Көзге җилләр (Тукай)

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан
Көзге җилләр
АВТОР Габдулла Тукай

Көзге җилләр


Яктырак йолдыз янадыр, төн кара булган саен;
Ядыма тәңрем төшә, бәхтем кара булган саен.
(Русчадан.)

Көзге төн. Мин йоклый алмыйм. Өй түрендә җил җылый;
Җил җыламый, ач үлемнең куркусыннан ил җылый.

— Иң сөекле эшче әүладым быел ач калды,— дип,
Изге, шәфкатьле анабыз — мәрхәмәтле җир җылый.

Куйса монда корткалар төшкән тешен алтын белән,
Бер телем икмәк дип анда назлы нечкә бил җылый!

Бер сынык юктан гына үлгән таза ирләр күреп,
Җан алырга кызганудан анда Газраил җылый.

Тилмереп торса бу ачлар, безгә бәйрәмнән * ни ямь?!
Мәркадендә чөнки Ибраһим вә Исмәгыйль җылый.

Көлсә монда тук вә ихлассыз халык тәкбирләре,
Һәр ишеткән җан җыларлык — андагы тәкбир җылый.

Көзге төн, ямьсез, караңгы... Өй түрендә җил җылый,
Җил — хәбәр ул: ач үлемнең куркусыннан ил җылый!


?