Усак яфраклары (риваять)

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан

Имештер, бик борынгы заманнарда усак яфраклары тирәк яфраклары төсле озынча булганнар. Яз көннәрендә каен суы кебек усак суы да ага торган булган. Бу усак суы каен суына караганда да татлырак, тәмлерәк, баллырак булган икән. Усакның болай ачы сулы түгәрәк яфраклы булып калуына менә нәрсә сәбәп булган. Барыбызга да билгеле Гали батыр яшәгән. Бу Гали батыр бик көчле дә, зирәк тә, гайрәтле дә каһарман бер баһадир булган, ди. Аның чибәрлеген күреп хатын-кыз гына түгел, ирләр үзләре дә хәйран булалар икән. Шушы Гали батыр Дөл-дөл дигән атына атланып яуга чыкса, ат тоягы астыннан чаткылар очкан. Шушы Дөл-дөлгә атланып зөлфәкарен кынысыннан чыгарып бер селтәсә, әкияттәге тылсымлы таяк сыман дошманны кырып сала торган булган. Күп яуларда җиңеп чыккан, шуңа күрә, каһарманлык даны җир йөзенә таралып, Гали бер атаклы яу башы булып танылган. Гали батырга сокланмаган кеше булмаган. Бик күп хатын-кызлар аңа гашыйк булганнар, ничек тә үзләренә каратыр өчен Гали батыр диненә — ислам диненә кергәннәр икән. Уңышларыннан башы әйләнеп киткән дә, сөекле хатыны Фатыйманы да онытып җибәреп, гүзәл кызларга күз сала башлаган. Өйдә Фатыйма ике угылын — Хәсән белән Хөсәенне кочып елап утыра икән, ди. Гали батыр өеннән читтә — күз күрмәгән җирдәрәк яр сөеп йөрсә бер хәл иде. Фатыйма хатын түзгән дә булыр иде. Әмма ләкин өстенә көндәш алып кайткач, бер төнне сабырлыгын җуйган. Хәсрәтен кемгә сөйләргә дә белмичә йөргән-йөргән дә бер агачка — усак агачына туры килеп, агачны кочаклап кан-яшь коеп, бик үксеп елаган. Хәсрәтеннән чыккан кайнар сулышы усак агачының кайрысын яралаган, аның күз яшьләре агач төбе тамырына коелып күл булган. Фатыйманың күз яше тамырларга үтеп усак агачын сулы иткәннәр. Яфраклары да үзгәргән — Фатыйма йөрәгенә охшап калганнар. Хәсрәтле йөрәккә охшап дерелдәп селкенеп торулары шуннан килә икән. Җилсез көннәрдә шаулашып-җырлап торуы Фатыйма зары, Фатыйма ыңгырашуы, ди. Фатыйма шулай гүзәл усак агачын кочып елаган-елаган да агач төбенә утырып бераз тынычланган. Эче бушап юанган икән. Юанса да хәсрәте бетмәгән, эчен-тышын хәсрәтле сагыш биләп алган, ди. Шул агач төбендә үсеп утырган курайны өзеп алып курай уйнаган. Бу курай тавышы сагышлы-моңлы көйләр чыгарган. Фатыймага кадәр курайда уйнаучы булмаган икән. Менә шулай итеп, Гали батыр башка ярлар сөйгән дә, Фатыйманы зур хәсрәткә салган. Фатыйма исә усакны ачы сулы, вак кына йөрәк яфраклы итеп үзгәрткән, ди. Дөньяда ниләр генә булмаган да, бәндәләр ниләр генә күрмиләр.