Мәхәббәт тәүбәсе (Такташ)

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан
Мәхәббәт тәүбәсе
АВТОР Һади Такташ
Һади Такташ
Тулы исеме Мөхәммәтһади Хәйрулла улы Такташев
Һөнәре шагыйрь, драматург


Мәхәббәт тәүбәсе


Яшьлек,
Гомрең кыска синең,
Шундый кыска булып тоела,
Кичен чәчәк аткан була,
Ә таңында инде коела...
Мәхәббәт
Ул үзе иске нәрсә,
Ләкин
Һәрбер йөрәк аны яңарта,
Тиле яшьлек ярты гомрен бирә
Аның хисе белән янарга...
Янган яшьлек,
Үткән мәхәббәтләр,
Алар мәңге миндә терелмәс,
Күзләрем дә хәзер беркемгә дә
Гыйшык уты эзләп тегелмәс.
Инде...
Тәүбә иттем ул эшләрдән,
Азгын күңел күпкә басылды,
Ирке чикләнмәгән йөрәгемә
Башлык итеп куйдым гакылны.
Гакыл башлык булган көннән алып,
Көн-төн елый мескен йөрәгем,
Һәр көн ызгыш, һәр көн йөрәгемә
Гакыл-башлык бирә кирәген...
Их син, яшьлек,
Их син, тиле яшьлек!
Шундый кыска булып тоелдың,
Кичен чәчәк аткан булдың,
Ә таңында...
Ә таңында инде коелдың...
Язгы сандугачлы яшьлек таңым
Үтте инде...
Онтылдылар бик күп исемнәр,
Инде яшьләр хәзер яратсыннар,
Инде яшьләр хәзер сөйсеннәр...
Ә мин...
Ә мин үзем бөтенләйгә
Тәүбә иттем андый эшләрдән,
Читтән генә хәзер көлеп йөрим:
— Гыйшык! —
Диеп йөргән кешеләрдән...
Шулай да әле, кызлар,
Алла хакы өчен,
Миннән бераз читтә йөрегез,
Йә тәүбәне шунда боздырырсыз,
«Гыйшык» итеп куеп берегез!..
Юк шул,
Гыйшкым хәзер иясенә
Кире алынмаска бирелгән,
«Аның» рәсмен беркем, бервакытта
Ала алмас минем күңелдән...
Шуның өчен тыныч күңел белән
Туктап менә шушы урында,
Җырлыйм Зөбәйдәнең наборщикка
Булган көчле гыйшкы турында...

I. Зөбәйдәнең рәсме

Кайчак шулай бер-бер иптәшеңдә
Утрып, сөйләшер сүз тапмыйсың,
Өстәленнән альбом кебеген алып,
Рәсемнәрен мактый башлыйсың...
Шулай ялкау гына сөйләнгәндә,
Күзләр бер рәсемгә туктала,
Кара болыт кебек тузган чәчләр
Хыялыңа кереп чормала...
— Бу кем? —дисең,
Ә ул көлеп кенә:
— Бу, ди, хәзер бала анасы,
Матур иде, яшьли иргә чыкты,
Хәзер инде алты баласы...
Ди ул,
Ә син алданганың
Белдермәскә теләп тынасың.
Ә бераздан:
— Алай икән...
Дигән булып,
Альбом битен ябып куясың.
Матурлык ул шулай: «
Кызда булса,
Җыерчыклы йөзгә әйләнә,
Ирдә булса,
Аның матурлыгы
Сакал, мыек белән бәйләнә...
Мәхәббәт тә —
Нәфис матур чәчәк,
Ләкин
Үзе гаҗәп гомерсез,
Кайчак загс белән соңы бетә,
Ә кайчакта...
Яхшук- күңелсез...
Зөбәйдәнең рәсме —
Альбомымның
Күзгә бәрелеп торган урнында,
Альбомымны карап чыккан кешеләр
һаман сорый аның турында:
— Бу кем? — диләр,
Ә мин җавап бирәм:
— Матур кыз, дим,
Булган комсомолка,
Бөтен кешене үзенә карата,
Ә син, егет,
Бераз кичектең шул —
Ул бер наборщикны ярата...

II. Зөбәйдәнең гыйшкы

Сандугачлы таңнар,
Зур урманнар
Аның гыйшкын бизи алмады,
Язгы зәңгәр күкнең йолдызлары
Матурланып күктә янмады...
Аның гыйшкы көзен чәчәк атты
Эштә,
Собраниедә,
Урамда.
Күңел язы шаулап үтте аның
Тәңкә карлар яуган буранда...

Әй, җырлыйсы килә шушы җырны,
Шундый якын бу җыр күңелгә,
Җырланган җыр кебек яшьлек таңым
Шаулап үтте...
Шаулап үтте инде гомергә...

Их!
— Зөбәйдә, бар бүген собраниегә,
Анда аның бүген доклады;
Ул елмаер сиңа тагын да,
Затып килер кайткан чагыңда...
— Зөбәйдә, бар бүген театрга,
Бәлки, анда аны күрерсең,
Аның белән залда йөрерсең...
— Зөбәйдә, син барма театрга,
Йөрмә, бәгърем, аның артыннан...
Саклана күр егет халкыннан...
Ашкынулы көннәр шулай үткән,
Минутлардан эзләр калмаган,
Яшьлек үзенең җылы кочагында
Зөбәйдәне һаман алдаган...
Ә беркөнне...
Аны наборщигы
Кунак итеп үзенә китергән,
Алар бергә утырганнар...
Соңыннан
Бүлмә уты сүнгән,
Алар икәү
Төнге караңгыда калганнар...
Төн караңгы булган...
Төн буенча
Ап-ак карлар җиргә яуганнар...
Ул төнне ай күктә эш тапмыйчы,
Эче пошып сүгенеп йөрегән,
Ул төнне Әүхәди юлга чыгып,
Кире кайткан куркып бүредән...
Шушы төнне Гыймади, эт өрсә дә,
Тәмле йокысыннан тормаган,
Шәкүр карак аның абзарыннан
Күк айгырын кереп урлаган...
Ләкин
Шушы төнне Зөбәйдәнең
Кайдалыгын беркем белмәгән,
Карт анасы ярты төнгә кадәр
Ни өчендер аны-эзләгән...
Тик,
Мәхмүт торган йортта
Бер студент
Ябылмыйча калган ишектән
Зөбәйдәнең:
— «Мәхмүт, бәгърем, җибәр!» дигән
Ярты елау таушын ишеткән...

Айлар үткән...
Тәңкә карлар ява,
Ап-ак карлар;
Ә Зөбәйдә эшкә бармады,
Керфекләре җиргә карый аның,
Наборщигы аны алдады...

III. Зөбәйдәнең хаты

«.. Алдарсың дип сине белмәдем;
Вәгъдә бирдең,
Өзелеп көттем сине...
Ә син?..
Нигә инде шулай килмәдең?
Тагын язам,
Сиңа бер сүзем бар,
Бик кирәкле... кичкә кил әйдә.
Килерсеңме?
Көтәм.
Ком. сәламе белән: Зөбәйдә... »

Ләкин ул килмәде.
Аңа нәрсә,
Эшлисе эш күптән эшләнгән,
Алма кебек матур Зөбәйдәбез
Үзе сөйгән, үзе...
Көчләнгән...

IV. Хатынсыз ай

Ә ай күктә һаман сүгнеп йөри
Җил йоклады исә төн белән;
Айның хатыны да юк,
Ай ялгыз ул,
Төн үткәрсен соң ул кем белән...
Җил, хәерсез, ятып йокламаса,
Җирдә алай-болай иткәли,
Төндә йөргән кайбер кешеләрнең
Бүрекләрен урлап киткәли...
Ә ай көлә,
Айга кызык була,
Ай ялгыз ул картлык көнендә,
Өйләнәлми калган,
Шуның өчен
Кайгы нуры күренә йөзендә...
Зөбәйдәнең әние күлмәк тегә,
Чәнчеп-чәнчеп ала инәсен;
Зөбәйдәнең сеңле уйнап йөри,
Абау матур!
Күзем тимәсен...

V. Зөбәйдә һәм ай

Ай да ялгыз,
Безнең Зөбәйдә дә...
Ул тын гына
Айга карап килеп утырды,
Һаман көлеп йөргән зур күзләрен
Канлы яшьләр белән тутырды...
— Их, син, яшьлек,
Их, син, тиле яшьлек!
Шундый кыска булып тоелдың,
Кичен чәчәк аткан булдың,
Ә таңында...
Ә таңында инде коелдың...

Зөбәйдә...
Ул тиздән ана булыр,
Доктор шулай дигән аңарга...
— Йөрәк,
Ян син, ян син, йөрәк,
Кан бирелгән сиңа янарга!..
Ә син кайда, ата булыр кеше?
Шулмы булды синең сөюең,
Шулмы инде синең:
Ирекле сөю,
Яна тормыш диеп йөрүең?..
Кичтә янган утлар таңда сүнсә,
Кичен тагын алар кабына,
Зөбәйдәбез бүген бала көтә,
Үзе наборщигын сагына...
Менә баласына күлмәк тегә,
Чәнчеп-чәнчеп ала инәсен...
Зөбәйдә!
Әйт, кемне болай,
Кемне болай сагнып көтәсең?

VI. Ачулы җил

Урам буйлап җил бер исрек белән
Гуләйт итеп кайтып килә иде...
Ә Ибәй карт,
Юньсез,
Көрәк тотып,
Йорт алдында карлар өя иде.
— Бу ни хәл бу?— диде җил күрде дә, —
Нәрсә дисең инде кешеләргә,
Ачу килә,
Шундый эшне күреп,
Кулым күтәрелми эшләргә!—
Мин тау өеп китәм,
Ә кешеләр
Чыгалар да шуны көриләр,
Мин матурлыйм,
Алар чыгып таптап йөриләр...
Тфу!-
Диде,
Үзе зур урамнан
Эре-эре кырга атлады,
Ачу итеп кырдан карлар ташып,
Бөтен урамнарны каплады...
Таң булуга урам көрәүчеләр
Җилнең бабаларын сүктеләр,
Ә шул төнне безнең Зөбәйдәне
Больницага алып киттеләр...
Кайда син, әй, ата булыр кеше,
Шулмы инде синең сөюең?
Шулмы инде синең Зөбәйдәгә:
— Комсомолкам, бәгърем!—диюең?

VII. Мәхәббәтнең соңы

Кан эчендә яткан Зөбәйдәне
Ак мендәргә китреп салганнар,
Күз төпләре күм-күк,
Иреннәре —
Кара күмер булып янганнар...
Ул селкенми ята,
Аны әллә нәрсә
Басып торган кебек сизелә...
—«Тукта, елау таушы килә,
Бала елый...
Кемнең баласы?
Ник ул елый... Ә ник мендәреннән
Башын күтәралмый анасы?..
Тукта...
Нигә авыр болай?
Әллә нәрсә...
Күз аллары шундый караңгы... »
Ул кузгалды,
Кинәт авыр гына:
— «Күрсәтегез, — диде, — баламны!»

Ана —
Бөек исем,
Нәрсә җитә ана булуга;
Хатыннарның бөтен матурлыгы,
Бөтен күрке ана булуда...

Бала елый,
Матур йорт эчендә
Яшь бер бала елый, —
Кемнең баласы?
Ник ул елый?
Ә ник күрер өчен
Килми аның сөйгән атасы?..
Тышта соңгы карлар ява,
Алар инде
Кышкы карлар кебек туңмыйлар.
Тышта язгы җилләр исә,
Алар инде салкын булмыйлар...
Карлар эрер,
Җылы тиргә батып,
Кар астыннан чыгар май ае;
Ә урамда, язның килерен белми,
Елап утыра песи малае...
— Елама юкка, Дөнья матур нәрсә,
Әйдә, миндә кунак булырсың,
Дуслыгымны аңлап, алдашмасаң,
Урлашмасаң, миндә торырсың...
Анаң, тәүфыйксызны, ташлап киткән,
Атаң, явыз, сине белми дә.
Кардәшләрең дә юк,
Шәһәр шул бу,
Белмисеңдер монда кемне дә?
Шулай, дустым!
Сезнең песи халкы
Балаларын ташлап китәләр;
Песи халкы гына түгел,
Этләр, аюлар да,
Кешеләр дә шулай итәләр...
Ярый әле сезнең песи малайлары
Ни булса да тере туалар,
Ә кешеләрнең күбесе,
Бала табудан куркып,
Корсакта чакта ук буалар.
Әйдә, киттек!
Минем яшь чагымда
Песиләрдән дуслар күп иде,
Син дә шулай кунак булырсың,
Язга кадәр миндә торырсың.

Бала елый,
Матур йорт эчендә
Яшь бер бала елый...
Кемнең баласы?
Ник ул елый?
Ә ник күрер өчен
Килми аның сөйгән атасы?..
— Атасы аның, бәлки, мәңге килмәс,
Улын, бәлки, мәңге күралмас...
Улы үсәр, җитез, матур булыр,
А, юк!
Ата күңле күрми түзалмас!
Тукта!
Ишек ачлып берәү әкрен генә
Зөбәйдәгә таба атлады;
Күз яшьләре җинде аны,
Кинәт борылды да
Йөзен кулы белән каплады:
— Зөбәйдә, син кичер мине!— диде,
Үзе Зөбәйдәнең
Күкрәгенә килеп ташланды...
Алар килештеләр...
Ә биш көннән
Загс белән тормыш башланды...
Ә ай күктә һаман сүгнеп йөри
Җил йоклады исә төн белән;
Айның хатыны да юк, улы да юк,
Төн үткәрсен соң ул кем белән?..
Җил, хәерсез, ятып йокламаса,
Җирдә алай-болай иткәли,
Төнлә йөргән кайбер кешеләрнең
Бүрекләрен урлап киткәли.
Ә ай көлә,
Айга кызык була,
Ай ялгыз ул картлык көнендә;
Өйләнәлми калган, шуның өчен
Кайгы нуры күрнә йөзендә...


?