Төнлә гражданнарның тынычлыгын һәм тынлыкны саклау турында ТР законы

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан
Татарстан Республикасынаң 2009 елнаң 24 декабреннән № 3-ТРЗ «Төнлә гражданнарның тынычлыгын һәм тынлыкны саклау турында» законы
АВТОР БИЛГЕСЕЗ
ЯЗЫЛГАН: 24 декабреннән 2009 ел. 


24 декабреннән 2009 ел № 3-ТРЗ

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
ЗАКОНЫ
Төнлә гражданнарның тынычлыгын һәм тынлыкны саклау турында
Татарстан Республикасы
Дәүләт Советы
тарафыннан
2009 елның 24 декабрендә
кабул ителде


1 статья. Әлеге Законның җайга салу предметы[үзгәртү]

1. Әлеге Законның җайга салу предметы төнлә гражданнарның тынычлыгын һәм тынлыкны тәэмин итүгә бәйле рәвештә барлыкка килә торган мөнәсәбәтләрдән гыйбарәт.

2.Әлеге Законның гамәлдә булуы түбәндәгеләргә кагылмый:

1) юридик затларның һәм гражданнарның хокукка каршы гамәлләрне булдырмый калуга, һәлакәтләрне, табигый бәла-казаларны, бүтән гадәттән тыш хәлләрне булдырмый калуга һәм аларның нәтиҗәләрен бетерүгә, янгыннарны сүндерүгә юнәлдерелгән, гражданнарның иминлеген тәэмин итүгә яисә халыкның тормышын тәэмин итү объектларының эшләвенә бәйле кичектергесез эшләр башкаруга, оборона гамәлләрен (шул исәптән гражданнар оборонасы һәм мобилизация буенча гамәлләрне) үтәүгә, дәүләтнең оборона сәләтен һәм иминлеген тәэмин итүгә, җәмәгать тәртибен һәм җәмәгать иминлеген саклауга, гражданнарны коткаруга, аларның гомеренә яисә сәламәтлегенә янауны бетерүгә юнәлдерелгән гамәлләренә;
2) юридик затларның һәм гражданнарның тиешле конфессияләрнең канун таләпләре кысаларында дини йолаларны башкаргандагы гамәлләренә;
3) законнар белән билгеләнгән эш көне булмаган бәйрәм көннәрендә бәйрәм итүгә бәйле рәвештә юридик затларның һәм гражданнарның гамәлләренә;
4) билгеләнгән тәртиптә массакүләм мәдәни чаралар үткәрүгә бәйле гамәлләргә, шулай ук гомумфедераль, республика һәм муниципаль дәрәҗәдәге күренекле вакыйгаларны бәйрәм итүгә бәйле рәвештә массакүләм чаралар уздыруга бәйле гамәлләргә;
5) административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе законнарында административ җаваплылык билгеләнгән гамәлләргә.

2 статья. Төнге вакыт[үзгәртү]

Әлеге Закон максатларында төнге вакыт дип 23.00 сәгатьтән алып 6.00 сәгатькә кадәр вакыт аңлашыла.

3 статья. Төнлә гражданнарның тынычлыгы һәм тынлык тәэмин ителә торган объектлар[үзгәртү]

Төнлә гражданнарның тынычлыгы һәм тынлык тәэмин ителә торган объектлар түбәндәгеләр:

1) күпфатирлы һәм индивидуаль торак йортлар, шул исәптән аларда урнашкан гомуми файдалану урыннары;
2) сырхауханәләр, диспансерлар һәм башка медицина учреждениеләре, шифаханәләр, ял йортлары, пансионатлар, балалар тәүлек буе була торган мәгариф учреждениеләре, балалар, өлкән гражданнар һәм инвалидлар өчен интернат йортлар урыннары;
3) кунакханәләр номерлары һәм тулай торакларның торак бүлмәләре;
4) йорт яны территорияләре;
5) кемпинглар, мотельләр, ял базалары территорияләре;
6) бакчачылык, яшелчәчелек һәм коммерциячел булмаган дача берләшмәләре территорияләре.

4 статья. Төнлә гражданнарның тынычлыгын һәм тынлыкны боза торган гамәлләр[үзгәртү]

Әлеге Законның 3 статьясында санап үтелгән объектларда төнлә гражданнарның тьшычлыгын һәм тынлыкны боза торган түбәндәге гамәлләрне кылу тыела:

1) төнлә гражданнарның тынычлыгын һәм тынлыкны бозуга китерә торган итеп телевизорларны, радиоалгычларны, магнитофоннарны һәм башка тавыш чыгара торган җайланмаларны, шулай ук тавыш көчәйткеч җайланмаларны, шул исәптән транспорт чараларында, сәүдә, җәмәгать туклануы объектларында һәм күңел ачу үзәкләрендә урнаштырылганнарны куллану;
2) берничә мәртәбә эшләп киткән саклау сигнализациясенең тавыш сигналларын вакытында сүндермәү, шул исәптән транспорт чараларында урнаштырылганнарын да, йә төнлә гражданнарның тьшычлыгын һәм тынлыкны бозуга китерә торган итеп төзек булмаган саклау сигнализациясен куллану;
3) төнлә гражданнарның тынычлыгын һәм тынлыкны бозуга китерә торган итеп пиротехник чараларны куллану;
4) төнлә гражданнарның тынычлыгын һәм тынлыкны бозуга китерә торган итеп музыка коралларында уйнау, кычкырулар, сызгыру, җырлау, шулай ук тавыш чыгара торган бүтән гамәлләр;
5) төнлә гражданнарның тынычлыгын һәм тынлыкны бозуга китерә торган итеп ремонт, төзелеш, төяү-бушату эшләрен башкару.

5 статья. Административ җаваплылык[үзгәртү]

Әлеге Закон нигезләмәләрен бозуда гаепле затлар Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексы нигезендә җаваплы булалар.

6 статья. Әлеге Законның үз көченә керүе[үзгәртү]

Әлеге Закон рәсми басылып чыккан көннән 10 көн узгач үз көченә керә.


Татарстан Республикасы Президенты

М.Ш. Шәймиев

Казан, Кремль 2010 елның 12 гыйнвары №З-ТРЗ