Озын колак баласы Елак-Мылак

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан
Зыя Мансур

Тулы исеме Зыя Мансур улы Мансуров
Һөнәре шагыйрь


Озын колак баласы Елак-Мылак

(Зыя Мансур әкияте)


Көннәрдән беркөнне Озын колак болыннандырмы,

Чылтырап аккан чишмә суыннандырмы, коедандырмы.


Кечкенә бер куян алып кайткан, шундый кечкенә,—

Күренмәс тә иде салсаң аны бүрек эченә.


Ә тавышы үзеннән зур аның — зур гынамы соң! —

Яңгырата ул елаган чакта зур урман эчен.


Ачуланып, бүреләр эзли аны: — Йотабыз!—диләр.

Тавыш килә, ләкин берничек тә үзен күрмиләр.


Бер яфракта ята, ә бер яфрак аның өстендә.

Куе үлән арасында аны күрми һичкем дә.


Көннәрдән беркөнне аюлар да тырыша табарга.

Якынайгач, тавышыннан куркып, кача алар да.


Шундый яман елый, туктый да ул башлый яңадан.


И бәбкәм,— ди аңа Озын колак,— елама, җитәр.

Аю, бүре таба алмый икән, табарлар этләр.


Юк, туктауны белми, елый һаман, кичтән дә елый,

Төн буе да шыңшып кына ята, иртән дә елый.


Кичкә кадәр улап ята: аннан Озын колак бит

Түзә алмый. Исем бирә моңа Елак-Мылак дип.


Көннәр үтә. Үсә Елак-Мылак, инде аңарга

Нәни яфрак түгел, олы юрган кирәк ябарга.


Үзе киенеп, үзе чишенергә вакыты җиткән,

Ә ул авызын җәеп елый гына, тора да иртән:


Оегым юк, әни, кая куйдың, кайда күлмәгем? —

Көтеп ята һаман әнисенең алып биргәнен.


Үзе юына белми. Аны һаман көйлә дә көйлә...

Көннәр үтә... Берчак, матур булып, Яңа ел килә.


Куяннарның һәммәсе дә җыела ёлка янына.

Ә ёлкада, якты нурлар сибеп, утлар кабына.


Елак-Мылак утыра читтә елап, чөнки аңарга,

Син елак дип, билет бирмәгәннәр ёлка карарга.


Шау чәчәктәй киенеп, Май да килә, ә Елак-Мылак

Торып кала читтә, гадәтенчә, һаман да елап.


Флаг алырга дип, кибетләргә ул бара икән:

— Елакларга флаг юк,— дигәннәр, буш кайтып киткән.


Кызыл шар да сатмаганнар аңа, су да, квас та.

— Өйрән әле башта син,— дигәннәр, елак булмаска...


Алтынчы яшь инде аңа хәзер, кечкенә түгел.

Инде хәтта мәктәп турында да сүз чыкты бүген.


Ә мәктәптә елак-мылакларга урын юк, диләр.

Ә мәктәптә елак-мылакларга китап бирмиләр.


Дәфтәр дә юк анда, каләм дә юк елаклар өчен.

Мәктәп әйтә: — Миңа килгән кеше үзе киенсен.


Мәктәп әйтә: — Миңа килгән кеше сүз тыңласын,—ди.

Мәктәп әйтә: — Миңа килгән кеше шыңшымасын,— ди...


— Мин моннан соң инде еламам, дип Елак-Мылак та

Кичәдерме, белмим, сүз биргән, ди Озын колакка...