Мулла Чемберлен (Такташ)

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан
Мулла Чемберлен
АВТОР Һади Такташ
Һади Такташ
Тулы исеме Мөхәммәтһади Хәйрулла улы Такташев
Һөнәре шагыйрь, драматург


Мулла Чемберлен


Инглизләр, әфган муллаларын сатып
алып, Әфганстанның берничә өлкәсен
аерып, уз кулларына кертергә маташалар.
(Телеграф хәбәре.)

«Азгын хан кулында һәлак була
Ислам кебек туры, хак бер дин,
Коткарырга кирәк, җәмәгать!» — дип,
Вәгазь сөйли мулла Чемберлен! —
«Бөтен көчне куеп маташыгыз,
Дин-шәригать җирдән бетмәсен,
Ичмасам, ди, аерып алу кирәк,
Җәләлабад дигән өлкәсен!
Ул өлкәне генә булса да сез
Динсезлектән саклап калыгыз,
Менә юллык сезгә, изге сәфәр,
Әфган илләренә барыгыз».


?