Муса Җәлил:Моабит дәфтәрләре (1 өлеш)

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан
Муса Җәлил
Тулы исеме Муса Мостафа улы Җәлил
Һөнәре шагыйрь
Бүләк һәм премияләре Совет берлеге каһарманы

1942—1944

ЯУЛЫК[үзгәртү]

Аерылганда миңа йөрәк дустым

Бүләк итте ефәк яулыгын;

Мин ярама яптым ул яулыкны

Басар өчен агышын канымның.


Кан табыннан куе кызыл төстә

Яулык минем йөрәк турында,

Сөйли миңа аның җылы назы

һәм ялкынлы сөюе турында.


Мин чикмәдем, дускай, бер карыш та,

Батырларча алга атладым.

Яулык шаһит: сине һәм илемне

Йөрәк каным белән сакладым.

КИЧЕР, ИЛЕМ![үзгәртү]

Кичер мине, илем, синең бөек

Исемең белән килеп сугышка,

Данлы үлем белән күмәлмәдем

Бу тәнемне соңгы сулышта.


Юк, мин сине тузан бөртегедәй

Сансыз гомрем өчен сатмадым.

Волхов шаһит: изге сугыш антын

Соң чиккәчә керсез сакладым.


Мин курыкмадым өстән яңгыр төсле

Яуганда да туплар, ядрәләр,

Каушамадым кан һәм үлек белән

Тулганда да тирә-әйләнәм.


Алда, артта, уңда һәм сулымда

Киселсә дә юлым; күкрәгем

Яраланып канга төренсә дә,

Көчсезләнеп, мин яшь түкмәдем.


Мин алдымда күрдем шыр сөяктән

Котылгысыз үлем шәүләсен.

Кил син миңа, үлем, бары гомрем

Коллык белән төгәлләнмәсен!


Мин түгелме дуска хат язучы,

«Борчылма, дип, тормыш юлдашым,

Соңгы тамчы каным тамса тамсын,

Тик антыма таплар кунмасын!»


Мин түгелме шигырь утым белән

Ант итүче канлы сугышта?

«Үлемгә, дип, ачы нәфрәт белән

Елмаермын соңгы сулышта».


«Соң чиктә, дип, синең мәхәббәтең

Җиңеләйтер үлем газабын,

Илемне һәм сине сөюемне

Каным белән җиргә язармын».


«Тыныч булыр йокы, тормышымны

Бирсәм, диеп, туган ил өчен».

Ышан, илем, шушы ант сугарды

Йөрәгемнең соңгы тибешен!


Язмыш көлде, үлем, кагылмыйча,

Үтте яннан, минем тирәләп.

Нишлим, нишлим, соңгы минутымда

Пистолетым итте хыянәт!


Чаян чага үзен соңгы чиктә,

Бөркет ярдан түбән ташлана.

Мин соң бөркет түгел идеммени,

Баш ияргә шуннан башкага!

Ышан, илем, шундый бөркет идем.

Мин дә соңгы минут килгәндә,

Әзер идем, мәгърур канат җәеп,

Ташланырга ярдан түбәнгә.


Нишлим, сугыш дустым-пистолетым

Соңгы сүздән кинәт баш тартты.

Богау салды дошман кулларыма

Нәм хурлыклы юлдан атлатты.


Тоткынлыкта хәзер мин... һәр көнне

Көн чыгышын комсыз күзәтәм.

Шигырь булып чыга үч ялкыны

Яраланган лачын йөрәктән.


Көн чыгышы дуслар кулындагы

Байрак булып көн дә кызара.

Белмисез лә, дуслар, тоткын күңел,

Күкрәктәге җәрәхәттән түгел,

Канлы үчтән шулай кыза ла!


Тик бер өмит: кара август төне

Илтер мине шунда җитәкләп.

Өстен килер түбән әсирлеккә

Үч һәм илгә керсез мәхәббәт.


Тик бер өмит, дуслар: сезнең сафта

Табар соңгы көрәш теләген.

Яраланган, ләкин тар коллыкка

Баш имәгән керсез йөрәгем.

ИРЕК[үзгәртү]

Кая гына башым куйсам да,

Кайгы талый йөрәк итемне.

Кич ятсам да, иртә торсам да,

Әллә нәрсәм җитми шикелле.

Аяк-кулым бөтен бөтенен,

Буй-сынның да сизмим кимлеген,

Бар нәрсәм дә җитә җитүен,

Җитми бары иркем-хөрлегем.

Үзем теләп йөртер булмагач,

Юк аягым минем, юк кулым.

Нәрсә соң ул, иркем булмагач,

Бар булуым белән юклыгым.

Атам-анам юк та, илемдә,

Әйтегез, мин ятим идемме?

Мин югалттым «д»[ошман] җирендә

Анамнан да якын илемне.

Мин кол монда, йортсыз-ирексез,

Ирексез һәм илсез — мин үксез.

Атам-анам булган булса да,

Булыр иде урным бусага.

Булыр идем һаман мин ятим,

Тик таланган этләр миңа тиң.

Алтын иркем, азат тормышым,

Кая очтың киек кош булып?

Ник очмады соңгы сулышым,

Шунда бергә, сиңа кушылып?

Белдем микән ирек кадерен

Хөр чагында, дуслар, элек мин?

Татып авыр коллык җәберен

Инде белдем тәмен ирекнең!

Шатландырса язмыш күңелне,

Кавыштырып ирек-сердәшкә,

Багышлармын калган гомерне

Ирек өчен изге көрәшкә.


ТИК БУЛСА ИДЕ ИРЕК[үзгәртү]

(Җыр)

1

Карлыгач булса идем,

Канат кагынса идем,

Җидегән йолдыз батканда,

Чулпан йолдыз калыкканда,

Туган илем, якты өем,

Очып сиңа кайтыр идем,

Сызылып таңнар атканда.

Я булсам алтын балык,

Ак дулкыннарын кагып,

Ярсып дәрья акканда,

Ташып ярдан ашканда,

Таң сөмбелем, нечкә билем,

Йөзеп сиңа кайтыр идем,

Күлне томан япканда.

Булсам җитез аргамак,

Көмеш ялымны тарап,

Таң җилләре искәндә,

Үләнгә чык төшкәндә,

Чулпан кызым, таң йолдызым,

Чабып сиңа кайтыр идем,

Гөлләр хуш ис сипкәндә.

Юк, барсыннан да элек,

Тик булса иде ирек,

Кылчым булса кынымда,

Карабиным кулымда,

Сине саклап, туган җирем,

Мин ирләрчә үләр идем

Данлы сугыш кырында.


УРМАН[үзгәртү]

Кояш батты күп

Авыр уйлар тулы күңелдә,

Күз алмыйча күрше урманнардан

Басып торам ишегем төбендә.


Бу урманда, бәлки, партизаннар

Кичке ашка учак яккандыр.

«Бабакай »ның батыр егетләре

Разведкадан йөреп кайткандыр.


Партизан «Т», бәлки, төнге яңа

Кыю эшкә план корадыр.

Аның утырып кылыч кайраганын

Ишеткәндәй була колагым.


Урман, урман, мине синнән аера

Чәнечкеле тимер коймалар.

Аерса да тәнне, коллык сөймәс

Мәгърур күңлем өчен юк алар.


Күңелем оча, урман, буйларыңда,

Сукмагыңны барлый, тикшерә.

Кич ятсам да, иртә уянсам да,

Синең дәшкән тавышың иштелә.


Урман, урман, мине син чакрасың,

Наратларың җилдән тибрәтеп.

Син шаулыйсың, миңа канлы үч һәм

Соңгы көрәш җырын өйрәтеп.


Урман, урман, миңа чиксез авыр

Бу хурлыклы түбән әсирлек!

Әйт син миңа, илдәш дусларымны

Кайсы почмагыңа яшердең?


Урман, урман, мине илт син шунда

Ь.әм корал бир минем кулыма!

Үләр идем аклап йөрәгемнең

Керсез антын сугыш кырында.

КЫЗЫЛ РОМАШКА[үзгәртү]

Иртәнге таң нурыннан

Уянды ромашкалар.

Елмаеп, хәл сорашып,

Күзгә-күз караштылар.


Назлады җил аларны

Тибрәтеп ак чукларын,

Таң сипте өсләренә

Хуш исле саф чыкларын.


Чәчкәләр, кәефләнеп,

Җай гына селкенделәр.

Һәм кинәт шунда гаҗәп

Бер яңа хәл күрделәр.


Ерак түгел моңаеп

Утыра ромашка кызы,

Тик чуклары ак түгел,

Кан шикелле кып-кызыл.


Ромашкалар бар да ак,

Аерылмый бер-береннән;

Ничек болай берүзе

Ул кызылдан киенгән?


Әйттеләр: «Син, сеңелкәй,

Ник үзгәрдең? Нишләдең?

Нигә кызыл чукларың?

Нидән алсу төсләрең?»


Әйтте кызыл ромашка:

«Төнлә минем яныма

Ятып батыр сугышчы

Атты дошманнарына.


Ул берүзе сугышты

Унбиш укчыга каршы;

Чигенмәде, тик таңда

Яраланды кулбашы.


Аның батыр ал каны

Тамды минем чукларга.

Минем кызыл күлмәгем

Бик охшады Чулпанга.


Егет китте, мин калдым

Канын саклап чугымда,

Көн дә аны сагынып

Балкыйм мин таң нурында».

САНДУГАЧ ҺӘМ ЧИШМӘ[үзгәртү]

(Баллада)

Таң атып, нурлары

Үпкәндә кырларны,

Чишмәләр, күлләрне

Һәм калын урманны,

Сандугач уянып

Канатын кагына

Һәм карый ашкынып

Тын урман ягына.

Ул якын сердәше

Чишмәне сагына;

Таң кошын юксынып

Чишмә дә зарыга.

Сихерле тормышы

Бу ике гашыйкның

Кабынды мәхәббәт

Утында яшьлекнең. Бәйләде аларны

Ялкынлы саф сөю;

Саф сөю алдында

Нечкәреп баш ию.

Нәр иртә Сандугач

Чишмәдә коена.

Бу аңа чиксез зур

Дан булып тоела.

Иркәли таң кошын

Зөбәрҗәт тамчылар.

Әйтче, бу күрнешкә

Сокланмый кем чыдар?!

Таңнарның берендә

Иркә кош — Сандугач,

Уянып карангач

һәм канат кагынгач,

Килде тиз сердәше

Чишмәгә

Тик аның

Кайгылы моң баскан

Чәчәкле буйларын.

Чишмә тын; ул көлми,

Тибрәнми, селкенми;

Акбүз таш өстендә

Тамчылар сикерми.

Болганып каралган

Көмештәй саф суы;

Уйлары таралган,

Йөрәге ярсулы.

Сандугач аптырап

Сорашты дусыннан.

Кәм әйтте сердәше

Дип: «Кичә шушыннан

Үтте ил дошманы,

Яшеренеп, яр буйлап,

Минем саф, шифалы

Суымны агулап.

Канечкеч, юлбасар,

Ул кача артыннан

Аны нык күзәтеп

Килгән яшь батырдан.

Ул белә батырның

Инешне кичәсен

һәм, сусап, минем саф

Суымны эчәсен.

Ул эчкәч, агудан

Шул минут үләчәк.

Ә дошман котылып,

Талап көн күрәчәк.

Әйт, нишлик, сердәшем?

Әйт, нишлик, акыллым?

Ничек соң коткарыйк

Илебез батырын?»

Сандугач аз гына

Уйланып торды да

Җанланып эндәште

Чишмәгә тын гына:

«Кайгырма, күз нурым!

Ул килсә эчәргә,

Коткарам мин үзем,

Мин беләм нишләргә!»

Килде ил батыры

Мылтыктан, кылычтан,

Йөрәге һәм анты

Катырак корычтан.

Илгә саф мәхәббәт

Ярсыта йөрәген,

Дошманны юк итү

Аның бар теләге...

Ул арган, алҗыган

Татып яшь ачысын,

Ах, әгәр булсачы

Бер генә тамчы су!

Ул күрде Чишмәне,

Төште тиз атыннан,

Әлсерәп үзәген

Көйдергән ялкыннан.

Ул теләп эчәргә

Чишмәгә омтылды.

Шулвакыт Сандугач

Сайрарга тотынды.

Ул сайрый, Егетнең

Алдына ук кунып,

Ул сайрый, нәрсәдер

Сөйләгәндәй булып.

Ул сайрый ялкынлы

Саф сөю турында

Ъәм сөйгән йөрәкнең

Ярсуы турында.

Ул мактый көрәштә

Кабынган тормышны,

Дан белән суланган

Иң соңгы сулышны.

Ул мактый дустына

Бирелгән күңелне,

Ул сөйли сөюнең

Җиңгәнен үлемне.

Ул сөйли чын дуслык,

Турылык турында,

Нинди көч бу кошның

Ялкынлы җырында!

Тик Егет аңламый

Телен таң кошының,

Тойса да йөрәге

Хисләрен дусының;

Серле җыр иң нечкә

Кылларын күңелнең

Чиртсә дә, ул сизми

Килгәнен үлемнең.

Эчәргә дип, Егет

Чокырга иелә

Кәм кипкән иренен

Чишмәгә тигерә.

Шулвакыт кош аның

Ирененә сугыла;

Бер тамчы эчә дә

Чишмәгә егыла.

Сөйгәне куенында

Соңгы кат талпынгач,

Шат, мәгърур һәм батыр

Җан бирә Сандугач.

Ә Чишмә, чайкалып,

Ярларга ташлана.

Урнында тик көйгән

Кап-кара таш кала.

Яшь Егет аз гына

Торды да инештә,

Таң калып бу серле

Нәм гали күрнешкә,

Чишмәне калдырып,

Атына атланды.

Юлбарыс шикелле

Дошманга ташланды.

Ул сизде күңлендә

Иң гали хисләрнең

Өр-яңа көч белән

Кабарып үскәнен.

Ул улы хөр илнең

Һәм бөек атаның,

Ялкынлы йөрәктән

Ул сөя Ватанын.

Яшәде ул сөеп

һәм үләр беркөнне

Нәкъ мәгърур Сандугач

Нәм Чишмә шикелле.

Кошчык[үзгәртү]

Чәнечкеле тимерчыбык белән

Уратылган безнең йортыбыз.

Көне буе шунда казынабыз,

Әйтерсең лә тирес корты без.


Кояш чыга койма аръягында,

Күрше кырлар нурга коена.

Тик нигәдер аның нуры безгә

Тими үткән төсле тоела.


Ерак түгел урман, кыр...

Кемнеңдер

Ишетелә чалгы кайравы.

Кичә шуннан бер кош, очып килеп,

Шул коймага кунып сайрады.


Чакырсам да, кошчык,

Син бу йортка

Үзең теләп очып кермәссең.

Керә күрмә, безнең, кан-яшь йотып,

Интеккәнне үзең күргәнсең.


Сайра безгә шушы нәләт төшкән

Койма аша гына булса да,

Шунсы да бит безгә зур юаныч,

Җырларыңнан күңел тулса да.


Син очарсың, бәлки, минем илгә,

Син ирекле, җитез канатлы.

Тик әйт, кошчык,

Синең минем янга

Бу килүең соңгы кабатмы?


Соңгы кабат булса, тыңла,

кошчык,

Соң теләген мәгърур җанымның:

Оч син илгә нәфрәт һәм мәхәббәт

Җыры булып тоткын шагыйрьнең.


Ук шикелле үткен канатыңнан,

Таң шикелле якты җырыңнан

Таныр сине халкым,

«Бу, дип, аның

Соңгы җыры көрәш кырыннан.

Чәнечкеле чыбык бәйләсә дә,

Дип, шагыйрьнең аяк-кулларын,

Бер көч тә юк җирдә богауларлык

Аның кайнар йөрәк моңнарын».


Оч син, кошчык,

көчле җырым булып,

Шушы сиңа соңгы теләге?

Тәнем калсын монда,

(Нәрсә ул тән?)

Барсын илгә минем йөрәгем.

АВЫРУ СЫЗМАЛАР[үзгәртү]

Җиңәр, ахры, мине юләр үлем, Мин суыктан, беттән, ачлыктан Үләрмендер шулай, мич башында Туңып үлгән төсле карчыклар.

Хыялландым ядрә давылында Батырларча сугышып үләргә, Юк, булмады, сукыр лампа төсле, Калдым инде пыскып сүнәргә.

Юкка чыкты бик күп теләкләргә, Күп эшләргә булган өмитләр, Юкка яздым: «Көлеп үләрмен!»— дип, Юк, үләсе килми, егетләр!

Күпмени соң әле эш кыйраттым, Күпмени соң әле яшәдем?! Хәзергедән бик күп файдалырак Булыр төсле алда яшәвем.

Татымадым элек мин һичкайчан Мондый көчле, мондый әрнешле Йөрәктәге дәртне һәм нәфрәтне, Мәхәббәтне, үчне, сагышны!

Әле сиздем кеше йөрәгенең Шундый көчле яна алганын. Аһ, үкенеч, ләкин бу ялкынны Мин илемә бирә алмадым.

Үлеммени безгә үкенечле, Халкың өчен булса үлемең? Күтәрәлмим, дуслар, мин хурлыгын Ачтан шулай егылып үлүнең.

Мин яшәргә телим бирер өчен Илгә соңгы йөрәк тибешен. Үлгәндә дә әйтә алсам иде, Үлдем, диеп, туган ил өчен!

ШАГЫЙРЬ

Төн утырып шагыйрь шигырь язды, Ак кәгазьгә тамды яшьләре. Тышта давыл иде; бертуктаусыз Күк күкрәде, яшен яшьнәде.

Җил ишектән кереп өстәлдәге Кәгазьләрне чәчте, туздырды. Аннан чыгып тышка, йөрәк яргыч Ачы тавыш белән сызгырды.

Тау-тау булып дәрья дулкынланды, Яшен сукты калын имәнне. Эчпошыргыч шомлы тынлык басты Тирәдәге карсак өйләрне.

Тик төн буе шагыйрь бүлмәсендә Ут балкыды көннән яктырак. Давылланып, аның йөрәгеннән Ак кәгазьгә хисләр актылар.

Шагыйрь торды тынып таң алдыннан, Язганнарын җыйнап яндырды. Үзе китте чыгып...

Җил басылды, Давыл тынды, ал таң кабынды.'

Төн утырып шагыйрь нәрсә язды? Нинди хисләр аны ярсытты? Язганнарын биреп җил иркенә, Таңда үзе кая ашыкты?

Сез сорагыз аны исәр җилдән, Яшеннәрдән, дулкын тавыннан; Ь.әм сорагыз, ямьсез төнне куып, Таң тудырган көчле давылдан.

АЕРЫЛУ

Читен дә соң артык һичбер вакыт Күрешмәсне сизеп аерылу; Мәхәббәт һәм дуслык җир йөзендә Булган чакта бөтен байлыгың.

Мәхәббәт һәм дуслык җебе белән Багланганда керсез күңелләр, Бер-берсеннән башка бар мәгънәсен Югалтканда җирдә гомерләр,

Кинәт кенә ачы язмыш җиле Аера сине якын дусыңнан. Соңгы тапкыр үбү һәм күз яше Чыкмый аннан мәңге исеңнән.

Күпме булды минем якын дуслар, Күпме иде сөйгән иптәшем, Калдым ялгыз, саклап яңагымда һәркайсының кайнар күз яшен.

Белмим, тагы нинди упкыннарда Мин чайкалып шулай йөзәрмен. Тик һәркайчан сулган яңагымда Соңгы яшен дусның сизәрмен.

Күп татыдым җирдә мин ачысын Үзәк өзгеч авыр сагышның. Елатып һәм кайнар үбештереп, Дустым белән, язмыш, кавыштыр!

Айлар түгел, еллар... авыр хәсрәт Тавы булып торды йөрәктә. Бер минутлык күрешү бәхете белән Инде, язмыш, мине бүләклә!

ДАРУ

Кыз авырды, тәне ут шикелле, Сулгып-сулгып тибә йөрәге. Гаҗиз калды доктор, авыру кызга Бер дару да файда бирмәде.

Яткан чакта авыру түшәгендә, Авыр төшләр белән саташып, Ачылды да ишек, юл киеменнән Кайтып керде кызның атасы.

Маңгаенда батыр яра эзе Кәм билендә поход каешы. Еллар буе кызны зарыктырды Шул атаның йөрәк сагышы.

Таныш йөзне күреп, кыз елмайды: «Әти!» —диеп, аңа үрелде. Шул төнне үк йөздән тире чыкты, Кызу кайтты, тәне сүрелде.

Гаҗәпләнмә, доктор, күреп кызның Дару эчми кинәт савыгуын. Белмәдеңме җирдә «сөю» дигән Иң куәтле дәва барлыгын!

КОЛ

Ул, куркып дошманы алдында Калтырап, күтәрде кулларын. Сугышның иң кызган чагында Ташлады кулыннан коралын.

Дошманы сүгенә-җикренә Кулларын каерып бәйләде. Өстенә тау хәтле йөк төяп, Камчылап, тылына әйдәде.

Ул бара, кан юа җилкәсен Камчы һәм дошманы йөгеннән. Шәм кебек төз буе, нишләсен? Көянтә шикелле бөгелгән.

Кешелек сыйфаты бу чакта, Әйтегез, бармы бу мескендә? Аягы, куллары һәм хәтта Җаны да хуҗасы иркендә.

Юк сиңа кешечә көн итү, Бикләдең син гомер юлыңны, Дошманың алдында, егетем, Бер куркып күтәргәч кулыңны.

Я сугыш син яклап хаклыкны, Я сайла кызганыч коллыкны. Беренче юл нинди данлыклы, Икенчесе нинди хурлыклы.

ХӘДИЧӘ

Күрше кызы Хәдичә, Шулай гадәттәгечә, Озак йөреп бакчада, Кичегеп кайтты кичә.

Каравылчы карт аның Ишетмәгән кайтканын. Шуңар күрә ачмаган Хәдичәгә капканы.

Капкада тимер йозак, Хәдичә көткән озак. Тышта кунып булмый бит, Булса да гәрчә йөз ак.

Ахры кызга уй керә, Төнлә белән кем күрә? Күп тикшерми Хәдичә, Койма аша сикерә.

Кайтып керә йортына, Кайткач бар да онтыла. Тик, кадакка эләгеп, Юбка гына ертыла.

Ул көн «соң» дип ямамый, Аны-моны карамый. Иртән китә хезмәткә, Кичегергә ярамый.

Әле дә кичә соң кайтып, Йоклаган кырын ятып; Күрше карчык эшенә Чак җибәргән уятып.

Менә бара ул, кара! Юбка гына чайкала. Исе китеп хатын-кыз Юбкага карап кала.


Икенче көн ни күрәм? — Бер елыйм да, бер көләм. Урам тулы хатын-кыз, Бар да ерык юбкадан.

Күрче, күршем теккәнче, «Мода» дип, көн үткәнче, Бар да ерган юбкасын Бот төбенә җиткәнче!


Әй, Хәдичә, Хәдичә! Кичегеп кайтып кичә, Нинди эшкә чуалдың — Яңа мода чыгардың.

Кызлар, төнлә йөрмәгез! Коймадан сикермәгез! Тагын әллә ни ертып: «Мода»,— дия күрмәгез.

БҮРЕЛӘР

Кешеләр сугыша, кан коя, Киселә меңнәрчә гомерләр. Төн буе улашып якында Иснәнеп йөриләр бүреләр.

Күпме кан, күпме яшь ат ите! Ялтырый бүренең күзләре. Бит моны төн буе атышып, Тураган кешеләр үзләре.

Бүреләр башлыгы карт бүре, Исереп кешеләр канына Йөргәндә, сискәнеп туктады Бер авыр яралы янына.

Яралы ыңраша, саташа, Каенга терәгән башкаен. Кызганып егетне, җил белән Тибрәнеп сыкрана ак каен.

Кызганып егетне, елыйлар Миләүшә һәм лалә чәчәге. Тәгәри үләнгә, чык түгел, Гөлләрнең гөнаһсыз яшьләре.

Карт бүре егетне иснәде, Аптырап күзенә карады, һәм, кинәт нидәндер сискәнеп, Бер читкә тайпылды яралы. Яралының зәгыйфь сулышы Бәрелде бүренең борнына. Юк, бүре тимәде,

сак кына Борылып юнәлде юлына.

Таң белән килделәр кешеләр, Күрделәр яралы егетне. Яртылаш ул тайган исеннән, Шулай да яшәве өмитле.

Кешеләр егетнең тәненә Кыздырып шомполлар бастылар. Туйганчы җәфалап,

соңыннан Ялгыз ак каенга астылар.

Кешеләр сугыша, кан коя, Киселә меңнәрчә гомерләр. Тән буе улашып якында Иснәнеп йөриләр бүреләр. Бүреләр,

аһ... ләкин бүреләр Бу кадәр үк ерткыч түгелләр.

БЕР КЫЗГА

Кызык кына булды бу очрашу, Син ерактан, мин дә ерактан. Ә күптәнге якын танышлар күк, Кул кысыштык икәү йөрәктән.

Исмемне дә юньләп белмисеңдер, Үзең шундый сөеп карыйсың. Йөрәгемнең язгы гөлләр төсле Саф булуын сиздең, ахрысы.

Безнең гомер тулы һәр ваклыкка, Эчпошыргыч ямьсез бушлыкка; Нәрсә җитә менә шундый матур, Шундый керсез, кайнар дуслыкка!

Нәрсә җитә синең күзләреңнең Ялкыныннан шулай кабынып Яшәү, җирдә гомер ахрынача Назлы карашыңны сагынып.

Мин үзем дә белмим, нәрсә безне Бәйләде соң аера алмаслык?! Без сөйләшеп түгел, серебезне Күз карашы белән аңлаштык.

Шундый назлы, гади күз карашын Шагыйрь йөрәгеме аңламас? Сөяксез тел кайчак алдаса да, Күз карашы, җаным, алдамас.

Еллар үтеп, тагын бер очрашсак, Яшерә алмый шатлык яшемне, Мин кулыңны кысып, чын күңелдән: — Сердәшем! — дип, сиңа дәшермен.

Аерса да безне язмыш җиле, Алып китеп сине еракка, Киңәшем шул: җирдә иң кадерле Бу дуслыкны, бәгърем, югалтма!

Тик бер теләк: сөю уты белән Канатланса иде күңелләр, Сөю дымын эчеп бер тамырдан, Чәчәк атса иде гомерләр.

Ашкынулы сөю ялкынында Үтсә иде яшьлек вакытлар. Әйтче, бәгърем, миңа, җир йөзендә Шуннан артык нинди бәхет бар?!

ГАШЫЙК ЬӘМ СЫЕР

Мин чәчәкләр җыйдым, сөеклемә Бәйләм итеп бәйләп китердем. Күрсен иркәм аның кулдалыгын Йөрәгемнең, бәхтем, иркемнең.


Аһ, ни гарьлек, кызым чәчәкләрне Тәрәзәдән тышка ыргыткан. Ә аларны сыер ашап киткән... Ничек түзим үлми хурлыктан!

Гашыйк сүзен сыер ишетте дә, Гаҗәпләнеп, башын селкеде.

— Исем китә,— диде,— бу гашыйкка, Карап торсаң, кеше шикелле!

Аңламыйча, ахмак, эшнең төбен, Нигә шулай кыза, тузына? Мин ашасам аның чәчәкләрен, Сөт бирәм бит сөйгән кызына.

Минем сөттән аның йөзе алсу, Минем сөттән — таза, сөйкемле, Тәне йомшак, аның тешләре ак, Яңа сауган сөтем шикелле...

Уйга калды гашыйк...

— Чын да,— диде,—

Ник тиргим мин бу сөтбикәне? Ул бит көн дә, кырдан үлән җыеп, Каймак белән сыйлый иркәмне!

Азык булсын гөлем сыерына, Мин теләмим артык һичкемне! Миңа шул да бәхет, әйдә, иркәм Каймак итеп эчсен гыйшкымны...

Һәм юанды гашыйк...

Хәзер көн дә

Чәчәк җыеп чишмә буенда, Кызга түгел, китереп чәчәкләрне Ул ашата икән сыерга.

Җир йөзе шундый киң, Күңелле һәм якты! Тик төрмәм караңгы, Ишеге йозаклы!

Күктә бер кош оча Югары, югары! Мин ауныйм идәндә, Кулларым богаулы.

Тышта бер гөл үсә, Яңгырга коенып; Мин кибәм, мин сулам, Төрмәдә боегып.

Мин беләм: бик татлы Да яшәү тойгысы! Тик инде мин үләм, Бу җырым — соңгысы!


ТӨРМӘДӘ ТӨШ

Төштә миңа нәни кызым килде, Чәчләремне сыйпап тарады. — Ай-һай, әти, озак йөрдең,— диеп, Күзләремә сөеп карады.

Мин кызымны кыстым күкрәгемә, Шатлыгымнан шашып, исереп. Шунда сиздем нинди көчлелеген Мәхәббәт һәм сагыш хисенең.

Чыгып киттек шуннан без болынга, Гизеп йөрдек чәчәк диңгезен. Нинди татлы — яшәү, көчле — сөю! Нинди якты, иркен — җир йөзе!..

Мин уяндым. Урным шул ук төрмә, Кулларымда шул ук богаулар, Баш очымда шул ук кайгыларым, Уяныр дип, көтеп торганнар.

Аһ, ник үрти мине хыял белән Тик тилертеп кайтмас язларым, Ник төш кенә минем шатлык ларым, Ник бетмәс өн — кайгы, газабым?!

Моны да кара[үзгәртү]