Өлүф, яки Гузәл кыз Хәдичә

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан

Роман (1887)

Заһир Бигиев
Тулы исеме Мөхәммәдзаһир Ярулла улы Бигиев
Һөнәре язучы
бәлкем, үтерүчесе дә ачыкланыр.

Җыелган халык әнә шул рәвештә төрле сүзләр сөйләвендә дәвам итте. Бер биш-ун минуттан халык:

– Киләләр! Киләләр! -дип янә шаулашырга тотынды. Килүчеләр-үтерелгән хатын эше буенча мөсафирханәгә чакырган полицейскийлар белән суд тикшерүчеләре иде. Алар, килеп җитеп, җигүле атларыннан төштеләр дә туп-туры мөсафирханәгә кереп киттеләр. Җыелган халык алар артыннан эчкә керергә бик теләсә дә, рөхсәт булмады. Шулай да кешеләр мөсафирханә яныннан таралышмады, нинди хәбәр булыр икән дип, үтә бер кызыксыну, түземсезләнү белән тикшерүчеләр чыкканны көтә башлады. Инде тикшерүчеләр хәл-әхвәлен языйк.

Алар мөсафирханә ишеген атлап керүгә үк:

– Үтерелгән хатын кайсы номерда? – дип, мөсафирханә хуҗасыннан сорадылар.

Мөсафирханә хуҗасы, Габдуллин дигән кеше:

– Унберенче номерда, – дип җавап бирде.

Шуннан соң тикшерүчеләр, Габдуллин белән бергә ташпулатның икенче катына күтәрелеп, әлеге унберенче номерның ишеген ачып, эчкә керделәр. Ике бүлмәле номер иде бу. Урам тарафына караган өч тәрәзәсе бар. Кыш көнендәге кебек, тәрәзәләр икешәр катлы. Номер эчендә ике өстәл, дүрт урындык, ике кәнәфи, бер диван, бер карават тора иде. Идән уртасында – үтерелгән хатын мәете. Аның канга буялган башында пуля җәрәхәтенә охшаш яра бар иде. Хатынның яше егерме ике-егерме өчтән дә артык булмаска кирәк, үзе гаять тә чибәр-гүзәл кыяфәтле иде. Суд тикшерүчесе, мөсафирханә хуҗасына карап:

– Бу хатын сезнең мөсафирханәгездә кайчаннан бирле тора иде?-дип сорады.

– Җомгадан бирле, -дип җавап бирде Габдуллин.

– Исеме ничек?

– Зөләйха, – диде хуҗа әфәнде.

– Хатынның үтерелүен иң әүвәл кем белде? – диде тикшерүче.

– Хезмәтче хатын-хадимә, – дип җавап бирде хуҗа әфәнде.

– Хадимәне монда чакырып китерегез.

Берникадәр вакыттан хадимә килеп җитте. Суд тикшерүчесе аңардан:

– Бу хатынның үтерелгән булуын сез кайчан һәм ничек белдегез? – дип сорагач, хадимә бу рәвешле сөйләп бирде: – Мин иртән үз хезмәтем белән йөри идем. Бу номер яныннан узып барган чагымда, карыйм, ишек яртылаш ачык тора. Кунак хатынның берәр йомышы юкмы икән дип номерга керсәм, аны шушындый хәлдә күреп, бөтенләй котым очты. Хәтта номердан ничек чыкканымны да белмим.

Хадимәнең җавабы тәмам булгач, тикшерүчеләр бүлмәне карарга керештеләр. Ишек янына килеп карасалар, ишек йозагында ачкыч күреп, гаҗәпләнеп калдылар.

– Бу үтерүче дигәне сәер кеше икән, үзе киткәндә ишекне йозагына бикләргә дә оныткан, хәтта аны яртылаш ачык калдырган. Әгәр дә ишекне йозагына бикләп киткән булса, хатынның мәете табылуы кичегер, үтерүчегә дә качар өчен форсат артыр иде. Әллә юкса бу хатын үз-үзен үтерде микән?-диде тикшерүчеләрнең берсе. Икенчесе:

– Юк, үз-үзен үтермәгән. Әгәр дә үз-үзен үтергән булса, янында револьвер һәм үз-үземне үтерәм дигән язуы булыр иде, – дип каршы төште.

Башка тикшерүчеләр дә:

– Әйе, шулай булыр иде,-дип килештеләр.

Шуннан соң швейцарны чакырттылар. Суд тикшерүчесе аңардан:

– Үткән кичтә бу үтерелгән хатын янына кем дә булса килмәдеме?-дип сорады.

– Әйе, мәрхүмә белән бергә бер ир адәм килгән иде,-диде швейцар.

– Ул кеше кайчан килеп, кайчан китте?

– Кич сәгать сигездә килеп, төнге унике сәгатьтә китте,-дип җавап бирде швейцар.

– Төгәл уникедә китүен каян беләсең? – диде тикшерүче.

– Чөнки мәрхүмә белән килгән ул адәм мөсафирханәдән киткәндә миннән: "Сәгать ничә?"-дип сорады. Мин, сәгатькә карап: "Сәгать унике",-дип җавап бирдем. Шуннан соң ул миңа өч тәңкә чәйлек биреп чыгып китте.

Тикшерүчеләр, швейцардан бу сүзләрне ишеткәч, мөсафирә хатынның үлеме кичке сәгать сигез белән төнге унике арасында булганлыгын аңладылар. Алар шулай ук швейцардан мөсафирә белән бергә килгән ирнең төсе-кыяфәте турында да сораштылар. Бу сорауга швейцар: – Нечкә адәм, озын буйлы, ак йөзле, кечек сары сакаллы, дип җавап бирде.

Швейцарның мәгълүматларын тыңлаганның соңында тикшерүчеләр номер эчендәге әйберләрне барларга тотындылар. Номер эченнән тикшереп табылган нәрсәләр шулардыр: иң элек, бер сыңар ирләр перчаткасы, сул кулныкы; уң кулныкы юк иде. Әлбәттә, бу табылган сул кул перчаткасы үтерүченең перчаткасы булырга кирәк,-күрәсең, төшереп калдырган. Икенчедән, ике тәрәзә арасыннан ерткалап ташланган бер сурәт – ир кеше портреты табылды. Гәрчә ерткаланган булса да, вак кисәкләрен үз җаена тәртип белән берләштереп каралса, бу сурәтнең нинди кеше икәнлеген танырга мөмкин иде. Швейцарның аңлатуы һәм сөйләвенә таянып, бу табылган сурәтне дә үтерелгән Зөләйха белән үткән кичтә бергә килгән ирнең сурәтедер дип уйларга була иде.

Өченчедән-номер эченнән табылган бер хат. Мөсафирханә хуҗасы үтерелгән Зөләйханың кул язмасын белә икән, аның әйтүенә караганда, бу табылган хат Зөләйха кулы белән язылганга охшый иде. (...)

"Егетләрнең күрке булган Муса әфәнделәренә җан һәм күңел төбеннән чыккан сәламнәребезне күндерәбез. Киң күңеллелек күрсәтеп, бүген кич сәгать сигездә Габдуллин мөсафирханәсенең унберенче номерына килсәгез иде. 2 нче март".

Тикшерүчеләр, бу хатны укыгач, ул һичшиксез үтерелгән хатын белән үткән кичтә бергә килгән кешегә атап язылгандыр дип гөман кылдылар. Хатның Зөләйха үтерелгән көндә язылганлыгын хаттагы число күрсәтеп тора иде. Үтерелү көне дә, хат язылу көне дә бер үк. Тикшерүчеләргә шулай ук мәрхүмә белән бергә килгән кешенең исеме Муса икәнлеге дә хаттан аңлашылды. (...) Икенче көнне мәрхүмә Зөләйханың мәетен дәфен1 кылдылар.

2[үзгәртү]

Муса исемле билгесез кешене эзләп табу иң зарур бурыч булганлыктан, тикшерүчеләр бу эшне кәсептәшләре арасында мәшһүр һәм могтәбәр саналган Шубин атлы бер сыщик-шымчыга тапшырдылар. Господин Шубин исә, үткен-зирәк шымчы буларак, өч көн эчендә мәрхүмә Зөләйха белән бергә номерга килгән Мусаның нинди кеше икәнлеген һәм кайда торуын ачыклап та өлгерде. Сезләргә дә, хөрмәтле укучыларым, Мусаның нинди кеше икәнлеген аңлатып үтим.

Муса әфәнде Казан байларыннан мәрхүм Габдулла байның улы Салихов иде. Петербургта университет тәмамлаган булса да, әткәсе вафатыннан соң ул сәүдә эше белән шөгыльләнергә керешкән иде. Яше егерме биш-егерме алтыдан артык түгел, үзе өйләнмәгән. Инде менә, Казан байлары арасында һәркемгә билгеле мәшһүр бай Әхмәди Хәмитов үзенең Хәдичә исемле кызын йөз мең сум көмеш акча белән кияүгә биргәнлектән, Муса Салихов шул туташны кәләшлеккә ярәшеп йөри һәм тагы бер айдан аларның никах мәҗлесләре булырга тиеш иде. Муса әфәнденең әткәсе белән бертуган абзасы-Нигьмәтулла исемле кардәше бар иде. Муса әфәнде Нигъмәтулла абзасы белән бергә сәүдә кылып, бер үк өйдә тора иде.

Муса Салихов фабрикасындагы хезмәтләрен карап кайтты да кичке сәгать сигездә үз өендә ялгызы чәй эчәргә утырды. Нигъмәтулла әфәнде әле кайтып җитмәгән иде. Гәрчә ялгыз ашау-эчү Муса әфәнденең гадәтендә булмаса да, бу юлы ул бик сусаган иде. Кулында – газета. Газетадан мәрхүмә Зөләйханың Габдуллин номерларында үтерелү хәбәрен укый. Үзе елар дәрәҗәгә җиткән, күзеннән тамчы-тамчы яшь тама. Газета укыганда ул ара-тирә үзалдына сөйләнеп куя. Аның бу үзалдына сөйләшүеннән Муса әфәнденең Зөләйханың җеназа намазында булуы да аңлашыла иде. (...)

Муса әфәнде, бер сүз дә әйтмичә, хәйран калган бер кыяфәттә уйга батып утыра бирде. Шул рәвештә чәйләп утырган вакытта бая самавыр китергән хадим кереп, Муса әфәндегә карап:

– Әфәндем, сезне бер адәм күрергә тели, кертергә рөхсәт булырмы?-дип белдерде. Муса әфәнде, утырган җиреннән торып, хәвефкә калган кеше сыман, калтыравык тавыш белән:

– Нинди адәм?-дип сорады.

– Белмим, әфәндем, исемен сораган идем, әйтмәде. Бик зур йомышым бар, ди.

– Бар, исемен белеп кер,-диде Муса әфәнде. Хадим чыгып китте. Бераздан яңадан кереп:

– Әфәндем! Сезне күрергә теләгән адәмнең исеме-Иван Иванович Шубин,-диде.

– Шубин?!-дип кабатлап сорады Муса әфәнде, гаҗәпләнеп. Чөнки ул Шубинны күреп белмәсә дә, аның исемен һәм сыщик-шымчы икәнлеген ишетеп белә иде. "Нинди йомышы бар икән?" – дип эченнән уйлап куйды Муса әфәнде һәм хадимгә господин Шубинны кертергә рөхсәт бирде. Бер-ике минуттан ишекләр ачылып, бүлмәгә урта буйлы, кара сакаллы, озын кара чәчле бер рус килеп керде. Бу рус-мәгълүмегез господин Шубин, Муса әфәндене эзләп табарга боерылган шымчы иде. Муса әфәнде, господин Шубин белән күрешеп:

– Рәхим итегез,-дип, аңа утырыр өчен урындык күрсәтте.

Господин Шубин, күрсәтелгән урынга утырып, сәламәтлек сорашкач, Муса әфәнде кунакны хөрмәтләү өчен хадимгә чәй китерергә кушты. Аннары, господин Шубинга таба борылып:

– Безгә нинди йомышыгыз төште?-дип сорады.

– Юк, юк! Сездә әллә ни зур йомышым юк. Габдуллин мөсафирханәсендә, унберенче номерда, бер мөсафирә хатынны үтергәннәр, бәлкем, ишеткәнсез дә, шул хакта килдем.

– Әйе, ишеткән идем, менә бүген газетадан да укыдым,-диде Муса әфәнде. Господин Шубин, хуҗаның күзләренә туры карап:

– Хөрмәтле Муса әфәнде, сез үтерелгән Зөләйханы исән чагында күреп белә идегезме?-дип сорады.

– Юк! Юк! Белми идем,-дип җавап бирде Муса әфәнде. Господин Шубин, бераз уйланып торгач, мәрхүмә Зөләйханың номерыннан тикшерү вакытында табылган хатны кесәсеннән чыгарды да, Муса әфәндегә таба сузып:

– Менә бу хатны Зөләйха тере чагында сезгә язган булган. Бу хат сезнең мәрхүмә Зөләйха белән белеш-таныш булуыгызга дәлил,-диде. Муса әфәнде хатны кулына алып укыды да:

– Дөньяда Муса әфәнде фәкать бер без генә түгелдер, хатның Муса исемле кешегә язылуыннан гына андый нәтиҗә чыгарып булмый, – дип, хатны кире Шубинга кайтарып бирде.

Господин Шубинның күзе шулчак янындагы өстәл өстендә яткан сыңар перчаткага төште. Перчатка ирләр перчаткасы һәм уң кулныкы булып, ул үтерелгән Зөләйха номерыннан тикшерү вакытында табылган сыңар перчатканы хәтерләтә иде. Номерда табылганы сул кулныкы булса, монысы – уң кулныкы. Төсе һәм үлчәме дә бертөрле.

Господин Шубин, перчатканы өстәл өстеннән кулына алып, Муса әфәндедән:

– Әфәндем, бу перчатка сезнекеме? – дип сорады.

– Әйе, минем перчаткам.

– Икенчесе кайда?-диде Шубин.

Муса әфәнде ачу сизелеп торган тавыш белән: – Мин мондый сорауларга җавап бирмимен,-дип кырт кисте.

– Әфәндем, хафаланмагыз, сезгә бу эштә бернинди дә зарар булмас, сез бу эштә фәкать шаһит кенә булырсыз. Господин Шубин телдән шулай дисә дә, күңеленнән бүтәнчә уйлый, ягъни Муса әфәндене Зөләйханы үтерүче дип саный иде. (...) "Париж"-Казандагы олугь һәм могтәбәр бер чәйханә иде. Бу чәйханәдә господин Шубинны, нинди хәбәр белән килер икән дип, үзе кебек үк сыщик-шымчылар көтәләр иде. Биш-ун минут эчендә атлар господин Шубинны "Париж" чәйханәсенә китереп тә җиткерделәр. Шубин аттан төште дә кучерына:

– Бераз сабыр ит, мин хәзер чыгармын,-дип, чәйханә ишегеннән кереп, югары этажга менеп китте, Шубинны көтүчеләр аны: "Озак, бик озак!" "Нинди хәбәр? Нинди хәбәр?" – кебек сораулар белән каршы алдылар. Господин Шубин хәл-әхвәлне булганынча түкми-чәчми сөйләп бирде. Аның сүзләреннән һәркайсының аңында "Зөләйханы үтерүче-Муса, Муса!" дигән ныклы фикер калды. Шуннан соң господин Шубин, чәйханәдән чыгып, өенә кайтып китте.

3[үзгәртү]

Гыйззәтле укучы, господин Шубинның Муса әфәнде янына югарыда без язып үткән йомыш белән килүе хуҗаларны шулкадәр кайгы-хәсрәткә төшерде ки, алар, төн йокысын йоклый алмыйча, иртәнгә чаклы аһ-ваһ килеп, ни булыр икән дип, хафа эчендә уздырдылар. Иртәнге намаз вакыты җитеп, Нигъмәтулла әфәнде Муса әфәндегә:

– Намаз вакыты җитте, тәһарәтләнергә кирәк, – дисә дә, Муса әфәнде җавап кайтармады. Ул елый иде. Аның елаганын күреп, Нигъмәтулла әфәнденең дә, тәкате бетеп, күзеннән яшьләр чыкты. Мондый хәлдә кеше еламыймы соң? Әлбәттә, елый.

Биш-алты минут чамасы вакыт үткәч, Муса әфәнде, урыныннан торып, тәһарәт алырга чыкты. Аңа ияреп, Нигъмәтулла әфәнде дә тәһарәтләнеп керде. Аннары иртәнге намазга утырдылар. Намазны укып багышлагач, хадим самавыр-чәй китерде. Нигъмәтулла әфәнде:

– Иншалла, бер нәрсә дә булмас,-дип, чәй эчү максаты белән табын янына килеп утырды. Муса әфәнде дә:

– Әстәгъфирулла! Әстәгъфирулла! – дип тәкрарлый-тәкрарлый, аның яныннан урын алды. Нигъмәтулла әфәнде, чәйне касәләргә салып, эчә генә башлаганнар иде, хадим кереп:

– Габденнәсыр әфәнде, рөхсәт бармы?-дип белдерде.

– Рөхсәт, рөхсәт! Керсен, – диде Нигъмәтулла әфәнде, аннары хадим чыгып киткәч, Муса әфәндегә таба борылып: – Мин Габденнәсыр әфәндене кичә иртәнге чәйгә чакырган идем, – дип өстәде.

– Бик яхшы, – дип җавап бирде Муса әфәнде. (...)

Габденнәсыр әфәнде Казан байларыннан Исмәгыйль байның угылы Хәбибуллин иде. Әткәсе Исмәгыйль бай вафат, башка кардәшләре юк иде. Казанда өч-дүрт җирдә ташпулат өйләре бар иде. Габденнәсыр әфәнде гимназиядә курс тәмам иткән, яше егерме өч-егерме дүрттән артык түгел, үзе әле өйләнмәгән иде. Берникадәр вакыт элегрәк Габденнәсыр әфәнде Әхмәди Хәмитовның кызы Хәдичә туташны йөз мең сум көмеш акчасы белән бергә кәләшлеккә алырга ният кылып йөрсә дә, Хәдичә туташны Муса әфәнде кәләшлеккә ярәшүе сәбәбеннән, ул хәзер читкә тибәрелгән иде. Әнә шул Хәдичә аркасында, яки, дөресрәге, аның йөз мең сум көмеш акчасы аркасында, ул Муса әфәндене, тыштан аңа дус булып кыланса да, эченнән бик тә дошман күрә иде. Хәзер Габденнәсыр әфәнде, ялгызлыгы сәбәбеннән үз өендә тормыйча, Габдуллин мөсафирханәсенең тугызынчы номерында яшәп ята иде.

Хадим чыгып: "Рөхсәт, рәхим итегез",-дигәч, Габденнәсыр әфәнде хуҗалар чәйләп утырган бүлмәгә керде дә: – Әссәламе галәйкем!-дип сәламен бирде.

Нигъмәтулла әфәнде белән Муса әфәнде зәгыйфь-көчсез тавыш белән:

– Вәгаләйкем әссәлам,-дип кунакның сәламен алдылар.

Нигъмәтулла әфәнде:

– Әйдәгез, рәхим итегез,-дип, Габденнәсыр әфәндегә өстәл яныннан урын күрсәтте.

– Бик яхшы, рәхмәт, – дип, Габденнәсыр әфәнде күрсәтелгән урынга утырды.-Сәламәтләрме торасыз?

– Әлхәмделиллаһи раббелгаләмин2, әлегә сәламәтләрбез, тик менә эшләребез генә бераз начарайды,-дип җавап бирде Нигъмәтулла әфәнде. Габденнәсыр әфәнде, шактый гаҗәпләнеп:

– Ник алай? Нәрсә булды?-дип сорады. Нигъмәтулла әфәнде кичә кичен господин Шубинның өйгә килүен тәфсилләп сөйләп бирде һәм сүзен:

– Алла боерса, бер нәрсә дә булмас,-дип тәмамлады.

– Әйе, бер нәрсә дә булмас,-дип килеште Габденнәсыр әфәнде дә. Шулай дисә дә, эченнән ул сөенеп куйды. Чөнки, аның уенча, Муса әфәнде чынлап үтерүче итеп табылса, аны һичшиксез төрмәгә ябачаклар. Әгәр ул тоткын ителә икән, димәк, Хәдичә туташ һәм йөз мең сум көмеш акча Габденнәсыр әфәнденеке булачак.

Ике-өч минут тынлыктан соң Нигъмәтулла әфәнде:

– Чәйгә рәхим итегез, – дип, Габденнәсыр әфәнденең алдына бер касә чәй куйды. Габденнәсыр әфәнде:

– Бик яхшы, рәхмәт,-дип, чәйне эчә башлады.

Өчесе дә шулай сөйләшмичә генә чәй эчәргә тотындылар. Сөйләшмәсәләр дә, ара-тирә Муса әфәнденең авызыннан кайгылы вакытта әйтелә торган ах-ух авазлары ишетелеп куя иде. Габденнәсыр әфәнде исә, кечек кара мыегын бармаклары белән бөтергәләп, уйга баткан сыман алдына төбәлеп утыра бирде.

Берникадәр вакыттан соң Нигъмәтулла әфәнде, тынлыкны бозып:

– Ашны да ашагыз, иншалла, бер нәрсә дә булмас, бисмиллаһи, -дип, кулын ашлы тәлинкәгә таба сузды. Габденнәсыр әфәнде, Муса әфәндегә карап:

– Газизем, бу үткән кичтә господин Шубинның сезгә шундый йомыш белән килүен каенатагыз Әхмәди абзый беләме? – дип сорады.

– Үзебез хәбәр иткәнебез юк, белми торгандыр, – диде Муса әфәнде.

– Каен әткәгезгә хәбәр итәргә кирәк. Бер-ике юл язу язып җибәр, – дип киңәш итте Нигъмәтулла әфәнде. Муса әфәнде:

– Ярар, яхшы,-дип, урыныннан торды да, каләм-кәгазь алу максаты белән, икенче бүлмәгә таба атлады, ләкин шулчак тәрәзәдән каенатасын күреп:-Әнә, үзе дә килә,-дип ишеккә таба борылды.

Габденнәсыр белән Нигъмәтулла әфәнделәр дә, урыннарыннан кузгалып, тәрәзәдән карап, Әхмәди Хәмитовны каршы алырга чыктылар. Әхмәди байның Муса әфәнделәргә үткән кичтә булган гадәттән тыш вакыйганы ишетеп килүе иде. Хәер, кичәге ул вакыйганы бер Әхмәди бай гына түгел, шәһәр халкының яртысыннан күбрәге ишетеп белә иде инде.

Бераздан Әхмәди бай, үзен каршы алырга чыккан хуҗалар һәм Габденнәсыр әфәнде белән бергә өй эченә кереп, догасын кылып: – Саулармысез? Сәламәтләрме? – дип сәлам бирде.

– Әлхәмделилла, Аллага шөкер,-дип җавап бирделәр аңа. Әхмәди бай алтмыш яшьләренә җиткән ак сакаллы, калын-юан гәүдәле бер кеше иде. Хәл-әхвәл белешкәч, ул, Нигъмәтулла әфәндегә карап:

– Шундый зур эш була торып, ни өчен безгә хәбәр итмәдегез?-дип сорады.

– Хәзер генә сезгә хат язмакчы идек, менә үзегез килеп кердегез,-диде Нигъмәтулла әфәнде.

Бер мәлгә тынлык урнашты. Аннары Габденнәсыр әфәнде, Әхмәди байга таба борылып:

– Әхмәди абзый, бу эштә Муса әфәндегә бер нәрсә дә булмас, чөнки Муса әфәнде бу эштә шаһит кенә булачак,-диде. Әхмәди бай, Габденнәсыр әфәнденең сүзләренә җавап кайтармыйча, берникадәр вакыт дәшми торды, аннары, үзалдына карап: – Хәзер генә безнең өебезгә бер түрә-бояр килгән иде,-диде.-Ул безгә Муса әфәнденең эшендә зур курку бар дип сөйләде. Аңар бу эш бик мәгълүм икән. Бүген Муса әфәнденең эшләре хөкем йортына биреләчәк дип сөйләде. Адвокат – дәгъва вәкиле ялларга мәслихәт кылды. Ялларга кирәк, кирәк!..

Тагын тынып калдылар. Әхмәди байның сүзләренә каршы аһ-ваһтан башка җавап ишетелмәде. Шулай шактый вакыт тын торганнан соң гына Нигъмәтулла әфәнде, Муса әфәндегә таба борылып:

– Адвокатсыз ярамый. Ат җигәргә кушарга кирәк. Господин Андреевка барып кара,-диде. – Ул хәзердә Казанда юк, Сембергә китте, – дип җавап бирде Муса әфәнде. – Кайчан кайтыр икән?

– Иртәгә өйлә намазыннан соң, сәгать икеләрдә кайтырга тиеш. Сәламәт булсак, иртәгә барып карарбыз. Хөрмәтле укучы! Андреев Казанда олуг вә мәшһүр адвокат иде. Муса әфәндегә дус һәм әшнә кеше булып, Петербург университетында алар бервакытта белем алып чыкканнар иде. (...)

4[үзгәртү]

Икенче көн җитте. Муса әфәнде белән Нигъмәтулла әфәнде сәгать уннарда иртәнге чәйне эчеп утыралар иде. Муса әфәнденең бүген кәефе әйбәтрәк-төнлә яхшы төш күргән, хәзер шул төшне абзасына сөйли иде: – Төшемдә үз-үземне бер караңгы җирдә күрдем дөм караңгы җирдә. Шушы караңгы җирдән чыгарга бик телим икән имеш тә, тик юл таба алмыйм имеш. Ахырда шушы караңгылык эчендә ике кеше күренде. Алар миңа: "Әйдә, без сине моннан чыгарабыз",-дип, икесе ике кулымнан тотып, тагы да караңгырак җиргә илтеп куйдылар, үзләре исә күздән югалдылар. Соңыннан бер кеше килеп: "Әйдә бире, әйдә бире!" – дип, мине якты җиргә чыгарды...

Муса әфәнде төшен сөйләп бетергәч, Нигъмәтулла әфәнде елмаеп:

– Төшең яхшы, иншалла, бу кайгыдан котылып, Хәдичә туташны кәләшлеккә алырсың. Төшең бик яхшы, иншалла, бер нәрсә дә булмас, котылырсың. Ләкин бүген господин Андреевка барып эшеңне сөйлә, эшегезне бүген хөкемгә тапшыралар. Господин Андреев округ судында адвокатың булыр, иншалла, котылырсың,-диде. (...)

Янә ярым сәгать чамасы үткәннән соң, Муса әфәнде өйдән чыгып җигүле атына утырды да кучерына Воскресенский урамына3 Андреевларга барырга кушты. Биш-ун минуттан кучер атларны Воскресенский урамында яхшы гына бер ташпулат янына китереп туктатты. Бу ташпулат господин Андреевның өе иде.

Муса әфәнде аттан төште дә, ишектән кереп, швейцардан:

– Барин өйдәме?-дип сорады.

– Өйдә, бүген генә Сембердән кайтты. Хәзер менеп рөхсәт сорап төшәм.

Шулай дип, швейцар-хадим баскыч буйлап ташпулатның югаргы икенче катына менеп китте. Бераздан яңадан төшеп:

– Рөхсәт, рәхим итмәгез, – дип белдерде.

Муса әфәнде икенче катка менеп җитер-җитмәс аның каршысына господин Андреев үзе чыкты:

– Әйдәгез, рәхим итегез, әйдәгез, рәхим итегез! Ничек әле болай безне хәтерегезгә төшердегез? Исән-саулармы? Сәламәтлекләр ничек?

– Әлхәмделилла, Аллага шөкер,-диде Муса әфәнде һәм, Андреев белән кул биреп күрешеп, хуҗа артыннан бүлмә эченә узды.

Господин Андреев калку гәүдәле, озын кара чәчле, карап торышка егерме алты-егерме җиде яшьләр тирәсендәге бер кеше иде. Бусаганы атлап кергәч тә ул, өй хезмәтчесен чакырып, берәр касә кофе китерергә кушты. Хезмәтче-хадим чыгып киткәч, Муса әфәнде, господин Андреевка карап:

– Мин сезгә бер олуг хезмәт белән килдем... Минем белән сөйләшеп утырырга вакытыгыз бармы?-дип сорады.

– Бар! Бар! Нинди хезмәт белән килдегез? Сөйләгез, сөйләгез, – диде господин Андреев. Муса әфәнде болай дип сөйли башлады:

– Ишеткәнсездер, Габдуллин мөсафирханәсендә Зөләйха исемле бер мөсафирә хатынны үтергәннәр. Шушы эштә миңа шаһит булырга куштылар. Мин инде нишләргә тиеш? Нинди мәслихәт кыласыз?

– Мин нинди мәслихәт кылыйм?-диде Андреев.-Шаһит булсагыз, белгән нәрсәгезне сөйләрсез. – Юк! Юк! Алай түгел. Минем хәл ике ут арасындагы кебек. Төне буе йокламыйча уйланып яттым, бернинди фикергә дә килә алмадым. Инде миңа синнән ярдәм кирәк. Юкса минем эшем харап.

– Мин һаман бер нәрсә дә аңлый алмыйм әле. Ник эшегез харап? Миннән сезгә нинди эштә ярдәм кирәк?

– Менә ни өчен харап, – дип, Муса әфәнде господин Шубинның, өйгә килеп, тикшереп, сорау алып китүен, аның Зөләйха яшәгән номерда тентү ясаган булуын, тентү вакытында анда ниндидер хат белән сыңар перчатка һәм ике тәрәзә арасыннан бер сурәт табуын, шулай ук мәрхүмә Зөләйха белән янәшә номерларга кереп тикшереп йөрүен-һәммәсен вагы-төягенәчә сөйләп бирде. Муса әфәнде сөйләп бетергәч, господин Андреев, куркуга төшкән кеше кебек, утырган җиреннән торды.

– Инде аңладым, әфәндем. Эшегез бик әйбәт түгел икән, хәлегез чыннан да ике ут арасында калган кешенеке сыман икән. Бу эштә сез шаһит түгел, тикшерү вакытында табылган нәрсәләр сезне Зөләйханы үтерүче кеше итеп күрсәтә. Әйе, эшегез начар, начар! Бик тә начар! Алла ярдәм бирсен!

Хадим, кофе алып кереп, өстәлгә табын хәзерләде.

– Әйдәгез, рәхим итегез,-диде Андреев, һәм алар кофе өстәле янына килеп утырдылар. Господин Андреев өзелгән сүзен дәвам иттерде: – Әйе, начар! Начар! Начар булса да, кадәри хәл тырышып карарбыз. Бәлки, бер нәрсә дә булмас. Инде кофены эчик.

Алар сөйләшмичә генә кофе эчә башладылар. Ике-өч минут шулай тын гына утырганнан соң господин Андреев Муса әфәндедән:

– Ә сез үтерелгән ул хатынны тере вакытында белә идегезме?-дип сорады.

– Белә идем,-диде Муса әфәнде һәм:-Сез инде, иншалла, беркемгә дә сөйләмәссез,-дип, сүзен бу рәвешле дәвам итте:-Моннан бер ел элек Петербургка барган вакытымда мин "Татарский ресторан" исемле мәшһүр һәм могтәбәр чәйханә-месафирханәнең сигезенче номерына төшкән идем. Күрше җиденче номердан мөселманча сөйләшү ишетеп, мин номер хадимен чакырып, аңардан: "Бу җиденче номерда нинди кешеләр торалар?" – дип сорадым. Хадим: "Бу җиденче номерда мөселманнар торалар",-дип җавап бирде. "Ничә кеше?"-дидем мин. "Ирле-хатынлы икәү, бер кызлары да бар-барчасы өчәү", – дип җавап бирде хадим. "Күптәннәнме? Ни вакыттан бирле сезнең номерларыгызда торалар?"-дигәч, ул: "Бер ай булды килүләренә",-диде. "Нинди йомыш белән килгәннәр?"-дидем. "Кызның әткәсе сырхау, күзләре авырый икән. Петербургка шул сәбәптән килгәннәр",-дип җавап бирде хадим. Озын сүзнең кыскасы, миңа күрше җиденче номерда торучы әлеге кызны күреп, аның белән танышырга насыйп булды. Гимназиядә курс тәмам иткән, гаять тә гүзәл, Зөләйха исемле кыз иде ул. Кызның әткәсе морза булса да, артык бай кеше түгел иде. Кызны һәр очраткан саен, ул миңа елмаеп карый иде. Кызны шулай бер тапкыр, ике тапкыр, өч тапкыр күреп, мин аңа үлеп гашыйк булдым. Гашыйк булуымны кызга хат аша белдердем. Кыздан да бик яхшы, минем максатыма туры килгән уңай җавап алдым. Хәтта миңа кәләш булырга да разый булуын да язган иде. Мин исә әле ул вакытта Әхмәди Хәмитовның кызына өйләнү турында уйламый идем. Кызны ярәшмәгән идем. Сүзнең кыскасы, мин Зөләйханы аның әткәсеннән үземә хатынлыкка сорадым. Кызның әткәсе, мине яхшы белмәгәнлектән, Зөләйха туташны миңа бирергә разый булмады. Бер җомга үткәннән соң бу минем күршеләрем Кырымга кайтып киттеләр. Киткән вакытларында кыз миннән кайсы җирдән икәнемне, исемемне, фамилиямне сорап язып алды. Инде менә моннан бер җомга элек кенә шәһәр почтасы аша бер хат килеп төште. Хатны ачып укып карасам, шундый сүзләр күрдем: "Бүген кич сәгать сигездә Габдуллин мөсафирханәсенең унберенче номерына кил!" "Мине шулай кем чакыра икән, кем икән?" – дип эчтән гаҗәпләнеп уйлый-уйлый, Габдуллин мөсафирханәсенә барган чагымда артымнан бер хатын куып җитеп: "Исәнме? Сәламәтмесез?" – дип эндәште. Әйләнеп карасам-Зөләйха, әлеге, бер ел элек Петербургта "Татарский ресторан"да күреп танышкан Кырым кызы. Мин бик тә гаҗәпләнеп: "Сез монда ничек килеп чыктыгыз?"-дип сорадым. Ул: "Әйдә, мөсафирханәгә барыйк, анда сөйләшербез. Мин сезгә хат язган идем, шаять, алгансыздыр?"-диде. Шунда гына почта аша килгән хатны Зөләйха язганлыгын аңладым. Мин: "Әйе, алдым", – дидем. Мөсафирханәгә җиттек, аннары Зөләйханың номерына кердек. Анда кереп утыргач, мин Зөләйха туташтан: "Монда кем белән һәм нинди йомыш белән килдегез?"-дип сорадым. Ул: "Ялгыз килдем",-дип җавап бирде. "Әткә-әнкәгез сау-сәламәтләрме?"-дип сорагач: "Әткәем моннан өч ай элек дөнья куйды. Әнкәем сау-сәламәт, Кырымда калды",-диде. "Монда нинди йомыш белән килдегез?" – дип кабат сорадым мин. Зөләйха туташ берникадәр вакыт дәшми торды, аннары елмаеп, йөземә туры карап: "Сезгә килдем. Шаять, Петербургта биргән вәгъдәгезне онытмагансыздыр бит?" – диде. Минем вәгъдәм исә, әйткәнемчә, Петербургта вакытта Зөләйха туташка үлеп гашыйк булуым сәбәпле, аны кәләшлеккә алу иде. Петербургта вакытта мин аңа хат язган идем. Хатымда: миңа кәләш булырга ризалык бирсәгез, мин сезне хатынлыкка алыр идем, дигән идем. Инде нинди җавап бирим икән дип бераз уйга калып торгач, мин, сүзне-озынга сузмыйча, аңа хәл-әхвәлемне сөйләп бирдем: Әхмәди Хәмитовның кызын йөз мең сум көмеш акчасы белән кәләшлеккә алу максатым булганлыктан, Зөләйха туташка өйләнә алмавымны белдердем. Мәрхүмә мине бик тә ярата иде булса кирәк, бу сүземне ишеткәч, кавышу мөмкинлеге юклыгын аңлап, тыела алмыйча, еларга кереште. Ләкин никадәр еласа да, мине хатынлыкка ал дип ялынмады, көчләмәде. Киресенчә: "Бик яхшы, Әхмәди байның кызын йөз мең сум көмеш акчасы белән кәләш итеп ал, Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгалә гомерләрегезне озын кылып, мәхәббәтләр бирсен", – дип хәер-дога укыды. Мин аңа: "Бүген-иртәгә мең сум акча китерермен, өегезгә кайтырсыз", – дигәч, ул: "Үзең булмагач, акчагыздан миңа файда юк", – дип, һаман елавында дәвам итте. Күп төрле сүзләр сөйләштек. Икенче көнне килермен дип, Зөләйха туташ номерыннан кичке сәгать уникедә чыгып киттем. Киткән вакытта швейцарга өч сум чәйлек биреп калдырдым. Икенче көнне исә Габдуллин номерларында Зөләйха исемле бер месафирә хатынны үтергәннәр икән дигән хәбәр ишеттем. Менә шул рәвештә иде минем мәрхүмә Зөләйха белән танышлыгым,-дип, Муса әфәнде сүзен тәмамлады. Господин Андреев әүвәлгечә:

– Да, да, эшегез яхшы түгел, начар!-дип кабатлады, аннары, бераз вакыт дәшми уйланып торганнан соң:-Иншалла, котылырсыз, кадәри хәл тырышырбыз, Алла ярдәмсез калдырмас. Инде кофены эчик, – диде дә, икесе дә, кулларына касәләрен алып, тагы кофе эчәргә керештеләр. Кофе тәмам булгач, Муса әфәнде китәргә җыенды. Господин Андреев аңа:

– Мин бүген-иртәгә эшләрне белешеп, сезгә барып чыгармын. Шунда эшне ничегрәк тотарга кирәклеге турында да киңәш итешербез,-диде.

– Бик яхшы, килегез, килегез,-диде Муса әфәнде һәм, саубуллашып, господин Андреевның өеннән чыгып китте. Урамда аны атлары көтә иде. Коляскага утыргач, ул кучерга:

– Әхмәди байның өенә илт,-дип боерды.

– Яхшы,-диде кучер һәм, кузгалып китеп, бер биш-ун минуттан Проломный урамдагы өч катлы бер ташпулат каршысында атларны туктатты. Бу ташпулат Әхмәди Хәмитовның йорты иде. Муса әфәнде, атыннан төшеп, йортка керде. Әхмәди бай, аны үзе каршы алып:

– Әйдә рәхим итегез, әйдә рәхим итегез,-дип кабатлый-кабатлый, бер бүлмәгә алып керде. Бу бүлмә гаять биек зур бүлмә иде. Бүлмәнен идәненә кыйммәтле келәм җәелгән: тәрәзәсендәге хуш исле гөлләр һәм башкача өй җиһазларының яхшылыгы Әхмәди Хәмитовның бай адәм икәнлеген дәлилләп торалар иде. (...)

5[үзгәртү]

Өченче көн җитте. Муса әфәнде белән Нигъмәтулла әфәнде иртән сәгать тугызда чәй эчеп утыралар иде. Нигъмәтулла әфәнде Муса әфәндедән: – Бүген нинди дә булса төш күрдегезме? – дип сорап куйды.

– Бер нәрсә дә күрмәдем.-диде Муса әфәнде. – Сез үзегез күрмәдегезме соң?

– Мин дә бер нәрсә дә күрмәдем,-дип җавап бирде Нигъмәтулла әфәнде, аннары сүзне икенчегә борды:-Господин Андреев ни вакытта килер икән?

– Вакытын тәгаен әйтмәде, кем белсен ни вакытта киләсен... Шулай аны-моны сөйләшеп утырганда хадим кереп, Муса әфәндегә бер хат бирде. Хат господин Андреевтан иде. Ул рус телендә язылган иде. Тәрҗемәсе болайдыр: "Гыйззәтле Муса әфәнде! Бүген сәгать унбердә сезгә киләм. Үзегез өйдә булып, Габденнәсыр әфәндене дә чакырыгыз. Андреев". Эченнән: "Габденнәсыр нигә кирәк булды икән?"-дип, Муса әфәнде Габденнәсыр әфәндегә язу язды. (...) Муса әфәнде, ялгызы калгач, тәһарәтләнеп, кәляме шәрифтән4 ясин5 сүрәсен укый башлады. Укып тәмам иткәч, тизме килерләр икән дип, сәгатькә карады. Сәгатьтә янә ун минуттан соң төгәл унбер булачак иде. Янә биш минуттан соң хадим кереп:

– Габденнәсыр әфәнде килде, керергә рөхсәтме?-дип белдерде. Муса әфәнде:

– Рөхсәт! Рөхсәт! Керсен! – дип, урыныннан торып, Габденнәсыр әфәндене каршыларга чыкты.-Әйдә, рәхим итегез, әйдә, рәхим итегез! Бераздан алар икәве бергә бүлмәгә керделәр. Муса әфәнде кунакка утырыр өчен урын күрсәтте. Габденнәсыр әфәнде күрсәтелгән урынга утыргач, саулык-сәламәтлек сорашып, хадимне чакырып:

– Безгә берәр касә кофе китерегез,-дип боерды.

– Яхшы, хәзер,-диде хадим.

Хадим чыгып киткәч, Габденнәсыр әфәнде Муса әфәндедән хәл-әхвәл сораштыра башлады. Муса әфәнде аңа үткән көнне үзенең Андреев янына баруын һәм господин Андреевның бүген сәгать унбергә монда киләчәген сөйләде.

Хадим ике касә күтәреп кереп өстәл өстенә куйды.

Муса әфәнде Габденнәсыр әфәндене:

– Кәрәм боерасыз6,-дип, кофе эчәргә чакырды.

Алар, өстәл янына килеп утырып, кофены эчә башладылар.

– Нигъмәтулла әфәнде кайда соң?-дип сорады Габденнәсыр әфәнде.

– Магазинга киткән иде, бераз эшләре бар икән, хәзер кайтыр,-дип җавап бирде Муса әфәнде.

Шулай тегене-моны сөйләшеп кофе эчкән арада Нигъмәтулла әфәнде кайтып та җитте. Ул, өйгә кереп, Габденнәсыр әфәндедән саулык-сәламәтлек сорашкач, Муса әфәндегә карап:

– Хәзер господин Андреев белән Әхмәди бай да киләләр,-диде һәм тәрәзәгә күзе төшеп:-Әнә килеп тә җиттеләр... Чыгып каршы алырга кирәк,-дип өстәде.

Нигъмәтулла әфәнде белән Муса әфәнде яңа килгән кунакларны каршы алырга чыктылар. Бераздан Әхмәди бай белән господин Андреев, бүлмәгә кереп, саулык-сәламәтлек сорашып, өстәл янына утырыштылар. Нигъмәтулла әфәнде, хадимне чакырып алып, тагы берәр касә кофе китерергә кушты. Ике-өч минуттан кофе килеп, аны эчә башлагач, господин Андреев, Габденнәсыр әфәндегә карап:

– Сез, газизем, Габдуллин номерларында торасыз шикелле? – дип сорау бирде.

– Әйе, Габдуллин номерларында торам.-диде Габденнәсыр әфәнде.

Янә бер-ике минут үткәннән соң, господин Андреев, Габденнәсыр әфәндегә карап, болай дип сүз башлады:

– Муса әфәнденең эшен, ягъни мәрхүмә Зөләйханың үтерелүен тикшерүне округ судына тапшырдылар. Зөләйханың үтерелүеннән соң тикшерүдә табылган нәрсәләр Муса әфәндене үтерүче итеп күрсәтәләр. Асылда Муса әфәнде үтерүче булмаса да. Сез, мөхтәрәм Габденнәсыр әфәнде, округ судында Муса тарафыннан шаһит булып, болай дип әйтерсез: Зөләйха үтерелгән көнне Муса әфәнде кич сәгать сигездә минем номерыма килеп, төнге сәгать уникедә кайтып китте дип. Сез хөкем йортында шулай сөйләсәгез, дустыгыз Муса әфәндегә бернинди дә зарар килмәс, ул котылып калыр. Озын сүзнең кыскасы, мәрхүмә Зөләйха үтерелгән кичтә Муса әфәнде минем номерымда иде, диярсез. Шул рәвештә сөйләсәгез, Муса әфәндегә хөкем йортында бер нәрсә дә булмас...

Господин Андреев сүзен тәмам иткәч, Габденнәсыр әфәнде, гәрчә Муса әфәнде ул кичтә аның номерына килмәгән булса да: – Бик яхшы, – дип, господин Андреев өйрәткән сүзләрне хөкем йортында сөйләргә вәгъдә кылды. (...)

Әхмәди бай да, өенә кайткач, господин Андреев биргән бу гүзәл киңәш турында хатыны белән кызына сер итеп сөйләде. Хәдичә туташ, мондый сөенечле хәбәр ишетеп, кәгазьгә язып бетерә алмаслык дәрәҗәдә шатлык хисе кичерде.

6[үзгәртү]

Господин Шубинның үткен-зирәк шымчы булуын Муса Салиховны тиз арада эзләп табуыннан, шәт, аңлагансыздыр. Господин Андреевның бишенче бүлектә без язып үткән киңәш-мәслихәтеннән соң өч-дүрт көн үткәч, иртәнге сәгать унберләр тирәсендә, Зөләйха үтерелгән номерга тентү ясаган суд тикшерүчесе үзенең өендә, чәй өстәле янында, господин Шубин белән икәүләп, әлеге вакыйга турында сөйләшеп утыралар иде.

– Бу үтерелгән Зөләйханың нинди хатын икәнлеге дә, кайсы шәһәрдән яисә авылдан килгән булуы да безгә мәгълүм түгел бит әле,-диде суд тикшерүчесе.

– Үтерелгән хатынның кайсы шәһәрдән яисә авылдан килгән булуы безнең өчен ул кадәр үк әһәмиятле түгел,-диде господин Шубин.-Безнең өчен иң әһәмиятлесе-Муса Салиховны кулга алу, чөнки Зөләйханы үтерүче ул икәңлегендә бернинди шик-шөбһә юк. Бераз дәшмичә уйланып торганнан соң суд тикшерүчесе:

– Минемчә, Муса Салихов үтерүче түгел, хатынны бөтенләй башка кеше үтергән булырга кирәк, – диде. Шубин, кулындагы кофе касәсен өстәл өстенә куеп, гаҗәпләнгән тавыш белән:

– Юк! Юк! Үтерүче Салихов икәнлегендә бернинди шик-шөбһә булырга мөмкин түгел,-дип каршы төште. (...)

Бераз туктап торганнан соң, Шубин сүзен дәвам иттерде: – Үткән кичне бер чәйханәдә ике татар үзара сөйләшә-сөйләшә чәй эчеп утыралар. Берсе әйтә: "Хикмәти хода, ни өчен Муса Салихов ул мөсафирә хатынны үтерде икән?" – ди. Икенчесе моңа болай дип җавап бирә: "Бәлкем, ул хатынны бөтенләй Муса Салихов үтермәгәндер? Әгәр Муса Салиховның үтерүче икәнлеген исбатлый торган ачык дәлилләр булса, аны бу көнгә кадәр кулга алмыйча тотмаслар иде, һичшиксез кулга алган булырлар иде", – ди. Тегесе тагы: "Юк, Салиховның үтерүче булуында бернинди шик-шөбһә юк, чөнки бөтен Казан халкы авызында бер сүз: Муса Салихов госманлы Төркиясенә качып китә имеш, ди. Үтерүче булмаса, ул госманлы мәмләкәтенә качарга уйлар идемени? Шул, аның үтерүче булуында һичнинди шик-шөбһә юк". Менә шулай озак кына сөйләшеп утырдылар да, чәйләрен тәмам итеп, чәйханәдән чыгып киттеләр. (...) Суд тикшерүчесенең өендә господин Шубин үткән кичне чәйханәдә булган әлеге вакыйганы сөйләп бетергәч, суд тикшерүчесе:

– Хәер, ул хакта миңа да үткән көнне шәһәр почтасы аша бер хат килеп төште, – дип, утырган урыныннан торып, язу өстәле, янына барды да, тартмадан бер кәгазь чыгарып, аны Шубинга китереп бирде: – Менә ул хат!

Хат рус телендә язылган иде. Без аны татарчага тәрҗемә итеп бирәбез. Хатның эчтәлеге түбәндәгечә: "Господин суд тикшерүчесе! Гәрчә тикшерү вакытында сез эзләп тапкан нәрсәләр мәрхүмә Зөләйханы үтерүче Муса Салихов икәнен ачык дәлилләсә дә, ни сәбәбтәндер, сез аны кулга алмыйча торасыз. Күп кешеләрнең сөйләүләренә караганда, Муса Салихов чит илгә качарга җыенып йөри имеш. Хаклык тарафдары".Хатны язучы, үзенең чын исемен белгертмичә, әнә шулай "Хаклык тарафдары" дигән яшерен имзасын гына куйган иде. Хатны укып чыккач, господин Шубин:

– Әйе, дөрес яза, Салиховны бүгеннән калдырмый кулга алырга кирәк. Юкса чыннан да качып китүе бар, – дип нәтиҗә ясады.

Алар, икесе дә тын калып, берничә минут кофе эчү белән мәшгуль булдылар. Аннары суд тикшерүчесе, господин Шубинга карап: – Алайса бүген полиция белән барып, Салиховны кулга алырга кирәк булыр,-диде. (...).


Әхмәди байның чакыруы буенча, Муса Салихов, Нигъмәтулла һәм Габденнәсыр әфәнделәр төгәл сәгать бергә Әхмәди байга миһман-кунак булып килделәр. Зал-гүрничә дип аталган зур бүлмәдә табын әзерләнгән иде. Табын янында безнең хикәябезгә кагылышлы сүзләр бик аз булды. Шуңа күрәме, Муса әфәнде, әңгәмәгә катышмыйча, күңелсезләнеп утырды. Аның эче поша, ниндидер билгесез, хәвефле нәрсәдән җаны тырнала иде.

Бу вакыт Хәдичә туташ үз ягында – зал белән янәшә, аңардан такта дивар белән генә аерылган бүлмәдә утыра һәм, Муса әфәндене бик тә күрәсе килгәнгә, берәр ярык-мазар юкмы дип эзләнә иде. Эзләнә торгач, тапты һәм шул ярык аша Муса әфәндене күзләп, теләгенә иреште. Муса әфәнде нәкъ әлеге ярык каршына утырган иде. Кыскасы, Хәдичә туташ, ярык аша Муса әфәнденең моңсу катыш гайрәтле һәм күркәм йөзен күзәтеп, ашкынулы бер ләззәт хисе кичерде. Муса әфәнде үзе дә, башка кунаклар да Хәдичә туташның болай ярыктан карап торуын бөтенләй сизмәделәр.

Әйткәнебезчә, бу мәҗлестә хикәябез өчен зарур сүзләр сөйләнмәде. Мәҗлес сәгать дүртләрдә тәмам булды, шуннан соң һәрбере үз өйләренә кайтып киттеләр. Өйгә кайткач, Муса әфәнде белән Нигъмәтулла әфәнде, тәһарәт алып, икенде намазын укыдылар. Ә кич сәгать җиделәрдә полиция килеп, Муса әфәндене чәй эчеп утырган җиреннән кулга алып, төрмәгә алып китте. (...)

7[үзгәртү]

Муса әфәнде төрмәгә ябылганның икенче көнендә, вакытның бик иртә булуына да карамастан, – иртәнге намаз вакытында ук, – Әхмәди бай, Нигъмәтулла әфәнде, Габденнәсыр әфәнде һәм господин Андреев, тоткын Мусаның хәлен белер өчен төрмәгә килеп, төрмә башлыгының рөхсәте белән, Муса әфәнде ябылган камерага керделәр. Муса әфәнде ялгызы утырган бу камера, гадәттә ат караклары ябыла торган кысан, караңгы, пычрак һәм суык камералардан аермалы буларак, шактый зур, якты һәм җиһазлы бүлмә иде. Өстәл, урындык, карават – һәммәсе бар. Кыскасы, Муса әфәнде асылзатлар камерасына урнаштырылган иде.

Әхмәди бай белән Нигъмәтулла әфәнде Мусага дип алып килгән азык-төлек, аш-суларны өстәл өстенә бушаттылар. Господин Андреев та, башкаларга сиздермичә генә, Әхмәди байның кызы Хәдичә биреп җибәргән хатны Муса әфәнденең кулына сонды.

Муса әфәнде, уйлаганның киресенчә, хәсрәткә баткан кеше булып күренми иде. Күрәсең, ул бу бәладән котылырмын, төрмәдән тиз чыгармын дип уйлый иде. Күрешергә килүчеләр дә әңгәмә барышында аның бу өметен куәтләргә тырыштылар, ә господин Андреев: – Бер дә хәсрәтләнмәгез, бер нәрсә дә булмас, тиз чыгарсыз! – дип әйтеп үк куйды.

Сизгер укучым! Мин дә Муса әфәндегә бер нәрсә дә булмас, ул төрмәдән тиз котылып чыгар дип өмет итәм. Сезнең уегыз да шулай булса иде! (...)

Муса әфәнде исә, хәл белүчеләр китүгә, Хәдичә туташның хатын ачып укырга тотынды. Хатта түбәндәге сүзләр язылган иде: "Гыйззәтле Муса әфәнделәре! Сезнең көч-гайрәт балкыган нурлы йөзегезне әүвәл мәртәбә күргәнемнән бирле минем бөтен җаным-тәнем шулкадәр әсәрләнде ки, инде менә ничә көннәр хыялымда шул күрекле йөзегез гәүдәләнә, колагыма сезнең матур-татлы сүзләрегез ишетелә, төннәрендә сез газизләрне төштә күреп күңелем хушлана. Көндезләрендә дә, газизем Муса әфәнде, сез йөрәк бәгъремне күз алдына китереп, юану-зәвекъләнүдән үз-үземне тыярга тәкатем калмады, тәмам гыйшык дәртенә баттым. Шул сәбәпле менә сез газизләргә бер-ике юл хат язарга җөрьәт иттем. Мине бәхетле иткән нәрсә – ул сезнең котылып чыгуыгыз һәм миңа булган мәхәббәтегез! Иншалла, котылырсыз, хәсрәткә бирелмәгез, хәзрәти Йосыф галәйһиссәлам кыйссасын хәтергә төшерегез. Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгалә сезләргә һәм безләргә сәламәтлек биреп, көннән-көн мәхәббәтләребезне арттырсын, амин! Җан вә йөрәктән гашыйкаңыз – Хәдичә".

Муса әфәнде бу хатны укыгач бик сөенде. Чөнки Муса әфәнденең төрмәгә ябылуы Хәдичә туташның аңа булган мәхәббәтен киметмәгән иде-хатны укып, ул шул нәрсәне аңлады. Хәдичә туташ исә Муса әфәнденең төрмәгә ябылуын ишеткәч бик тә кайгырган иде. Хәзер исә, господин Андреев килеп, Муса әфәндегә бер нәрсә дә булмас дип дәлилләп сөйләгәч, аның хәсрәте бермә-бер кимеде, күңеле тынычланып калды. (...)


8[үзгәртү]

Сабырсызланып көткән унбишенче апрель җитте. Бүген хөкем йортында Зөләйханы үтерү эше карала, күрик, ни булыр?!

Вакытның бик иртә булуына да карамастан, таң белән үк, хөкем йорты янында төрле җенес, төрле милләттән бик күп халык җыелган иде. Татарлар һәм руслар, ирләр һәм хатын-кызлар... Татарлар гел сәүдәгәр халкыннан гына булмыйча, араларында нәфис яки зәгыйфь чырайлы, сары яки нурлы йөзле япь-яшь адәмнәр дә бар иде. Болары-укучылар, мәдрәсә шәкертләре иде. Шулай ук руслар арасында да төрле-төрле халык: офицерлар, студентлар, адвокатлар һәм төрле катлау сәүдәгәрләр күзгә ташлана иде. (...)

Ниһаять, кешеләр җыела башлаудан берничә сәгатьләр вакыт үткәч, ишекләр ачылып, зарыккан халык, бер-берсен баса-кыса, этешә-төртешә, хөкем йорты эченә су кебек агылып керә башлады. Алдан кергәннәр биек мәхкәмә7 залындагы агач эскәмияләрнең алгы сафларыннан урын алу бәхетенә ирештеләр. Соңрак кергәннәр – арттагы эскәмияләргә утырыштылар. Бераздан барлык эскәмияләр тыгызланып утырган кешеләр белән тулды. Эскәмияләрдән урын ала алмый калганнар, дүртәр-бишәр кешеле төркемнәргә бүленеп, саф араларындагы буш урыннарга бастылар. Залга җыелган халык арасында, әлбәттә, Әхмәди бай белән Нигъмәтулла әфәнде дә бар иде. Менә бер-бер артлы присяжный заседательләр – антлы утырышчылар килә башлады. Хөкем эшләре приставы, секретарь-сәркәтиб ярдәмчесе дә күренде. Соңгысы хөкем барышында кирәк булачак кәгазьләрне тәртип белән өстәл өстенә тезеп куйды.

Җыелган халык сабырсыз бер халәттә утырыш башланганны көтә иде. Кайберәүләр, эш юктан эш булсын дигәндәй, үз белгәненчә Муса әфәндене хөкем итә. Гомум тавыш эчендә һәр кешенең дә ни әйткәнен ачык ишетеп булмый. Әнә алдагы эскәмияләрнең берсендә бер бай белән бер шәкерт янәшә утырганнар да үзара әңгәмә корып җибәргәннәр. Шәкерт байга:

– Галиәхмәт абзый, инде хөкем тиз башланыр, әнә ахун хәзрәтләре дә килде,-диде. (...)

– Кайда, кайда ахун хәзрәтләре?

– Әнә! – дип, шәкерт икенче бүлмәнең ачык ишегенә таба кулы белән ишарә ясады. Галиәхмәт бай, ачык ишек аша икенче бүлмәдәге ахун хәзрәтләрен күреп:

– Әйе, ул! Болай булгач, тиз башланыр, – диде.

Бераздан ахун хәзрәт залга чыгып, махсус үзе өчен хәзерләнгән кәнәфигә барып утырды. Ахун хәзрәтләрен залдагы бөтен мөселман җәмәгате аягүрә басып, олылап каршылады һәм үр үз урынына барып утырганга кадәр шулай аяк өсте торды. Ахун хәзрәт кергәнче урын таба алмыйча, урынлы кешеләргә көнләшүле күз карашы ташлап, аптырап басып торган берничә мөселман, ахун хәзрәтне олылап каршылагандагы гомум хәрәкәттән файдаланып, кысыла-тыгызлана, эскәмиядән үзләренә урын алып өлгерделәр. Ахун хәзрәтләренең өстендә яшел чапан, башында биек ак чалма, үзе озын буйлы, какча гәүдәле, зур ак сакаллы, яше җитмешләргә җиткән мәһабәт һәм кыю карашлы бер карт иде. Залга җыелган бар халык – мөселманнары да, руслары да – ахун хәзрәтнең нурлы йөзеннән күзләрен алмый карап тордылар. (...)

Янә ярты сәгатьләп вакыт үтте. Антлы утырышчылар, һәммәсе җыелып бетеп, урыннарына утырдылар. Халыкның зарыгып-тилмереп көткән минутлары җитте. Хөкем эшләре приставы:

– Җәмәгать, торып басыгыз! Суд килә!-дип боерды.

Халык, бердәм кубып, аягүрә басты. Көмеш якалы хакимнәр-судьялар керде. Алар озын өстәл янына барып утырышкач, залдагы кешеләр дә үз урыннарына иңделәр.

Шуннан соң антлы утырышчыларны сайлау башланды. Бу сайлау беткәч, араларыннан берсен старшина иттеләр. Мөселман шәһитләр белән антлы утырышчыларны ахун хәзрәт ант кылдырды. Рус булганнарын батюшка-поп ант иттерде. Ниһаять, баш хаким-рәис, хөкем эшләре приставына карап:

– Үтерүдә гаепләнүчене алып керегез!-дип боерды. Пристав шундук залдан чыгып китте. Бер-ике минуттан ишек яңадан ачылды, һәм хөкем залына әүвәл – пристав, аның артыннан мылтыклы ике солдат арасында Муса Салихов килеп керде. Муса әфәнде гаепләнүчеләр эскәмиясенә барып утырды, аның як-ягына, мылтыкларын тотып, әлеге ике солдат сакка басты. Хөкем башланды. Хаким-рәис, Муса Салиховка мөрәҗәгать итеп:

– Зөләйха исемле хатынны үтерүдә үзегезне гаепле саныйсызмы? – дип сорады

Муса әфәнде, урыныннан торып, көр тавыш белән:

– Юк, мин үтерүче түгел! – дип җавап бирде.

Шуннан соң суд-хөкем сәркәтибе торып басты һәм борыны өстендәге күзлеген җайлабрак куйды да Зөләйханы үтерүдә гаепләнгән Муса Салиховның җинаять эше-гамәле язылган кәгазьне укырга кереште. (...)

Шәһитләрдән сорау алу башланды. Беренче булып швейцар җавап бирде. Ул Муса әфәнденең кич сәгать сигездә мәрхүмә Зөләйха белән бергә мөсафирханәгә килүен һәм төнге сәгать уникедә кире кайтып китүен сөйләде. Киткән чакта үзенә өч сум чәйлек бирүен дә әйтте. Зөләйханың үле гәүдәсен беренче булып күргән хадимә-хезмәтче хатын да үзенең белгәннәрен түкми-чәчми сөйләп бирде. Судка мөсафирханә хуҗасы Габдуллин да шаһит буларак чакырылган иде. Нәүбәт Габденнәсыр әфәндегә җитте.

– Сез бу эштә ниләр беләсез?-дип сорады аңардан хөкем рәисе. Габденнәсыр әфәнде аз гына уйланып торганнан соң:

– Зөләйха үтерелгән көнне Муса әфәнде кич сәгать сигездә минем номерга килеп, төнге уникедә өенә кайтып китте. Мин шуннан башканы белмим, – диде.

Господин прокурор, утырган җиреннән торып һәм хөкем рәисенә таба йөзе белән борылып: – Мин шәһиттән сорар идем: ул Муса Салиховның нәкъ кич сигез сәгатьтә килеп, уникедә кайтып китүен ничек шулай төгәл истә калдырды икәң? Бәлки, Муса Салихов кич җиделәрдә килеп, сәгать унберләрдә үк кайтып киткәндер? – дип үзенең шиген белдерде. Прокурорның соравына каршы Габденнәсыр әфәнде:

– Господин прокурор! Мондый сорау сезнең тарафтан урынлы түгел. Онытмаган булсагыз, мин ярты сәгать элек кенә бу эш хакында дөресен сөйләргә ант иттем. Мин ялганчы түгел!-диде һәм бу җавабы белән адвокат господин Андреевны тәмам куандырып җибәрде. Шуннан соң хөкемгә рәислек итүче мәрхүмә Зөләйха яшәгән номерның ике катлы тәрәзәсе арасыннан табылган сурәт мәсьәләсенә күчте. Бу ерткаланган сурәт-рәсемнең Муса әфәнде сурәте икәнлеген язган идек инде. Господин Андреев, хөкем рәисеннән рөхсәт алып, Габденнәсыр әфәндегә мондый сорау бирде:

– Сез Зөләйха үтерелгән номерда торган идегезме?

– Әйе, торган идем, – диде Габденнәсыр.

– Кайчан, күптәнме?

– Мин анда мәрхүмә Зөләйха килгәнгә кадәр бер-ике атна элегрәк тордым.

– Әйтегез әле, сез ул номерда торган вакытта гаепләнүче Салиховның нинди дә булса сурәтен ерткалап, номер тәрәзәсенең кече капусы-форточкасы аша урамга ташларга теләмәдегезме? Уйлагыз әле, хәтерегезгә төшмәсме?

Габденнәсыр әфәнде хөкем рәисенә таба йөзен борды:

– Господин председатель! Господин адвокат миннән сорый: мин Муса Салиховның сурәтен ерткалап, номер тәрәзәсе капусыннан – форточкасыннан урамга ташларга теләмәдемме? дип. Белдерәмен: мин андый вак нәрсәләрне бу кадәр вакыт хәтеремдә саклый алмыйм. Шаһит Габденнәсырдан сорау алу тәмам булгач, судьялар, тәнәфес ясап, ашарга-эчәргә чыгып киттеләр.

Бер ярты сәгатьләп вакыт үткәч, судья-хакимнәр кереп, әүвәлге урыннарына барып утырдылар. Зал тынып калды. Шул тынлыкта прокурор, урыныннан торып, рәислек итүчегә:

– Минем номерлар хуҗасы господин Габдуллинга соравым бар,-диде.

Хаким-рәис мөсафирханә хуҗасы Габдуллинны чакыртты. Ул кергәч, прокурор болай дип сорау башлады:

– Господин Габдуллин! Сез бу эштә шаһит сыйфатында катнашкан Габденнәсыр Хәбибуллинны беләсезме?

– Беләм, бик яхшы беләмен, – диде Габдуллин. – Ул минем мөсафирханәдә инде күптәннән бирле тора.

– Яхшы. Алайса уйлап карагыз әле, бәлки исегезгә төшәр: мөсафирә Зөләйха үтерелгән кичтә Габденнәсыр Хәбибуллин өйдә идеме? Гаҗәп! Нигә әле господин прокурор мөсафирханә хуҗасына шундый сәер сорау бирә? Хәтта судьялар да моңа ничектер гаҗәпләнеп куйдылар. Әмма, төптән караганда, прокурорның соравы шактый хикмәтле, мәгънәле сорау иде. "Мөсафирә Зөләйха үтерелгән кичне Габденнәсыр әфәнде өйдә идеме, әллә юкмы?" – дип, берникадәр вакыт үзалдына уйлап торды Габдуллин, аннары, ныклы бер фикергә килеп:

– Юк! Юк, господин прокурор! Ул кичне Габденнәсыр әфәнде өйдә юк иде,-дип җавап бирде.-Өйдә булмау гына түгел, ул гомумән Казанда юк иде. Мин яхшы беләм, ул өйдә юк иде... Кич сәгать алтыда ук ул мөсафирханәдән китеп барды.

Адвокат господин Андреев, урыныннан торып, мөсафирханә хуҗасы Габдуллинга карап:

– Ничек әле сезнең хәтерегезгә төште Габденнәсыр Хәбибуллинның ул кичне өйдә булмавы?-дип сорады.

– Габденнәсыр Хәбибуллинның ул кичне өйдә булмавын бер кәгазь-язу таныклык итә. Теләсәгез, күрсәтә алам, ул кәгазь минем янымда, – дип мөсафирханә хуҗасы, кесәсеннән бер кәгазь чыгарып, хөкем рәисенә илтеп бирде.

Кәгазьдә русча түбәндәге сүзләр язылган иде:

"Мәрхәмәтле Габдуллин әфәнде! Бүген кичен сәгать алтыда мин Кышкарга китеп барам, шул уңай белән миңа яхшы атлардан җигүле бер пар ат хәзерләтсәгез иде. Барып килү хакы күпме булыр, аны минем хисапка языгыз. Габденнәсыр".

Шуннан соң кәгазьгә язылу вакыты – елы һәм көне куелган иде. Язылу көне мөсафирә хатын үтерелгән көнгә туры килә иде.

– Шаһит Габденнәсыр Хәбибуллинны чакырыгыз! – дип әмер бирде хөкем рәисе.

Залдагы халык, сулыш алырга да җөрьәт итмичә, тынып калды.

Габденнәсыр әфәнде яңадан хакимнәр каршына кереп басты. Хөкем рәисе аңа Габдуллин биргән кәгазьне сузды. Габденнәсыр әфәнде кәгазьдә язылганны берничә кат укып чыкты да, берни дә әйтмичә, аны кире рәискә кайтарып бирде.

– Йә, ни әйтерсез бу хакта? – диде хөкем рәисе. – Монда язылганнар бая сез сөйләгәннәргә каршы килә. Бу язу сезнең кул белән язылгандыр бит? Әгәр шулай икән, димәк, сез мөсафирә хатын үтерелгән төндә өйдә булмаган булып чыга. Дөресме шул?

– Монда нәрсәдер буталган булса кирәк, – дип, үзгәргән тавыш белән җавап бирде Габденнәсыр әфәнде. – Язу, әлбәттә, минем кул белән язылган, ләкин ул көнне мин Кышкарга бардыммы, юкмы – ачык кына әйтә алмыйм. Ахрысы, бармадым. Шулчак гаепләнүче Муса Салиховның:

– Мөсафирә хатын үтерелгән кичне мин Габденнәсыр әфәнде янында булмадым! Мин аның янына үтерешкә кадәр берничә көн алдан барган идем! Габденнәсыр әфәнде көннәр хисабында ялгыша, – дип кычкырып әйткән тавышы яңгырады. Залдагы бөтен халык гаҗәпләнүдән аһ итте.

– Алайса, ул кичне, мөсафирә хатын үтерелгән кичне, сез кайда булдыгыз соң?-дип сорады хөкем рәисе.

– Мин сезнең бу соравыгызга җавап бирергә теләмим, – диде Муса әфәнде.

Адвокат господин Андреев чак кына чәчен йолыкмый, ә прокурор эченнән сөенеп утыра иде.

Шәһитләрдән сорау алу беткәч, гадәттәгечә, прокурор сүз алды. Ул мөсафирә хатынны үтерүдә Муса Салиховның ни рәвешле гаепле икәнен, аның җинаяте нинди дәлилләр белән расланганын шулкадәр ышандырырлык һәм тәэсирле итеп сөйләде ки, тыңлаучыда Муса әфәнде гаепсез табылыр, җәзадан котылыр дигән өметнең әсәре дә калмады.

Прокурордан соң сүз адвокат Андреевка бирелде. Ул да бик озак-бер сәгать чамасы сөйләде. (...)

Антлы утырышчылар киңәшмәсе ярты сәгать чамасы дәвам итте. Ниһаять, зең-зең итеп кыңгырау шылтырады. Бу – антлы утырышчыларның киңәшмәсе тәмамлануына ишарә иде.

Ишектә иң элек судьялар күренде. Алар артыннан антлы утырышчылар кереп, һәммәсе дә озын өстәл янындагы урыннарына барып утырдылар. Старшина дигәне кулына киңәшмә карары язылган кәгазьне тоткан иде.

Залдагы җәмәгать һәм Муса әфәнде, нәрсә укыр икән дип, старшинаның авызына төбәлеп катты. Старшина исә, киеренке тынлыкны юри озаккарак сузарга теләгәндәй, кулындагы кәгазьне әйләндергәләп, бераз вакыт алдына каранып торды. Аннары борынына атландырган күзлеген төзәтте дә ашыкмыйча гына укырга кереште:

– "Казанның почетлы гражданы Муса Салихов Зөләйха исемле мөсафирә хатынны үтерүдә гаеплеме? Әйе, гаепле!.."

Старшина авызыннан "гаепле" дигән сүз чыгуга ук Муса әфәнде, бөтен аяк буыннары йомшарып, ихтыярсыз урынына чүкте.

Антлы утырышчыларның киңәшмәсе мөсафирә хатынны үтерүдә гаепле дип тапкан Муса Салиховка нинди җәза тиешлеге хакында хөкем карары чыгару өчен, судьялар, гадәттәгечә, икенче бүлмәгә кереп киттеләр. Унбиш-егерме минут үткәннән соң алар янәдән залга чыкты. Хөкем рәисе кабул ителгән карарны укыды. Карарның нәтиҗәсе бу иде: "Муса Салиховны ун елга каторга хезмәтенә хөкем итәргә". Шулай итеп, хөкем тәмам булды.

Халык һәм хөкем әһелләре тарала башлады. Муса әфәндене залдан үле кешедәй күтәреп алып чыктылар.


Вакыт – кич. Төн уртасы якынлашып килә. "Царьград" чәйханәсендә Габденнәсыр әфәнде белән мөсафирханә хуҗасы Габдуллин чәй эчә-эчә сөйләшеп утыралар. Муса Салиховка хөкем тәмамланганнан соң алар туп-туры монда килгәннәр иде.

Алар килгәндә чәйханәдә беркем дә юк иде. Ләкин дүрт-биш минутлар үткәч, чәйханәгә бер исерек рус килеп керде. Керде дә, Габденнәсыр әфәнделәрдән бер-ике өстәл аша гына урынга утырып, чәйханә хадименнән аракы китерүен таләп итте.

– Әүвәл акчасын бирегез, юкса түләми онытып китәрсез,-диде хадим.

Исерек рус:

– Сез, нәрсә, акчам юктыр дип уйлыйсызмы әллә? Менә күпме акчам бар!-дип, кесәсеннән бер уч көмеш акча чыгарды. – Юк, онытмамын, түләрмен, китерегез.

Ике-өч минут эчендә исерек рус өстәле өстенә соралган кадәр аракы килеп утырды. Бер-ике касә эчкәннән соң ул, тәмам мәлҗерәп, утырган җирендә йоклап та китте.

Габденнәсыр белән Габдуллин әфәнделәр исә, йокыга киткән исерек руска игътибар да итмәстән, үзара сөйләшә-сөйләшә чәй эчүләрендә булдылар.

– Йә, энем, кичә миңа язып биргән язуыгыз эшне ничек үзгәртте, ә? – диде Габдуллин. – Әгәр ул язу булмаса, Муса Салиховны үтерүдә гаепли алмаслар, ул котылып калыр иде. Димәк, Муса әфәндене гаепле иткән төп дәлил сезнең шушы ялган язуыгыз булды. Сез бит ул кичне, үтерү булган кичне, өйдә идегез. Асылда бу – безнең зур гөнаһыбыз. Сезнең ялган язуыгыз аркасында Муса әфәнде нахактан ун еллык каторга хезмәтенә җибәреләчәк.

Габденнәсыр әфәнде аның сүзләренә каршы:

– Бик яхшы, барсы да минем файдага, – дип җавап бирде. – Югыйсә янә бер-ике айдан соң Әхмәди байның кызы белән йөз мең акчасы Муса Салихов милкенә күчәчәк иде. Хәзер исә ул байлык бер-ике ай эчендә минем милкемә керәчәк.

Габденнәсырның бу сүзләреннән соң Габдуллин, нәрсәдер уйлагандай, бераз вакыт дәшми торды, аннары: – Белеп булмый, Әхмәди бай үзенең кызын, бәлки, сезгә бирмәс,-дип куйды.

– Бирер! Бирер!-дип кабатлады Габденнәсыр.-Күрерсез, ничек кенә бирер әле. Хәзер комачау итәрлек бер нинди киртә калмады. Әхмәди байның гүзәл кызы Хәдичә туташ белән йөз мең сум акчасы – һичшиксез минеке булыр!

Чәй өстәле янында шулай сөйләшә-сөйләшә утырып, Габденнәсыр әфәнде белән Габдуллин өйләренә сәгать берләрдә генә кайтып киттеләр. (...)

Инде "Царьград" чәйханәсенә аракы сорап кергән исерек руска килсәк, ул да гади бер кеше түгел, ә мәгълүмегез шымчы господин Шубин иде. Һәм ул исерек тә түгел иде. Йоклаган булып кыланса да, асылда йокламый да иде. Татарча аңлый-сөйләшә белү генә түгел, татарча укый да, яза да белгән господин Шубин үзенең зирәк акылы белән чәйханәдә Габдуллин һәм Габденнәсыр әфәнде арасында барган әңгәмәнең серле мәгънәсенә, сез укучылар кебек үк, бик тиз төшенде. (...)

9[үзгәртү]

Икенче көнне, иртәнге сәгать унберләрдә, Нигъмәтулла әфәнденең өендә Әхмәди бай белән өй хуҗасы чәй табыны янында сөйләшеп утыралар иде. Алар хәзер генә Муса әфәнденең хәлен белеп кайтканнар. Муса әфәнде сырхауланып киткән икән, шуңа күрә Әхмәди бай белән Нигъмәтулла әфәнденең кәефләре аеруча төшенке; сүз саен: "Йа Аллаһы, әстәгъфируллаһ!"-дип кабатлыйлар; "Бер дә юкка һәлак булды! Ун ел каторга хезмәте бит, ничек түзмәк кирәк! "-дип офтаналар иде.

Шулай кайгырышып утырганда хезмәтче кереп:

– Господин Андреев килде. Рөхсәт бармы? – дип белдерде.

– Рөхсәт, рөхсәт, керсен! – диде өй хуҗасы.

Ярты минуттан ишектә сезгә мәгълүм адвокат – господин Андреевның озын гәүдәсе күренде. – Сәламәтләрмесез?

– Әлхәмделилла, Аллага шөкер! – диде Нигъмәтулла әфәнде һәм утырыр өчен кунакка өстәл яныннан урын күрсәтте. Андреев утырды. Бүлмәдә беразга гына тынлык урнашты. Сүзне беренче булып Әхмәди башлап җибәрде.

– Җинаять көнендә Муса әфәнде Габденнәсырга бармаган булгач, кайда булган соң ул?-дип сорады ул господин Андреевтан.-Сезгә, адвокат кешегә, Муса әфәнде бу турыда сер итеп сөйләгәндер бит?

– Дөрес! Дөрес! Муса әфәнде бу хакта миңа барлык серләрен сөйләде. Әмма сер итеп әйтелгәнне башка кешегә фаш итүне мин үзем өчен зур гаеп саныйм. Сезгә фәкать шул кадәресен генә әйтә алам: Муса әфәнде үтерүче түгел! Гәрчә үтерүче буларак гаепләнсә дә. – Йа Хода! Ни була инде бу? Кешене бер гаепсезгә каторга хезмәтенә озатсыннар имеш! – дип куйды Нигъмәтулла әфәнде, еларга җитешеп. Әхмәди бай да күз төпләрен сыпырып алды. Бераз вакыт тын гына утырганнан соң, Нигъмәтулла әфәнде господин Андреевтан: – Инде Муса әфәндегә ярдәм итәрдәй бүтән бер юл да юкмыни?-дип сорады.

– Нишләп булмасын, бар андый юл. Тик аның өчен күп акча кирәк,-диде Андреев.

Нигъмәтулла әфәнде белән Әхмәди бай, утырган җирләреннән дәррәү торып, өсте-өстенә сораулар яудырырга тотындылар: – Нинди юл ул? Сөйлә, тизрәк сөйлә!

– Акча күпме кирәк булса да, табарбыз!

– Әйе, акчадан тоткарлык булмас!

– Тизрәк сөйлә, нинди юл ул? Господин Андреев:

– Юлы менә мондый,-дип, фикерен аңлата башлады.-Әйткәнемчә, Муса әфәнде Зөләйханы үтерүче түгел. Димәк, безгә хәзер иң мөһиме – чын үтерүчене табу. Чын үтерүче табылгач, Муса әфәнде дә каторга хезмәтеннән котылып, иреккә чыга дигән сүз. Ләкин бу эш өчен күп акча кирәк булыр. Акча бирергә разый булсагыз, мин Зөләйханы үтергән җинаятьчене эзләп табу эшен үз өстемә алам. Мин аны һичшиксез эзләп табачакмын!

Әхмәди бай белән Нигъмәтулла әфәнде Зөләйханы үтергән чын җинаятьчене эзләп табарга күпме акча кирәк булса, шулкадәр акчаны господин Андреевка бирергә вәгъдә кылдылар. (...)

Суд тикшерүчесе белән әңгәмәсе вакытында Андреев, әлбәттә инде, алдагы көнне булган хөкемнең нәтиҗәсе турында сүз кузгатты һәм: – Муса Салиховны нахактан һәлак иттек, гөнаһысы сезгә төшәр!-диде.

Суд тикшерүчесе исә:

– Гөнаһысы ни өчен миңа төшсен икән? Муса Салиховның каторга хезмәтенә хөкем ителүенә мин сәбәпче түгел ич! – дип җавап кайтарды. – Бәлки, тулысы белән сәбәпче дә түгелсездер. Ләкин тикшерү вакытында хата юл белән китеп, Муса Салиховны җинаятьче итеп күрсәтә торган нәрсәләрнең һәммәсен сез тупладыгыз бит. Инде, тырышлыгыгызның нәтиҗәсен күреп, бик тә шатлана торгансыздыр. Җинаяте булмаган кеше, үтерүдә гаепләнеп, каторга хезмәтенә китә.

– Гаҗәеп хәл!-диде суд тикшерүчесе.-Хөкем карары дөресме-юкмы, мин моңа сәбәпче түгел. Муса Салиховка бу эштә никадәр ярдәм итәргә теләсәм дә, мин булдыра алмыйм, моның өчен минем дәлилләрем, көч-куәтем юк.

– Алай түгел! Алай түгел! Ярдәм итәргә сезнең көч-куәтегез бар!

– Ничек инде алай көч-куәтем бар?!

– Менә ничек ярдәм итәргә көч-куәтегез бар, – дип кабатлады господин Андреев һәм суд тикшерүчесенә бая Әхмәди бай һәм Нигъмәтулла әфәнде белән булган әңгәмәне сөйләп бирде.-Безгә чын үтерүчене эзләп табарга кирәк. Сез шул эш өчен безгә бер яхшы шымчы бирегез. Без исә чын җинаятьчене эзләп табарбыз. Чын җинаятьче табылгач, Муса Салиховны да азат итәрләр. Йә, сез ни дисез? – Ни дим, яхшы фикер. Без кадәри хәл ярдәм итәргә тырышырбыз. Тик бу эштә шымчының бик зирәге кирәк булыр. Мин сезгә господин Шубинны тәкъдим итәм, аңа бу эш яхшы ук таныш та.

– Бик яхшы, бик яхшы. Алайса бүген үк господин Шубинны безгә җибәрегез, – дип, господин Андреев саубуллаша башлагач, суд тикшерүчесе, аны туктатып:

– Сабыр итегез, господин Шубин монда, минем өемдә. Күрергә теләсәгез, ул хәзер керер, – диде дә шундук бүлмәдән чыгып та китте. Бераздан ул, господин Шубинны ияртеп, яңадан господин Андреев янына килеп керде. Суд тикшерүчесе, Шубинга карап:

– Менә господин адвокат әйтә, Зөләйханы үтерүче Муса Салихов түгел, ди. Чын җинаятьчене эзләп табарга теләк белдерә. Чын җинаятьче табылгач, әлбәттә, Муса Салихов азат булачак. Сез шул чын җинаятьчене эзләшергә ризамы? – диде.

– Баш өсте, бик ризамын. Эзләшербез. Йөзгә кара килмәс дип уйлыйм. Җинаятьчене эзләп табарбыз. Миңа инде үтерүченең кем икәне дә мәгълүм. Муса Салихов, бичара, үтерүдә гаепләнеп, хөкем ителсә дә, ул үтерүче түгел.

Господин Шубин авызыннан мондый сүзләрне ишеткәч, суд тикшерүче белән адвокат, гаҗәпләнеп, икесе берьюлы:

– Алайса кем сон Зөләйханы үтерүче? Кем, тизрәк сөйлә?-дип кычкырып җибәрделәр

– Зөләйханы үтерүче – Габденнәсыр Хәбибуллин, башка кеше түгел, – дип җавап бирде Шубин.

Суд тикшерүчесе белән адвокат, ни дияргә дә белмичә, аптырашка калып, берникадәр вакыт дәшми тордылар, аннары господин Шубиннан: – Зөләйханы үтерүче Габденнәсыр Хәбибуллин икәнен сез каян белдегез? – дип сорадылар.

Господин Шубин хөкем тәмамланган кичне "Царьград" чәйханәсендә булган вакыйганы сөйләп бирде. (...)

10[үзгәртү]

Муса әфәнденең авырып китүен язган идек. Авыру көннән-көн көчәя барганлыктан, Муса әфәндене төрмә камерасыннан төрмә шифаханәсенә күчерделәр. Шулай ук, кайгы-хәсрәттән, Хәдичә туташта да күкрәк авыруы башланган иде. Олуг табиб-докторларның киңәше буенча, аның авыруына дәва-Самара губернасына барып кыргыз кымызы эчү иде. Әхмәди бай, әлеге табибларның киңәшен тотып, җәйне кымыз эчеп уздыру өчен, Самара шәһәреннән биш-алты гына чакрым җирдә аренда хакы түләү шарты белән дача яллаган һәм озакламый бөтен өй җәмәгате-гаиләсе белән шунда китәчәк иде.

Әхмәди бай Самарага киткәндә господин Андреев төрмәдәге Муса әфәнденең сырхавы һәм тикшерү эшләре барышы турында Әхмәди байга атна саен ике тапкыр хат аша хәбәр җибәреп торырга вәгъдә бирде.

Көннәр гадәтчә уза, тикшерүче затларның эшләрендә дә артык дикъкатькә лаек яңалыклар юк иде. Господин Шубин, әүвәлгечә, Зөләйханы үтерүче Габденнәсыр дип гөман кыла иде. Шул сәбәпле, Шубинның киңәше буенча, Габденнәсырның җинаятен төгәл ачыклау өнен, мәгълүмебез шымчы Иванов, аена ун сум көмеш хак белән, мөсафирләргә хезмәт күрсәтүче лакей-хадим сыйфатында Габдуллин номерларына эшкә урнашты.

Господин Шубин кебек үк дәрәҗәдә булмаса да, господин Иванов та зирәк шымчылардан иде.

Габденнәсыр әфәнде исә көннәрен Хәдичә туташ турында уйлап уздырды. Ул хәтта, Хәдичә туташны үзенә кәләшлеккә сорап, Әхмәди байга хат язарга да теләгән иде, тик җөрьәте җитмәде. Яучы-башкода җибәрмәкче булды, ахырда аны да мәгъкуль күрмәде. Ниһаять, уйлана торгач, Самарага үземә барырга кирәк дигән ныклы фикергә килде. Анда үзе барса, аның Әхмәди байга еш-еш кунак булып йөрү мөмкинлеге туачак, шунда, бәлкем, эшләрнең җаена карап, ул Хәдичә туташ мәсьәләсен дә хәл итә алыр. (...)

Самавыр өстәлгә менеп утыргач, Габденнәсыр әфәнде, хезмәтчегә карап:

– Василий, мин иртәгә сездән китәмен, – диде.

– Кая алай китәсез, әфәндем?

– Самарага, кымыз эчәргә китәм.

– Кымыз эчәргә? – дип, гаҗәпләнеп кабатлады хезмәтче. – Сезгә кымыз эчү нигә кирәк? Сез авыру түгел ич! Габденнәсыр әфәнде елмаеп куйды.

– Әйе, мин авыру түгел. Шулай булса да, һәр елны кымыз эчәм. Башка елларны монда, Казанда гына, эчәдер идем. Инде менә быел Самар ягына барырга булдым.

Шымчы-хадим берәр минут дәшми уйланып торды, аннары:

– Бик хуп эш, хәерле сәфәрләр булсын. Тик минем сезгә бер үтенечем бар иде,-диде.

– Нинди үтенеч ул, әйтегез.

Хезмәтче, янә бераз дәшми торгач:

– Юк, үтенечемне сез кабул итмәссез, – дип куйды.

– Нишләп? Мөмкин булса, кабул итәрбез. Нинди үтенеч? Әйдә, сөйлә.

– Хәер, кабул итмәс булсагыз да, әйтим алайса,-дип, хезмәтче

Габденнәсыр әфәндегә үзенең үтенечен аңлатырга кереште. – Хикмәт шунда: миндә бераз күкрәк хастасы бар. Мине дә Самарга алып бара алмассызмы диюем. Шунда, бергә, мин дә кымыз эчәр идем, бәлки, файдасы тияр иде. Алып барсагыз, мин сезгә бөтенләй түләүсез хезмәт итәр идем. Ашатып-эчертеп торсагыз, аннары, үзегез кайтканда, мине дә Казанга алып кайтсагыз, – шул җитә.

Габденнәсыр әфәнде, хезмәтченең сүзен тыңлап бетерер-бетермәс үк, аны-моны уйламыйча:

– Бик яхшы, бик яхшы!-дип шундук риза булды.-Алып барырмын. Миңа барыбер хезмәтче кирәк ич... (...)

Шулай сөйләшә-сөйләшә чәйне тәмам иткәч, хадим Иванов тизлек белән Шубинның өенә барып, аңа бөтен булган хәлне түкми-чәчми сөйләп бирде. Господин Шубин, ялган хезмәтче Ивановның кыйссасын тыңлап бетергәч:

– Тырышуыбыз, бәлки, бушка китмәс,-дип, хезмәтченең Самарага сәяхәтен хуплап каршы алды.

Иванов, үзенең хадимлек вазифаларын үтәү өчен, мөсафирханәгә кайтып киткәч, господин Шубин, үз нәүбәтендә, Ивановтан ишеткәннәрен шул көнне үк господин Андреевка ирештерде.

Икенче көнне, иртәнге сәгать тугызда, господин Шубин, бер таҗир-сәүдәгәр кыяфәтенә кереп, Габдуллин номерларына килде. Ул, гомумән, тикшерү эшләрендә шымчылык итү өчен һәртөрле кыяфәткә керергә оста һәм бу юлы сәүдәгәр булып кыланырга карар иткән иде. Господин Шубин, мөсафирханәгә килеп кергәч тә, номерлар хуҗасы Габдуллиннан: – Буш бүлмәгез бармы?-дип сорады.

– Әлегә буш бүлмә юк, ләкин бер-ике сәгатьтән бер бүлмә бушаячак,-дип җавап бирде Габдуллин.

– Бик яхшы, зарар юк, мин сабыр итәрмен. Ләкин бүлмәне хәзердән үк карарга булмасмы? Миңа яхшырак номер кирәк, чөнки Казанда бер-ике ай чамасы торырга исәбем. Бәлки, әле артыграк та торырмын.

– Алайса бераз гына сабыр итегез,-диде мөсафирханә хуҗасы һәм, йортның икенче катына менеп, Габденнәсыр әфәнде торган номерга юнәлде.

Номер хуҗасы үзендә иде. Габдуллин аңа:

– Газизем Габденнәсыр әфәнде, бер мөсафир килде, номер таләп итә, – дип йомышын аңлатырга кереште. – Башка номерлар буш түгел, һәркайсында мөсафирлар яши. Сез бүген китәсез, мөмкин булса, сезгә хафа булмаса, әлеге мөсафиргә сезнең номерны күрсәтергә ярамасмы?

– Ярый, ярый, керсен, күрсәтегез, – диде Габденнәсыр.

Бер минут үтмәстән, Габдуллин, ялган сәүдәгәрне ияртеп, яңадан Габденнәсыр әфәнде номерына килеп керде. Хуҗа кеше үзе кәнәфигә җәелеп утырган иде. Кәнәфи янында аның яңа хезмәтчесе – шымчы Иванов, хуҗа өйрәткән тәртип белән, чемоданга юл кирәк-яракларын тутыра иде. Артык тырышудан аның маңгаена хәтта тир бәреп чыккан иде.

Ялган сәүдәгәр, номерга кергәч, Габденнәсырга карап:

– Хөрмәтле әфәнде, борчыганым өчен гафу итегез инде, – диде.


– Зарар юк, зарар юк! – дип җавап бирде Габденнәсыр әфәнде һәм билгесез сәүдәгәргә утырырга урындык күрсәтте.

– Рәхмәт! – диде ялган сәүдәгәр, күрсәтелгән урынга утырып. Господин Иванов белән господин Шубин бер-берсен, әлбәттә таныдылар. Ялган сәүдәгәребез, номер эчен җентекле карашы белән күздән кичергәч, Габдуллинга таба борылып:

– Әйе, номер үзе дә, өстәл, урындык, кәнәфи, көзге кебек җиһазлары – һәммәсе дә бик яхшы икән, – дип мактап куйды. Габдуллин исә:

– Номердагы бар җиһаз да минеке түгел... Аларның кайберләренә мөсафир үзе, Габденнәсыр әфәнде хуҗа,-диде.

– Әгәр дә җиһазларның барысын да кирәк дисәгез, мин үземне кедәрен сезгә сатып калдыра алам,-дип сүзгә катышты Габденнәсыр әфәнде.

– Бик яхшы булыр иде, – диде ялган сәүдәгәр, шатлануын белдереп.

Һәм алар, вакытны сузмастан, шунда ук, һәр әйбернең хакын сораша-белешә, үзара исәп-хисап ясашырга керештеләр. Шул исәп-хисап барышында шымчы господин Шубинның утлы күзләре, бүлмә буенча йөреп, анда булган һәр нәрсәне, бигрәк тә өстәл өстендәге кәгазьләрне дикъкать белән җентекли иде. Шулчак аның күзләре өстәл өстендә яткан револьверны шәйләп алды. Ул урыныннан торды да өстәл янына килде һәм, сабы алтын-көмеш белән бизәлгән револьверны кулына алып:

– Нинди гүзәл, зиннәтле револьвер! Моны да сатып алам, хисап кәгазенә хакын языгыз,-диде. – Юк, револьверны сатмыйм, үземә кирәк,-диде Габденнәсыр. Аның тавышында ачулы бер аһәң ишетелеп китте. Господин Шубин, револьверны учында әйләндергәләп караган булып, бүлмәдәге кешеләргә сиздермичә генә кесәсеннән балавыз кисәге чыгарды да, әлеге револьвер көпшәсенең очын балавызга тидереп, тишекнең зурлыгын-биеклеген үлчәп алды. Аннары, револьверны өстәл өстенә кире куеп һәм Габденнәсыр әфәндедән килешеп алган әйберләр өчен тиешле акчаны түләп, номердан чыкты. Ул туп-туры Андреев янына юнәлде. Аңа номерда булган хәлләрне сөйләде һәм ахырда:

– Габденнәсыр әфәнденең өстәле өстендә Зөләйханың үлеменә сәбәп булган револьверны күрдем, – диде. – Аның нәкъ шул револьвер икәнлеген каян беләсез? Бәлки, Зөләйханың үлеме бөтенләй икенче револьвердан булгандыр?-дип шөбһәсен белдерде Андреев.

– Мин Зөләйханың нәкъ шул револьвердан үтерелүендә һич тә шикләнмим,-дип җавап бирде господин Шубин. – Чөнки Зөләйханың гомерен өзгән пуляның кечкенәлеге ул пуля чыккан револьвер көпшәсенең дә шундый кечкенә тишекле булуын таләп итә. Габденнәсыр өстәле өстендә яткан револьвер нәкъ шундый нечкә көпшәле иде. Менә аның көпшәсенең үлчәме! (...)


Господин Шубин, үз өенә кайткач, чемоданына тиз генә ул-бу әйберләрен төяп, урын-җирләрен алып, ат белән Габдуллин мөсафирханәсенә юл тотты. Аны мөсафирханә ишеге төбендә номер хадиме хезмәтләрен башкаручы шымчы Иванов каршы алды. Ул, үзенә бер тырышлык күрсәтеп, тирләп-пешеп, арбадан әйберләрне бушатты һәм икенче катка-Габденнәсыр әфәндедән бушаган бүлмәгә ташырга кереште. Ялган хезмәтче, соңгы әйберләрне җилкәсенә күтәреп, ялган сәүдәгәр белән баскычтан менеп барганда, тегесе аңардан: – Габденнәсыр әфәнде әллә китеп тә өлгердеме?-дип сорады.

– Хәзер генә китте,-дип җавап бирде ялган хезмәтче.

– Мөсафирханә хуҗасы үзендәме соң?

– Ул да китеп барды... Габденнәсыр әфәндене озатырга... Шулай сөйләшә-сөйләшә алар номерга керделәр. Иванов әйберләрне җилкәсеннән идәнгә төшерде дә:

– Сез килгәнгә кадәр номер эчен җыймый-тазартмый тордым, – диде.

– Бик яхшы иткәнсең... Ишекне ябып биклә,-диде Шубин. Номер эче эшкә яраксыз нәрсәләр, анда-монда ерткалап-бөгәрләп ташланган кәгазьләр белән тулы иде. Господин Иванов ишекне бикләгәч, господин Шубин: – Инде эшкә керешик! – дип боерды.

Алар, ашыкмыйча гына, бер-берсенә сүз дәшмәстән, идәндәге кәгазьләрне берәм-берәм карый-тикшерә башладылар. Ярты сәгать чамасы вакыт узгач, ниһаять, Иванов:

– Бу кәгазьләрдән безгә ярардай нәрсә күренмәстер ахрысы,-дип уфтанып куйды. – Бер нәрсә дә тапмадыңмыни?-дип сорады господин Шубин.

– Юк шул, бер нәрсә дә тапмадым.

– Ә мин менә эшкә яраклы бер кәгазь таптым шикелле,-дип, господин Шубин кулындагы кечек бер кәгазь кисәген селкеп күрсәтте.-Хатын-кыз кулы белән язылган нәрсә. Алай гына да түгел, язуы мәрхүмә Зөләйханың язуына бик охшый... Господин Шубин кулындагы кәгазьне өстәл өстенә куйды. Иванов та, өстәл яныңа килеп, табылдык кәгазьне карарга кереште. Бу ярым ертык кәгазь кисәге булып, андагы язу да тулы җөмлә түгел, ә берничә сүздән генә гыйбарәт иде. Сүзләр русча язылып, аларның татарчасы болай иде: "Кырым, Бакчасарай, Салачыкта Сөләйман мирза хатыны..."

Язуны кат-кат бергәләп укып чыккач, господин Шубин үзенчә аңлатма биреп:

– Бакчасарай – шәһәр исеме, Салачык – авыл исеме, ә Сөләйман мирза хатыны дигәне, күрәсең, мәрхүмә Зөләйханың әнисе булырга тиеш, – диде. – Безгә бу кәгазьдән күп нәрсә мәгълүм булуы ихтимал.

...Бер атна үткәч, господин Шубин, Габденнәсыр әфәндедән түләп алып калган бүлмә җиһазларын мөсафирханә хуҗасы Габдуллинга арзан бәһагә генә сатып һәм юл чыгымнары өчен кирәкле акчаны Нигъмәтулла әфәндедән алып, әлеге эш белән Бакчасарай шәһәренә чыгып китте. Шулай ук Габденнәсыр әфәнденең яшь хадиме-шымчы господин Иванов та, үз өстенә алган хезмәтчелек вазифаларын үтәү өчен, вәгъдә буенча, Самара шәһәренә юл алды. Хәерле сәфәрләр булсын үзләренә!

11[үзгәртү]

Габденнәсыр әфәнде, Самарага барып җитү белән "Гранд-отель" мөсафирханәсендә бер бүлмә алып, кымыз эчүне башлап та җибәрде. Бераздан хадим Иванов та килеп җитте һәм, кымыз эчү белән бергә, Габденнәсырга хезмәт күрсәтү вазифасына кереште. Аның шымчылыгы хакында беркем дә бер нәрсә дә белми иде.

Габденнәсыр әфәнде ара-тирә Әхмәди бай дачасына кунакка барып йөрде. Анда булганда ул Казан хәлләре, Муса әфәнде турында сүз кузгатмаска тырыша иде.

Шулай, Әхмәди бай дачасында булган мәҗлесләрнең берсендә, хуҗа кеше Габденнәсыр әфәндегә:

– Минем сезгә бер соравым бар, – дип мөрәҗәгать итте. – Тик, зинһар, турысын әйтегез. Соравым шул: мөсафирә Зөләйха үтерелгән төндә Муса әфәнде сезнең номерыгызда булмагач, кайда булган соң ул?

– Муса әфәнде ул кичне мәрхүмә Зөләйха номерында иде,-дип, өзеп-кистереп җавап бирде Габденнәсыр әфәнде.

Әхмәди бай, Габденнәсыр әфәндедән мондый җавапны ишеткәч, тирән гаҗәпләнү белән:

– Муса әфәнде чит-ят хатын бүлмәсенә төн вакытында ничек барып керсен икән?-дип сорады.

Шуннан соң Габденнәсыр әфәнде, үзеннән дә ялганнар кушып, Зөләйханың нинди кыз икәнлеген, аның Муса әфәнде белән кайда, ничек танышуларын, араларында нинди мөнәсәбәтләр булуын тәфсилләп сөйләп бирде.

– Алай булгач, кызны үтерүче кем соң?-дип, тагын сорадыр Әхмәди бай.

– Бу соравыгызга туры җавап бирергә минем кодрәтем юк,-диде Габденнәсыр әфәнде.

Габденнәсыр әфәнденең сөйләгәннәре Әхмәди байны шактый борчуга салды. Ул төрлечә юрап карады, хәтта Муса әфәнде чынлап торып гаепле микән дигән шөбһәле уйларга да батты.

Көннәр шулай гадәтчә үтә торды. Әхмәди байга Казаннан – адвокат господин Андреев белән Нигъмәтулла әфәндедән хат-хәбәр әле һаман килгәне юк иде. Муса әфәнденең хәл-әхваленнән аңа бер нәрсәдә мәгълүм түгел иде... Тик бер килешендә Габденнәсыр әфәнде генә аңа:

– Муса әфәнде акылдан язган имеш,-дип әйтеп куйды.

– Аны син каян ишеттең?-дип сорады Әхмәди бай.

– Казанлы бер мөселман сөйләде, – диде Габденнәсыр әфәнде. (...) Май аеның аяз бер көнендә Әхмәди бай үзенең дачасында кунак булып килгән Габденнәсыр әфәнде белән икәүдән-икәү чәй эчеп утыра иде. Шул чәй табыны янындагы әңгәмә вакытында Габденнәсыр әфәнде, җаен туры китереп, үзенең төп максаты булган Хәдичә туташ хакында сүз кузгатты һәм Әхмәди байдан кызны үзенә кәләшлеккә бирүен сорады. Әхмәди байга Габденнәсыр әфәнденең бу тәкъдиме артык көтелмәгән нәрсә булып тоелмады. Дөрес, аның кызы Муса әфәндегә ярәшелгән иде... Ләкин хәзер хәл үзгәрде: Муса әфәнде үтерүче булып чыкты, ул каторга хезмәтенә озатылачак. Габденнәсыр әфәндедән башка яхшы, күңелгә хуш килерлек бүтән кеше күренми. Шул рәвешчә фикер йөртеп, Әхмәди бай кызы Хәдичә туташны йөз мең сум көмеш акчасы белән Габденнәсыр әфәндегә кәләшлеккә бирергә күңеленнән разый булды һәм егетнең ният-теләгенә:

– Җәмәгатем белән киңәш-табыш итеп, безгә кабат килүегездә катгый карарымны әйтермен, – дип җавап бирде.

Габденнәсыр әфәнде, табигый, бик канәгать булып, инде йөз мең сум көмеш минем кесәдә булыр дип шатланып, мәҗлес тәмамлануга дачадан үзенең мөсафирханәдәге бүлмәсенә кайтып китте. Әхмәди бай исә, Габденнәсыр әфәнде киткәч, хатыны белән киңәш-табыш итеп, Хәдичә туташны йөз мең сум көмеш акчасы белән Габденнәсыр әфәндегә кәләшлеккә бирергә риза икәнлеген күңеленә беркетеп куйды.


Хәдичә туташка килсәк, аның уенда иртә дә, кич тә фәкать Муса әфәнде иде. "Бу кадәр озак ни өчен хаты килми икән?" – дип уфтана иде ул.

Менә шундый уйлар белән яшәгәндә ул әнисе авызыннан үзенең Габденнәсыр әфәндегә кәләшлеккә бирәчәкләрен ишетте. Аны хәсрәт биләп алды. Хәсрәт көннән-көн арта, тирәнәя бара иде. Ул төрле уйларга батты. Ләкин нәрсә генә уйласа да, ни кылсын? Ата-ана теләгенә каршы барсынмыни?!

Габденнәсыр әфәнде, киресенчә, Хәдичә туташны үзенә бирергә риза булулары турында Әхмәди байның катгый карарын ишетеп, иксез-чиксез шатлык хисе кичерде. Ни өчен шатланмасын ди! Ниһаять, морадына иреште – йөз мең сум көмеш акча белән гүзәл кыз ала! Тагы унбиш-егерме көннән Самара шәһәрендә аларның никах мәҗлесе булырга тиеш.

Тик менә, үч иткәндәй, кулында туй мәҗлесе ясарга җитәрлек акчасы гына юк. Нишләргә? Туй мәҗлесенә, мәһәргә, бүләкләр алырга шактый күп акча кирәк! Габденнәсыр әфәнде Казаннан-Габдуллиннан туй чыгымнары өчен акча сорап хат язды. Хатны шымчы хадим Ивановка биреп, Казанга Габдуллинга юллады. (...)

12[үзгәртү]

Господин Шубинның Казаннан Бакчасарай шәһәренә китүен язган идек. Ул, Бакчасарайга килеп җитеп, андагы иң яхшы мөсафирханәләрдән "Госман къәһвәханәсе"8нә төшеп бер бүлмә алды. (...)

Янә ярым сәгатьтән соң господин Шубин инде Салачыкта-Сөләйман морза хатыны Гайшә ханымның өендә иде. Гыйззәтле укучы!

Кырымдагы ислам җәмәгатенең рус телен начар белүе Кырымда булган кешеләргә сер түгел. Ләкин Гайшә ханым рус телендә иркен сөйләшә генә түгел, русча укырга-язарга да оста иде. Шуңа күрә ул таныш түгел кешене шундук:

– Сез кем буласыз, кайсы җирдән? Монда нинди йомыш белән килдегез?-кебек сораулар белән каршы алды.

– Мин Казаннан, бер сәүдәгәр буламын. Сезгә зур бер эш белән килдем,-дип җавап бирде Шубин һәм йомышын аңлата башлады.-Моннан берничә айлар элек Казан шәһәрендә бер хатынны үтерделәр... Менә шул эшне тикшерү вакытында, ни хикмәттер, сезнең исемегез теркәлгән бер язу-кәгазь табылды.

Гайшә ханым, билгесез бер Казан кешесеннән мондый сүз ишетеп, гаҗәпләнү катыш хәвефле тавыш белән:

– Үтерү кебек эшләрдә минем исемнең нинди катышы булыр икән?! Минем гомеремдә бер тапкыр да Казанга барганым юк. Үтерелүче хатын нинди кеше, исеме ничек? – дип, Шубинның сүзен бүлдерде.

– Үтерелгән хатынның исеме – Зөләйха, үзе гаҗәеп тә гүзәл-сылу хатын булган,-диде господин Шубин. Шубинның бу соңгы җавабы Гайшә ханымга шулкадәр тәэсир итте ки, аның йөзе, үлек йөзедәй, бердән агарып китте. Ул тетрәнүле тавыш белән:

– Зөләйха!.. Зөләйха!.. Зөләйха!.. – дип берничә тапкыр кабатлады да: – Зөләйха – ул минем кызым! – дип, үкси-үкси еларга тотынды. Господин Шубин, мәрхүмә Зөләйханың әнкәсен юатырдай чара таба алмыйча, тәмам югалып калды, ни кылырга, ни сөйләргә дә белмәде. Гайшә ханым исә, үксүдән бераз туктап, күзеннән яшьләрен сөртте дә:

– Әйе, Зөләйха, мәрхүмә Зөләйха минем кызым ул, ләкин сез хата сөйлисез: Зөләйханы үтермәделәр... Зөләйха револьвердан үз-үзен атып үтерде,-дип, тагы елый башлады.

– Гайшә ханым! Мин хата сөйләмим. Мәрхүмә Зөләйханы үтерүче кеше инде тотылып, җинаяте өчен округ суды тарафыннан ун елга каторга хезмәтенә хөкем ителде, – диде господин Шубин.

– Округ суды ялгышкан, – дип аның сүзен бүлде Гайшә ханым.-Ун еллык каторга хезмәтенә бөтенләй гаепсез кешене хөкем иткәннәр. Минем кызымның фаҗигале үлемендә беркем дә гаепле түгел.

Минем кызымның үләр алдыннан миңа язып җибәргән хаты бар, анда ул үз-үземне атып үтерәм дип ап-ачык язган. Шулай дип, Гайшә ханым тагы да катырак үкси башлады. Хәер, хатын-кызның күп елавы гадәти нәрсә. Господин Шубин, Гайшә ханым авызыннан башына һич тә килеп карамаган мондый хәбәрне ишеткәч, тырышлыгым бушка китмәде дип, эченнән сөенеп куйды. Бер минутлап тынып торганнан соң ул, Гайшә ханымга карап:

– Кызыгыз үләр алдыннан сезгә язып җибәргән ул хатны күрергә мөмкин булмасмы?-дип сорады.

Гайшә ханым, урыныннан торып, язу өстәле янына барды да, өстәл тартмасыннан бер конверт чыгарып, аны господин Шубинның кулына китереп тоттырды. Шубин, хатны ачып, хатта язылганны тирән бер тетрәнү-гаҗәпләнү белән берничә кат күзеннән кичерде. Гыйззәтле укучы! Мәрхүмә Зөләйханың мөселманча-татарча укый-яза белмәвен беренче бабта әйткән идек. Аның соңгы хаты да русча язылган иде. Хатның тәрҗемәсе болай:

"Әнкәем, йөрәк бәгърем! Мин сез җәнабе галиләрегез алдында җинаятьлемен! Мәхәббәтле әткәемнең дөнья куюыннан болай да җәрәхәтле күңелегезгә минем сезне ташлап, качып китүем аеруча зур зәһәр булгандыр. Инде менә бер ай үтте сезне ташлап качып китүемә. Әмма кай җиргә, ни сәбәптән качып китүем турында мин сезгә хат аша хәбәр итмәдем... Минем сез газизләргә моңарчы хат язмавым минем тарафтан олуг гаептер. Инде, шәфкатьле әнкәем, хәл-әхвәлемне бәян итеп сезләргә хат язарга мәҗбүрмен. Сөекле әнкәем, үткән елны, мәрхүм әткәемнең күзләре авырган вакытта; Петербургка барып, "Татар рестораны"нда мөсафир булып торган чагыбызда, безнең номер белән күрше номерда бер казанлы яшь егет мине үзенә хәләл җефетлеккә сораган иде. Мәрхүм әткәем һәм сез, сөекле әнкәем, Муса әфәндене яхшы белмәвегез аркасында, мине Муса әфәндегә хатынлыкка бирергә риза булмадыгыз. Инде, миһербанлы әнкәем, Муса әфәндене хәтерегезгә төшердегезме? Бераз уйлап баксагыз, хәтерегезгә төшәр. Мин, сезнең гөнаһлы кызыгыз Зөләйха, Муса әфәндегә гашыйк булуым аркасында, сезнең рөхсәтләрегездән башка, Муса әфәндегә кияүгә чыгу нияте белән Казан шәһәренә килдем. Сезнең рөхсәтләрегездән башка качып китүем сәбәпле, минем Казанга сәфәрем дә хәерле булмады. Мәгъшукым Муса әфәнде, казанлы бер бай кешенең кызын йөз мең сум көмеш акчасы белән үзенә хәләл җефетлеккә алырга йөргәнлектән, миңа өйләнүдән баш тартты. Ярым сәгать элек кенә Муса әфәнде минем номерымда булып китте. Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгалә Муса әфәнденең һәм кәләше Хәдичә туташның гомерләрен озын кылып, мәхәббәтләрен көннән-көн артык әйләсен!

Мин инде ни кылыйм?! Бакчасарайга кайтып сезнең күзегезгә күренергә намусым кушмый. Мәгъшукым Муса әфәндедән аерылу газабын кичерергә дә сабыр-көчем калмады. Ни кылыйм?!

Хәерле булырдай бер нәрсә кылырга да куәтем юк! Инде мин үз-үземне револьвердан атып үтерәмен! Һич тә уй-фикер кылынмаганга җәеп эш – шундый яшь килеш, кыз вакытымда үз-үземә кул саламын. Йәнә бер сәгатьтән соң мин, кызыгыз Зөләйха, дөньядан үтеп, мәет-үле булырмын. Дөньяның рәхәтләре миннән калыр. Сез дә, әнкәем, бу юлларны укыганда, җинаятьле кызыгызны шәфкать белән искә төшереп, әлбәттә, егларсыз! Хәзер мин номерның кечек бүлмәсендәмен. Кулымда револьвер, ул шушы сәгатьтә мине дөньядан алып китәчәк. Шәфкатьле әнкәем! Әгәр сез хәзер бу номерда, минем янымда булсагыз иде, мин, бәлкем, үз-үземә кул салмыйча, әүвәлгечә, дөньяда торып калыр идем. Ниләр кылыйм соң?! Син дә, сөекле әнкәем, минем янымда юк! Гөнаһларым өчен минем хөкемем тәмам: үз-үземә кул саламын. Сез бу хатны укыганда мин кабер эчендә булырмын. Газиз әнкәем! Сезләргә бер үтенечем бар, үтенечемне кире какмагыз! Үтенечем шул: җинаятьләремне гафу итеп, бәддога кылмаенча, хәер-догалар белән искә алыгыз. Минем игелекле эшләрем юк, мин сезнең догаларыгызга мохтаҗмын! Миңа булган хокукларыгыздан ваз кичеп, миннән разый булып яшәдегез, сезләргә Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгалә сәламәтлек биреп, ахыр көннәрегезне матур-ямьле әйләсен!

Сөекле әнкәем! Әлбәттә, бу минем хатым сезнең күңелегезгә тирән җәрәхәт ясар, сезне бетмәс кайгыга салыр...

Бәхил булыгыз! Бу хат-минем тарафтан соңгы җинаятемдер, моннан соң мин сезне, әнкәем, язмаларым белән дә, телем белән дә – һичбер төрле юл белән дә рәнҗетмәм. Үз-үземне үтерәмен дәйү номерымда да язу калдырамын. Бәхил булыгыз! Җинаятьле кызыгыз Зөләйха". Господин Шубин хатны конверты эченә салып өстәл өстенә куйды. Гайшә ханым, конвертны алып, әүвәлге урынына-өстәл тартмасына яшерә башлагач, Шубин:

– Бу хатны миңа бирмәссезме икән?-дип сорады.

– Бу хатны мин кабергәчә үз янымда саклаячакмын!-диде Гайшә ханым.

Шулай да, күп гозерләр кылып, хатны бер ай эчендә Казаннан почта белән кире кайтарырга вәгъдә иткәч, Гайшә ханым кызының соңгы истәлеген Шубинга биреп җибәрергә риза булды.

– Минем кызым аркасында гаепсез кеше каторга хезмәтләренә озатылмасын, котыла күрсен, – диде ул хатны биргәндә. – Ләкин эшләрегез тәмам булгач, озакка сузмыйча, хатны үземә кайтарыгыз.

Господин Шубин саубуллашып чыгып китәр алдыннан Гайшә ханымга үзенең Казандагы адресын да язып калдырды.

Къәһвәханәгә кайтып кергәч, господин Шубин, Казанга суд тикшерүчесе исеменә телеграм язып, телеграмны къәһвәханә хезмәтчесе Энгель аша телеграф станциясенә күндерде. Телеграмда болай диелгән иде:

"Зөләйханың үлемендә Муса Салихов та, башка бүтән кеше дә гаепле түгел. Зөләйха үз-үзен атып үтергән. Шубин".

13[үзгәртү]

Әлеге телеграмны юллаганнан соң үткән ун көн эчендә господин Шубин Казанга кайтып җитте.

Муса Салиховның төрмәдә авырып китүе турында язган идек. Шымчы Шубин Бакчасарайдан әйләнеп кайткан арада ул инде тәмам сәламәтләнеп беткән иде.

Господин суд тикшерүчесе, адвокат господин Андреев һәм шымчы господин Шубин мәрхүмә Зөләйханың үләр алдыннан әнисенә язган хатын тотып прокурор каршына бардылар һәм, хатның Зөләйха кулы белән язылганлыгын исбатлап, Муса Салиховның төрмәдән чыгарылуын таләп иттеләр. Өч көннән ул инде төрмәдән иреккә чыккан иде. (...)

Муса әфәнденең төрмәдән котылып чыгуы Казанның бөтен мөселман халкына билгеле булган кебек, күпчелек рус җәмәгатьчелегенә дә мәгълүм булды. Мөсафирханә хуҗасы Габдуллин, Муса әфәнденең төрмәдән ни рәвешле котылуын сорашып белеп, Самарадагы Габденнәсыр әфәндегә: "Муса әфәнде төрмәдән чыкты" дип, кыска гына телеграм сукты.

Муса әфәнде төрмәдән котылып чыкканнан соң ике-өч көн үткәч, өч кеше – Муса әфәнде үзе, Нигъмәтулла әфәнде һәм дә адвокат – господин Андреев Самарага Әхмәди байга кунак булып килделәр. Әхмәди бай үзе дә, гаиләсе дә кунакларны бик шатланып каршы алдылар. Бигрәк тә Хәдичә туташ каләм белән язып бетереп булмаслык дәрәҗәдә сөенде.

Хәдичә туташ гөман кылганча, Муса әфәнде шактый бетерешкән, ябыккан иде. Әхмәди бай господин Андреевтан:

– Ни өчен Муса әфәнденең хәле, сәламәтлеге турында бер дә хат язмадыгыз? – дип сорагач, Андреев аңа:

– Юк! Без сезгә өч хат язып салдык, тик алар сезгә барып җитмәгәннәр, өчесе дә Габденнәсыр әфәнде кулына эләгеп, аңарда торып калганнар,-дип җавап бирде һәм, кесәсеннән өч хат чыгарып:-Менә бу хатлар сезгә атап язылган иде,-дип, аларны Әхмәди байның кулына тоттырды.

Әхмәди байның сөйләвенә караганда, дачасы Самарадан читтәрәк булуы сәбәпле, Әхмәди бай исеменә килгән хатларны шәһәр почтасыннан алу вазифасы Габденнәсыр әфәндегә тапшырылган булган. Ул, күрәсең, Казаннан Әхмәди байга килгән хатларны ачып укып, иясенә бирмичә, аларны үзендә калдыруны файдалырак тапкан. (...)

14[үзгәртү]

...Муса әфәнде төрмәдә вакытта Габденнәсыр әфәнде Хәдичә туташны йөз мең сум көмеш акчасы белән кәләшлеккә алам дип сөенеп-шатланып йөргән булса, хәзер аны өКечкенә текст
Зур текст
Дәрәҗәле юл тексты

</gallery> </gallery> метсез бер хәсрәт биләп алды. Хәер, шундый хәлдә кеше ничек хәсрәтләнмәсен? Йөз мең сум көмеш акча белән гүзәл кыз кулдан китә!

Габденнәсыр әфәнденең хәсрәте көннән-көн көчәя-арта барды. Ниһаять, хәсрәте чиктән ашып, аны дәвалап бетерерлек дару-чара тапмыйча, тәмам гаҗиз калып, ул шундый бер эш кылды ки, аның бу эше җинаятьләре өчен тиешле бер җәза төсен алды – кыскасы, Габденнәсыр әфәнде үз-үзен үтерү нияте белән зәһәр-агу эчте һәм ярты сәгать эчендә дөньялыктан китеп тә барды. Габденнәсыр әфәнденең вафатыннан соң бүлмәсендә, мөсафирханә номерында, түбәндәге бер язу-кәгазь табылды.

"Әхмәди Хәмидовның кызы Хәдичәне йөз мең сум акчасы белән кәләшлеккә алу насыйп булмаганлыктан, мин үз-үземә кул саламын. Минем үлемемдә һичкем дә гаепле булмасын. Муса Салихов Зөләйханы үтерүдә хаксызга гаепләнгән кебек, минем үлемемдә дә кемне дә булса гаепләмәсеннәр өчен, мин үләр алдыннан ишекне эчтән бикләп куямын. Алдан ишекне бикләмичә үз-үземне үтерсәм, полиция килгәнгә кадәр кем дә булса бүлмәгә кереп, берәр төрле явыз уй белән, бу хатымны урлап чыгуы ихтималы бар. Мылтык тавышын ишеткәч, мин аның бикләнми калган ишегеннән бүлмәсенә кердем дә, Зөләйханың үлемендә Муса Салиховны гаепләсеннәр дип, Зөләйханың үзе-үзен атып үтергән револьверы белән "үз-үземне үтерәмен" дип язып калдырган хатын бүлмәсеннән урлап чыктым. Бу эштә мин зур җинаятьләргә бардым. Шулай булса да, максатыма ирешә алмадым-Әхмәди байның кызына һәм йөз мең сум акчасына ия булмадым.

Һәр кешегә үлеме алдыннан тәүбә итү тиеш булганлыктан, мин дә үлемем каршында үз-үземне үтерү нияте белән кулыма бер касә агу-зәһәр алып тәүбә итәмен! (...)

Җинаятьле Габденнәсыр".


Язылган вакыйгалардан соң бер ай үткәч, Хәдичә туташ тәмам сәламәтләнеп җиткәч, Казанда Әхмәди байның өендә никах мәҗлесе уздырылды; кичерелгән кайгы-хәсрәтләрдән соң туй шатлыгы күрелде.

Туй мәҗлесендә, Муса әфәнде белән Әхмәди байның туган-тумача һәм якыннарыннан башка, адвокат господин Андреев һәм шымчы господин Шубин, шымчы Иванов, шулай ук суд тикшерүчесе дә булдылар.


Инде яшьләребез Муса әфәнде белән Хәдичә туташка килсәк, алар, тәмам теләкләренә ирешеп, бәхетле булып, кәеф-сафада яши башладылар. Безгә мәгълүм башка кешеләр дә һәркайсы әүвәлгечә үз эшләрендә калдылар.

Бетте.