Төркстан сахраларында

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан
Һади Такташ
Тулы исеме Мөхәммәтһади Хәйрулла улы Такташев
Һөнәре шагыйрь, драматург


Төркстан сахраларында


Таң атамы? Яктырамы?

Нишли дөнья, нишли ул?

Ник күренми екты көннәр?

Ник томанлы алгы юл?


Әл дә золмәтләргә йотылып,

Монда ил-ислам тора.

Һәр ягы золмәт учагы,

Куркыныч — төн кап-кара...


Кайда соң ул нурлы таңнар,

Ай, кояшлар балкыйлар?

Кайсы илләрне матурлый,

Бизиләр һәм аңкыйлар?!.


Кайда хөрлек, инкыйлаблар,

Кайда таңнар сыздыра?

Рухлы тормышлар ясарга

Дөньяны пыр туздыра?!.


Кайда рухлы, ямьле дөнья,

Шат тәбәссемле хәят?..

Бармы? Йә юк... ул хәят?

Йә ул хәят безләргә ят?..


Юк төсле ак күңелгә...

Монда михнәт, монда төн,

Монда сахра, моңлы сахра...

Барчасы тоткын бүген!..