Шыер (Тукай)

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан
Шыер
АВТОР Габдулла Тукай

Шыер


Фәхрелислам Агиевнең шыерын, малай,
Кулаткада да севеп укыганнар.
Вата, шыннан күреп, Кулаткада бер шаир безнең
журналга да нәстәдер бер бәет посылать иткән.
Вата:

Бәет

Их, малай, вафасыз да бу мир!
Бак вана: Хусаен дә помер!
Әмән безнең күк алаша кебек
Ашый, кәбәм, һич туймый бу йир.
Нишләсен вет, Азраил килсә, бар кеше үләр,
Тимай бай булсаң да — азанчы күмәр.
Вет праруклар да, малай, вафат булды,
Сахабалар: Али, Усман, Үмәр.


?