Мактанчык песи баласы

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан
Владимир Бирюков

Тулы исеме Владимир Павлович Бирюков
Һөнәре тарихчы, фольклорчы, археолог, язучы


Мактанчык песи баласы

(Владимир Бирюков әкияте)


Бер песи баласы урамга чыккан. Анда чыпчыклар бер агачтан икенчесенә кунып чырык-чырык уйныйлар икән. Песи баласы аларны күреп:

— Мин дә оча алам,— дигән.

— Булдыра алмыйсың,— дигән Әтәч.— Кошлар гына шулай оча алалар.

— Ә мин оча алам,— дигән мактанчык Песи баласы. Бер агачка менгән дә икенчесенә сикергән һәм... җиргә егылып төшкән.

— Менә күрдеңме инде,— дигән Әтәч,— әйттем бит, булдыра алмыйсың дип.

— Әйттем, әйттем, имеш... Ялгыш аягым тайды, шуңа гына егылдым, югыйсә менә дигән итеп сикергән булыр идем,— дип җавап кайтарган мактанчык.

Су буенда казлар каңгылдашканнар. Каз бәбкәләре ярдан суга сикергәннәр. Сикереп төшү белән йөзеп тә киткәннәр. Суда шаярып уйнаганнар.

— Мин дә йөзә алам,— дип шапырынган Песи баласы.

— Казлар белән үрдәкләр генә йөзә алалар, син йөзә алмыйсың,— дигән Әтәч.

— Юкны сөйләмә,— дип аның сүзен кискән мактанчык Песи баласы.— Сикерәм дә, йөзеп тә китәм... Һәм чыннан да сикергән...

Каз булмаса, шунда харап булган булыр иде Песи баласы. Ярый әле Каз коткарган үзен.