Сибгатуллин (Тукай)

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан
Сибгатуллин
АВТОР Габдулла Тукай

Сибгатуллин


Бер җегет, шәмдәй, буен катрып йөри,
Алга дип, милләт, сине чакрып йөри;
Белмисең, милләт, синең хаккың өчен
Нинди җырлар ул җегет шапрып йөри.

Ул синеңчөн, милләтем, атлып йөри,
Армый-талмый, көн вә төн ватлып йөри;
Җаны һәм вөҗданы шул юлда фида:
Кайда бай күрсә, шуңар сатлып йөри.

Кайда барса, шунда «милләт» дип йөри,
«Мин — мөхәррир һәм дә бик шәп!» — дип йөри.
Инде дә, милләт, тәрәкъкый итмәсәң:
Рестораннарга кереп акрып йөри!

Синеңчөн — синең өчен.
Тәрәкъкый итмәсәң — алга китмәсәң.


?