаң михнәттә; ни күрсәң дә язмыштан дип белергә кирәк шул. Күргән рәхәтләргә шөкер кылырга кирәк, килгән бәлаләргә сабыр итәргә кирәк. Биргән бәлаләренә сабыр итсәң, казаларына разый булсаң, нигъмәтләренә шөкер кылсаң, дөньясында, ахирәтендә хур булмассың. Әсма. Бик дөрест, Фәхрия абыстай! Никадәр күргән рәхәтләр арасында вак-төяк тынычсызлыкларны искә дә төшерергә ярамый. Әлхәмдүлиллаһ, тигезлек белән гомер итәмез, мәхәббәтемез бар, дәүләтемез бар. Мескен, икмәк катысына да мохтаҗ булып йөргән кешеләр бар, алар да безнең кеби адәм балалары ич! Тагы кайсыларының дәүләте дә бардыр, тигезлеге, рәхәте юктыр, йә мәхәббәте юктыр, яисә көндәше-фәләне бардыр. Шундый булырга бик мөмкин, илаһым күрсәтмәсен! Минем хәлем бигрәк рәхәт иңде: эшем эшләнгән, ашым-суым хәзерләнгән, өстем-башым җитү, исәнлегем бөтен — ни әйтергә дә юк иңде. Шул рәвешле гомер сөрсәм, үземне дөньяның иң бәхетле хатыны дип белер идем. Фәхрия. Рәхмәт, Әсма! Үзеңнең тынычлыгыңны беләсең икән, Ходага шөкер кыласың икән. Кайсы бай хатыннары үзләренең кем икәнлекләрен белмиләр, ни сөйләгәннәрен тоймыйлар, ул фәкыйрьләрне дисәң, аларны кешегә дә санамыйлар; илаһи, киерелеп, түр башыңда утыралар! Ул асрауларга кылынуларын күрсәң, шаккатырсың! Белмим, боларны нәрсә бу кадәр һаваландыра торгандыр?! Байлыклары һәммәсе үзләренең уңганлыгыннан гына килгән дип белерсең. Карап торсаң, кулыннан бер эш килми. Ата-ана дәүләте боза шул. Әсма. Ул, Фәхрия абыстай, дәүләт гаепле түгел инде! Дәүләтле булып яхшы булырга бигрәк уңай: теләгән йиргә ярдәм кыла аласың, айаган кешеңне күтәрә аласың. Шәфкать булсын да, гакыл булсын! Уй булсын! Андый бай хатыннарын әйтер идем дә шул... Хәреф тә таныма-ганнар! Аларның кай йирләрендә шәфкать булсын, кайсы төшләрендә мәрхәмәт булсын? Гомереңдә тотып бер гыйбрәтле хикәя укыганы юк, кызгандыра торган бер сүз ишеткәне юк! Өендә, шул, асрауларын көчләп, атнада бер-ике йиргә ашка бару белән гомерен үткәрә; дөньядан хәбәре юк, ахирәттән уе юк, дөньяга ашар өчен, эчәр өчен генә килгән дип белә. Рәхәт ни дигән сүз? Гомер ни дигән сүз? Адәм баласы дөньяда ничек торырга тиеш — һичберсеннән хәбәре юк! Ата-анасыннан ни сүз ишетте — шуны сөйли. Фәхрия. Бик дөрест, Әсма. Картлар да искеләрдән гыйбрәт ал, яңа юлга нигез сал»,— дигәннәр. Ата-ана сүзеннән гыйбрәт алырга кирәк, үз гакылыңа салып эш йөртергә кирәк! Бу заманга инде ата-ана сүзләре белән генә ярап булмый! Замана үзе безне әллә ниләргә куша инде. Безнең әниләр заманыңда башта аршын ярымлы ак калфак иде, өстә үзләре эшләгән күлмәк иде, камзуллары бөтенләй көмеш тәңкә, мәрҗән белән каелып беткән иде; ул читек-кәвешнең исеме дә юк иде. Әле аш-су тагы, ботка белән куастан башка нәрсә юк иде; өйләрдә чыра яндыралар иде; лампаны, бәлки, уйлаган кеше дә юк иде. Замана заманага охшамый шул, безнең заманада инде әлимичествалар яндыра башладылар. Ишектән асрау керә. Асрау кыз. Бикә, Риза абзый килде. Әсма (торып). Ник керми? Шул арада бер егермеләр чамасында, яхшы гына киенгән бер егет — Риза килеп керә. Риза. Сәламәтме, апа? Фәхрия абыстай, сез дә монда икәнсез, күрми калдым, гафу итеңез, сәламәт торасызмы? Фәхрия. Әлхәмдүлиллаһ, әле әкертен генә торамыз шулай. Үзең сәламәт йөрисеңме? Риза. Беркөенчә, Аллага шөкер! (Әсмага карап.) Апа, җизни кайда? Әсма. Чыгып киткән иде. Риза. Кая китте икән? Әсма. Бер дә белмим. Риза. Сиңа кая барасын әйтмәдемени? Әсма. Юк. Риза (иренене кабып). Эм-м! Алай икән! Әсма. Әллә берәр хәбәр ишеттеңме? Риза (туктап торып). Юк, сине алырга дип кенә килдем. Абзыйлар аңда көтеп торалар. Әсма. Кәрим сездәме әллә? Риза. Юк. Әсма. Ул кайтмыйча ничек барыйм, әле дә әллә нәрсәгә ачуланып чыгып китте. Риза. Ул бүген кайтмас инде. Әсма. Ник кайтмасын? Риза. Шулай инде... Бүген кайтмый. Әсма (урыныннан торып). Зинһар әйт, Риза, ни бар?! Риза. Баргач әйтермен. Әйдә киен, абзыйлар озак көтәрләр. Шатлык хәбәр булмагач... әйтүдә ни файда бар... Әсма. Риза, зинһар, әйт әле! Әллә Кәримгә берәр эш булганмы? Риза. Булмаган... Әсма. Ни бар соң? Риза (туктап торып). Өйләнгән! Әсма. (катып торып) Өйләнгән?! Уф Алла! Ул ниткән эш?! (Күзләреннән яшь чыгарып, өстәлгә таянып.) Алла! Ниләр күрәсем бар икән! Анам мине шул көннәрне күрсен дип тудырды микәнни! (Кулларыны күкрәгенә куеп.) Күргән рәхәтләремнең актык көнемени? Икенче шундый тынычлыклар, рәхәтләр күрмәммени? Күрмәм! Күрмәм! (Карылып, туктап.) Бетте, бетте! Кәримнән аерылып... ничек торырмын?.. Фәхрия. Әсма, җылама! Кәрим сине аермаган ласа, нишләп аерыласың. Алла теләсә, тагы шулай ук рәхәтләнеп гомер итәрсең. Әсма. Әй, Фәхрия абыстай! Белмисең хәлемне! Бүген әле тирес-морыс сүзе өчен дә... сулыгъп-сулыгып җылаган идем... Монысына ничек түзим! Сөйгәнеңнән күргән хәсрәт... Бигрәк авыр тоела шул! Фәхрия. Әсма, балам, алай кылынма, сабыр ит! Беләм, хәлең бик авыр, хәлеңә сабырдан башка им юк! (Аркасына кулыны салып.) Сабыр ит, Аллаһе Тәгалә ярдәмчең булсын! Әсма (җылый-җылый). Сабыр итәм... Сабыр итәм! Раббемнен биргәненә разый! Нишлим йөрәгемне! Ярыла!.. Ярыла!.. Риза (күзләреннән яшь чыгарып, җылаган тавыш белән). Апа бәгырем, җылама! Сабыр ит, безнең хакымыз өчен җылама! Дөньяда кара көннәрдә сабыр итәргә кирәк. Безгә дә бик авыр... Синең көндәшле булуыңны күрү күңелемдә нинди җәрәхәтләр ачканыны белсәң иде... (Туктап торып.) Бу бәлагә сине түгел, үземнең иң дош-ман кешемне дә төшерергә разый түгел дә, без дигәнчә түгел шул! Язмышыңда шулай булгач, бер эш эшләр хәл юк. Авыр булса да, апам бәгырем, сабыр ит! Әсма (күкрәгенә кулыны куеп). Әй, Риза! Минем хәсрәтләремнең ничек икәнлеген, көндәшнең авырлыгын, хатьш-кыздагы көнчелекнең дәрәҗәсен белсәң иде!.. Хәзердәге хәсрәтем синдә булса иде... Ир булсаң да чыдый алмас идең! Риза. Апам бәгырем, беләм авырлыгын, беләм! Хатын-кыз булмасам да, хатын-кыз кадәре беләм! Шунларны аңларлык гакылым бар, бөтен дөньяны айарга йитәрлек шәфкатем бар! Бик кызганам, бик айыйм! «Сабыр ит» диюдән башка дәва белмим шул! Асрау, тәрилкәләр тотып кереп, җылау тавышыны ишеткәч, туктап тора; Фәхрия аңар ишарә белән генә хәзерләргә куша. Фәхрия. Әсма, Әсма! Тукта, балам, өнә аш та алып керде. Әсма торырга теләсә дә, тагы йомшак креслога яртылый егылып, үксеп-үксеп җыларга тотына. Риза, аптырап, идән буенда йөри. Фәхрия карчык катып басып тора. Әсма жылауны куәтләңдергәннән-куәтләндерә бара. Асрау тәрилкәләр тоткан көенчә катып тора. Риза (тагын апасы янына килеп, бераз басып торганнан соң, асрауга). Нәрсә катып торасың? Бар, ичмасам, бер стакан салкын су керт! Асрау, тәрилкәләрне куеп, су артыннан чыгып китә. Карчык, читкә борылып, яулык очы белән күзене сөртә. Асрау кыз су алып керә. Карчык (суны Әсманың алдына илтеп). Әсма, Әсма, эч, менә шул суны азрак эч! Бисмиллаһир-рахманир-рахим! (Әсма, карчыкның кулыннан алып, берьюлы бөтен суны эчеп бетерә.) Менә шулай, бәбкәм! (дип, Әсманың аркасыннан кагып.) Инде менә тор инде! Риза (килеп, торырга теләгән апасына карап). Әйдә иңде, апа, безгә! Моңда Фәхрия абыстай калыр. Фәхрия. Калырмын, Әсма, бар, күңелең ачылып кайтыр! Асрау кыз. Аш ашамый китәсезмени? Әсма (күзене сөртә-сөртә, туныны киеп). Ашамыйм, агу булып төшмәсен! (Фәхрия тора. Риза ишек катына бара. Әсма тун киеп) Дөньяда иң сөйгәнемнән иң авыр хәсрәтләр күрәм! Белмим, киләчәк тагы ниләр хәзерли торгандыр! Пәрдә төшә. ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ Шул ук өй. Мәрьям — утырган, янында төенле бер карчык. Карчык (төеннәрене чишеп, чыгарып өстәлгә куя). Менә монысы — асыл. Кирәк булса, шкафта бар. Болар бик яхшы әйберләр инде Мәрьям. Миңа андый әйберләр кирәкми. Энҗе, алтын кебек әйберләрең юкмы? Карчык. Энҗенең бик яхшылары бар иде, бик эресе! Монда алып килмәгән идем шул, берара китерермен! Мәрьям. Миңа хәзер булса, яхшы була иде шул. Син килгәндә ярый ла үзем генә өйдә булсам! Карчык. Мин ирең кибеткә чыккач кына килермен. Мәрьям. Ирем генә булса, алай итеп тә тормас идем, үзе дә ул, җаным ни тели, шуны алып бирер иде дә... Карчык. Каенана, көндәшең бармы әллә? Мәрьям. Көндәшем бар. Карчык. Әй бәгырем, шул яшь башың белән көндәш бәласен күрәсеңме? Мәрьям. Язмышың булгач, ни эшлисең соң? Карчык. Әйтәм, бик ябыккансың! Йөзендә бөтенләй нур беткән! Көндәшең кем? Нинди нәрсә? Кем баласы? Мәрьям. Мин үзем яшь хатын булып килдем, көндәшем Әсма исемле, бик зәһәр нәрсә. Әнә ончы Камалилар сеңелесе. Карчык. Алар нәселләре белән зәһәрләр. Ничек чыдыйсың?! Сәламәтлегең дә юкмы әллә? Мәрьям. Юк, Аллага шөкер, сәламәтлегем бар! Эчем генә поша! Карчык. Әйтәм, бар дип! Мин сине күзеннән карап белдем! Эч пошу бик йиңел авыру түгел ул! Алар бушлар түгел. Тагы, көндәшеңне күрсәң, йөрәген ярылырга йитә торгандыр! Иреңнең аның белән көлеп сөйләшүен күрсәң, җылыйсың килә торгандыр? Алар һәммәсе дә шул бозудан! Мәрьям (колагыны салып кына тыңлап торып). Аннан ары, йокы арамда һәрвакыт шуның белән булышам. Карчык. Бозган, бозган! Иреңне дә суыткан, бу көенчә торсаң, көннән-көн саргаерсың! Шулай итеп, сызып бетәрсең! Ничек булса да, тизрәк карат, им-том иттер, үзеңне ул бәладән коткар! Андый вакытта мал да кызганыч түгел. Башың сәламәт булса, мал табылыр. Вакыты үтсә, исәнлек табылмый! Асрау хатын (кереп). Бикә, кабарткан апарам ярар микән, аз булмас микән? Чыгып карамыйсызмы? Мәрьям. Ярый, әйдә чыгам! (Карчыкка карап.) Абыстай, мин хәзер керәм. (Чыгып китәләр.) Карчык (чит-читкә карап, өстәл өстендәге шикәр савытыннан берничә кисәк шикәрне кесәсенә сала, чәй савытыннан бер уч чәй алып яулык очына төенли, тәрилкәдәге бер сумсаны алып, бер ишеккә карап, бер сумсага карап, зур гына кабып, сөйләргә тотына). Ярар, моны болай итим әле! Хәзер куркытып йиткердем! Безнең хатын-кызның да гакылы юк соң: эче поша, көндәшен күрәсе килми, төшендә шуны күрә, имеш. Көндәш булгач, шулай булмый нишләсен! Синең шикеллеләр булмаса, мин ничек дөньямны уздырыр идем. Иңде мин синең авыруыңа дару бирим! (Исәпләп торып.) Бака кашыгым бар иде! Тырнак табыла инде! Бер ике-өч бөртек кыл кирәк, ул да булыр. Аннан ары... Менә дару сиңа! Сәламәтләнәсең! Ирең сине сөйсә ни файда, тегене сөйсә ни файда; егерме тәңкә акча алам, шул файда! (Тагы исәпләп торып.) Эм-м! Тукта әле, тагы бернәрсә исемә төште, монысын сихер кайтару өчен дим! Иреңне көндәштән суындырыр өчен дип тагы бер нәрсә бирермен. Аннан егерме биш тәңкә була! Алла җан биргәнгә җүн бирә; фатирыма кайдан алып бирер-мен дип торган идем, Алла бирде. Анысы өчен ни бирермен икән? Бүтән карчыклар, изеп эчәргә төя тизәге бирәләр иде, миндә ул юк инде. (Туктап торып.) Йә, тавык тизәген алырмын да, ваклап кына суган йибәреп, борыч салырмын! Исе чыкмасын дип, бераз канәфер суы салырмын. Ярар, алары булды! Моны, шул, җайлап эшләргә кирәк иңде! (Мәрьям килеп керә. Карчык тиз-тшавызыны сөртә.) Марьям. Тагы, абыстай, аны нишләргә кирәк соң инде? Карчык. Мин үзем дә көндәш күрдем, ирем көндәшем яклы иде. Күршемездә бик яхшы, намазлы-ниязлы карчык бар иде, шуңар серемне җылап-җылап сөйләдем. Миңа шул ясап биргән иде. Шуннан мин аны һәрвакыт кадер-хөрмәт иттем, көчем йиткәнчә ярдәм иттем. Шуның өчен, үлгән вакытта, миңа өйрәтеп калдырган иде. Мин үзем аларны беләм, әйберләрем генә юк. Мәрьям. Аңар нинди әйберләр кирәк соң? Карчык. Аңар инде мин үзем беләм нәрсәләр кирәген. Белгән бер карчыгым бар, шунда бардыр инде. Ул бик кыйммәт сорамаса ярар иде. Син кушсаң, белешермен. Мәрьям. Күпме сорар икән? Карчык. Белмим, илле тәңкәгә бирсә ярар иде. Мәрьям. Бик кыйммәт ич ул алай?! Карчык. Үзеңдә булмаган нәрсә һәрвакыт шулай була ул. Сөйдерә торганына әллә никадәр нәрсә кирәк түгел, алар һәммәсе үземдә бар. Оренбурга киткән карчыктан алып калган идем. Ансына егерме биш тәңкә йитәр. Мәрьям. Теге абыстай да егерме биш тәңкәгә бирмәс микән? Алай булса, менә яхшы булыр иде. Бу көенчә минем акчам йитмәс шул. Карчык. Ярар, сөйләшеп карармын; сине бик айадым. Югыйсә аңар ия күп табыла. Мәрьям. Аны нишләргә, абыстай? Карчык. Аларны суындырырга дигәнен түшәкләренә тегәргә кирәк, үзеңне сөйдерергә дигәнен иреңә изеп эчерергә кирәк. Мәрьям. Алай булса, син, абыстай, шул көннәрдә китер әле! Бу әйберләреңне дә алып кил. Көндәшем, ирем өйдә булса, асламчы хатын төсле генә булырсың, мин озатырга чыгармын да, шунда бирерсең. Карчык. Ярар. (Торып, әйберләреме күтәреп.) Мин андыйларны күп күргән, ничек эшләргә белермен. Хуш бул, хуш! (Чыгып китә.) Мәрьям (көлеп). Болай да була! Алла теләсә, көндәшсез дә калам. Шулай бай хатыны булып үзем генә калсам, Хәсәнне дә онытмам. Көндәшем булмагач, ирем сөйгәч, ул вакыт нидән куркыйм? Теләсәм ни эшләрмен. Әле болай йөдәп чыгасың: ни бусы үзеңә генә түгел, ни башкалары белән очрашып булмый. Ул вакытта һәммәсе килә! (Көлеп.) Әй кызык соң минем киләчәк гомерләрем! Ирем өйдә юк вакытларда теләгән вакытымда чыгып китәрмен, теләгән төшемә барырмын, теләгән кешем белән йөрермен. (Көзгегә карап.) Картая төшсәм дә, акча булгач, яшь егетләр дә табып була. Элгәре моны йибәрим әле. Шаулама, китәр ул. Монысы болай булсын әле, башкача йөрәген яндырырмын. Чыдатаммы соң? Әстәгьфирулла! Тегендәге кызлар да миңа чыдый алмыйлар иде. Иремне бер кулыма алып бетергәч, эшне башкача йөртермен. (Көлеп йибәреп.) Алла бирде миңа бер тилене. Әгәр тегене дә йибәреп бетерсәм, бу дәүләт миңа беразга йитәр әле. Бетсә тагы, көенечем дә аз. Аз гына йомшый башласа, чыгам да китәм. Әллә тагы шуның төсле бер тилесе беткәндерме? (Көлеп.) Безнең Казан бай угыллары исән булсалар, һәммәсен Кәрим ясармын! (Исәпләп торып.) Яшем.ничәдә икән? Уналтыда йөри башладым, Казанда дүрт ел тордым. Әүвәлге иремдә сигез ай, аннан соң янә Казанда ук дүрт ел, Оренбургта дүрт ел, Уфада бер ел. Кайткач моның белән очрашкалап бер ел үтте, алганча бер ел, хәзер тукызынчы аем. Утыздан узган икәнмен. Әллә яңлыш санадым! (Башларыны боргалап, көзгегә кйрап.) Юк, карт түгел әле. Тагы мин Кәримгә, егерме бердә генә, дим ич. Утыз яшемә чикле никадәр кешеләр тилертеп, хәзер шул хатыннан да үземне коткара алмаммыни? Акчасыз көенчә, үземнең үткенлегем белән ни чикле эшләр эшләдем. Хәзердә акча да бар, теләсәм ни эшли алам... Гайниҗамал! Монда кер әле! Асрау хатын (кереп). Нәрсә, бикә? Мәрьям. Карабрак тор, абзыеңнар кайта башласа, миңа бик тиз кереп әйт! (Асрау туктап тора.) Мәрьям. Тагы нәрсә кирәк инде? Асрау хатын. Чакырган идеңез түгелме? Мәрьям. Чакырдым да әйттем. Асрау хатын. Бикә, ишетмәдем. Мәрьям. Ишетмәдең, тишек колак! Абзыеңлар кайтса, миңа кереп әйт! Асрау хатын. Кайтмаса, ни эшлим? Мәрьям. Тор шунда, кайтканын карап тор! Менә сүз?! Бар, чык инде! (Асрау чыгып китә. Мәрьям көлеп.) Бу гомерендә кулына бер ир төшерә алмас. (Бер кесәсеннән ачкыч чыгарып, сандык ача да, бер төргәк әйбер алып, өстәл өстенә китереп куя. Урындыкка утырып.) Яшь вакытларымны искә төшерим әле. (Әйберләрне тарата башлый, төргәк кәгазьдән өстәлгә бик куп портретлар таратып йибәрә дә, икенче бер төргәк алып.) Менә болары хатлар. (Портретлардан берсене алып.) Монда Хәйретдин белән икәү икәнмез. (Карап торып.) Моны да эшләдем, йортларына чикле саттырдым. (Икенчесене алып.) Монысы Хәсән белән төшкәнмез икән. Ай, бу вакытларны үзем дә сагынам. Аныңбелән канларга йөрдек. (Үбеп алып.) Ай, бәгърем, иң әүвәл шуның белән йөри башладым. (Тагы берсене кулына алып.) Монысы Гали икән. (Чыраены сытып.) Череп бетте мескен! Шул арада Керим белән Әсма, артларыннан асрау килеп керәләр. Асрау хатын. Кайттылар, бикә! Мәрьям (сикереп торып, бер кулы белән хатларны кесәсенә тыгып, икенче кулына портретларны учлап, иренә каршы килеп). Исән кайттыңмы? Озак тордыңыз! (Шул арада мендәрләр арасына портретларны кыстырып куя.) Кәрим (көлеп). Сеңелләре өстенә өйләнгәч, сыйлый башладылар. Бар әле әйт, Мәрьям, самавыр хәзерләсеннәр. Мәрьям (ишеккә бара башлап, бер мендәргә карап, бер ишеккә карап, ишекне ачып кычкыра), Гайни, самавырны хәзерлә! (Шул арада Әсма каршы ишектән чыгып китә.) Кәрим. Ник чыгып әйтмисең? Мәрьям (янына барып, кулыны кысып торып, көлеп). Сине күземнән йибәрәсем килми. Кәрим кулыны салып, Мәрьям куенына кереп, үбеп алу белән, тегеннән аяк тавышы ишетелә башлый. Мәрьям мендәрләр янына барып, бер иренә карап, бер ишеккә карап, мендәр арасыннан портретларны алып, кесәсенә тыга. Асрау кереп, идәнгә чәй хәзерли. Әсма (калфакчан килеп чыгып, асрауга). Гайниҗамал! Апара кабарттыңмы? Асрау хатын. Кабарттым, бикә чыгып карады. Әсма (Мәрьямгә). Мәрьям апа, апарасын чаклап кабартканмы? Мәрьям. Мин синең хезмәтчеңме әллә?! Кирәк булса, кара. Әсма (көлеп). Ярар, мин хезмәтчең булыйм, үзем чыгып карармын. Кәрим (Әсмага карап, ачуланып). Тик тор! Әсма өкертен генә чыгып китә. Асрау әйберләр кертеп куя. Мәрьям (шкафны ачып, әфлисуннар китерә-китерә сөйләнә). Мине һәрвакыт үзәгемә үтә торган сүзләр белән җанымны кыйный ул! Син дә ир булып шунда, сакал салпайтып, дәшми торасың! Мине алганда ни вәгъдә кылган идең, оныттыңмы? Әйттем мин сиңа «Хатыныңны аерырга булсаң гына барам» дип. Бер ел булды инде, синең күңелеңә дә кергәне юк. Кәрим. Мәрьям, беләм, беләм. Онытмам. Агаларында өч мең тәңкәләп аласы бар иде, яхшы чакта шуны алып калыйм, дим. Әсма (килеп кереп). Утырышыңыз! Икенде вакыты йитә, тизрәк эчик тә өйләрне бераз җыештырырга кирәк.(Утырышалар. Кәримгә карап.) Син, ул иртәгә өйләдән чыгуга ук килерләр микән? Кәрим. Өндәү шулай чыкты. Әсма (чәй ясап). Бик озак көтәргә булмаса ярар иде, ашлар бозыла башлый. Кәрим (Әфлисун кисеп, ашый башлап). Бер көнгә чыдарсыз инде! Асрау хатын (килеп кереп). Абзый, Шакир абзый белән Хәсәнетдин абзый килделәр, кабинетка кереп утырдылар. Кәрим (чыга башлап). Өстәлгә чәй өзерләңез! Мәрьям. Бетми инде әллә кемнәр. Рәхәтләнеп чәй дә эчәр хәл юк. Әсма (сикереп торып). Гайни! (Шул арада Мәрьям дә хатын-кыз ягына чыгып китә. Гайни килеп керә.) Гайни, тиз бул, туларны җыештыр! Гайни җыештыра. Әсма шкаф ачып, әйберләр алып, түгәрәк өстәлгә эскәтер жәеп, байларча мәҗлес кора. Һәртөрле нигъмәтләр — мөкәммәл байлар мәҗлесе. Гайни җыеп бетереп, самавыр кертеп куеп чыга. Әсма, хәзерләнеп беткәч, звонок бирә дә хатыннар ягына китә. Ул арада коридордан аяк тавышлары һәм «Сату-алуда андый эш булмаенча булмый инде!» — дигән тавышлар ишетелә һәм күренешкә бер калын корсаклы, ялтыраган күзле, простой иске мода киемнәрдән Хәсәнетдин һәм мөкәммәл русча киенгән кечкенә кара бүрекле Шакир күренә. Шакир. Бәлки әле урын чыгар. Бохарада үтәрлек булмасмы? Анда бер шундый суга баткан әйберләрне моннан элгәре Бохара товары белән алыштырган идек, Имамовларныкын. Хәзер дә менә Ташаякка килгән сартлар белән мин сөйләшермен. Кәрим. Яхшы булыр иде, үземезгә дә ул хәзер бик кыйммәт түгел инде. Җыенысыннан биш йөз тәңкәләр алынса, сезгә сату хакы да чыга, үземез дә зарар итмимез. Хәсәнетдин. Алай, бөтенләй сатылмаса да, әллә ни зарары юк икән. Кәрим. Ул сатылмый калмый инде. Әле Зөһрә бикә кешесе дә «зәкяткә кирәк иде» дип, дүрт йөз тәңкә бирде. Мин алай бирәсем килмәде. Алай иткәнче, барыбер, үземез кибет бәһәсеннән сикез йөзгә исәпләп зәкяткә бирермез. (Чәй ясый башлый.) Шакир (Хәсәнетдингә карап). Әлеге, теге, Тимерхан сарт өйләнергә тели. Чибәр генә бер кыз белмимсең? Бик бай кеше. Хәсәнетдин. Ник өйләнә? Хатыны юкмыни? Шакир. Бар, «Казан кызы белән торасы килә» ди. Шәйхетдиннәр сеңелләрен бирмәкче булганнар иде, кызлары, Ташаякка төшеп сартларын күргән дә: «Мине маймылга бирмәкче буласызмыни?» — дип җылаган. Аннан ары алар да кире кайттылар. Хәсәнетдин (көлеп). Әһә! Менә булдыклы кыз икән, әллә үзем алыйммы? Шакир (көлеп). Яучы йибәреп кара, сиңа нинди исем табар икән? Хәсәнетдин. Мыскыл итәр шул, «ак сакал» дияр. Белми ул синең күңелең яшьлеген. Кәрим. Эчеңез әле, йә, нигъмәтләренә йитешеңез!.. Сарты бик ямьсезмени? Шакир. Алай бик ямьсез түгел. Бер күзе сукыр да, борыны чалышрак; аннан ары, кыз күргәндә сакалын буямаган булган. Кәрим. Алай аңар кыз табылыр микән? Хәсәнетдин. Акча күп бирсә, үзем табып бирәм. Яшьләре ничек, ди? Шакир. Илле, илле бишләр чамасында гына. Хәсәнетдин. Алай, аның турысында сөйләшермез. (Чәй эчалар.) Кәрим (чынаягымы күтәргән көенчә). Әле Гайнетдиннәрнең йорты миңа кала, түли алмыйлар. Сатканда күпмегә алырлар? Хәсәнетдин. Биш меңгә. Синдә күпмедә иде? Кәрим. Ике меңдә. Шакир. Алар шулай беттеләрмени? Бик матур кызлары бар иде, байлыкта үсеп, фәкыйрьлектә кияүгә китә икән. Хәсәнетдин. Миңа бирмәсләрме? Шакир. Син үзеңә генә кайгыртасың; Кәримгә диген, ичмасам! Хәсәнетдин. Мин аңар да разый. Әйдә, Кәрим, алып йибәр! Туй итик. Кәрим (икенчене ясап куеп). Бирсәләр, алам. Барыбер яманатым күтәрелгән: дүрткә тулсын инде. Шакир. Анарның хәзер сиңа бирми хәлләре юк. Йә, кызыңызны биреңез, йә йортны алам, диген! Хәсәнетдин. Әйдә туй итик, Кәрим! (Чәй эчәләр.) Кәрим. Кызлары нинди, куштан микән? Шакир. Әһә-һә-һә! Аның куштанлыгын кем белсен? Хәсәнетдин. Менә ал да белерсең. Кәрим (чәй ясый). «Ал да ал!» дисен, Гайнетдин абзыйны күреп сөйлә! Хәсәнетдин. Баш өсте! (Сикереп торып.) Хәзер киттем. Шакир. Тукта, ашыкма! Өйләнү түгел, сөйләнү. Ничек күрәсең, ни сөйлисең? Кәрим. Эчеңез әле! (Эчә башлыйлар.) Туй расхутларына биш йөз тәңкә бирәм, йортлары үзләренә кала. Хәсәнетдин. Аламыз. Бәдретдингә минем сүзем үтә. Шакир. Бик бала жднлылар. Ике хатын өсте дип, бирми калмаслар микән? (Ул арада эчеп бетерәләр, дога кылалар.) Кәрим. Дөрест сөйлим. Хәсәнетдин. Башка сүзләрең дөрест булмаса да, синең «өйләнәм» дигән сүзең дөрест буласына ышанам. (Шакир көлә.) Кәрим. Алай булса, ышансаң, бар, Хәсәнетдин абзый, белеш әле! Хәсәнетдин. Ярый, ярый! (Торып чыга башлыйлар.) Шакир (коридорга барып йиткәч). Туйдан мине дә калдырмаңыз! Кәрим. Шакир, исеме ничек? Шакир. Сорур. Хәсәнетдин. Мин хәзер тугры шунда киттем. Хушыңыз, Кәрим, хуш! Кәрим. Тугры шунда! Хуш! Пәрдә төшә. ӨЧЕНЧЕ ПӘРДӘ Риза өе. Матур гына, җыйнак кына бер өй; кич белән, утлар ягылган, идәндә мәҗлес хәзерләнгән. Риза белән Әсма күренә. Риза (Әсмага). Апа, бу көннәрдә ни эшләп торасың әле? Әсма. Безнең тормышны син сорама, мин әйтмим инде, Риза! Сөйләргә ни булсын? Анда Сорур да килде инде. Һәрвакыт сугыш, кычкырыш! Кадерлерәк фамилиядә хезмәтчеләр арасында да болай булмый иңде. Әле Сорур кичә төште, бүген шәм яндырып сугыш чыкты. Риза. Кем чыгарды? Әсма. Билгеле, Мәрьям. Риза. Ни өчен? Әсма. Ни өчен булсын? Кәрим базардан кайтканны Сорур күргән дә каршы чыгарга дип ашыгып барган. Ишек төбендә Мәрьям очраган да үзе элек чыгарга теләгән. Сорур аны үтеп чыкмакчы булган. Мәрьям бөреп йибәргән дә, Сорур барып шкафка бәрелеп, шкафның тәрәзәсен ваткан; аннан алты пар чынаяк төшкән, шуннан торыр-тормас, Мәрьямгә: «Сары җылан, кулымны нишләттең!» — дип, пыяла белән киселгән кулын күрсәткән икән, Мәрьям ачуы килеп, чәченнән басып тоткан да кыйнарга тотынган. Кәримнең аяк тавышын ишеткәч, кереп йиткәнче эш бетсен дип, Сорурның чәчен тартып, бер уч булыр, өзеп чыгарган. Шул арада Кәрим килеп кергән. Мин үз бүлмәмдә әйберләр җыештырып тора идем. Сорурның яланбаш, канлы кулы белән башын уып ятканын күргән дә: «Нәрсә булды?» — дип кычкырды. Минем бүлмәмә чикле ишетелде. Мин, ни булды икән дип, йөгереп чыктым. Мин барганда бөгеп-бөгеп Мәрьямне кыйный иде. Мин Сорур янына барып ку-лыннан тотып торгыздым да: «Әйдә, Сорур, теге бүлмәгә чыгыйк, кулыңны бәйләрмен»,—дип, алып кына чыга башлаган идем, килеп йитте дә, миңа: «Кая идең син?» — дип, бер сугып йибәрде. Мин Сорур кулыннан ычкынып, мичкә барып бәрелдем. (Кулыны чыгарып.) Сөягем чартламаган микән, бик авырта... Сорурны да тибеп йибәргән иде, мескен, атылып, мич алдына барып егылды. Ул шуннан соң Мәрьям үзен таларга тотынды, әйтмәгән сүзен калдырмады. Әй әдәпсез икән, исем китте. Сорур мескен көн буе җылап утырды. Бөтен идәнемез канга буялган. Менә безнең тормыш шулай. Ахры, аның тегенди булып йөрүе дөресттер, Риза! Менә инде әйтмәгән әшәке сүзен калдырмады. Алладан курыкмый, бәндәдән оялмый, ир хакын да белми икән. Белмим, Кәрим ничек чыдап торды. Риза. Шулай инде, апа! Бер әдәп качкач, сөйләп тә була, кылып та була. Алла шул оят белән әдәпне качырмасын. Оят качмаган кеше ул, начарлык кылса да, бер кайтып төшә дә инсафына килә, вөҗданына кайта, эшләгән эшенә үкенә. Эч пошуы белән газапланып, икенче эшләмәскә тәүбә кыла. Әмма оят качкан, вөҗданы беткән кеше һичнәрсәдән курыкмый, нәфесе ни теләде, шуны эшли. «Кешегә зарар булмасын, үземә шундый зарар итсәләр, яратмас идем» дими. «Бу миңа файда итте, изгелеккә каршы изгелек итим» дими, «Бу кешенең хәле авыр, ярдәм итим» дими, бөтен дөнья кирәк асты-өсткә әйләнсен, аның кәефе килсә, һич исе китми. Болай итсәм, күз яшенә сәбәп булырмын, дими. Булдыра алса, бөтен дөньяны үз рәхәтенә корбан кылыр иде. Кыла алса, бу ярамас, әхлаксызлырак булыр, кешелек түгел, дими. Юк, алай итәргә ярамый! Эшләгән эшең әхлакка муафикъ булсын, кешелеккә тугры килсен! Югыйсә ул син үзең теләгәнчә, миңа файда булгач, сиңа зарарында ни эшем бар дисәң, мин тагы шулай дисәм, дөньяда адәм балалары ничек торырлар?! һәм шундый кешеләр Аллаһе Тәгаләнең боерыгын тотмаганнары өчен дөньяда бервакыт та рәхәт гомергә ирешә алмыйлар. Үзләренең рәхәтләренә хезмәт дип, элгәре никадәр күз яшьләре түктерсәләр дә, ахырда үзләре дә аларныкыннан әллә ничә өлеш артык яшьләр түгәләр. Көчләнгән кешеләр бервакыт өсткә чыга, чөнки Аллаһе Тәгаләнең хикмәте шулай булган! Хаклык һич аста калмый. Шуның өчендапа, үзең көчләнсәң көчлән, кешене көчләмә! Синең ,күз яшеңне түктерсәләр дә, син кеше яшеннән саклан! Күз яше бик зур нәрсә! Аннан ары, үзеңә зарар иткән кешедән үч алырга тырышма! Кеше сиңа зарар итсен, син аңар файда ит! Менә кешелек шунда! Әгәр син шулай, усаллыкка яхшылык кайтарсаң, ул кеше вөҗданы газапланып, эче пошып, йөдәп чыга. Шул вакытта син аңар яхшылык кылган буласың. Әмма һәр эшкә бер җәза булганга, аны син кичерсәң дә, Аллаһе Тәгалә аны эч пошуы белән газаплаган була да, синең дә үчең алынган була. Менә инде, апа, мин бу эштә Сорурны бик кызганам. Син дә кызганыч, алай да аның кадәр түгел. Ул мескен кыз, бердән, үзе төсле яшь егеткә барам дип торганда, әтисе төсле бер кешегә бирделәр. Билгеле, риза булмаган. Әсма. Риза булмаса, ни эшләп килгән соң? Риза. Аталары көчләп биргәннәр. Шул туйларда барысында да кызлар риза булып баралар дип беләсеңме? һич юк. Атасы бирә, мулла никях укый, кызны курчак төсле бизәп кияү катына кертәләр. Югыйсә белмәгән, күрмәгән егет белән бөтен гомерен бергә уздырырга ничек риза булсын? Ул кайдан белсен, аласы егет белән холыклары киләме, юкмы? Ул егеткә моның холыклары ярарлыкмы, түгелме? Егет моның күңеленә туларлыкмы, юкмы? Билгеле, никях эшләрендә туларны уйларга кирәк, кыз бирү артык мал сату түгел ич ул. Яисә бер артык тамакны чыгарып, аннан котылып калу түгел. Кем булса да никях кылган кешеләрнең икесенең гомерләрен бергә уздырыр өчен берсе-берсе белән вәгъдә кылулары, боларның бергә уздырган гомерләрен рәхәт бер тормыш ясарга мөмкин һәм дөньяда иң зур гаеп эшләгән кешеләргә җәза булырга ярарлык бер бәла ясарга мөмкин. Әгәр боларның холыклары берсе-берсенә килсә, бергә гомер сөргәндә шул фамилиянең рәхәте өчен нинди эшләр эшләргә кирәк, шуларны икесе дә үз эшләрен белеп кылсалар, берсенең рәхәтенә икенчесе тырышса, берсенең хәсрәтенә икенчесе кайгырса, билгеле, бу кешеләрнең тормышлары — оҗмах тормышы. Әмма башкача булса, болар икесе дә үз гомерләрен әрәм итеп, дөньядан ләззәт ала алмыйча калалар. Билгеле, Сорурны да шулай иткәннәр. Күңеле булсын дип, ризалык та сорамаганнардыр әле. Икенче, ул кыз ике көндәш өстенә килде. Андый гомердән сәгадәт көтү — корыган агачтан алма көтү шикелле. Атасын әйтәм әле, ни дип бирде бу кеше?! Ни дип тагы монысы килде?! (Туктап торып.) Мискинә шул, аталары бирде — эш бетте, минем ризалыгым да кирәк түгел дип белгәндер. Менә Сорур никях эшләрен белгән булса иде, бу көнге бәлаләргә ирешмәс иде. Әсма. Атасы-анасы биргәч, белсә, ни кыла ала? Риза. Ни кыла алмасын. Әүвәл анасына әйтсен, сүзенә каршы киләләр икән, разый булмаганын муллаларга белгертсен. Аннан ары муллалар никях укымыйлар. Укыйлар да икән, бу риза булмаганда никях булмый. Әсма. Алай бик тәмсезгә китә шул. Ата-анасына шулай итәргә, бөтен дөнья алдыңда рисвай итәргә кем разый булсын! Риза. Ул рисвайлыкка бу кыз сәбәп булмый, ата-анасы була ич. Үзенең разый түгеллеген белгәч, шәригатькә каршы, гакылга каршы, үз баламыз, теләсәң ни эшлимез дип, балаларын зинданга салырга телиләр ич. Әсма. Алар ни, һәммәсе шулай, сөйләгәндә генә сөйләргә ярый шул, дөньяга чыгарып эшләп булмый. Бик дөрест, кыз алу, кыз бирүдә синеңчә эш кылынса, Сорур төсле кызларның гомерләре харап булмас иде. Ләкин син сөйләгәнчә кылып бетерү бик авыр, бәлки мөмкин түгел. Риза. Менә мин балаларымны шулай итәчәкмен. (Гаҗәпсенеп.) Син мине романнарда укып кына сөйли дип беләсеңмени?! Син, апа, минем мөселманча синнән күбрәк белүемә ышана торгансың?! Әсма. Бик ышанам. Риза. Инде минем гакылсыз түгеллегемә дә ышанамсың? Әсма. Ышанам гына түгел, сине гакыллы кешеләрдән саныйм! Риза. Алай булса, мин сиңа менә ничек мин сөйләгәнчә буласын сөйлим. Әсма. Ишетим. Риза. Мин былтыр өйләндем. Абзый өйләндерергә тели башлагач та, мин, өйләнү ни дигән сүз икәнне бик яхшы белгәнгә, шул өйләнүемне, үземне фамилия рәхәтенә илтә торган юл булса иде дип тырыштым. Шуның өчен үземнең күңелемә тулган кыз эзләргә тотындым. Мәшәкать чиктем, эзләдем, таптым. Миннән эш калмый, ләкин миңа ярагач та, аңар ярармы, ул нишләр икән дип белер өчен, аңар хат яздым. «Эш шулай, шулай, син минем күңелемә туласың, син разый булсаң, сорыйм, разый булмасаң, бер-бер теләп йөри торган кешең булса, сиңа разый түгел дип ачык яз, һич аның өчен сиңа дошманлык хисе юылмыйм»,— дидем. (Әсма көлеп тора. Риза сүзендә дәвам итеп.) Язган хатыма каршы: «Гаепләмәсәнә, тегәп куйган кешем бар»,— дип язган. Аңар мине бәладән коткарган өчен рәхмәт укыдым. Икенчесенә яздым. Ансы иңде менә Фатыйма. Ул каршы: «Күңелем белән разый һәм үземне, сиңа бара алсам, бәхетле кыз дип уйлыйм»,— дип язды. Менә мин сораттым, бирделәр. Менә, Аллага шөкер, шулкадәр рәхәт торамыз инде, әйтеп бетерерлек түгел! Менә инде, мин монысын шулай иттем, үзем фамилия рәхәтенә тигендем. Әсма. Син шулай итәсең дә шул, дөньяда син генә түгел. Риза. Син дә балаңны-чагаңны рәхәт яшәтәсең килер ич?! Әсма. Мин генә түгел шул, дөньяда бүтәннәр дә бар! Риза. Һәммә кешегә бала бертөрле якын ич. Башкалар да шулай итсен! Балалары рәхәт яшәсә, аларга ни зарар?! Әсма (көлеп). Зарар түгел, шатлык кына. Әүвәлдә аларның күбесе ничек иттереп рәхәткә ирештерергә белми. Бертөрлесе бар: уйлый, исәпли, Аллага тапшырам, ди дә, теләсә эчә торган кеше булсын, теләсә начар холыклы булсын, тота да бирә. Менә, кияве начар чыга да, кызы рәхәт гомер сөрә алмый. Риза. Ул Аллага тапшыру түгел, наданлык кына. Элгәре холыкларыны карарга кирәк: килешә алалармы? Шуларны уйларга кирәк, аннан Аллага тапшырырга кирәк. Тереләтә, Аллага тапшырдым дип, утка атарга ярамый. Никях ул, безнең халык уйлаганча, бер кечкенә эш түгел. Шуның өчен, ике якның да ата-анасы, боларның холыкларының килешүләренә, үзләренең охшашуларына карарга кирәк; аларга бер-берсе белән танышырга, белешергә юл бирергә кирәк. Бездә һич алай түгел. «Угылы бармы фәлән байның? Бар булса, шуңар кызымызны бирергә кирәк. Атасы яхшы, ишан хәзрәткә кул биргән кеше». Юк, алай түгел, атасын ул кадәр карамаска кирәк, егетен карарга кирәк. Нинди, эчмиме, әллә нинди бо-зыклыгы юкмы, әхлагы ничек, кешелеге ничек? Аның угылының рәте булмаса, атасының ишанга керүеңдә ни файда! Дәүләт дисәң, тәүфыйксыз бай балаларына дәүләт бетерү бернәрсә түгел. Безнең белгәндә генә ничә бай кешеләр бөлде, никадәр кешеләр эштән чыкты. Анарда дәүләт юк идемени? Юк, байлык мәңгелек дәүләт түгел, әмма гыйлем, һөнәр, тәүфыйк — алар мәңгелек. Алар кешегә эләксәләр, ул кеше гомер буена рәхәткә тигенә. Бу байлык бүген миндә, иртәгә синдә, аның шикелле ышанычсыз нәрсә юк. (Тышта арба тавышы ишетелә, Риза, торып.) Җизни килә ахрысы! Әсма да торып ишек катына бара. Риза чыгып китә. Ишек артыннан: «Әссәламе галөәкем», «Вәгаләйкем әссәлам!» «Сәламәт киләсезме, җизни?» «Әлхәмдүлиллаһ!» сүзләре ишетелә. Әсма карап тора. Күренешкә Кәрим килеп чыга. Әсма. Бик озак тордың, син, әллә бер-бер эш тә чыктымы? Кәрим. Сорурны Мәрьям янында калдырып китәргә шикләнеп тордым. Ахырда, аннан ары, Фәхрия абыстайны да чакыртып калдырдым. Әсма. Бик яхшы иткәнсең! Риза. Үзләре генә куркалармы? Кәрим. Юк, Мәрьям Сорурны көчли. Иә тагы бербер зур эш чыгара башлар. Риза. Аларны син шулай һәрвакыт саклап йөрерсеңмени? Кәрим. Нишлисең соң аны? Риза (көлеп). Ул өч хатын алу — өч хатынга каравылчы булу дигән сүз генәмени?! (Тагы гаҗәпсенеп.) Фамилия рәхәте кая, тормыш кызыклары кая?! (Ул арада мәҗлесне күрсәтеп.) Утырышыңыз! Кәрим (утыра-утыра). Юк әле, Риза, син дөнья күрмәгән! Дөньяда каравыл да куярсың, кычкырышырсың да, үпкәләшерсең дә — барысы да булыр! Риза. Бүтәне бер дә юк шул. Әллә нигә бер үпкәләшсәң дә, башка вакытларда яхшы торсаң, тагы бер хәл иде. Икенче хатын алганыңа өч ел ярым булды, тавышсыз көнеңез булганы бармы? Кәрим. Әнә шуның өчен өч хатын шул! Аларны тоту бик йиңел эш түгел. Шулай кычкырыша-талаша үткәрсәң дә ярый! Бүлмә ягыннан ишек шакылдавы ишетелә. Риза ишеккә китә. Риза (ишеккә бара-бара). Алай үзеңне бөтен рәхәтеңнән мәхрүм калдырып, ирекле баштан өч хатын алу ник кирәк?! (Риза ишеккә барып йитә. Ишектән пылау сузыла, алып китерә башлый.) Кәрим. Син аны шулай йиңелчә генә бетерәсен. Алай түгел ул. Элгәре берсен аласың, аннан ары икенчегә дәрт төшә; тагы алай-болай була, тагы яңа белән тормакчы буласың. Анысыннан да туела. Дәүләтле кеше тагы ала. Башта, яңа вакытларда, шул хатыныңнан аерылмассың төсле булсаң да, бераз үткәч, башкара ул. Әсма. Сез шул хатын-кызның саф эчлелеге, мәхәббәте белән уйныйсыз гына икән. Кәрим. Тик тор, син! (Аш куела.) Риза (Кәримгә). Рәхим итеңез!.. Мин гомеремдә ике хатын белән тормам һәм Алладан һәрвакыт шуның белән бәлаләмәсә иде дип сорыйм. Кәрим (ашый-ашый). Чү, Риза, килен бикә тыңлап тора торгандыр! Күңелендә шул булса да, хатын-кыз куркытыр өчен өйләнәм дип сөйләнергә кирәк. Югыйсә курыкмый башлыйлар. Риза. Башкача күңеленнән якын күрмәсә, аның белән куркытып кына рәхәт тора алмассың. Әгәр күңеленнән якын күрә икән, аның күңелен җәрәхәтләүдә ни бар?! (Һәммәсе ашыйлар.) Өч хатыныңның берсе генә «Мин икенче иргә барам» дисә, яратыр идеңме? Кәрим (ашый-ашый). Миңа ничек ул алай әйтә?! Кем булган ул?! Риза. Менә сиңа ничек авыр тоела, аларга да шулай авыр ул. Син әле өч хатыныңның берәрсенең генә әйтүен күтәрә алмыйсың. Минем хатын, башка кешеләрнең хатыннары, бердәнбер сөйгән иреннән шундый сүз ишетсә, нинди авыр була торгандыр! (Кашыгы белән пылау рәтләп) Ашый-ашый сөйләңез әле! Кәрим. Ярый, бик ашадык, булды инде... Үз хатыныңнан шундый сүз ишетсәң, ник авыр булмасын? Риза. Менә хатын-кызга да, үз иреннән шул сүзне ишеткәч, авыр була. (Торып ишеккә таба бара) Кәрим (көлеп). Әһә, әһә, алар хатыннар ич, күтәрсеннәр! Аларның сүзләренә карап йөрергә ярамый, алар ярты гакыл. Риза (миски белән аш алып килә-килә). Ирләр бөтен гакыллы булып күтәрә алмаганны, хатыннар ярты гакыл булып күтәрсеннәр, имеш, ул ниткән сүз?! (Мискине куя. Әсма иренең тәрилкәсене тота. Риза аш сала-сала.) Юк ул, җизни, хатынлык гаеп түгел. Безнең халык аны шулай дип белә. Хатыннар да адәм балалары, ирләр дә адәм балалары. Кәрим (ашый-ашый, көлеп). Хатын ич алар! Риза. Аларны хатын итеп Алла яраткан. Үзләре теләп хатын булмаганнар ич. Кәрим. Ярый инде, менә син шулай бер хатын белән генә торып кара инде. Сез бу заманның яшьләре инде, үзеңез теләгәнчә торырсыз. Без шәригать гаепләмәгән эшләрне гаепли алмадык инде. Риза. Шәригатьтә шулай өч хатын белән торырга ярый дип беләсезмени? Кәрим. Дүрт белән торырга тиеш! (Тәрилкәсене куя.) Риза. Тиешлек кая, дөрест түгел әле! (Кәримгә карап.) Бер тәрилкә салыйк әле! (Торып китә.) Кәрим. Иште... Муллалар белмәенчә дүрт хатын алырга кушалармыни соң? Риза (аш алып килә-килә). Ул сүзне һич мулла әйтмәс. Кәрим. Үземезнең хәзрәт әйтә: «Кәрим, дәүләтең бар,— ди,— өйләнү исемен күтәрдең, шәригатькә тутыр инде»,— ди. Риза (килеп утырып). Шул сүзне хәзрәт, дөрест, әйттеме?! Кәрим. Ник алдыйм? Риза (башыны селкеп). Беләләр безнең хәзрәтләр шәригатьне! Синең туеңда өч тәңкә сәдака буласын белгәнгә шулай ди ул. Кәрим. Шәригатьтә дөрест түгел дисеңме син? Риза. Безнең динемезчә менә шулай: кеше бер хатын алырга кирәк, сәламәт булганда хатын алмаенча ярамый. Шул хатын белән яхшы берсен-берсе ригая кылып торырга кирәк; өстенә башка хатын алу дөрест түгел; мәгәр дөрест, әгәр бер кеше бер хатынга гына канәгать кылмаса, начар эшләр, хатын-кыз артыннан рисвай булып йөрерлек булса. Ул вакытта да хатыннары арасын гаделлесе, югыйсә, алай да ярамый. (Бәлешне тартып, бераз тәбене кисеп куя. Әсма иренең тәрилкәсенә бераз куя.) Кәрим. Син, Риза, бөтенләй икенче төрле сөйлисең, минем өч хатын белән торуны да яратмыйсың! Риза. Яратмыйм шул. Тагы яратмыйм гына түгел, мин сезне кызганам. Кәрим. Безне ник кызганасың? Әлхәмдүлиллаһ, дәүләтемез бар! Риза. Рәхәтең булмагач, дәүләт өч тиен ул. Менә шуны кызганам: сезнең йортта шул дәүләт белән рәхәтләнеп гомер сөреп булыр иде. Хәзердә сезнең өеңездә дүрт кешенең гомере өрәм булып ята. Сез үзеңез белми дә каласыз. Бүген хатын-кыз арасында тавыш чыкты әле дип торасыз. Иртәгесен тагы шулай, өченче көнне тагы. Шулай иттереп, сез барыңыз да хәсрәт, тавыштан башыңыз айнымыйча торып, картаеп бетәсез. Кая рәхәт, кая тормыш? Картайгач та яшь вакытыңыздагы сугыш-каннарыңызны искә төшерерсез шул инде! (Торып китә-китә аш арты алып килә. Ашыйлар.) Кәрим. Соң шулай булса, ни зарар бар? Риза. Менә сез рәхәт яши алмыйсыз, апам рәхәт яши алмый, тагы Мәрьям, Сорурның гомерләре әрәм китә. Алар да берәр кешегә китсәләр иде, рәхәтләнеп торырлар иде. Сез тагы үзеңезгә рәхәт гомер сөрер идеңез. Хәзер сезнең, бу көенчә, ни сиңа рәхәт, ни апага, ни Мәрьямгә, ни Сорурга, һәм һичбер вакыт булмаячак! Кәрим. Аны кайдан беләсең? Риза. Сезнең шикелле өч хатын белән торган кешеләрнең бик күбесен күрдем, һәммәсе рәхәт күрмәде. Сез дә шулай күрмисез, дим. Рәхәт күрмәвеңезгә сәбәп — үзеңез. Менә мин, әлхәмдүлиллаһ, дәүләтем дә сезнеке шикелле зур түгел, рәхәтем сезгә караганда кырык өлеш артык. Кәрим. Минем рәхәтем юкмыни? Риза. Элгәре апа белән генә торгандагы вакытларыңны искә төшереп кара. Шул вакыттагы рәхәтләрне бу көнге көнгә чагыштырып кара, аннан ары белерсең! (Һәммәсе кашыкларымы куялар.) Мәгъзүр инде! Кәрим. Аш кайтарыйк! Кул күтәреп дога кылалар. Риза, Әсма, Кәрим торалар. Риза өстәлдәге әйберләрне җыештырып ала башлый. Риза (Әсма белән Кәримгә карап). Апа, шул өстәлнең өстен ачып утырыңыз әле! Керим түгәрәк өстәлнең сул ягындагы кәнәфигә кереп утыра. Әсма уң якка, аңар каршы утыра. Риза әйберләрне кайсыны алай итеп, кайсысыны болай итеп бетереп, бүлме ягыннан самавыр алып килә дә түгәрәк өстәлгә куя. Әсма машинаны бора да «Казан алган» көене уйната башлый. Риза чәйнек кыздырып чй сала. Ашамак, эчмәк — мәкәммәл, малы бик күп. Кәрим (Ризага карап). Кәсепләр яхшы буламы? Риза. Әлхәмдүлиллаһ. Әле тагы башка бер эш башламакчы булам. Кәрим. Нәрсә, әллә син дә җон җыярга телисеңме? Риза. Китапханә ачмакчы булам. Кәрим. Ул ничек китапханә? Риза. Базар уртасында гына өй алып, анда һәртөрле гарәпчә, фарсыча, төрекчә, русча китаплар куям һәм гарәп, фарсы, төрек, рус журналлары һәм гәзитәләр алам. Теләгән кешегә укырга һәр китап хәзер була инде. Кәрим. Бөтен кеше кереп укырмы? Аннан сиңа ни файда? Риза. Анда буфет ачыла, шул буфеттан чәй сатыла. Кәрим. Гел үзең, Риза, ят эшләр эшлисең. Анда син пәрәмәч, сумса да пешертү кирәк иде! Риза. Китапханәгә аш ашар өчен кермиләр инде, укыр өчен генә. Әле, теге, чәй сатуымыз да ул китапханәнең никадәр чыгышлары (расхутлары) була, шуларны күтәрер өчен генә. Әсма. Без аннан файдалана алмыймыз инде! Кәрим. Син түгел, Риза да чак файда итәр әле. Әсма. Юк, мин, китаплар укый алмамыз, дим. Кәрим. Бездә китап беткәнмени? Әнинең иске бөтилекләре һәммәсе шкафта ләбаса! Риза (көлеп, чәй ясый-ясый). Файдаланырга мөмкин. Сезгә өйгә алдырырга ярый! Әсма. Алай уңай икән, мин алырмын. Риза. Бай хатыннары бик күбесе алыр дип уйлыйм. (Шул арада звонок ишетелә, Риза, торып, ирләр ягына чыгып китә.) Кәрим. Нәрсә бар икән? Әсма. Бер-бер кеше генәдер. (Тыштан тавыш ишетелә, аңланмый.) Кәрим (Әсмага). Тында әле! (Әсма коридор буена барып тыңлый башлый. Кәрим бераздан соң.) Нәрсә ишетелә? Әсма. Аңлап булмый, «Мәрьям бикә» дигән сүз генә ишетелә, кучер тавышы. Кәрим (сикереп торып). Ни булды икән? Ул арада Риза караңгыланып кына килеп керә. Әсма, Кәрим (берьюлы). Ни бар, Риза? Риза. Кучерыңыз килгән, Сорурның агалары дуктырлар, бабкалар алып килде, ди, Сорурны караячаклар, ди, сине көтәләр, ди. Сез өйдән киткәч, Сорурны тагы кыйнаган! Кәрим (агарып). Нишләргә боларны? Риза. Әллә нәрсә таба алмаслар ич! Әсма. Таба алмыйлармы соң! Бер уч саче йолкынган, бөтен куллары әллә ни эшләп киселеп беткән. Аннан ары тагы «эчем» дип ята иде, йөген салмаса ярар иде. Кәрим. Тагы ниләр белән мәбтәляләнәмез икән? Ай бу Сорур белән Мәрьям! Әсма. Иңде шунда Мәрьям белән Сорур гына булса ярар иде, үзеңне дә тыкмасалар инде. Риза. Авызын чалыш булгач, көзгегә үпкәләргә ярамый шул! (Катып торалар.) Пәрдә төшә. ДҮРТЕНЧЕ ПӘРДӘ Кәрим өе. Шул ук зал; Мәрьям, Сорур, Әсма, Кәрим күренәләр. Кәрим (йөреп). Менә мыскыл! Шул хатыннан үземне мыскыллатам! (Мәрьямгә кычкыра.) Чык өемнән! Мәрьям. Алай икән! (Җылаган тавыш белән.) Мине өчәү кыйнап тагы куып та йибәрмәкчеләр! Менә мин эшне Духовный собраниягә салыйм әле. Аннан ни кайтыр, шул булыр! Кәрим. Әсма, җиктер ат! Төясеннәр шуның әйберләрен, йөз өсте түбән китсен, кадерен белмәде! Әсма. Кәрим, зинһар, алай кылынма, аерасың килсә, мулла чакыр! Кәрим. Күп сөйләмә, мин үзем беләм! (Мәрьямгә карап.) Чык, бар! Җыештыр әйберләреңне! Миннән талак син! Талак, талак! Мәһәреңне дә ал, әйберләреңне дә ал, күземә күренмә! (Сорурга карап.) Тор, Сорур, бар, шуны йибәрешеңез! Әсма да, Сорур да чыгалар. Мәрьям (яшенә карылып). Мине тагы талап чыгарып йибәрмәкче буласызмыни, гыйддәтемә нәрсә? Кәрим. Яхшылыкның кадерен белмәдеңме, хөкем белән сорап ал! Мәрьям. Минем белән судка йөри башласаң, эш бүтән булыр! Мин — Мәрьям! Әстәгьфирулла, мин сине түгел, Оренбурның Ихсан байларны да йортларына чикле яздырдым! Башыңны ашыйм мин синең, яхшылык белән бир! Кәрим. Күп сөйләсәң, полициягә бирәм, аресныйга яптырам! Мәрьям. Мине алай дип куркытырмын ди икән! Аресныйда түгел, казаматында яткан мин. Миңа Себер ни, Сембер ни! Мине судтан куркыр дип уйлагансың?! Куркыр, куркыр! Кәрим. Ярар, сөйлисең булса, башка кешегә сөйләрсең! Бар, чык! (Кулыннан тотып, чыгара башлый.) Мәрьям. Кит, тотма минем кулымнан, мин синең хатының түгел! Теләгән вакытымда чыгармын. Кәрим. Әсма, ни эшлисез? (Коридорга кереп китә.) Мәрьям (ялгыз калып). Нишләдем! Гыйддәт сакларга бирмәсәң, аңар гына аптырамам әле, унике меңне эләктердем! Мәрьям ул белми тавыш чыгармый. Менә аер, китәм хәзер! Коридордан чыгып китә, чыгып барганда хатын-кыз ягыннан Әсма белән Сорур килеп керәләр. Сорур (Әсмага карап). Менә, Әсма апа, син!а тормыш! Кайчан бетәр безнең шул тавышлар, кычкырышлар?! Әсма. Инде бетәр, Мәрьям китә. Әле үзе әйберләр төяшеп, озатып йибәрә. Сорур. Менә сөйгән хатын, мактаулы хатын ни эшләде? Бигрәк әдәпсез икән инде, илаһым күрсәтмәсен, ир чикле ирнең шулкадәр күлмәкләренә кадәр аерырга! Аннан котылдың инде, Әсма апа, миннән кайчан котылырсың? Әсма. Ник алай дисең? Бергә торырмыз инде. Син тынычлап кына калыр идең дә, мин яшьтән килгән иремнән аерыласым килми. Сорур. Юк, Әсма апа, чират миңа, мин аерылам. Аннанары, аерылу — миңа файда гына. (Утырышалар.) Әсма. Ник алай дисең, Сорур? Сорур (сулап). Син мине, зинһар, көндәш дип белмә! Мин сиңа һич көндәшлеккә килмәдем. Шул чикле яратмыйм Кәримне, әле тик, Мәрьямгә сүз бирмим дип кенә тордым. Менә шул чикле инде, үземнең кичем булса, бер хәсрәт туа. Йөзен бер күрмәс өчен әллә никадәр хезмәт итәр идем. Бер генә дә сөймим инде. Әсма. Алай булгач, ник килдең соң, Сорур, үзең яратмыйм дисең? Әллә элгәре сөя идеңме? Сорур. Юк, элгәре дә сөймәдем, хәзер дә сөймим. (Моңаеп кына.) Әй, Әсма апа! Минем сөюем белән йөримени! Мин бигрәк үзем теләгәнгә барыр идем дә, ата-ана бар шул! Әсма. Әллә, Сорур, сөйгәнең дә калдымы? Сорур. Әсма апа, мин сине бик якын күрәм. Бар серемне сөйлим инде. Зинһар, кешегә чыгармасана! Кәримгә әйтеп аертыр дип курка дип белмә! Болай, йөргән егетем булмады, Аллага шөкер, үземне аннан сакладым, алай да... Әсма. Ник бирделәр соң? Сорур (моңаеп). Уф, саттылар мине, апа бәгырем! (Җылаган тавыш белән.) Әтиләр Кәрим белән элгәредәй эш итәләр иде. Элгәре дәүләтемез чибәр иде. Бара-тора олуг абзый солдатка китеп барды, бу Шәмсетдин бик бозылып китте. Бик акча бетерә башлаган иде. Шуның белән ул да эш кыла алмады. Менә кәсепче юк, чыгыш күп. Тагы Мәкәрҗәгә бардылар, анда зарар иттеләр. Итмәсләр иде, һәрвакыт абзый исерек. Әти элгәре эшне ташлый башлаган иде, шуның белән ул да эшнең кай ягыннан да тота белмәгән. Менә бурычланып киттеләр. Кәримгә ике мең тәңкәгә йортлары залукта булган, ул саттырырга тели башлаган. Ни эшләргә белми йөргәндә: «Шул йортларын үзләренә бирәм, Сорурны бирсеннәр!» — дигән. Әти башта ни эшләргә белмәсә дә, башкача бөтенләй фәкыйрьлеккә калырмыз дип, вәгъдә кылган. Менә мине шулай бирделәр. Әсма. Ата-анаң да бигрәк каты күңелле кешеләр икән! Ичмасам, «разыймы» дип сорадылармы? Сорур. Сорау кайда, белми дә калдым! Туем булды, ул арада кияү дә керде. Уналты яшем тулган гына иде. Харап иттеләр инде, Әсма апа! Ничек кенә башымны алып качыйм. Әсма. Дөрест тә, бигрәк авыр икән хәлең. Сөймәгән кеше белән тору бик ямандыр шул. Сорур. Әсма апа! Алла гына белә инде ничек икәнлеген. Дөньяда буннан да авыр хәл юктыр. Ни кылырга да белмим. Аллага тапшырдым. Ничек котылыйм, ни хәйлә белән китим?! Әсма. Аерып йибәрмәсме үзе, Сорур? Сорур. Аермый, Әсма апа, беләм, аермый! Аллаһе Тәгалә, әллә ни эшләп, җаен тугры китерсә генә, белмим. Әсма. Юк, Сорур, ул синең сөймәгәнеңне белсә, тотмас әле. Сорур. Белә ул, алай да аермый, һәркөнне әрләшеп бетәмез. Холкым да бозылып бетте. Куркам иңде, шундый талашырга өйрәнгән бер хатын булып калмасам ярар иде. Әсма. Соң, Сорур, сөймәгәнеңне белә торып тотмакчы буламыни? Сорур. Тота шул, нишлисең, бездә ирек юк! Әсма. Сон, аңар болай көчләп тотып ни файда икән, ни кызыгы бар икән? Ичмасам, сөйсәң, тагы бер хәл иде. Сорур. Үзем дә белмим. Хурлана торгандыр. Кәримне сөймәгән дә, аерып йибәргөн исемен күтәрә алмый торгандыр. Әсма. Аптырадым иңде мин, Сорур, дөньяның кылынышларына! Дөньяда һич рәхәт юк! Кәримнең исәбе Мәрьямне алудан да, сине алудан да үзен тагы рәхәткә ирештерү булгандыр. Рәхәт эш ничек булып чыкты! Хәзер ни үзенә тынычлык юк, ни безгә юк. Без элгәре бик яхшы тордык. Безнең ул торуымыз чикле инде дөньяда бер кеше дә тора алмас. Сорур. Ничә ел икәү тордыңыз? Әсма. Сикез ел. Бер ел Мәрьям белән, сине алганча, тордык. Синең белән дә ике ел була торгандыр. Сорур. Мәүлед бәйрәменнән ике ел тула шул иңде. Бер ел да унбер ай тулып үтте... Бик күп хәсрәтләр күргәнсез сез дә, Әсма апа, алай булгач? Әсма. Менә яшем утызга йитә, күргән рәхәтләремне, михнәтләремне исәпләп бетерерлек түгел. Сикез яшемдә чагымда әти үлде. Шулай гына рәтләп килә башлаган идек, мин уникедә вакытта әни үлде. Бөтенләй ага-җиңгә кулына калдым. Алай булса да, Аллага шөкер, агаларым яхшы иде, атамнан ким тәрбия кылмадылар. Ризаны укыттылар, мин шулай кыз булып үстем. Сорур. Әсма апа, сүзеңне бүлмим, син ничек бик күп нәрсә беләсең, күп укыдыңмы әллә? Әсма. И йа Рабби, күп укысаң ни файда соң! Баргач та «Хәмде бихәдд» белән «Дарелмәҗалис» укый башлаган идем, биш ел укыдым. Чыкканда да шуның белән чыктым. Безнең Риза һәр кече атна көнне кайтып куна иде. Ул мәктәптә укыды. Миңа китап алып кайта иде. Мин туларны укый идем, аңламаганнарымны өйрәнә идем. Сорур. Әсма апа, ул бик күп укыгандыр, ахры, бик үткен егет, авызыннан ут чыга. Әсма. Ул әллә ничә төрле тел генә белә, аның китапларын күрсәң, исең китәр, гакылын бетәр. Сорур. Фатыйма бигрәк бәхетле икән. Кыз чагыңда минем дустым иде. Беремез ничек торамыз, икенчемез ничек! Әсма. Әй, Сорур, аларның тормышларының кычыклыгын әйтеп бетерерлек түгел инде. Ул безнең Ризаның холыклылыгы, йомшак сүзлелеге! Аларда шылт иткән тавыш булмас. Көлешү тавышы ишетсәң ишетерсең. Сорур. Әсма апа, тагы шуны кайтарып әйтим әле, безнең теге эшемез бар бит әле. Аннан миңа бер-бер файда булмас микәнни? Әсма. Кайсы эш ул? Сорур. Былтыргы, сез өйдә юкта, Мәрьям, Фәхрия абыстайны кабинитка бикләп, мине чәчемне йолкып-йолкып кыйнаган иде. Шуннан соң эчем авыртып йөреп, авырымны да салган идем ич? Әнә шул эшне хөкемгә йибәрделәр. Белмим, ник бу чикле озакка кала торгандыр. Чын булса, Кәрим Мәрьямне хөкемгә илтергә хурланып, гел Мәрьямне «авыру» дип күрсәткән, имеш. Әсма. Аннан ни файда булыр. Белмим, Мәрьям генә хөкемгә керер, шул. Сорур. Ансы шулай да, әллә Мәрьям Кәрим өстенә сөйләр. Кайткач Кәрим дә бик каты кыйнады ич. Шулай ничек тә безгә бер-бер килешергә эш чыкмасмы. Чыкса, әтиләр иңде, аерып алмыйча килешмимез, диләр. Әсма (өстенә карап). Бик авыр эшләрең бар икән, Сорур! Ничек мәхкәмәгә барыл йөрерсең? (Шул арада Керим зал ишегенә килеп, качынып тыңлый башлый.) Сорур (җылаган тавыш белән). Бу бәладән котылыр өчен иңде, бер генә түгел, мең мәхкәмәгә керергә дә разый инде, Әсма апа! Белмисең, бик авыр! (Җылап кына.) Әйтеп аңлатырга телем кыска инде, Әсма апа! Мондый авыр булмас. Бигрәк яратмыйм шул!! (Ишек төбендә Кәрим кулларын күтәреп, чыраены сытып тора. Сорур сүзендә дәвам итеп.) Гомерем буена шулай изелермен микәнни? Коткар, йа Рабби! Бигрәк бәхетсез бала икәнмен! Бу күз яшьләрем кемнәргә төшәр икән! Коткар, йа Раббем, коткар! Әсма. Сорур, алай бик хәсрәтләнмә инде! Нишлисең, язмышың шулай булгач. Үзең бозылып китә башларсың, сабыр ит. Үзе дә аерыр әле, үзеннән үтен! Сорур. Белмисең, Әсма апа! Аягын үбеп-үбеп сорасам да аермый! Хурланмас идем, котылыр өчен сорар идем. Менә, Әсма апа, моннан аерып алып, кучерга бирермез, дисәләр дә аерылыр идем. Кәрим (ишектән ачуланып кереп). Әле син кучер белән йөрергәмени! (ашыгып килеп, сугам дигәндә.) Сорур (тезләнеп, кулларыны күтәреп, җылаган) бүген килеп тыгылды. Шуның өчен картлар «яман сыер ярга бозаулый» дигәннәр! (Кәрим аптырап, катып тора.) Әй-әй-әй сезне! Сорур басып тора, Әсма җылый. Пәрдә төшә. БИШЕНЧЕ ПӘРДӘ Кечкенә генә, пакь кенә өй. Ун якта бер авыру яткан; өйне урталый бүлгән чаршау аз гына тартылып тора; сул якта иске генә ак күлмәкле, башында яулыклы бер хатын иске ямап утыра. Кәрим (авыру тавыш белән). Әсма, Әсма, су бир әле! Әсма (чәйнек белән су тотып барып). Торгызыйммы? Утырып эчәрсең. Кәрим. Торгыз! (Әсма торгызып, аркасына мендәр сөйи дә тотып су эчерә. Кәрим, моңаеп.) Әсма, бик ашыйсым килә! Ашарга бер-бер нәрсәң бармы? (Әсма, торып, пешергән ит алып килә дә, тәрилкә белән алдында тотып тора. Кәрим ашарга тотына, узе сөйли; авызы тулган көенчә.) Бу итне кайдан алдың? Әсма. Энҗеле калфагымны саттырган идем. Ярты пот он, биш кадак ит, чирек чәй, бер кадак шикәр, биш кадак күмәч алдырдым; алай да утыз тиен акча калды әле. Кәрим (күзләреннән яшь чыгарып). Шул көнгә калдыкмыни? Уф Алла! Әсма. Нишлисең соң, язмышымыз шулай булгач! Кәрим (җылаган тавыш белән). Үзем гаепле, уф Алла! Хәлем бик авыр! Әсма (башыны тотып, кузләрене сөртеп). Әллә, Кәрим, дуктыр чакыртыйкмы? Кәрим. Өч елдан бирле күп чакырттык инде. Хәзрәтләрдән дә күп өшкерттек. Ходайдан вәгъдә ирешмәгәч, булмый икән. Ярар иде дә... Акча юк шул! Әсма. Мәрҗәннәрем бар әле. Мифтах бай кызы алмакчы булган иде, шуны сатармыз. Кәрим (җылаган тавыш белән). Кадереңне белмәдем, Әсма! Белмәдем кадереңне! (Муеныннан кочаклап.) Гомереңне мәшәкатьтә уздырдым, бурычлы мин сиңа, бурычлы! Әсма (җылаган тавыш белән). Миңа, син сәламәт булсаң, бүтән нәрсә кирәк түгел. Хәсрәтләнмә алар өчен! (Аяк тавышы ишетелә) Чү, кем бар? сикереп тора. Ул арада матур гына киенгән, он күтәргән, бер кулында ит, чәй-шикәр, толыпчан, кышкы киемдә Риза килеп керә. Риза (Әсмага карап). Исәнме, апа? Әнә шул әйберләрне алып куй әле! Кичә алган идем базардан, онытып кергәнмен. Андый-бундый әйбергә аптырамадыңызмы? Әсма. Юк, калфагымны саттырган идем, шул акчага алдырдым. Риза. Ник алай иттерәсең? Анда ук, бер-бер әйберен саттырмаса ярар иде, дигән идем! Мин бер дә авырсынмыйм ич. (Кәрим янына килеп.) Нихәл, җизни, тереләмсең? Кәрим. Гел бертөрле. Әсма. Рәхмәт инде, әле дә бик карадың, сиңа гына ышанырга ярамый. Риза. Алай димә, апа, мин һич авырсынмыйм! Кәрим. Рәхмәт, Риза! (Җылаган тавыш белән.) Бик рәхмәт! Алла разый булсын! Апаң белән сине тудырган атаң-анаңның урыннарын оҗмахта кылсын! Бурычлы мин, бурычлы мин сезгә, бурычлы! Түли генә алмыйм! Алла кайтарсын сезнең яхшылыкларыңызны! Әсма, китер әле, күзем белән күрим әйберләрен! (Әсма күтәреп китерә.) Риза. Апа, аңда җизнигә дигән алмалар бар иде, шуларны да ал әле! Әсма, кызыл алмаларны кәгазь капчыктан чыгарып, Кәримгә берне тоттыра. Кәрим. Уф Алла! (Карап, ашый башлап, селкенеп.) Алла, Алла, аякларым! Эһе-эһе! Бүген хәлем авыр, Риза. Белмим, үлә торганмын! Риза. Сәламәтләнерсең әле, җизни... Әллә дуктыр китертикме? Кәрим (алмасының яртысыны куеп). Ярар инде, шулай да үләрмен! Үлүен үләрмен, бер үкенечем кала. Риза. Алай да мин дуктыр алып килим әле. Тиз килермен. Кәрим (бер Ризага карап, бер Әсмага карап, кызарып). Акч-ч-ч-амыз юктыр шул! Риза. Алары өчен хәсрәтләнмә, җизни, мин аларын карармын, һич хәсрәтләнмәңез! Тәнемдә җаным бар вакытта сезне караудан һич тартынмыйм. (Чыгып китә.) Кәрим. Әсма, бәгърем, кил, бер сүз генә әйтим! (Кулыннан тотып.) Уф, бер үкенечем кала! Әсма. Нәрсә ул? Әйт, зинһар, калмасын! Кулымыздан килгәнчә эшләрмез. Кәрим. Әсма! (Җылаган тавыш белән.) Минем сиңа яучы йөретә башлауларымны, кияү булып кергәннәремне, аннан соң, синең белән генә гомер итүләремезне (кычкырып җылап), тагы минем, сине көчләп, өстеңә әллә нинди хатын алуларымны, уф-ф-ф! Шунысын әйтергә телем бармый... (Әсманың кулына егыла.) Шул эшемне, сине урынсыз, гөнаһсыз җылатуымны ничек бәхилләтим?.. Нинди йөз белән синнән ризалык сорыйм? Эчемнең иң көйгәне шуның өчен! Аллаһе Тәгалә бу көннәрне шуның өчен күрсәткәндер! Бир, бәгърем, кулыңны үбим! Бәхиллә мин гөнаһлыны... Оятсызны бәхиллә! Җаным бул, никадәр изгелекләр кылдың, ми-нем эчемне яндырып, шул гөнаһым белән Алла каршысына йибәрмә! Башка гөнаһларым да нитәрлек!.. Әсма (кочаклап). Бәхил, бәгърем, береннән меңенә кадәр бәхил! һич рәнҗемим. Аллаһе Тәгалә сәламәтлек бирсә иде дә бергә тора алсак иде! Кәрим. Минем дә үкенечем шул шул, Раббем сәламәтлек бирсә, хезмәтчең булып хезмәт итәр идем! Әсма. Хезмәт итүләрем өчен дә бер дә авырсынмыйм. Миңа дөньяның бар кызыгы да — сиңа хезмәт итүдә генә. Кәрим (кулыны чуп-чуп үбеп). Чын дустым, дөрест хатыным! Үләм мин, үләм! Каласың, бәгърем! Чиктердем мәшәкатьләр.,.. Гафу кыл, җаным, гафу кыл! (Кулларын күтәреп.) Иа Раббем, күз яшьләрем бәрабәренә, чиккән михнәтләрем бәрабәренә, шул изге хатынга ике дөнья рәхәтләрен биреп, гомер бир, Иа Рабби, бир, бир! Мин гөнаһлыны да аның изгелеге хөрмәтенә ярлыка! Раббем, әй Раббем! Шулкадәр бурычлы көенчә үләммени? Тәрбияләнерлек мал да калдыра алмыйм. Иа Раббем, үзең асра! Ишек тавышы ишетелә. Әсма, кулыны үбеп, тора, Кәрим ята. Доктор, Риза ишектән керәләр. Чаршау тартыла. Әсма чаршау артында кала. Доктор Кәрим янына керә. Риза да шунда керә. Доктор (Кәрим янына барып). Исәнмесез? Ни хәл, ничек ятасыз? Кай йиреңез авырта? Кәрим. Аякларым бик авырта, бүген бигрәк хәлем юк Доктор (Кәримнең аякларымы чыгарып карап). Күзеңез дә бозылганмы әллә? (Ризага.) Элек бай кеше идеме әллә? Риза. Яхшы дәүләтле кешеләр иде. Морадовлар, бәлки ишеткәнеңез дә бардыр. Доктор. Салихҗан байның нәселеме әллә? Риза. Салихҗан байның угылы. Бу — безнең җизни. Доктор. Бик якын кешемез икән. Мин Салихҗан абзыйны бик яхшы беләм. Мин гимназиядә укыган чакта Уфага алар бик еш баралар иде. Кунак өйләре бездә иде. Менә ничек беленми торган! Кәрим. Сәлим мирза угылымы әллә син? Доктор. Әйе, без сезнең әтиеңездән зур файдалар күрдек. Уфа янында яңа утарны алган вакытта әти Салихҗан абзыйдан сикез мең тәңкә акча алып торды. Изгелекле кеше иде: акчага каршы акча бирде. Монда килгәч сораштым, рәтләп белүче булмады. Аның бала-сының шулай авыру икәнен белсәм, һәркөнне үзем килеп Караган булыр идем. (Кәримгә.) Авыруыңыз күптәндер? Кәрим. Өч ел булды. Доктор (тагы Кәримгә карап, гаҗәпсенгән тавыш белән). Әллә сез элгәре спиртлы эчемлекләр күп эчә идекезме? Кәрим. Минем дөньяда кылмаган начарлыгым калмаган инде. Доктор. Ятыңыз, озакламассыз, Алла теләсә, сәламәтләнерсез! Мин язган даруны көненә ике мәртәбә эчәргә кирәк! (Кесәсеннән кәгазь чыгарып, язып Ризага бирә. Кәримгә.) Хуш. Кәрим абзый, тизрәк сәламәтлән! Дөньяны бергә үткәрергә насыйп итсен! Кәрим. Хуш, рәхмәт татлы сүзеңә! Чыга башлыйлар. Риза докторның кулына төртә, доктор: «Юк, рәхмәт, алмыйм, алмыйм»,— дип, калушыны кия башлый. Чаршау артына Күмеләләр. Чаршауның сул ягыны ачып, Әсма Кәрим янына керә. Доктор (Ризага карап, шул чаршау ачылган төштә). Торса, өч-дүрт сәгать торыр. Яныннан китмәңез! Хатын-кыз белән күп чуалганнан булган. Шул арада аяк тавышы ишетелә һәм аграк сакаллы Габбас абзый керә. Габбас. Әссәламе галәйкем! Риза (акыртын гына). Вәгаләйкем әссәлам! Габбас. Шәкүр дә монда икән. Ярый, үземезнең дуктыр ул. Чаршауның сул ягыннан Кәрим янына барысы да керәләр, уң яктан Әсма чыга. Габбас. Сәламәтләнәмсең, Кәрим? Кәрим. Әлхәмдүлиллаһ, әкертен генә. Габбас (кесәсеннән гәзитә чыгарып). Бүгенге гәзиттә нинди билетларга акча чыкканлыгы белдертелгән. 17.841 иче нумир, минем белүемчә, сездә. Караңыз әле! Ул нумирга егерме биш мең тәңкә акча бар. Кәрим. Безнең билет бар иде дә, ул сатылгандыр иңде. Әсма. Юк, мин аны акчага йөргәнен белми идем, ул сандыкта. Риза. Алай булса, күрсәт әле! Габбас. Әгәр шул булса, аннан ары, сәламәтләнергә генә кала. Әсма сандыктан билетны алып бирә, Риза билетны тота, Шәкүр, Габбастан алып, гәзитәне тота. Риза (укый башлап). Уный иде мең сикез йөз кырык бер. Шәкүр (гәзитәгә карап). 17.841 нумирлы билет, егерме биш мең тәңкә акча чыккан. Кәрим (торып утыра, авыру тавыш белән). Әлхәмдүлиллаһ, әлхәмдүлиллаһ! Ничек шөкерләр кылыйм. Бу кадәр мәшәкатьләр чиккәч тә, иске дәүләтләр кайтыр дип уйламый идем. Бу акча белән үзем файдалана алмаганымны белсәм дә, никадәр усаллык кылдыгым вә мең төрле мәшәкатьләр, урынсыз рәнҗетүләр белән гомерен харап иткән изге хатыным файдаланачагын белеп, бәлки, минем шул начарлыкларымның бәгъзеләрен гафу кылыр да (җылап), мине дә Аллаһе Тәгалә хозурыңда йөземне кара кылмас дип, бу акчаны аңар һибә кылам. (Докторга карап.) Боларның менә монысы минем хәзерге хатынымның энесе Риза, монысы безнең әтинең приказчигы булган. Мин бай вакытларда да доверенный иде. Минем үземә генә кырык мең тәңкә акча калган иде, кибетемездә алтмыш мең тәңкәлек товар бар иде. Менә хәзер әти үлгәнгә унбиш ел булды. Унике елда бөтен кибетемездән, йортымыздан мәхрүм калдык. Шәкүр. Аңар сәбәп нәрсә булды соң? Бик тиз вакытта шулкадәр акча беткән. Кәрим. Үзем сәбәп булдым, үзем. Син әле минем ниләр кылганымны белмисеңме? (Селкенеп китеп.) Алла, Алла... Шәкүр. Ят, Кәрим абзый. Кәрим. Юк... Ятмыйм... Уф... Сиңа үземнең... үземнең начарлыкларымны сөйлим... Габбас. Кәрим, булган эш инде, аны кайтарып булмый. Шәкүр. Кайсымызда начарлык юк... Кәрим (көчләнеп кенә). Юк... түгел... менә мин хәзер... үземнең бөтен начарлыгымны күзем белән күргән кебек булам. (Туктап торып.) Әнә минем харап иткән кызларым... күземә күренә. (Җылаган тавыш белән.) Әнә сатлык кызлар... әнә... әнә эчемлекләр. Шәкүр (әле Ризага карап, әле Габбаска карап). Саташа башлады. Кәрим. Әнә минем шул вакыттагы гостиница иптәшләрем... Әнә! Алар эчәләр... мин үләм... алар эчәләр. (Ачуланган тавыш белән.) Алар ник монда килмиләр? Юк... кирәкми... килмәсеннәр. (Риза, Шәкүр, Габбас катып торалар. Әсма чаршауны ача.) Килмәсеннәр... мин аларга иптәш түгел! (Куллары калтырарга тотына, әллә нинди куркыныч тавыш белән.) Түгел! (ди дә, урынына егыла.) Тегеләр барысы да тотарга телиләр, тота алмыйлар. Шәкүр башыны тотып, рәтләбрәк куя. Кәрим тик ята. Барысы да бер сүз дәшми, тик Кәримгә карап торалар. Шәкүр (бераздан соң, акрын гына). Йоклады. Бераз хәл җыйсын. Кәрим (кузен ачып). Уф-ф. Эссе... Ишекне ачыңыз. Шәкүр. Чын да, монда һава бозылды. Без китик. Хуш, абыстай! Рәхмәт, иреңне шулкадәр ихлас белән каравыңа рәхмәт! (Әсма җылый.) Хуш, Кәрим абзый!
Габбас (торып). Рәхмәт, килен бикә, ирлек хакын иттең! Риза, сиңа да рәхмәт! (Кәрим янына барып.) — Хуш бул, Кәрим, сәламәтлән: эшне тагы да рәтләрмез.
Кәрим (авыру тавыш белән). Хуш, бәхил бул! (Җылап.) Сине дә рәнҗеттем, бәхил бул! (Кулыны үбә.) Икенче күрә алмам. Шәкүр, зинһар, минем хатынымның хәер хаһы булыңыз! Риза, синең хезмәтләреңне кайтарып бетерә алмыйм. Гафу кыл мине, зинһар! Әсманы яхшы тәрбия кыл, сиңа тапшырам! Синең яхшылыгыңа ышанып, миннән соң, ичмасам, рәхәт күрер дип үземне җуатам!
Әсма җылый. Тегеләр дә катып торалар. Риза башыны иеп жавап бирә. Һәммәсе дә: «Хуш бул!», дип чыгып китәләр.
Әсма (Кәрим янына бара да кулыны тотып). Азрак йиңеләймисеңме?
Кәрим. Юк, бәгырем, үләм, бәхил бул! Аллага шөкер, сине дә бөтенләй мохтаҗлыкта калдырмыйм.
Әсма. Минем өчен бер дә хәсрәтләнмә. Бар хәсрәтем шул гына: синсез калам. (Җылап кулын үбә.)
Кәрим. Каласың, бәгырем, каласың, бәгърем! (Туктап торып.) Су бир! (Әсма чәйнек белән су бирә. Кәрим су эчә да.) Җайлап яткыр! Үләм! (Әсма җылый-җылый кыйблага йөзе белән яткыра. Кәрим Әсманың муенына кулын салып.) Актык сәгатьләрем, актык сәгатьләрем! Сәламәтлектә онытмадың, үлгәч тә онытма!..
Әсма. Онытмам, җаным, онытмам.
Кәрим (телләре бәйләнә-бәйләнә). Бәх-и-ил бу-у-ул!
Бөтен тәне селкенергә тотына. Әсма тик тора. Кәрим тагын бераз тына да, бик авырлык белән: «Алла»,— ди, тагы бераздан: «Хуш!» — ди. Тәннәре тагын калтырый. «Алла» ди дә, кулларын сузып, жаны чыга.
Әсма. И Раббем! Ниләр күрде, ниләр чикте! Актык гомерләрендә рәхәт күрә алмады! (Кулын үбеп.) Үлде, үлде!
Шул арада Риза килеп керә.
Риза (апасының җылаганын күреп). Үлдемени? Әсма. Үлде, үлде!
Пәрдә акыртын гына төшә.