Һәркемнең үз эше

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан
Нәкый Исәнбәт
Тулы исеме Нәкый Сираҗетдин улы Закиров
Һөнәре язучы, шагыйрь, драматург, галим-филолог һәм фольклорчы


Көннәрдән беркөнне куян белән маймыл очрашканнар да бер-берсе белән дус булышканнар. Аннан соң бер-берсенең начар гадәтләрен бетерү өчен, куян як-якка карамаска, маймыл бер дә кашынмаска дип үзара сүз куешканнар. Куян як-якка карамыйча ярты көн түзгән, артык чыдый алмагач, хәйләгә сабышкан:

— Мин шулай-шулай урта яшьләрдә вакытта, куян халкы белән бүре халкы арасында бик каты сугыш булды, дошман безгә бу яктан да, теге яктан да килә иде... — дип, тиз генә як-якка каранып алган.

Маймыл да, шунда ук, аңа ияреп, болай дип хәйләләшергә керешкән:

— Мин кечкенә вакытта да бер бик каты сугыш булды, шул сугыш вакытында минем бу төшем дә, теге төшем дә тишелде,— дип, тәненең кычыткан җирләрен тиз-тиз генә кашып алган, имеш, ди.

Шулай итеп куян да, маймыл да бер-берсенә биргән вәгъдәләрен тыштан гына үтәгәннәр. Куян як-якка карамаган, маймыл да кашынмаган исемен алып, үзләре һаман шунда каранып та, кашынып әле дә булса бергә торалар, ди.