Мәҗрух указ (Тукай)

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан
Мәҗрух указ
АВТОР Габдулла Тукай

Мәҗрух указ


Галәлгомья фикер йертми бераз да,—
Ук аткан төсле үрдәк яки казга,—
Тисен бу дип Мөхәммәт хәзрәтенә,
«Исабәт»ләп бер ук аттым Хиҗазга.

Исабәт итмәде ләкин бераз да,
Зарар бирмичә хаҗ, руза, намазга,
Бераз әйләнде дә ук буш һавада,
Килеп ләкте кулымдагы указга.

Тизүк мәжрух указымны күтәрдем,
Дәваларга Өфе якка юнәлдем.
Тагын терлер микән мискин указым—
Дәвасына фидадыр күп һәм азым!


?