Мәскәү-Лондон сөйләшә (Такташ)

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан
Мәскәү-Лондон сөйләшә
АВТОР Һади Такташ
Һади Такташ
Тулы исеме Мөхәммәтһади Хәйрулла улы Такташев
Һөнәре шагыйрь, драматург


Мәскәү-Лондон сөйләшә


(Демьяннан)

Лондон:
Нинди хәбәрләр бар анда сездә,
Карлар эреп, җирләр киптеме?
Бессарабия шулай кулыгыздан
Бөтенләйгә инде киттеме?

Мәскәү:
Бездә, мистер, эшләр әйбәт хәзер,
Матурланып килә һавалар!
Ә сон сездә?
Шанхай тирәсеннән
Ни дип әле сезгә язалар?..


?