Сагыныр вакытлар (Тукай)

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан
Сагыныр вакытлар
АВТОР Габдулла Тукай

Сагыныр вакытлар


Туйса Иблис тормышыннан, яд итә оҗмахларын,—
Яд итәм, бизсәм үземнән, мин сабыйлык чакларын.

И күңелнең шаулап аккан чишмәдән сафрак чагы!
И гомернең нурланып үскән яшел яфрак чагы!

Юк гамең бернәрсәдән дә, барча эшләр ал да гөл;
Күк тә күк төсле зөбәрҗәт һәм дә баскан җир — ләгыль.

Очрамый юлда җиһанның кайгы-хәсрәт, аһына,
Тик бирәсең ул вакыт бәйгать табигать шаһына.

Һәр чәчәк — сеңлең, апаң; абзаң — үсеп торган агач;
Син сабыйдай нечкә аваз берлә сайрый сандугач.

Чәчмәгән җир күк —күңелнең һәр гүзәлгә бушлыгы,
Тик кояшны һәм табигатьне сөюдән хушлыгы!

Бар күңел хәдсез, хисапсыз мәрхәмәт, шәфкать тулы,
Санки күңлең — җиргә күктән ингүче рәхмәт юлы.

Бер теләнче керсә йортка, син бирәлсәң бер телем,—
Әй була җанга хозур! Шатлыктан әйләнми телең.

Кич белән кайчак укыйлар, тыңлыйсың төрле китап,
Кайсысы көйсез була һәм кайсысы көйле китап.

Бер кызык көйле китапның моңлы таушы тирбәтеп,
Күз йомылгач, ихтыярсыз йоклыйсың шундук ятып.

Йоклыйсың рәхәт кенә; төнлә уянсаң бер заман,
Як-ягың тып-тын — әле юк яктылык, таң атмаган.

Шул вакыт яшьләр күзеңдә: җан ачып, җан сызланып
Егълыйсың, Җан-Зөһрә берлән Җан-Таһирне кызганып.


?