Тәүфыйклы песи

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан
Һади Такташ
Тулы исеме Мөхәммәтһади Хәйрулла улы Такташев
Һөнәре шагыйрь, драматург


Тәүфыйклы песи


Әби.
Минем песи гаҗәп хыянәтсез,

“Мулла” кебек тәүфыйк иясе:

Каймак куясыңмы, ни куйсаң да,

Һич кенә юк инде тиясе.

Чүлмәгемне шунда калдырыйм да

Печән бирим малкайларыма.

Песи.
Ә мин, әби җаным, син килгәнче

Менеп төшим чүлмәк янына.

Песи өчен нәрсә, еракмыни

Өстәл белән бүкән арасы.

Азапланып бер дә менәсе юк,

Тик бер генә сикереп аласы.

Каймак тәмле әйбер, каймак эчеп

Җанын җуя бик күп песиләр,

Тик уңайсыз шунсы, каймакларын

Тар чүлмәккә сала кешеләр.

Менә хәзер әйбәт булып китте.

Эт.
Йортны саклау, малай, җиңел түгел,

Караклар шул куркып тормыйлар,

Күзеңне дә йомып өлгермисең,

Хәзер бер нәрсәңне урлыйлар!

Кешеләре, әле, кешеләре,

Мәчеләре тынгы бирмиләр,

Алар сыйланалар, йонлы колакларны,

Ә хуҗалар мине тиргиләр.

Чүлмәк харап булды.

Эт.
Анда нәрсә?

Берәр карак, ахры, кергәндер,

Юк, качалмас, шайтан алган нәрсә,

Мине йоклый диеп белгәндер.

Каракларның, малай, эзе дә юк,

Кай арада качып киткәннәр.

Абау, йөзе кара булгырлары,

Сөт чүлмәген харап иткәннәр.

Бу мәчеләр эше, һичбер шик юк,

Үләт кенә төшсен аларга.

Тәмле әйбердер, ахры – белер өчен

Кирәк, малай, кабып карарга...

Әйе, кирәк...

Тәмле, бигрәк тәмле,

Песиләр шул тора беләләр,

Йонлы борыннарны, эшләмичә

Каймак ашап рәхәт күрәләр...

Акбай кәефләнде:

- Ну, каймагы әйбәт икән, -

Диеп мактады.

Ә ишектән әби борынын сузып,

Мыштым гына өйгә атлады...

Әби.
Әһә...менә кем ул икән явыз карак,

Сөт, каймакның башына җитүче,

Менә кем ул икән йортымдагы

Чүлмәкләрне харап итүче!

Менә сиңа, менә, йөзең кара,

Менә сиңа, муеның сыңгыры!

Югал күз алдымнан, оятсыз нәрсә,

Кит хәзер үк, үләт кыргыры!..

Ә песием, җан кисәгем,

“Мулла” кебек тәүфыйк иясе:

Каймак куясыңмы, ни куйсаң да,

Һич кенә юк инде тиясе.