Шүрәле (миф)

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан

Шүрәле кара урманнарда гына тора. Ул барыбер кешегә охшый, тик кешедән аермасы: бармаклары да, тырнаклары да бик катылар, бик озыннар. Аның бер-бер бармагы берәр сөям буйлыгы; тырнаклары берсе-берсе адәм бармагы буенда була. Капчык күк имиләре була. Аларны ул иң башы аркылы аркасына салып йөри.

Шүрәле кешене адаштырырга, кара урман эченә алдап кертергә бик ярата. Ул нәкъ кеше кебек кычкыра да кеше аның янына таба килә. Ул тагы кычкыра. Кеше, менә җитәм дип, тавыш килгән якка бара. Шулай итеп шүрәле тавышына алданган кеше урман уртасына кереп китә дә адаша. Шүрәле алдаган кайбер кешеләр урман уртасында адашып калып һәлак тә булалар икән.

Шүрәле ялгыз кеше янына гына килә икән. Ике кеше булса якын килергә, күрешергә курка, ди. Берәүнең янында эте булса, аның янына әллә нигә дә якын килми икән, эттән ул бик курка, ди.

Шүрәле күбрәге кеше күзенә яз көннәрендә кояш чыкканда, йә кояш баеган чагында күренә. Шүрәле берәү-берәүгә күренсә, үзенең атын атый, кешегә күренсә ул, юлдан язганга йә адашканга сабышып, кешедән юл сорый. Ул очраган кешесенә карап йә җылый, йә көлеп-көлеп сөйләшеп китә дә, ничек булса да кешене үз ягына аудара.

Шүрәле үзе син сораган сүзгә каршы бер сүз дә әйтми, үзе бик күп сорашырга ярата. Шүрәлегә очрасаң, тешләреңне күрсәтергә бер дә ярамый. Тешләреңне күрде исә озын бармаклары белән кытыкларга тотына, ул бер кытыклый башласа, үтергәнче кытыклый, ул үзенең тимер кеби каты, бик озын бармаклары белән кытыклап уйнауны бик ярата. Инде бик күп кешеләрне, терлекләрне кытыклап үтергән, ди, ул.

Шүрәле кемгә генә очрамасын, кемне генә күрмәсен: «Кытыклы-мытыклы уйныйк әле»,— дип сорый, ди. Арка ягыннан килсә, бик ерак булса да: «Әй, тукта әле, кети-кети уйныйк әле»,— дип кычкырып артыңнан чаба, ди. Кеше белән бер уйный башласа, кети-кетисен бер дә туктатмый уйный да уйный бирә, кеше ничек кычкырмасын, ничек кенә бакырмасын, бер дә аңа-моңа карамый уйный да уйный, ди, актыгында кеше түзәлмичә үлеп тә кала, ди.

Шүрәле куа башласа, агым суга таба чабарга кирәк, ди. Су аркылы йә сикереп, йә йөзеп чыгарга кирәк. Шүрәле, шуннан соң, суга якын килә дә су аркылы күчә алмый, аптырап кала. Ул суга батудан бик курка икән, шуңа күрә: «Бу суның башы кая»,— дип кешедән сорый, ди. Зирәк кешеләр аңарга суның түбән ягын күрсәтәләр икән до шүрәле су агымына таба чабып китә, ди. Бара, бара, бара да, барып диңгезгә җитә дә, аптырап тагы баягы урынга кайта да, кадалып кала, ди. Суның чыккан ягын күрсәтсәң бик тиз чабып китә дә, суның башыннан әйләнеп килеп җитә дә, кытыклап үтерә, ди.

Элек чакларда шүрәле бик күп кешене кытыклап үтергән, кешеләр моны ничек тә юк итәргә юлын тапмыйлар икән. Менә бер бик усал егет аты белән урманга киткән. Тик юлда барганда бер куян чабып бара икән, ат шул куян артыннан киткән. Егет ни чаклы кычкырса да, ничек итеп кенә чакырса да ат әйләнеп тә карамаган. Шул куян артыннан ияргән. Куркудыр мазар, егетнең исенә дә кереп чыкмаган. Менә ул урманга кереп киткән, бер бик калын агач кисеп, ботакларын арчып, арба буена чаклап кисеп кенә тора икән янына шүрәле килеп чыккан да:

— Я, әле, егет, кети-кети уйныйк,— дип дәшкән. Егет тоткан да:

— Шүрәлекәем, бик яхшы, иң элек кыса-кыса уйныйк әле, соңыннан кети-кети уйнарбыз,— дигән. Шүрәле:

— Атың ничек?—дип сораган. Егет:

— Атым Былтыр була,— дигән.

Шуннан:

— Ярый, алайса, иң элек кыса-кыса уйныйк, аннан кети-кети уйнарбыз,— дип шүрәле егетнең сүзенә күнгән дә:

— Кыса-кысаны ничек уйныйлар, мин аны белмим,— дигән.

Егет әйткән:

— Син карап тор, мин өйрәтермен,— дигән. Шүрәле:

— Ярый, алайса, дигән. Егет тоткан да агачның башын балта белән ярган, бер чөй ясаган да, агачның ярыгына суккан, агачның ярыгы авызын ачкан икән.

Егет шүрәлегә: «Менә шуның авызына бармагыңны тыгып тор»,— дигән. Шүрәле бармагын куйган. Егет балта белән чөйнең нечкә очына бер генә бәргән икән, чөй атылып та киткән, агач ярыгы шап итеп ябылып, шүрәленең бармагын да кысып алган. Шуннан соң менә кычкыра ди, менә бакыра ди, менә җылый ди, менә җалына ди теге, егет бер сүз дә дәшми, атына утырган да чапкан, ди. Җыелган, ди, шүрәлеләр, сораганнар, ди: «Кем кысты»,— дип. Теге шүрәле:

— Былтыр кысты, Былтыр,— дигән ди, бүтәннәре Былтыр кысты дигән саен:

— Җүләр, соң былтыр кысканга быел кычкыралармы, җүләр, җүләр! — дип көлгәннәр генә, ди. Ә егет кайткач, шүрәлене алдаганын сөйләгән, шуннан соң бүтәннәр дә шулай итә башлаганнар, ди. Үзләрен: «Мин — Былтыр»,— дип әйтәләр, ди. Иң элек кыса-кыса уйнап алдап китәләр, ди. Шүрәлеләр әле дә булса шул сүзгә алданалар, ди. Шулай кыса-кыса уйнарга кызыгып кытыклый-мытыклый уенын уйный алмый калалар, ди.

Шүрәле ат өстендә йөрергә дә бик ярата, ди. Урманга якын ат көтүе күренсә, шуннан берсен сайлап ала да, атланып китә дә, үтергәнче чаба, ди. Ат тирләп кайтса, аңа шүрәле атланып чапкан икәне әллә каян билгеле була, ди. Ат көтүенә шүрәле ияләшсә, атларының аркасына сумала сөртеп җибәрәләр икән. Ул атка шүрәле атлана да, шунда ябышып кала, ат өстеннән аерылмый, ябышкан килеш авылга кайтып килә дә, шүрәлене шунда тотып алалар, ди. Шүрәлене ат өстеннән алып йә казыклар белән кыйнап үтерәләр икән, йә мунчага ябалар да ут төртәләр, йә янып торган учакка ташлыйлар икән дә ул шунда янып үлә икән. Тик бер ягы ярамый — шүрәле үтергән авылда шуннан соң бер йорт та артмый, ди. Бик ярлы тормыш белән тора башлыйлар, ди, бик интегәләр, ди. Бер кара урман янында унбиш өйле бер авыл бар икән. Шул авылның ат көтүенә шүрәлеләр ияләшкән — атланалар да китәләр, йөдәтеп бетергәннәр.

Авыл кешеләре моннан ничек итеп тә котылырга юл тапмагач, бер бик яхшы атның сыртына сумала сылап җибәргәннәр. Күп тә үтмәгән, ни күзләре белән күрсеннәр, атка берәү атланган, чабып йөри. Ат үзенең өстендә ят кеше икәнен сизгән дә, туп-туры кайтып килгән, иясенең абзарына кереп киткән. Җыелган авылның бар кешеләре дә, ни әйтергә дә белми, тик карап торалар, ди. Ат өстендәге нәрсәне кем дияргә дә белмиләр, гәүдәсе хатын гәүдәсе, чәче кыска, үзе төкле, озын имиләрен иң башына салган, үзе атның башына аркасы белән кирегә таба атланган да ябышкан, кузгала да алмый, башы кечкенә, күзләре бик зур, җылый да, җылый, кычкыра да кычкыра...

— Син кем? — дип сорыйлар, эндәшми. Бары:

Былтыр кысты да, Былтыр кысты,— дип үкерә дә үкерә.

Шуннан соң авыл кешеләре: «Моны нишләтәбез дә нишләтәбез?» — ди-ди сөйләнә торгач, җыелышып бу шүрәлене яндырырга сүз куешалар. Ут ягалар да, шүрәлене ат өстеннән кубарып алып утка илтәләр. Утка ташлаганда шүрәле боларга ялына башлаган, җылап-җылап ялынса да, җибәрмиләр, тоталар да утка аталар. Шуннан соң шүрәле боларны каргый-каргый янып үлә. Менә шушы шүрәленең каргышы авылга төшә. Бу авылның кешеләре әле дә булса ярлы тормыш белән торалар, ди. Берәүнең дә ике өе юк, берәүнең дә иске игене калмый, кем генә күпме генә акча тапмасын, бер тиененә чаклы эчә дә бетерә, ди. Иртәгене искә дә китермиләр, киләсе көн өчен бер дә уйланмыйлар. Бик әшәке тормыш белән торалар да торалар, ди. Үзләре тормышларының уңайсызлыгын сизмиләр дә. «Барыбер безне шүрәле каргаган, барыбер төзәлә алмыйбыз инде, шүрәле безне дә, үзебезне дә, бар ыруыбызны да каргап китте, безгә дә көн юк, безнең балаларымыз да көн күрмәсләр инде»,—диеп торалар да, торалар, ди. «Барыбез безне шүрәле каргаган — эшләсәк тә уңмыйбыз инде»,— диләр дә яталар да яталар, ди.

Тагын бер авылда шулай бер шүрәлене атка сумала буяп тотканнар икән. Бик озак маташканнар. Бер ни дә итә алмаганнар, ни чаклы кылансалар да, ничек кенә каты суксалар да, шүрәле күзен дә йоммый, ди, бер ни дә булмаган кеби тора да тора, ди. Шуннан соң бик йөдәгәч, куллары талып беткәч бик биек ярдан ташларга уйлаганнар. Ярдан ыргытып җибәргәннәр икән. Шүрәле бер дә исе китми-нитми ике аягын гына югары таба күтәргән дә шуган да төшкән, шуннан яңадан тотып алганнар, бер агачка бәйләгәннәр дә агач төбенә ут куеп яндырганнар. Шул чагында шүрәле боларны бик каты каргаган. Шул авылда әле дә булса бер йорт арткан саен янгын була, ди. Йә яңа йорт, йә иске йорт, йә бар авыл янып бетә, ди. Бер өй дә арттырырга ярамый, ди. Ат исә шүрәле янып бетәр-бетмәс чабып киткән дә, югалган, ди. Әле дә булса таба алмыйлар, ди.

Бер тапкыр бабай киткән урманга, утын кисәргә. Ул чагында урман әлеге кебек булмаган, ул чагында бик зур булган да, бик куе булган. Бабай утын кисә икән. Ерактан бер тавыш бабайны янына чакырган. Безнең бабай куркаклардан булмаган. Тоткан да шул чакырган якка таба киткән. Күпме генә бармасын, тавыш ерагая гына барган. Кояш иңеп караңгы төшә башлагач, бабай эшнең нәрсәдә икәнен сизенгән дә иске урынына кайтмакчы булган. Күпме генә барса да, иске урынына җитә алмаган, әйләнә дә бер урынга чыга, әйләнә дә бер урынга кайтып килә икән. Төн буе йөреп, бер кая да чыга алмаган. Икенче көн төш чагында гына урманнан чыгып бер авылга киткән. Ул авылга барса үз авылыбыз түгел икән. Әллә нинди, бездән унбиш чакрым ераклыктагы ят авыл булып чыккан. Кичкә таба бабайның атасы белән анасы кайгырыша башлаганнар. Туганнарыбызны, күршеләребезне чакырганнар да җыелышып урманга бабайны эзләргә киткәннәр, барып карасалар, бабайның утын кискән урынын тапканнар, тик үзен ни чаклы кычкырып-кычкырып карасалар да, ни чаклы эзләп-эзләп баксалар да таба алмаганнар. Шуннан соң күрше авылга туганнарына кунакка киткәндер дип, кире борылганнар болар.

Бабайның анасы изге карчык икән, күңеле сизгән дә иртә белән мулланы чакырырга, бабай исән-сау кайтса, корбан чалырга нәзер иткән. Икенче көн бабайның анасы мулланы чакырып фатыйха гына кылдырган икән, бабай да кайтып кергән. Бабай ул көнне бер сүз дә сөйли алмаган. Киндер кеби ап-ак агарган, төсе киткән, әллә нинди авыру кеше кеби сәлперәп торган да яткан. Икенче көнне генә көндез уянып, үзен шүрәле алдаганын, алдап урман уртасына, ешлыкка алып кергәнен, ничаклы күрергә тырышса да, шүрәленең үзен күрә алмаганын сөйли алган.