Җир йокысы (Тукай)

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан
Җир йокысы
АВТОР Габдулла Тукай

Җир йокысы


Кырга ак кардан
Юрган ябылган;
Җир язга чаклы
Уйкуга талган.

Ул тормас, йоклар,
Кышлар үтмичә,—
Кыйбладан кошлар
Кайтып җитмичә.

Язның айлары,
Апрель, майлары,
Бик матур сызлып
Аткан таңнары;

Урман шаулавы,
Кошлар сайравы,
Күкләр күкрәве,
Яңгыр аннары.

Коену көн саен
Кояш нурында;
Аннан соң тагын
Төшкән чык төндә.

Бу хәлләр җиргә
Барчасы бергә
Калган тик инде
Төштә күрергә.

Җир йоклый тыныч,
Күреп тәмле төш.
Уяныр әле,
Тукта, үтсен кыш!

Уйку — йокы.


?