Толугышшәмси мин мәгърибиһа (Тукай)

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан
Толугышшәмси мин мәгърибиһа
АВТОР Габдулла Тукай

Толугышшәмси мин мәгърибиһа


Чыкса мәгърибтән кояш — шунда заманның ахыры,
Бу — китапларда язылган күп галәмәтнең бере.

Гыйльмилә хикмәт кояшы тугъды мәгърибтән хазир,
Көнчыгыш халкы, белалмыйм, инде нәрсә монтазир?


?