Чуар тавык

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан

Чуар тавык

(әкият, авторы - Гариф Гомәр)


Чуар тавык оясыннан җиргә сикереп төште дә:

— Коорт-корт! Әйдәгез, киттек, киттек! — дип, чебешләрен йөрергә чакырды. Аның сап-сары мамык йонлы чебешләре, бәләкәй генә канатларын җилпи-җилпи, башта оя читенә очып менделәр, аннан җиргә очып төштеләр. Очып төштеләр дә, тәгәрәп йөргән яшел туп кебек, үлән арасына сибелделәр.

— Пи-пи! Пи-пи! — дип, йөгерешеп уйнарга керештеләр. Йомшак үлән очларын нәни томшыклары белән керт-керт иттереп өзеп алдылар.

— Корт-корт!.. Миннән ерак китмәгез, миннән ерак китмәгез! — диде аларның әнкәләре Чуар тавык. Шулвакыт аның янына кызыл кикрикле Әтәч килде дә исәнләште:

— Ко-око-ко! Исән генә тордыңмы, кодача? Ничә чебеш чыгардың? — диде.

— Корт-корт! Ундүрт, ундүрт! — диде Чуар тавык.

Әтәч моңа бик шатланды. Ул, канатларын җилпеп, койма башына сикереп менде дә, башын югары күтәреп, кагына-кагына кычкырды:

— Ки-кри-күүк! Ки-кри-күүк!

Чуар тавык аның тавышына сокланып:

— Корт-коооорррт! Ко-ко-ко-ко! — дип торганда, аның чебешләре:

(— Чи-и-и-и-и, чи-и-и-и! — дип чыелдаштылар. Оялары янына йөгерделәр, ләкин анда да тынычлана алмадылар. Алар янына усал песи Мыр-мыр килгән иде. Ул, чебешләр өстенә ташланырга хәзерләнеп, яшел күзләрен ут кебек ялтыратып тора иде. Чуар тавык, канатларын кабартып, очына-очына барып, аның өстенә ташланды:

— Куррр, куррр! Кит моннан, юньсез, Мырмыр! — диде ул. Песи, сыртын дугаландырып, арт тәпиләренә басты да, алгы тәпиләрен югары күтәреп, без кебек очлы тырнакларын тырпайтып, әче итеп кычкырды:

— Мыррау-мыррраууу!

Ул тавыкка таба сикерде. Чуар тавык аның мыраулавыннан бер дә курыкмады:

— Син миңа карышып торасыңмы әле, Мырмыр? Мин сиңа кирәгеңне бирим әле менә!—диде дә, канатларын җилпи-җилпи очып барып, үткен томшыгы белән аның колак төбен чукып алды, башына канатлары белән уңлы-суллы сукты.

Песи:

— А-яйий, а-яй! — дип кычкырды. Аннары арткарак чигенде дә, кинәт кенә ыргып, без кебек тырнакларын тавыкның канат төбенә батырмакчы иде дә, тавык томшыгы белән аның колагын чукып алды. Песи моңа чыдамады, үртәлә-үртәлә качып китте.