Төлке, Куян һәм Әтәч
Лев Толстой | |
| |
Тулы исеме | Толстой Лев Николай улы |
---|---|
Һөнәре | язучы, фәлсәфәче |
Булган, ди, Төлке белән Куян. Төлке боздан, Куян кайрыдан өй салганнар.
Матур яз җиткән—Төлкенең өе эрегән дә аккан, ә Куянның өе һаман шул килеш калган.
Менә Төлке кунып чыгарга Куяннан рөхсәт сораган. Ә соңыннан Куянны үзен куып чыгарган. Куян елый-елый бара икән. Аңа Эт очраган:
— һау-һау-һау! Куян, нигә елыйсың?—дигән аңа Эт.
— Нигә еламаска?! Минем өем кайрыдан, төлкенең өе боздан салынган иде. Төлке миннән кунып чыгарга гына рөхсәт сораган иде, соңыннан үземне куып чыгарды,— дигән Куян.
— Елама, Куян! Мин аны куып чыгарырмын,— дигән Эт. Алар өй янына килгәннәр. Эт өрә башлаган:
— һау-һау-һау! Төлке, чык, бар кит! Ә төлке аларга мич башыннан:
— Балта кайрыйм, пычак кайрыйм, сикереп төшәрмен дә өзгәләп ташлармын,— дигән.
Эт курыккан да чыгып качкан.
Куян елый-елый тагын юл буйлап китеп барган. Аңа Аю очраган:
— Нигә елыйсың, Куян?
— Ничек еламаска?! Минем өем кайрыдан, Төлкенең өе боздан салынган иде. Төлке миннән кунып чыгарга гына рөхсәт сорады, соңыннан үземне куып чыгарды,— дигән Куян.
— Елама, Куян,— дигән Аю,— мин аны куып чыгарырмын.
— Юк, куа алмассың шул! Эт барган иде, куып чыгара алмады, син дә куа алмассың,— дигән Куян.
— Юк, куармын!—дигән Аю.
Аю белән Куян кайры өйгә киткәннәр.
— Төлке, бар чыгып кит! — дип акырып җибәргән Аю. Ә Төлке аларга мич башыннан:
— Мич башында балта кайрыйм, пычак кайрыйм, сикереп төшәрмен дә өзгәләп ташлармын! — ди икән.
Аю курыккан да китеп барган.
Куян елый-елый тагын киткән. Юлда аңа Үгез очраган.
— Нигә елыйсың, Куян?—дигән Үгез.
— Ничек еламаска?! Минем өем кайрыдан, Төлкенең өе боздан салынган иде. Төлке миннән кунып чыгарга гына рөхсәт сораган иде, соңыннан үземне куып чыгарды,— дигән Куян.
— Әйдә, Куян, киттек, мин аны куып чыгарырмын,— дигән Үгез.
— Юк, Үгез, куа алмассың. Эт куды, чыгара алмады, Аю куды, чыгара алмады, син дә куып чыгара алмассың,— дигән Куян.
— Юк, куармын!—дигән Үгез.
Алар өй янына килгәннәр. Үгез үкереп җибәргән:
— Бар, Төлке, чыгып кит!—дигән. Ә Төлке аларга мич башыннан:
— Мич башында балта кайрыйм, пычак кайрыйм, сикереп төшәрмен дә өзгәләп ташлармын! — дигән.
Үгез курыккан да йөгереп качып киткән.
Куян елый-елый тагын киткән, элеккедән дә каты елый икән бу. Аңа җилкәсенә чалгы салган әтәч очраган.
— Кикри-күк! Нигә елыйсың, Куян?—дигән Әтәч.
— Ничек еламаска?! Минем өем кайрыдан, Төлкенең өе боздан салынган иде. Төлке миннән кунып чыгарга гына рөхсәт сораган иде, соңыннан үземне куып чыгарды,— дигән Куян.
— Әйдә киттек, мин аны куып чыгарырмын,— дигән Әтәч.
— Юк, Әтәч, куа алмассың! Эт барды, куа алмады, аю барды, куа алмады, Үгез куды, куа алмады, син дә куа алмассың, — дигән Куян.
— Юк, куармын! — дигән Әтәч.
Алар өй янына барып җиткәннәр. Әтәч тәпиләре белән тибенгән, канатлары белән кагынган:
— Кикри-кү-ү-к!
Җилкәмдә чалгы китерәм,
Төлкене чабып үтерәм!
Тиз төш, Төлке, мич башыннан,
Хәзер үк чыгып кит моннан! — дигән Әтәч.
Төлке моны ишеткәч, бик курыккан һәм:
— Хәзер, аягыма гына киям...— дигән.
— Кикри-кү-ү-к!
Җилкәмдә чалгы китерәм, Төлкене чабып үтерәм! Тиз төш, Төлке, мич башыннан, Хәзер үк чыгып кит моннан! — дип, тагын да ныграк кычкырган.
— Тунымны гына киям,— дигән Төлке. Әтәч өченче тапкыр кычкырган:
— Кикри-кү-ү-к!
Җилкәмдә чалгы китерәм, Төлкене чабып үтерәм! Тиз төш, Төлке, мич башыннан, Хәзер үк чыгып кит моннан!
Төлке өйдән чыгып качкан. Әтәч белән Куян өйдә бергә рәхәт-рәхәт тора башлаганнар. Әле дә булса торалар, ди, алар.