Пар ат

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан
Габдулла Тукай

Тулы исеме Тукаев Габдулла Мөхәммәтгариф улы
Һөнәре шагыйрь, тәнкыйтьче, публицист

Пар ат[1][үзгәртү]

Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап;

Чаптыра атларны кучер, суккалап та тарткалап.

Кич иде. Шатлык белән нурлар чәчеп ай ялтырый;

Искән әкрен җил белән яфрак, агачлар калтырый.

Һәр тараф тын. Уй миңа тик әллә ни җырлый, укый;

Нәрсәдәндер күз эленгән һәм тәмам баскан йокы.

Бер заман ачсам күзем, бер төрле яп-ят кыр күрәм;

Аһ, бу нинди айрылу? Гомремдә бер тапкыр күрәм.

Сау бул инде, хуш, бәхил бул, и минем торган җирем,

Мин болай, шулай итәм дип, төрле уй корган җирем.

Хуш, гомер иткән шәһәр! инде еракта калдыгыз;

Аһ! таныш йортлар, тәмам күздән дә сез югалдыгыз.

Эч поша, яна йөрәк, хәсрәт эчендә, уйда мин;

Ичмасам иптәш тә юк ич, тик икәү без: уй да мин.

Аһ, гөнаһым шомлыгы, бу кучеры бик тын тагын,

Җырламыйдыр бер матурның балдагын йә калфагын!

Әллә нәрсәм юк кеби; бер нәрсә юк, бер нәрсә ким;

Бар да бар, тик юк туганнар, мин ятим монда, ятим.

Монда бар да ят миңа: бу Миңгали, Бикмулла кем?

Бикмөхәммәт, Биктимер — берсен дә белмим, әллә кем!

Сездән айрылып, туганнар! — җайсыз, уңгансыз тору;

Бу тору, әйтергә мөмкиндер, кояш-айсыз тору.

Шундый уйлар берлә таштай катты китте башларым;

Чишмә төсле, ихтыярсыз акты китте яшьләрем.

Бер тавыш килде колакка, яңгырады бер заман:

Тор, шәкерт! Җиттек Казанга, алдымызда бит Казан”.

Бу тавыш бик ачты күңлем, шатлыгымнан җан яна;

«Әйдә чап, кучер, Казанга! Атларың ку: на! на-на!»

Әйтә иртәнге намазга бик матур, моңлы азан;

И Казан! дәртле Казан! моңлы Казан! нурлы Казан!

Мондадыр безнең бабайлар түрләре, почмаклары;

Мондадыр дәртле күңелнең хурлары, оҗмахлары.

Монда хикмәт, мәгърифәт һәм монда гыйрфан, монда нур;

Монда минем нечкә билем, җәннәтем һәм монда хур...


Гыйрфан — аң-белем, мәдәният. «Фикер» газетасының 1907 елгы 17нче (6 май) санында һәм «Әлгасрел-җәдит» журналының шул ук елгы 5нче (25 май) санында, аннары (соңгы юлындагы «нечкә билләр» «нечкә билем»гә үзгәртелеп) 3нче дәфтәрдә (1907) басылган. Беренче мәртәбә өчтомлыкка кертелгән. Текст 3нче дәфтәрдән алынган.

«Пар ат» Җаек шәһәрендә язылып, Г.Тукайның туган ягын сагыну истәлеге булып тора, чөнки инде ун ел чамасы гомерен читтә уздырган кешедә туган ягын кайтып күрү тойгысы гаҗәп зур була. Габдулла Тукайга шагыйрь булып тагын да күтәрелү өчен инде борынгы Казан һәм татар халкының үзәгендә булу зарур.

Тукайның әлеге шигыре «Фикер»дән алынып Петербургтан нәшер ителүче «Нур» газетасы битләрендә басылып, әдәбиятыбызны баетучы уңышлы шигырь дип тәкъдим ителә.

«Пар ат» шигыре инглиз теленә дә тәрҗемә ителеп, Англиядә чыга торган «Россияне күзәтү» исемле журналда, Тукайның кыскача биографиясе белән бергә басылып чыккан (1914. — №1. — III том)).

Искәрмәлә[үзгәртү]

  1. ("Пар ат". (Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда/Габдулла Тукай. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006 (1 т.: Шигырьләр, поэмалар/Төз.: Н.Хисамов, З.Мөхәммәтшин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 271 б.))