Яхшылыкка яхшылык

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан

Яхшылыкка яхшылык

(Әмирҗан Моталлапов әкияте)


Борын-борын заманда урман читендәге бер авылда, урам очындагы бер өйдә бабай белән әби яшәгән. Аларның ике оныгы булган. Зуррагы — малай, кечесе кыз бала икән. Малай гел урманга барырга, кош ояларын карарга, җәнлекләр өнен актарырга яраткан.

Беркөнне малай зур тишек яныннан бүре баласы табып алган да авылга алып киткән. Бүре баласы бик матур булган. Кулга да, өйгә дә тиз ияләшкән, үзенең кайда тууын, нинди заттан икәнлеген онытып, өйдә иркенләп яши башлаган. Рәхәтләнеп уйнаган, балалар белән шаярган. Тик анасы гына бүре баласын оныта алмаган, юксынган. Төннәр буе, бабайларның бакча буена килеп, ямансулап улый икән: у-у-у!

Әби белән бабай хафага төшкәннәр һәм малайга әйткәннәр:

— Улым, бу хәл хәерлегә түгел. Син баласын алып кайткан Ана бүре бу. Әллә нинди зыян салуы ихтимал. Исән чакта баласын урынына илтеп куярга кирәк, — дигәннәр.

Малайның бүре баласыннан аерыласы килмәгән. Өлкәннәр сүзенә колак салмаган, бүре баласын кире илтү уена да кермәгән.

Малайның, бераз вакыт киткәч, ишегалдында арбада йоклап яткан сеңлесе юкка чыккан. Күпме генә эзләмәсеннәр, эзенә тошә алмаганнар. Баланың табылырына тәмам омет озелгән чакта шундый хәбәр таралган: «Бер олы ана бүре, күлмәгеннән эләктереп, кечкенә кызны урманга алып кереп киткәнен күргәннәр, имеш». Авыл халкы хафага төшкән. Халык җыйналып урманның аркылысын буена үткән, әмма баланың үзен түгел, кием-салымын да тапмаганнар. Ана бүре авыл башына килеп уламый башлау белән, бабай хикмәтнең нәрсәдә икәнлеген чамалап ала. Оныгына:

— Улым, бүре баласын урынына илтеп куй. Без Ана бүренең хәлен аңламадык һәм ул безне үз көненә төшерде. Күрәсең, ул балаларны алышырга тели төргандыр. Тыңла сүземне, — дигән.

Сеңлесе югалуга малай үзе дә бик кайгыра. Аны кайтарту өчен хәзер ул нәрсә эшләргә дә әзер. Бабасы сүзен үти малай, бүре баласын табып алган урынына алып барып җибәрә.

Төнне йөкламыйча үткәрәләр, Ана бүре баланы китереп куймасмы дип өмет итәләр. Таң беленеп килгәндә генә, ниһаять, көткәннәренә ирешәләр, урман читеннән авылга таба кайтып килүче кызны күреп алалар. Шулай итеп, Ана бүре яхшылыкка яхшылык кыла, кызны кайтарып җибәрү генә түгел, урман читенә кадәр озатып ук куя.

— Менә шулай, улым, — ди бабай оныгына. — Бала һәркем өчен кадерле. Бала кайгысы — бәгырьне телә төрган кайгы. Бу кайгы кешеләр өчен дә, җәнлекләр өчен дә, кошлар өчен дә бер дәрәҗә дә, бердәй авыр. Икенче тапкыр киек җанварларның балаларына тиясе, аларны рәнҗетәсе булма.

Малай тәүбә итә. Көшларны, җәнлекләрне кыерсытмау гына түгел, җае чыккан саен аларга ярдәм кулы сузу турында да уйлана.