Убыр (миф)

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан

Убыр, кешенең үзе белән бергә була торган, ияләшкән кешесенең үзендә була торган бер нәрсә ул. Убыр күберәге хатын-кызга ияләшә. Убыр ияләшкән кешегә «убырлы кеше» диләр. Убырлы кеше баш түбәсеннән билгеле була. Убырлы кешенең баш түбәсендә кечкенә генә чокыр сыман урын була, шуңа күрә андый кешегә түбәсе тишек, бу убырлы икән, диләр.

Убырлы кеше йокыга киткәч кенә убыр аннан аерылып китә дә, уттан ясалган йомгак күк булып морҗадан очып чыгып, теләсә дуңгыз, теләсә кара мәче, теләсә кара эт булып аулакта йөри-йөри дә иясенә тагы әйләнеп кайта. Убырның морҗадан чыгып йөрергә яратканын белгән кешеләр морҗаны томалап калдырырга кушалар.

Убыр ир кешеләрнең исәнлек-саулыгы өчен куркынычлы түгел: ул үзе ирләрдән курка, ирләр күзенә күренүдән бик саклана да. Убыр кешеләргә бик күп явызлыклар кыла. Бигрәк тә хатын-кызга явызлык тидерергә бик ярата. Шуның өчен дә убырны тотарга, аны үтерергә бик тырышалар. Убырны тоту да, үтерү дә бик җиңел булмый. Убырны тота башласаң, ул шунда ук вак кына чаткыларга бүлгәләнә дә очып күздән югалып китә ала.

Юлын белсәң убырны тотарга бик җиңел икән. Аның име: күлмәгеңне сүтеп ятарга кирәк икән. Шуннан соң убыр аяк очыңа килә дә ялына башлый икән. Сиңа, үзеңә, балачагаңа, ыру-тамырыңа, иптәшләреңә, үз күргәннәреңә, боларның терлекләренә кимчелек китермәскә сүз бирә икән. Мондый чагында убырны кыйнасаң, бу убырның иясе йокысыннан уянгач сызлана, имрәнә башлый, ди. Убырны кыйнаулар, сугулар барысы да шул убыр иясенә кайтып тия икән.

Инде убыр, эт йә мәче булып, келәт асларындамы: баздамы йөргәнен сизсәң, инә белән күзен кадарга йә булмаса бер-бер җиренә яра ясарга кирәк, шул чагында иртә белән шул яра әлеге убырның иясендә килеп чыга икән. Шуннан соң убыр иясе беленгәч бер кем дә аның янына бармый да, килми дә, үзенә дә якын китерми, аның белән бер йомыш да йомышламый, йөрешми башлый.

Моннан башка убырны тотарга тагын бер юл бар. Ике аерылы шомырт сәнәге йә булмаса ике аерылы агачны аласың да аерыларын ике якка сындырып ташлыйсың. Шуннан соң убыр, кеше булып алдыңа килә дә тезләнеп: «Мине кичерсәнә»,— диеп ялына башлый.

Шунда инде аны бик нык кына киссәң, икенче якын да килми.

Ник соң ул чаклы убырдан куркалар дисәң, убыр ияләшкән кешеләр бик кансыз булалар. Үзләре бер нәрсәгә дә күзләре туймый торган, төнлә белән чыгып кеше нәрсәсен урлый торган булалар. Убыр йөкле хатыннар өчен барыннан да бигрәк куркынычлы. Убыр яңа туган баланы алмаштырып китәргә бик ярата. Шуның өчен дә бала туганда хатын янында ирләрдән бер кеше булырга кирәк. Ир кеше булса, убыр якын да килми, куркып кача.

Убыр хатын-кызга кылган кебек үк терлекләргә дә явызлыгын тидерә. Бозауларны, тайларны, кәҗә бәтиләрен, бәрәннәрне алмаштырып куя. Хатыннарны, терлекләрне имәргә бик ярата. Терлекләрнең сөтен убыр имсә, ул терлек йөкле булса йөген сала, йөкле булмаса авырый, сыза, актыгында үлеп тә куя.

Убыр кешеләргә дә төрле чирләр китерә. Тәннең бер җирен суырса, имсә, шул урынга чуан чыга, я сыткы чыга, бирчәеп кала. Я имеп куйса, кулсыз, аяксыз да калдыра ала. Кайчагында кеше тәнен суырса ул кеше үз-үзеннән кычкыра башлый, сөйләнеп йөри башлый.. Мондый кешегә тирләп кайткан аттан тиз генә камытын салдырырга да кычкыра торган кешенең муенына салырга кирәк. Шул чагында ул кеше аны болай җәфалаганның кем икәнен әйтеп бирә.

Хатын-кызга убыр ияләшсә, ничек тә сизелми калмый. Шуңа күрә андый хатын-кызларга якын килмәс булалар да, тегесе убырлы карчык булып авылның ташландык бер җирендә ялгыз гына бер кечкенә генә өй сыман нәрсә корып тора башлый. Йә илдән ерак урман эчендә юлдан язганнарны үзенә тартып китерә торган булып, багучылык кыла, им-том итә башлый.

Убырлы кеше үлсә дә аның явызлыгы бетми. Убыр үзе ияләшкән кеше белән гүренә дә барып керә. Анда ул аны котыртып тора. Убырлы кеше үзенең гүреннән чыга да йә берәү-берәүне бозып, йә бер-бер әйбер урлап, йә бер явызлык тидереп китә. Убырлы кешенең гүрендә җир өстеннән авызына җиткәнче озын тишек була, убырлы кеше шул тишектән сулыш алып тора. Моннан котылдыру өчен ат тумалагы белән шул тишекне тутырырга, аннан соң өстән имән казык кагып куярга кирәк. Йә булмаса гүрне казып төшеп убырлы кешенең аркасына имән казыгы кагып куярга кирәк. Шуннан соң аның явызлыгы бер кемгә дә тими башлый.