Лобо

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан
Эрнест Сетон-Томпсон
Эрнест Сетон-Томпсон
Эрнест Сетон-Томпсон
Тулы исеме инг. Ernest Thompson Seton (Ernest Evan Thompson)
Һөнәре язучы-анималист


Лобо - Эрнест Сетон-Томпсон язган хикәя (Т. Нурмөхәммәтов тәрҗемәсе).

Урта яшьтәге мәктәп балаларына.


I[үзгәртү]

Ньо-Мексиканың терлекчелек белән шөгыльләнгән төньяк өлкәсе Куррумпо дип атала. Керсәң чыга алмаслык яшел печәнлекләр, биек-биек калкулыклар һәм чиксез зур көтүләр иле бу. Шушы илнең күкрәгеннән аз санлы булса да, ләкин саф көмеш сулы тармаклары белән Куррумпо елгасы ашкынып ага — өлкәнең исеме дә әнә шул елга исеменнән алынган иде. һәм менә шушы зур өлкәгә, беләсезме, шактый гына картайган бер соры бүре патшалык итә иде.

Лобо күп еллар буе Куррумпо үзәнлегенә зур зыян китерүче бүреләрнең гайрәтле башлыгы булды. Аны белмәгән бер генә көтүче дә, бер генә терлек асраучы да юк. Чөнки ул үзенең тугры өере белән бөтен тирә-якны дер калтыратып тота, терлек хуҗаларының котын ала иде. Карт Лобо гәүдәгә дә бик зур, барыннан бигрәк көчле һәм хәйләкәр иде. Җирле халык аны улавыннан ук танып ала. Бүтән бүре җәйләү тирәсендә сәгатьләр буе уласа да, көтүчеләрнең аңа исе китми, әмма тау араларында карт юлбашчының үкерүен ишетсәләр, эчләренә шундук суык йөгерә, һәм алар терлекләрне һәлакәт көтәсен алдан ук белеп торалар иде.

Лобоның өере әллә ни зур түгел — бу минем һич тә башыма сыймый, миңа калса, бүреләр патшасы янында аның яраннары да бик күп булырга тиеш иде кебек. Кем белә, бәлки, өеренең зур булуын Лобо үзе теләмәгәндер, ә бәлки, аның өере бу бүренең артык усал холыклы булганы өчен ишәймәгәндер. Ләкин шунысы мәгълүм: Лобоның гомере очланып килгәндә, аның җитәкчелегендә нибары биш бүре бар, тик алар бик зур булып, һәркайсының да даны ерак-еракларга таралган иде. Мәсәлән, аларның берсе, Лобоның ярдәмчесе, гәүдәгә, кем әйтмешли, ат хәтле булыр, ләкин шулай була торып та ул, көч белән җитезлеккә килгәндә, Лободан бик күпкә кайтышрак иде.

Лобо һәм Бүзкәй
(Эрнест Сетон-Томпсон рәсеме)

Бу өер бүреләренең калганнары да нинди дә булса яклары белән аерылып торалар. Аларның берсен, аксыл йонлы бик матур бүрене, мексикалылар Бүзкәй дип атадылар, алар бу ана бүрене Лобоның гомер юлдашы итеп тә саныйлар иде ахрысы. Бүреләрнең сары йонлысы йөгерергә бик оста, сөйләүләренә караганда, ул җил аяк боланнарны да куып җитә, имеш.

Бу бүреләр терлекчеләр исәбенә көй күрә, югыйсә терлекчеләр аларны минут та тотмый бик шатланып үтерерләр иде. Әгәр кем дә булса Лобо өерендәге бүренең ичмаса берсенең генә баш тиресен салдырып китерсә дә, терлекчеләр аңа бүләк итеп ким дигәндә бер яшь үгез бирерләр иде. Ләкин ул бүреләрне берничек тә үтерә алмадылар. Алар аучыларны гүяки мыскыллыйлар, аларның агуларын бар дип тә белмиләр һәм, менә биш ел дәвамында инде, Куррумпо терлекчеләреннән көненә берәр сыердан ясак түләтеп киләләр. Димәк, алар, кара исәп белән генә дә, елына ике меңнән артык мал-туарның башына җитәләр, өстәвенә алар көтүнең иң көр, иң симез терлеген сайлап алалар иде.

Бүре һәрвакыт ач йөри, ул теләсә нәрсәңне йота дигән иске фикер белән бу очракта һич тә килешеп булмый, чөнки әлеге капкорсак җанварлар бик тазалар, ашны бик талымлап ашыйлар иде. Алар үзе үлгән терлеккә яки чирле терлек белән чәрексезрәк терлеккә якын да килмәделәр, хәтта көтүчеләр үзләре атып калдырган малны да ашамадылар. Гадәттә алар бер еллык бозаулар белән сыйланалар, аларның да бик йомшак саннарын гына сайлап ашыйлар. Карт үгез белән карт сыердан бөтенләй җирәнәләр. Уен итеп кайчак сарык бусалар да, сарык итен һич бервакыт ашамыйлар. Бервакыт, 1893 елның ноябрь төнендә, Бүзкәй белән Сары бүре икесенә ике йөз илле баш сарыкны буып ташлаганнар, ләкин бер генә калҗа итләрен дә татымаганнар.

Бу бүре өеренең кешеләрне бөлгенлеккә төшерүләре турында күп кенә хикәяләр сөйләргә булыр иде. Аларны кырып бетерү өчен әллә нинди әмәлләр уйлап чыгарсалар да, дошманнарының барлык тырышлыкларына һәм төрлечә хәйлә коруларына да карамастан, алар дөбердәтеп яши бирәләр иде.

Лобо башы өчен зур-зур премияләр билгеләделәр, аңа дип куелган агулы җимнәрнең исәбе-хисабы юк иде, ләкин бүре агу зәһәрен бик тиз сизеп ала, һәрвакыт исән кала иде. Ул бары бер нәрсәдән — мылтыктан гына курка иде. Лобо, Куррумпо кешеләренең һәркайчан мылтык йөртүләрен белгәнгә, аларга һөҗүм итмәү генә түгел, хәтта алар белән очрашмаска да тырыша иде. Бүре өеренең яшәү кагыйдәсе шундый: арадан кайсы да булса кеше-караны күрсә, хәтта бик ерактан күреп калса да, алар бөтен өерләре белән күченеп качып китәләр. Лобо өергә үзләре бугазлаган хайванны гына ашарга рөхсәт итә, мондый саклык аларны һәр даим үлемнән коткарып килә иде. Лобо үзенең үткен борыны белән кеше кулы исен яки җимгә сибелгән агуны шундук тоеп ала һәм үзенең өерен саклап алып кала иде.

Бервакыт бер ковбой Лобоның үзенә бик таныш булган өндәүле авазын ишетеп ала һәм, кача-поса гына бүре улаган җиргә барса, аларның кечерәк кенә сыер көтүен чорнап алуларын күрә.

Лобо үзе калку төштәрәк утырып тора, ә Бүзкәй белән бүтән бүреләр ашка дип билгеләнгән бозауны көтүдән аерып алмакчы булалар икән. Ләкин көтү бозауны түгәрәк эченә алган да дошманга үткен мөгезләрен каратып куйган, эчкә һич үтеп керерлек түгел икән.

Ниһаять, сабыры төкәнгән Лобо үзенең калкулыгыннан сикереп төшә дә, калып тавышы белән үкереп, көтү өстенә ташлана. Хайваннар куркып ике якка аерылалар, ә инде Лобо уртадан бәреп кергәч, бомба шартлаган кебек, як-якка чәчриләр. Күздә тотылган әлеге бозау да чабарга керешә, ләкин егерме биш адым да китеп өлгерми, Лобо аны куып җитә. Ул бозауны муеныннан эләктереп, аңа шундый китереп баса, бозау йөгергән хутына шундук сырты белән әйләнеп барып тешә. Лобо да егыла егылуын, ләкин ул елт кына сикереп тора. Калган бүреләр бичара бозауны шундук басып алалар, күз ачып йомганчы эшең бетереп ташлыйлар. Лобо монысына инде катнашмый. Үзенең корбанын җир өстенә егыл салганнан соң, гүя ул: «Нишләп сезнең берегез дә шулай эшли алмады? Никадәр вакытны бушка уздырдыгыз!»— дип, аларга өстән генә карын.

Бу хәлне күреп торган ковбой, җикеренеп, алар өстенә ыргылгач, бүреләр кайсы кая качып китә. Ковбой кесәсеннән стрихнин салган шешәсен чыгара да, бозауны өч җиреннән агулап, бу тирәдән шундук юкка чыга. Бүреләр бозауны үзләре үтергән булгач, алар монда яңадан килеп чыгарлар дип уйлый ул. Ковбой иртәгесен үзенең корбаннарын карарга дип килсә, алар-дан күптән инде җилләр искән. Бозауны ашаганнар ашавын, ләкин ашар алдыннан агулы өлешләрен умырып алып читкә ташлаганнар.

Курыкканга куш, койрыгы белән биш, диләр. Дәү бүре торган саен терлекчеләрнең котын ала барды. Ә инде аларның куркулары арткан саен, Лобо башы өчен билгеләнгән бүләк тә елдан-ел арта барды, ниһаять, мең долларга җитте — үтерелгән бүре өчен мондый бәйне бервакытта да куйганнары юк иде әле.

Мондый зур бүләккә күзе кызган Техас аучысы Теннерей көннәрдән беркөнне, атын чаптырып, Куррумпо үзәнлегенә килеп төште. Аның бүре авы өчен бөтен дирбиясы да җитеш: менә дигән мылтыклары, менә дигән атлары һәм бер көтүләп бозау хәтле бүре басар этләре дә бар иде. Үз ягында, ягъни Техас штатында әлеге этләре белән ул байтак кына бүреләрне кырган булган, шуңа күрә, берничә көннән соң, Лобо башының да ияр элмәгендә селкенеп кайтачагына аның иманы камил иде.

Һәм менә ул җәйге таңның беленер-беленмәс бер вакытында гайрәтләнеп ауга чыкты, озакламый аның этләре, табыш эзенә төшкәннәрен белдереп, күңелле генә һаулап куйдылар. Ике миль дә узмадылар, алда Лобоның мәшһүр өере чагылып китте. Этләр тагы да ярсый төшеп алга ташландылар. Алар, аучы килеп җиткәнче, бүреләрне тоткарлап торырга тиешләр, ә инде аучы, килеп җиткәч, мылтыгы белән бүреләрне атып бетерергә тиеш иде. Техас даласында, япан ачык җирдә, моны эшләү әллә ни кыен да булмагандыр, ләкин мондагы шартлар бүтәнчәрәк иде шул. Карт Лобо яшәр өчен нинди урынны сайларга икәнен күптән белгән инде ул. Куррумпо елгасы белән аның тармаклары, үзәнлекне аркылыга-буйлыга уеп йөри торгач, анда таш кыялы тарлавыклар ясап бетергән. Карт бүре тиз генә шуларның берсенә, иң якындагысына кереп, агымсуны кичте дә, аучыга койрык очын гына күрсәтеп, юкка да чыкты. Аның өере төрле якка чәчелде, этләр дә алар артын-нан төрле якка таралыштылар. Ләкин бүреләр тиздән бергә тупландылар. Этләрнең бер өлеше артта калган иде. Бүреләр, шуннан файдаланып, үзләрен куып килүче этләрне шундук ботарлап ташладылар. Кич җитеп, Теннерей этләрен үзе янына дәшеп алгач, аларның бары алтысы гына җыелды, ул алты этнең дә әле икесе бик каты җәрәхәтләнгән иде. Ләкин аучы моңа карап кына үзенең уеннан кайтмады, Лобоның башын өзәргә дип тагын ике мәртәбә омтылып карады һәм кабат-кабат уңышсызлыкка очрады. Соңгы омтылышында ул иң әйбәт атын югалтты, аты егылып, сыртын сындырып үлгән иде. Шушы казалардан соң Теннерей, ачуыннан ярылырга җитешеп, үзенең Техасына кайтып китте, һәм Лобо элеккечә үк Куррумпо үзәнендә залимлек кылуын дәвам итте.

Мең доллар бүләккә кызыгып, моннан соңгы елда да бу якка ике аучы килеп карады.

Аларның һәркайсы: «Лобоның башына җитмичә кайтмыйм!»—дип антлар эчкән иде югыйсә.

Аучыларның берсе Лобоны яңа гына уйлап чыгарылган агу белән, җимне дә шулай яңача урнаштыру ысулы белән дөмектермәкче булган иде. Канададан килгән француз да агу белән эш итеп карамакчы иде. Ләкин ул Лобоны гади бүре дип кенә түгел, аны чын-чыннан убыр дип саный, шуңа күрә, агу куйганда, сихер догалары да укый.

Ләкин астыртын агулар да, төрле әфсен-төфсеннәр дә ерткыч бүренең башына җитә алмадылар. Ул көн саен һөҗүм оештыра, көн саен бәйрәм итә иде. Тиздән әлеге ике аучы да Лобога кул селтәделәр, җәнлек аулар өчен бүтән төбәкләргә китеп бардылар.

Җо Калон фермасы Куррумпо елгасының бәләкәй генә тармагыңа, як-ягында кыялар калкып торган матур гына бер үзәнлеккә урнашкан иде.

Ферма йортыннан нибары мең ярд чамасы ераклыкта Лобо үзенең тормыш иптәше белән оя корып балалар үстереп ятты.

Алар монда, Җоның һәртөрле хәйләсеннән, агулары белән тозакларыннан кычкырып көлгәндәй, аның сыерлары белән сарыкларын, шулай ук этләрен дә чүпләп кенә тордылар, җәйләрен рәхәттә уздырдылар. Алар таш-кыялар арасында, тау куышлары эчендә тыныч-имин генә яшәп килделәр. Җо исә аларны аннан ничек тә куып чыгару яки үзләрен динамит белән шартлату хакында баш ватты. Ләкин бүреләр исән-амән генә яшәп килделәр, әүвәлгечә үк корткычлык иттеләр.

Җо мине су буена алып төште дә, ташлы яр башына бармагы белән күрсәтеп:

— Лобо җәйне әнә шунда уздырды инде,— дип аңлатты.— Борын төбемдә генә яшәсә дә, мин берни кыла алмадым. Башым тинтерәп бетте инде менә.

II[үзгәртү]

Ковбой хикәяләренә мин гомумән ышанып бетми" идем. Ләкин 1893 елның көзендә, әлеге хәйләкәр юлбасар белән якыннан танышып, аның турында күп кенә нәрсәләрне белеп алганнан соң, минем әлеге хикәяләргә карата карашым үзгәрде.

Әле Бинго исән чагында ук, берничә ел элек, мин бүре ауларга йөргәләдем. Ләкин хәзерге вакытта минем шөгылем бүтән иде инде — мин өстәл белән урындыкка кадаклап куелгандай булдым. Бу эштән үзем дә ялыгып беттем, инде килеп, бер якын иптәшем, Куррумподагы ферма хуҗасы, син шул юлбасарлар оясын туздыра алмассыңмы икән дип, бик үтенеп хат язгач, мин бу тәкъдимгә шундук күндем.

Әлеге бүреләр яшәгән төбәк белән танышу өчен, мин беренче көннәрдә иртәдән кичкә кадәр ат өстендә йөрдем. Юл өйрәтүчем вакыт-вакыт әле тире кисәкләре дә кибеп бетмәгән сыер сөякләре өеменә күрсәтеп: «Шул мәлгуньнең эше инде бу!»—дип әйтеп куйгалый.

Лобоны калкулык һәм тарлавык араларыннан этләр белән дә, атлар белән дә эзәрләп булмаслыгы минем өчен көн кебек ачык. Шуңа күрә бердәнбер әмәл — капкын белән агу.

«Убыр бүре»не алдау өчен нинди хәйлә-мәйләләргә кереп беткәнемне вагы-төягенә хәтле сөйләп тормыйм. Лобоны агулар өчен мин нәрсәләр генә кулланмадым: стрихнины да, мышьяк та, бик зәһәр цианлы калий да калмады. Җим итеп төрле хайваннарның итләрен дә куеп карадым. Ләкин хезмәт нәтиҗәләремне кайчан гына тикшереп карамыйм, бары тик юкны бушка аударып йөрү генә булды. Карт бүре чын-чын хәйлә капчыгы булып, ул хәйлә капчыгын мин генә алдарлык түгел иде шул.

Аның гадәттән тыш зирәклеген исбатлап күрсәтү өчен, нибары бер мисал китерү дә җитә.

Бер карт аучының киңәшен тотып, мин әле генә суелган тана бөерәгеннән майларын аралап алып, шул майда сыр кисәген эреткән идем. Тимер исе килмәсен өчен, сырны хәтта сөяк пычак белән генә кискәләдем, аннары аны, ташаяк мискигә салып, ут өстендә тотып тордым. Эрегән сырны, суытканнан сон, кисәк-кисәк итеп бүлгәләдем дә һәр кисәгенә тишек тишеп чыктым. Алдан ук стрихнин белән цианлы калий кушылмасы салынган каурый куыкларны, бернинди исе-фәләне чыкмаслык итеп, шул тишекләргә яшердем һәм өсләреннән эрегән сыр белән сылап куйдым. Боларны эшләгәндә мин тын да алмаска тырыштым, чөнки мин әлеге сыр кисәкләренә сулышым бөркелер дип курыктым, һәм перчаткаларымны да салмадым. Хәтта аларны тананың кайнар канына да манып алган идем. Боларның һәммәсе дә әзерләнеп беткәч, мин җимнәрне чи тиредән тегелгән, шулай ук тана канына манчып алынган капчыкка салдым, аннары, атка атланып, җепкә бәйләнгән тана бавыры белән бөерәген җир өстеннән сөйрәтә-сөйрәтә китеп бардым. Ун миль булырлык шактый зур түгәрәк ясап әйләндем һәм, чирек миль үткән саен, сыр кисәге ыргытып бардым, ләкин аларны бер генә мәртәбә дә перчаткасыз тотмадым.

Лобо бу урыннарга һәр атна башында килеп чыга, калган вакытын ул Сьерра-Гранде тавының берәр итәгендә үткәрә иде булса кирәк.

Мин дүшәмбе көнне чыккан идем, кичкә таба эшләремне бетереп кайтып китәргә җыенгач кына, кинәт Лобо тавышы ишетелеп китте. Ул, гөбе төбеннән ишетелгәндәй, бертөрле калын тавыш белән улый иде. Ковбойларның берсе кырт кына әйтеп куйды:

- Нәкъ үзе! Карыйк соң, нәрсә булыр икән?

Иртәгесен, әле иртәнге шәфәкъ нуры беленеп кенә килгәндә, мин ашкына-ашкына юлга чыктым, үземнең ау нәтиҗәләремне өзелеп беләсем килгән иде. Мин Лобо җитәкләгән өер эзенә бик тиз төштем, аны табуы бер дә кыен түгел, чөнки Лобоның эзләре гади бүренекеннән бермә-бер диярлек эре иде.

Кичә җеп белән сөйрәгән җимне бүреләр, әлбәттә, шундук тоеп алганнар. Мин Лобоның агулы сыр кисәген ашаган булуына һич шикләнмәдем.

Әйтәсе юк, сөенечемнән түбәм күккә тигән иде:

— Йөри торгач, эләктердем үзен! Кая, бер күрим әле шуның үләксәсен! — дип кычкырдым мин.

Шуннан, Лобоның тузан өстендәге бик дәү эзләреннән күземне алмыйча, атымны алга куалап киттем. Бу эзләр мине икенче җимне ташлаган урынга алып килделәр, карасам, ул җим дә юк.

Күрсәгез иде мине шунда, куанычымнан биерлек булдым!

«Асыл кош аягыннан эләгә ул!»—дигән булам эчемнән. Әле үзе генә дә эләкмәгәндер, тагын берничәсе тәгәрәп ята торгандыр.

Лобоның киң-киң эзләре әле һаман дәвам итә, ләкин, өзәнгегә баса-баса, алдымда яткан тигезлекне күзләрем белән нихәтле генә актарсам да, үлеп яткан бүреләрне әле һаман күрми идем.

Мин Лобо эзләреннән атымны туктаусыз чаптырып барам, тиздән өченче сыр кисәгенең дә юкка чыгуын күрәм. Озакламый бүре эзләре мине дүртенче сыр кисәге янына алып килделәр. Шунда мине аяз көнне яшен суккан кебек булды! Соң Лобо җимнәрне йотмыйча, нибары авызына җыеп кына барган бит. Ниһаять, аларны төкереп ташлавын, хәтта бер күчкә җыеп, аларны үзенең тәрәте белән пычратып куюын, ягъни минем бөтен-бөтен хәйләмнән дә мыскыллап көлгәнлеген шәйләп алдым. Шул нәрсәләрне эшләгәннән соң, ул, кырт кына борылып, үзенең иярченнәрен бүтән юлдан алып киткән, өерен әнә шулай саклап калган...

Лобоның зирәклеген күрсәткән мондый очраклар исәпсез күп булып, мин әле сезгә аларның бары берсен генә сөйләдем, боларның һәммәсе дә аңа каршы бары тик агу белән генә көрәшеп булмаслыгын күрсәтәләр иде. Шуннан соң мин капкыннарга заказ бирдем, алар почта белән кайтып җиткәнче, койотларны, янә дә даланың бүтән ерткычларын кырыштыра тордым.

Бервакыт миңа Лобоның үтә дә хәйләкәр икәнлегенә кабат инанырга туры килде. Аның өерендәге бүреләр кайчак кызык өчен генә сарыкларны куркыталар, үзләрен ашамасалар да, аларны күпләп-күпләп буып ташлыйлар иде. Ковбойлар сарыкларны гадәттә бик зур көтүләргә туплап көтәләр, кайвакытта сарыклар саны берничә меңгә җитә. Төнгә каршы аларны ышыграк җиргә алып киләләр, көтүнең баш-башында сарыкларны ике көтүче саклап чыга. Сарык шундый миңгерәү хайван ул, юк кына нәрсәдән берсе курыкса, меңе берьюлы куба. Шул ук вакытта аларда көтү башына һичнинди каршылыксыз буйсыну гадәте дә бар. Көтүчеләр бу гадәтне бик оста файдаланалар, сарык көтүен берничә кәҗәгә ияртеп йөртәләр. Сарыклар бу сакалбайларның акылы алдында баш ияләр, төнлә берәр хәвеф-хәтәр килеп чыкса, тизрәк кәҗәләр тирәсенә тупланалар.

Ноябрь төннәренең берсендә көтүчеләр тояк тыпырдаган тавышка уянып китсәләр, ни күрсеннәр — көтүгә бүреләр килгән икән. Көтүдәге барлык сарыклар да кәҗәләр тирәсенә елышканнар, акылсызлыкның әсәрен дә күрсәтмәгән кәҗәләр үзләре исә, һич каушамыйча, бер урында кыю гына басып торалар. Ләкин бу юлы бүре явы белән гади бүре генә түгел, ә Лобо үзе җитәкчелек итә иде шул! «Убыр бүре» кәҗәләрнең зур рухи көчкә ия булуларын, ягъни көтүне арка сөягедәй нык итеп туплап торуларын көтүчеләрдән дә болайрак белә иде. Шуңа күрә ул бер-берсенә елышкан сарыклар өстеннән көтү уртасына тиз генә чабып уза да көтү юлбашчыларын шундук бетереп ташлый. Котлары алынган сарыклар тупырдашып як-якка атылалар.

Бу вакыйгадан соң көтүчеләр берничә атна буена миннән өзелмәделәр, әле берсе, әле икенчесе килеп, борчулы тавыш белән:

— «ОТО» тамгалы берәр сарыкны очратмадыгызмы? — дип сорыйлар иде.

Ләкин мин аларны берничек тә куандыра алмыйм, бары:

— Әйе, очраттым, Җәүһәр кизләве янында биш-алты сарык үләксәсе ята,— дип, яки:

— Юк, күземә чалынмады, ә менә Һуан Мейер өченче көн күргән, Эрбет калкулыгында бүреләр егерме башлап сарыкны буып ыргытканнар,— дип кенә җавап бирә торган идем.

Ниһаять, капкыннар кайтты, мин аларны ике ярдәмчем белән атна буе урнаштырып йөрдем. Без кулыбыздан килгәнчә тырыштык, әллә нинди хәйләләр корып бетердек, бу юлы, һич шөбһәсез, эшебез унар кебек иде. Капкын салганның икенче көнендә үк мин ат менеп аларны карарга киттем, ул да түгел, Лобоның капкын араларында йөргән эзенә төштем. Бу эзләргә карап, мин аның ничек итеп төн уртасында сәфәр кылып йөрүләрен китаптан укыгандай укыдым.

Ул караңгыда иснәнә-иснәнә әле тегендә, әле монда чапкан, капкыннарның бик оста ишерелүенә дә карамастан, аларның беренчесен бик тиз тапкан. Үзенең өерен туктатып, капкын тирәли сакланып кына җир тырмарга керешкән, ниһаять, капкын белән бергә чылбырын да, бүрәнәсен дә казып чыгарган. Аннары ул, ары китеп, бүтән капкыннарны' да актарып ташлаган. Тиздән мин шунысын да сизеп алдым: Лобо җай гына атлап барган җиреннән, берәр шомлы нәрсәгә тап булу белән, туктап калган һәм юлдан читкә каерылып кергән. Ул бер генә мәртәбә түгел, берничә мәртәбә шулай эшләгән.

Шуннан минем башыма яңа бер уй килеп төште: мин капкыннарны «Н» хәрефе тәртибендә куеп карарга булдым. Аларны сукмакның ике ягына тездем дә, берсен кыл уртага аркылы күмеп куйдым. Ләкин өметләнеп көтүләрем бу юлы да заяга гына иде.

Лобо ике яклы капкын тезмәсе эченнән барган-барган да нәкъ әнә теге аркылы капкын алдында туктап калган. Нәкъ үз вакытында туктаган.

Ничек сизә алган ул аны — монысын без берничек тә белә алмыйбыз, һәрхәлдә, ул артка чигенгән, чигенгәндә дә әле, як-якка тайпылмыйча, атлап килгән эзләренең өсләренә үк баса-баса, куркыныч зонадан исән-сау чыга алган. Аннары тезмәнең тышкы ягыннан килеп, арт аяклары белән капкыннарга туфрак һәм таш аттырып, барлык капкыннарны да яптырып чыккан.

Мин аулау ысулларын никадәр генә яңартмыйм, ул әнә шулай мине һәр юлы агач атка атландыра, ә үзе котылып кала иде. Ул үзенең тугрылыгы аркасында бер бәлагә тап булмаса, күп кенә казалар китергән булыр иде әле, ләкин ул саксыз кыланган бер иптәшенә ярдәмгә ашыгып һәлак булды һәм, шулай итеп, үзе өчен генә яшәгәндә мәңге җиңелмәүче батырлар исемлегенә кереп калды.

III[үзгәртү]

Тора-бара мин Лобо өерендә ниндидер бер сәер үзгәреш барлыкка килүен тоя башладым. Вакыт-вакыт бүреләрнең аяк эзләре кечерәк бер бүренең, өер башын да узып китеп, алга чыккалавын күрсәтә иде. Бу хәл берничек тә минем башыма сыймады. Ләкин ничектер бер ковбой миңа:

— Бүген мин аларны күрдем. Бүзкәй, башбаштаклык күрсәтеп, алга чыккалады,— дигәч, мәсьәләне шундук төшенеп алдым һәм үзем дә, ковбойның сүзен җөпләп, болай дип әйтеп куйдым:

— Димәк, Бүзкәй тәгаен ана бүре. Бүтән бүре булса, Лобо мондый кыланмышы өчен шундук аның арт сабагын укытыр иде.

Шуннан минем башыма яңа бер фикер килде. Мин бозау суеп, аның түшкәсе янына күренеп ятырлык итеп ике капкын куйдым. Аннары бүреләр азыкка да санамаган бозау башын читкәрәк ыргытып, аның тирәсенә тимер исе калмаслык итеп җилләтелгән, бик нык ябылмалы алты капкын күмеп куйдым, аларны, үземә калса, бик җентекләп яшергән идем. Бу эш вакытында минем кулым да, аяк киемнәрем белән ау коралларым да бозау канына буялган. Бозау башыннан аккан дип белсеннәр өчен, мин аның әйләнә-тирәсенә дә кан бөркеп чыккан идем. Капкыннар әзер булгач, мин алар өстендәге туфракны койот тиресе белән сыпыргаладым һәм, аның тәпие белән туфракка төрткәләп, бик күп эзләр ясадым. Бозау башын мин куакка якын гына куйган идем, ә аның белән куак арасындагы тар гына бушлыкка үземнең әйбәт ике капкынымны да күмгән идем.

Бүреләр үләксәне ашыйлармы, юкмы, исен тоеп алганнан соң, алар барыбер аның янына килми калмыйлар, чөнки гадәтләре шулай куша. Димәк, Куррумпо юлбасарлары минем әлеге капкыннарыма һичшиксез төшәчәк дип уйладым мин. Лобоның бозау гәүдәсе янындагы капкыннарны күреп алачагын, үзенең өерен бозауга якын да җибәрмәячәген мин, әлбәттә, алдан ук белеп тора идем. Барыннан бигрәк минем өметем кирәксез бер нәрсә кебек читкә ыргытылган бозау башында иде.

Икенче көнне, йокымнан уянгач та, мин бөтен гамемне алган шул капкыннар янына китеп бардым. Ниһаять; бәхет басты булса кирәк — мин анда бүре эзләрен күреп алдым. Алай гынамы әле! Бозау башы белән капкыннар яткан җир бушап калган иде. Бүре эзләрен тиз-тиз тикшергәннән соң, без чынлап та Лобоның үз өерен капкыннарга якын җибәрмәвенә, ләкин арадан бер кечерәк бүренең читкә ташланган бозау башы янына килеп аны иснәвенә һәм шул чак капкынга да эләгүенә ышандык.

Без шундук бүре эзеннән китеп бардык һәм бер миль үткәннән соң әлеге бичара бүренең Бүзкәй икәнлеген күрдек. Бүзкәй безне күреп алгач чабарга тотынды, бик авыр бозау башының комачау итүенә дә карамастан,— ә капкын шул бозау башына беркетелгән иде,— җәяүләп теркелдәгән юлдашымнан да кызурак йөгерде ул. Шулай да без аны кыялы тау итәгендә куып җиттек, чөнки бозау башы үзенең мөгезләре белән, ычкынмаслык булып, ике таш арасына кысылып калган иде.

Бүзкәй кебек чибәр ана бүрене минем бервакытта да күргәнем юк. Аның тип-тигез куе йоны ап-ак диярлек иде.

Ул, сугышырга ниятләп, безгә каршы борылды да улап җибәрде. Ул ярдәм сорап сузып-сузып улады. Күп тә үтмәде, ерак калкулык артыннан карт Лобоның җавабы ишетелде. Ләкин Бүзкәйнең Лобоны үзе янына соңгы мәртәбә дәшүе иде бу, чөнки без, чаба-чаба, аның янына җитеп киләбез, аңа хәзер, бездән саклану өчен, бөтен көчен дә эшкә кушарга кирәк иде.

Аның гомере котылгысыз фаҗига белән очланды, әлбәттә, аны мин соңыннан да исемә төшергән саен эсселе-суыклы булып китә торган идем. Без бәхетсез Бүзкәйнең башына берьюлы ике лассо чөйдек тә атларны як-якка кудык. Бүре авызыннан ыргылып кан ага башлады, күзләре акайды, тәпиләре өскә таба тырпайдылар да шундук салынып төштеләр, Лобо өере өстендә әҗәл кылычын уйната алуыбызга сөенеп, үле Бүзкәйне өйгә алып кайтып киттек.

Тора-тора Лобоның улаганы ишетелеп куйгалый. Ул калкулык араларыннан Бүзкәйне эзләп йөри иде, күрәсең. Лобоның аңардан аерыласы килми, ләкин аны берничек тә коткара алмаслыгын аңлап, бигрәк тә мылтыктан куркып, ул кинәт тетрәнеп калган иде ахрысы.

Аның кызганыч тавыш белән улавы безгә көне буе ишетелеп торды, мин ирексездән бер ковбойга:

— Әйе, Бүзкәй чынлап та аның гомер юлдашы булган икән шул, аның шулай икәненә хәзер иңде минем иманым камил,— дип әйтеп куйдым.

Кичкә таба Лобо безнең үзәнлек тирәсенә килде булса кирәк, аның тавышы торган саен якынрак ишетелә барды. Бу тавыш — кайгылы тавыш. Ул элеккеге кебек ярсынып уламый, ә ниндидер бик сагышлы тавыш белән сузып-сузып улый иде. Ул үзенең дустына: «Бүзкәем! Җанкаем!»—дип дәшкән кебек була иде. Ниһаять, ул, безнең эзебезгә төшеп, Бүзкәй үтерелгән җиргә килеп җитте ахрысы, ачыргаланып-ачыргаланып уларга тотынды. Ул шулай үзенең өзгәләнүе белән бәгыремә төшәр дип, мин башыма да китермәгән идем. Хәтта бик кырыс ковбойлар Да бу хәлгә бик нык гаҗәпләнделәр.

Лобо анда дускаеның җаны кыелганын шундук төшенгән булырга тиеш, чөнки ул җирләргә Бүзкәйнең каны аккан иде. Атларның тояк эзләре буйлап ул фермага хәтле килеп җитте. Кем белә, бәлки, ул Бүзкәйнең гәүдәсен эзләп тапмакчы, я инде аның үчен алмакчы булгандыр, һәрхәлдә, ул үзенең үчен кайтарган кебек: фермадан ерак түгел, капка янында ук безнең каравыл этен очратып, аны санын-санга өзгәләп ташлаган иде. Күрәсең, бу юлы ул ялгыз гына килгән, чөнки иртә белән мин бары аның эзләрен генә күрдем. Бу эзләргә караганда, ул саклык дигән нәрсәне исеннән чыгарып, ферма тирәсендә әле тегендә, әле монда сугылып йөргән. Мин, менә шуңа исәп тотып, көтүлеккә өстәмә капкыннар куйган идем. Минемчә, Лобо шул капкыннарның берсенә эләккән дә булырга тиеш, ләкин ул, ифрат көчле булганга, капкыннардан ычкына алган.

Бүзкәйнең үле гәүдәсен тапмый торып, Лобо безнең тирәдә эзләнеп йөрүеннән туктамас дип уйладым мин. Шуңа күрә мин аны тынычланып өлгергәнче тотып калырга ашыктым. Шунда мин Бүзкәйне үтерүем белән бик зур хата эшләгәнемне аңладым — аны тере җим итеп файдаланган булсам, Лобоны мин беренче кичтә үк тотасы идем бит югыйсә. Мин үземнең барлык күршеләремнән капкыннар җыеп чыктым, шулай итеп, корыч капкыннарның җәмгысе йөз утызга җитте. Мин үзәнлеккә китерә торган сукмакларның һәммәсенә дә дүртәр-дүртәр итеп капкыннар тезеп чыктым. Аларның һәрбере бүрәнәгә беркетелгән, һәм барысы да туфрак белән күмелгән иде. Өстәвенә мин бүрәнәләрне күмгән чагында башта чирәмле кәзне пөхтә генә кисеп брезент өстенә җыеп бардым, аннары бу эшкә кеше кулы катнашканын һич тә белдермәслек итеп, аларны яңадан үз урыннарына тездем.

Капкыннар яшерелгәннән соң, мин алар арасыннан Бүзкәй гәүдәсен сөйрәтеп йөреп чыктым. Аннары мин аның бер тәпиен кисеп алып, аның белән капкын өсләренә төртеп эзләр төшергәләдем. Нинди саклык чаралары булса, шулармын барысын да эшләдем, үземә билгеле булган хәйлә ысулларын берен дә калдырмыйча кулландым, шуннан соң гына төн караңгысында өйгә кайтып киттем. Төн уртасында мин Лобоның тавышын ишеткән кебек булдым, ләкин моңа нишләптер күңелем ышанып җитмәде. Икенче көнне, атка утырып китсәм дә, кичке караңгы төшкәнче үзәнлекнең төньяк өлешен йөреп чыга алмадым, шуңа күрә өйгә буш кул белән генә кайтып кердем. Ашарга утыргач, бер ковбой мина:

— Бүген иртән үзәнлекнең төн ягында маллар бик борчылган иде. Әллә, мин әйтәм, берәр җанвары капкынга төште микән? — диде.

Әлеге урынга мин иртәгесен кич җиткәндәрәк кенә барып җиттем. Якынаеп килгәндә үк ниндидер бер соры шәүләнең капыл гына качарга омтылганын күреп калган идем. Әйе; минем алда хәзер Куррумпоның дәһшәтле бүресе Лобо басып тора, капкын аны кадаклап куйгандай тотып тора иде. Батырларның батыры Лобо! Ул үзенең сөйгән ярын эзләүдән һич туктамаган, аның гәүдәсе сөйрәлгән эзгә төшүгә, шул эз буйлап бетем дөньясын онытып чабып киткән һәм менә тозакка килеп эләккән иде. Аның дүрт аягыннан да дүрт эскәнҗә тотып тора. Ул чарасыз ята бирә, ә аның тирә-юне терлек тояклары белән тапталып беткән, мал-туар, күрәсең, ана мәсхәрә белән карап торган, әмма бүрегә якын килергә шүрләгән булса кирәк.

Ул монда ике көн, ике тән ятып тәмам хәлдән тайган иде инде. Шулай да ул, мин аның янына килгәч, тарлавык стеналарын дер калтыратып, үкерергә тотынчы, үзенең өерен ярдәмгә чакырды. Ләкин еракта таныш-мазар ишетелмәде, аңа беркем дә җавап бирмәде, һәм менә ул шушы бәхетсезлеккә төшкән сәгатендә үзенең таянычсыз калуын аңлап, үзен-үзе белешмичә, минем өскә ыргылып куйды. Ләкин бу омтылыш заяга иде, чөнки капкыннарның һәрберсе өч йөз кадактан да авыррак булып, алар үзләренең корыч авызлары белән бүрене дүрт тәпиеннән дә нык итеп эләктереп тотып торалар иде. Ул зур казык тешләре белән тимер чылбырларны эләктереп алып шыкыр-шыкыр чәйни иде. Мин ана мылтык көпшәсе белән орынып куйгач, ул аны шундый итеп каты тешләп куйды, мылтык көпшәсендәге ул эзләр әле дә булса саклана. Ачудан һәм нәфрәте кайнаудан, аның күзләре сөремләп китә, мине һәм кан калтырап торган атымны каптырып алырга чамалап тешләре шыкылдап-шыкылдап куя. Ләкин ачлыктан һәм каны күп агудан аның хәле бетә барды, озакламый ул лып итеп җиргә капланып төште.

Ул бүтән җан ияләре белән нишли торган булса, мин дә шулай эшләргә җыенган чагымда, кинәт аны кызганудан йөрәгем әллә нишләп китте. Мин аңа мөмкин хәтле йомшаграк тавыш белән дәшәргә тырыштым:

— Нинди карт һәм галиҗәнаб ерткыч син, Лобо, бихисап күп яуларның батыры. Ләкин нишлим сон, менә бер минут та узмас, сип сөяк өеменә әйләнерсең. Мин бүтәнчә булдыра алмыйм шул, җаныем.

Мин лассомны чөйгәч, ул бүренең баш очында сызгырып алды. Ләкин чү, ул кадәр үк кодрәтләнмә әле! Бүрене беткәнгә санама. Лассоның элмәге бүренең башына төшеп тә өлгермәде, калын итеп ишкән бу арканны ул теше белән шарт итеп өзеп тә ташлады.

Әлбәттә, мылтык та бар югыйсә, ләкин Лобоның һәйбәт тиресен бозасым килми иде минем. Шунлыктан мин атымны чаптырып лагерьга кайтып киттем, аннан яңа лассо алып килдем, шулай ук ярдәмгә бер ковбой да ияртеп килдем. Без башта бүрегә бер агач кисәге ыргыттык, ул аны авызына кабып чәйнәп ташлаганчы, яңа лассоны, чыжт итеп чөеп, аның муенына кигезеп тә өлгердек. Лобоның усал күзләре тоныклана башлагач, мин ярдәмчемә:

— Тукта, үтермик! Лагерьга аны тере килеш алып кайтыйк! — дип кычкырдым.

Лобо шул хәтле дә хәлсезләнгән иде, безгә аның азау тешләре арасына аркылы таяк тыгып, бау белән чалыш-чолыш бәйләп кую берни тормады. Әнә шулай боргычлап куелгач, ул безнең өчен куркыныч түгел иде инде. Теш казналыклары бәйләп куелганнан соң, ул үзе дә бүтән карышмады, безгә тыныч кына карап тора башлады, гүя безгә: «Ярый, тырыша торгач, сез мине җиңдегез. Хәзер инде мәйлегез, мине теләсә ни эшләтә аласыз!..»—дип әйтә кебек иде.

Шуннан соң ул безгә бер дә игътибар итмәде, хәтта күтәрелеп тә карамады.

Без аның аякларын тарттырып бәйләгән чагында да ул, улау түгел, ык та итмәде. Без аны көч-хәл белән күтәреп алып, минем ат өстенә китереп салдык. Ул, йоклаган вакытындагы кебек, бик тигез һәм тыныч сулый, күз карашлары яңадан да ачыклана төшеп, нурланып киткән, ләкин ул әле дә булса безгә карамый. Аның күзләре бик еракка, үзенең данлы өере иңләп йөргән калкулыкларга төбәлгән иде.

Без, акрынлап атлый торгач, хәвеф-хәтәрсез генә фермага кайтып җиттек. Бүрене үзебезнең көтүлеккә чыгардык та, муенчак кигезеп, нык чылбыр белән бәйләп куйганнан соң, аның бауларын чиштек.

Шунда мин аны беренче мәртәбә җентекләп карадым һәм тере геройлар белән тираннар турындагы гайбәтләрнең юк нәрсә икәненә ышандым. Моңарчы Лобоны иблис белән сүз беркеткән, шуның билгесе итеп иблис аңа алтын муенчак кигезгән, ә янбашларына әвернә, ягъни тәре суккан дип сөйләп йөриләр иде — аңарда мин боларның әсәрен дә күрмәдем. Аның каравы, мин аның янтыгында бик зур җәрәхәт эзен күрдем, бу эз Теннерейның этләре өере башы Юнона истәлеге иде, Юнона аны әҗәле алдыннан бик нык тешләгән булган, күрәсең.

Мин бүре алдына су белән ит китереп куйдым, ләкин ул аларга ичмаса күзен дә салмады. Ул тыныч кына ята. Үзенең карашын минем турымнан гына тарлавык авызына юнәлткән, анда күренеп торган һәм моңарчы үзе патшалык иткән киң далага сары күзләре белән текәлеп-текәлеп карый иде. Мин аңа орынгач, ул сыңар төген дә селкетмәде. Кояш баегач та әле Лобо һаман шул дала ягына карап ятты.

Кич җиткәч, ул өерен үзе янына чакырып уларга

тотыныр дип уйлаган идем, бүреләрне каршы алырга хәзерләнеп тә тора идем. Ләкин ул үзенә куркыныч янаган чагында җан ачысы белән бер мәртәбә улап караган иде шул инде, тик өердәшләре ул чакта аны коткарырга килмәделәр. Хәзер инде ул аларга бүтән дәшмәскә булды.

Көче беткән арсланны, ирегенә чик куелган бөркетне, җан дустыннан аерылган күгәрченне йөрәкләре парә-парә килеп үлә дип сөйлиләр. Михнәт-кайгыны икеләтә, өчләтә артыграк күргән бу ерткыч җанварның исән калуын ничек өмет итәсең?! Ул көченнән дә, ирегеннән дә язды һәм тормыш юлдашын да югалтты. Иртәгесен дә әле ул, ял иткәндәй, тыныч кына ята иде. Ләкин чынлыкта ул җансыз иде инде... Мин аның муеныннан чылбырын салдырып алдым. Бер ковбой миңа Лобоны Бүзкәй гәүдәсе яткан әвеслек астына сөйрәп алып керергә булышты. Без аны Бүзкәй янәшәсенә китереп салдык. Шуннан ковбой өзек кенә әйтеп куйды:

— Син аны эзләп йөргән идеңме? Сез менә хәзер мәңге бергә,— диде.