Тавык белән Үрдәк
Мәҗит Гафури | |
| |
Тулы исеме | Габделмәҗит Нургани улы Гафуров |
---|---|
Һөнәре | язучы, шагыйрь, журналист |
Бер тавык бер үрдәк белән бергә торып,
Бер курада бергә ашап, бергә йөреп,
Бара торгач, бер-берсенә дуслаштылар,
Берсен-берсе туган төсле якын күреп.
Үрдәк бара көн саен бер күл буена,
Аннан кайткач, йортта тора көн буена;
Тавык өйдә ялгыз торып калган чакта,
Төрле күңелсезлек төшәдер уена.
Беркөнне диде тавык: «Дускаем
Кая барып кайтасың син һәр көн саен?
Миңа монда ялгыз тору бик күңелсез,
Синнән башка торып һичбер ямь тапмаем».
Диде Үрдәк: «Барамын мин һәр көн күлгә,
Күлдә йөрсәм, рәхәт буладыр күңелгә;
Анда мин йөзәм, чумам, кагынамын,
Тазарам, матурланам йөзеп күлдә».
Тавык сорый: «Ул матур күл кайсы җирдә,
Моңарчы син ник әйтмәдең миңа бер дә?
Мин дә барып, рәхәтләнеп йөрер идем,
Йөзеп, чумып уйнар идек бергә-бергә».
Үрдәк әйтә: «Барам дисәң ярый, бик хуш;
Ник бармаска, безнең төслүк син дә бер кош.
Йөзеп, чумып, юынып, тазарып кайтырсың,
Көн буена бикләнеп, тик торганчы буш».
Киттеләр болар күлгә иртүк торып,
Тавык бара йөзәр өчен план корып;
Бару белән, үрдәк күлгә төшеп китте,
Чума, йонын юа башын борып-борып.
«Ник карыйсың? Әйдә инде син дә төш»,— ди;
Шулай дигәч тавык суга барып төште.
Төшү белән тавык суга бата башлап,
Ихтыярсыз байтак кына су да эчте.
Чыгарга әйтә, үзе һаман китә эчкә,
Аягы җитми торган тирән төшкә,
Үрдәк тә хәйран булып карап тора,
Якын дусты дучар булгач мондый эшкә.
Тавык мескен үлмәс өчен чабаланды,
Җаныннан өмет өзде, гаҗиз калды.
Ярый әле шул вакытта берәү күреп,
Кызганып, бу тавыкны төшеп алды.
Тавык өйгә кайтып керде көчкә-көчкә,
Гадәттән тыш су тулган булган эчкә;
Үкенде батырчылык кыйлганына
Кулыннан килми торган мондый эшкә.