Эчтәлеккә күчү

Кем көчле?

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан
Абдулла Алиш

Тулы исеме Габдуллаҗан Габделбари улы Алишев
Һөнәре язучы
Сайт alish.ru


Кем көчле?

(Абдулла Алиш әкияте)


Кышын да үзенең яшеллеген җуймый торган нарат агачы астында түмгәк сыман бер өй калкып тора. Беләсезме сез, аньң эчендә берничә йөз мең халык тора. Өйләренең ишекләрен алар көндезләрен ачык тоталар, ә төннәрен биклиләр, карак керүдән шикләнәләр, кичке салкын керүдән шүрлиләр. Төне буе чүп-чар җылысында җылынып яталар да, кояш елмаеп карауга, ишекләрен тагын тутырып ачалар.

Бүген алар яңа өйгә күченү көнен шатланып бәйрәм итәләр. Кичә уздыралар, дусишләрен сыйлыйлар, тәмле-тәмле ашамлыклар ашыйлар, балдан татлы эчемлекләр эчәләр, ду килеп бииләр.

Зур өстәл тирәли кунаклар тезелешеп утырганнар. Һәрбер кунакка үзе яраткан сый хәзерләнгән, өстәл өсте аллы-гөлле чәчәкләр белән бизәлгән.

Чикерткә-кунакның кәефе бик килгән, аңа урынның менә дигәне тигән. Әнә, ничек ул озын мыекларын болгап утыра, күп тә үтми, оста җыры белән хуҗалар һем кунакларның күңелләрен тапмакчы була.

Суалчан-оялчан да тик кенә утырмый, оста биюче төсле боргалана да сыргалана, хуҗалар һәм кунакларга ошарга тырышып кылана.

Чебен дә канатларын кага, узенчә, бу күңел ачу кичәсен алкышлап кул чаба.

Агач иясе-яфрак көясе дә кукраеп уты­ра, күп тә үтми, кичәдәгеләрнең карашын үзенә таба бора. Һәрберсе үзенең һәнәрен күрсәтә башлаган, ул да түзми, йонлач гәүдәсе белән өстәлгә менеп бии. Хуҗалар һәм кунакларның кәефе килсен дип, кичә күңелле үтсен дип, бертуктамый сикерә дә сикерә, кайбер кунакларның эчемлекләрен дә түгеп бетерә.

Күбәләк-түгәрәк бу кичәгә бөтенләй чакырылмаган да булган, янган ут яктысын ерактан күргән дә тиз генә очкан да килгән. Әрсез кунак, канатларын җилпеп, җил туздыра, мәҗлестәгеләргә яраурак булсын өчен тырыша.

Сезгә таныш булган Нечкәбил дә мондый зур кичәдән калмаган, тырыш бал кор­ты түргә менеп утырып алган да эшләпәсен кыңгыр салган.

Үрмәкүч тә урмәләп килеп җиткән: "Мондый күңелле кичә бездән башка гына үтмәсен әле",- дигән.

Менә хуҗаларның берсе күтәрелде һем кичәне ачык дип белдердә:

- Кадерле кунаклар,-диде ул,-сез бүген кырмыскалар өендә, безнең яңа өйгә күчү хөрмәтенә үткәрелә торган кичәдә утырасыз,- диде.- Без бу йортны күп айлар буе төзедек һэм үзебезнең теләгебезгә ирештек. Тир түгүләребез бушка китмәде, уңышлар җиңел генә бирелмәде,- дип сөйләп китте ул.

Бу сүзләр кунакларга нык тәэсир итте, суалчан-оялчанның хәтта йөрәгенә үк барып җитте. Ул инде чыдап кала алмады, хуҗаларының уңганлыкларын, булдыклы-лыкларын мактады. Башкалар да аңа кушылдылар, хуҗаларны котлап "урра" кычкырдылар, кул чаптылар, алкышладылар.

Кичәнең бу өлешен шуньң белән туктатып тордылар, чүп-чарлардан, яфрак-үләннәрдән, чыбык-чабыклардан төзелгән өйне карарга тотындылар. Борылмалы-сырылмалы юлларны үттеләр һәм сырлы-сырлы баскычлар аша түбәнге катка төшеп кит­теләр.

Төшсәләр, ни күрсеннәр, бу катта кыр­мыскалар бөтенләй диярлек күренмиләр, монда тик тләләр генә урмәләп йөриләр. Моны күреп, кунаклар бары да хәйран калдылар, берьюлы сорау бирделәр:

- Болар соң сезгә кемнәр? Нишләп мон­да буталып йөриләр?

Хуҗаларның берсе кунакларга эшне тө­шендерде. Ләкин җавап кайтарганчы бал корты Нечкәбилгә бер сорау бирде:

- Нечкәбил, сез татлы гына бал ашадыгызмы?-диде ул.

Бал корты башын иде дә менә болай диде:

- Гаҗәп тәмле булды балыгыз, инде үзегез кунак булып безгә барыгыз.

- Менә шул тләләр безгә ул балны бирәләр. Без аларны савым сыеры итеп тотабыз, салкын көннәрне аларны оялары-бызда җылытабыз. Кояшлы көннәрне һавага чыгарып йөртәбез, кич белән кире өебезгә куып кертәбез. Алар чәчәкләр балын бик яратып суыралар, кытыклый башласаң, эчләрендәге шул балны безгә бирәләр алар,- ди кырмыска.

Кунаклар башларын селкеп хәйран кал-дылар. Сүз беткәч кузгалдылар, борылмалы-сырылмалы юллар белән алга таба атладылар.

Өченче катта инде алар ап-ак йомырка-ларны очраттылар, нәрсә икәнен белгәнгә сорап тормадылар, алга юл тоттылар.

Кырмыскалар йортын кунаклар җентекләп йөреп чыктылар, аның һэр почмагы белән таныштылар. Моннан соң тагын өскә кутәрелделәр, баягыдан да күңеллерәк итеп кичәне дәвам иттерделәр; күп тә үтмәде, кунаклар инде яхшы ук кызып җиттеләр, бер-берсе белән кызу-кызу сөйләшеп киттеләр. Күбесенең авызы сөйләгәнен колагы ишетми баш лады, сүзләре чуала, фикерләре бутала, телләре бәйләнә, баш лары әйләнә башлады. Шулчак баягы кырмыска тагын күтәрелде, ахры, үзләре турында кунаклардан мактау сүзләре ишетәсе килде, шул теләк белән, ул аларга шушы сорауны бирде:

- Куе урманнардан, киң кырлардан, яшел болыннардан, тирән сулардан килгән кадерле кунаклар, әйтегез әле, көчледән көчле кемнәр алар?- диде ул. Билгеле, аның: "Һичшиксез, кырмыскалар, дөньяда тиңе булмаган батырлар алар",- дигән җавапны ишетәсе килде.

Нәкъ шулчак нидер бик каты шап итте, өй эче тетрәп китте. Сүзчән кырмыска каядыр югалды, кунаклар кайсы кая таралды.

- Кадерле кунаклар, каушамагыз, таралмагыз. Кичәнең ямен бозучы, кунакларның кәефен бозучы дошман тотылды,- диде әлеге кырмыска, ләкин кунаклар аның сүзен тыңламадылар, ничек булса да бу өйдән тизрәк сызу ягын карадылар... Ба­ры берьюлы тышка йөгерделәр һем өйнең тышкы ягында коточкыч хәлне күрделәр. Зур башлы, кызыл билле кырмыскалар нәрсәнедер сырып алганнар, үзләренең үткен келәшчәләрен аңа батырганнар. Канатлы кырмыскалар: "Бирегез шул явызньң кирәген!"- дип кычкырып торалар, әйтерсең тегеләрнең көчләрен арттыралар.

Шундый каты көрәшне күргән чебен таңга калды, суалчан шуышуыннан тукталды, яфрак көясе тынын да көчкә генә алды. Бал корты, очып китәргә дип, ка­натларын җайлады; чикерткә, сикерергә дип, җайлы урын сайлады.

Үлән арасыннан мыштым гына, берәүгә дә сиздерми, тын гына үрмәли торган ка­ра елан үрле-кырлы сикерде. Зәһәрле телен чыгарып, агуын чәчеп карады, кыр-мыскаларны чагарга уйлады. Кырмыска­лар еланны аның саен катырак тешләделәр, үзләрендәге кислотаны елан тәненә җибәрделәр.

Елан, булдыра алмагач, каршы торуын ташлады һем мескен тавыш белән генә ялвара баш лады:

- Зинһар, тимәгез, зинһар, җибәрегез. Үзегезгә түгел, кунакларыгызга да тимәм, өй яныгыздан да үтмәм. Бер юл га инде кичерегез, азапламагыз, котылдырыгыз.

Ул шундый йомшак сүзләр белән кырмыскаларның күңелен йомшартмакчы, бераз гына хәл җыймакчы һем аннан тагын көрәшне башламакчы иде. Тегеләр дә бик сизгерләр, хәйләнә тиз сизделәр, җәзалауларын дәвам иттерделәр:

- Нигә өебез аша үтеп йөрисең, монда кырмыскалар торганны әллә күрмисец? Менә дигән кичәбезнең ямен китәрдең, ка­дерле кунакларыбызның кәефен җибәрдең. Шуңа күрә сине җибәрмәячәкбез, хәзер үк итеңне ашап бетерәчәкбез,-диделәр.

- Мин бит агач башына гына менгән идем,- диде елан.- Шуннан ялгыш кына егылып төштем,- диде елан. Ялвару да файдасызга булды, елау да бушка чыкты. Кырмыскалар аның итен бик тиз ашап бетерделәр. Кунаклар бар да, таңга калып, шул хәлне күзәтеп тордылар. Кырмыскаларның батырлыкларын мактадылар:

- Нинди усал дошманны да менә нишләттеләр, көчлелекләрен эш белән күрсәттеләр,- диделәр.

Батыр кырмыскалар еланны юк иткәч, кунаклар тагын бер җиргә җыелдылар, урманның саф һавасында, агач ышыгында тагы бераз күңел ачмакчы булдылар.

Ләкин баягы кырмыска үзенең соравын тагын кабатлады, җавап көтеп кунакларга карады:

- Куе урманнардан, киң кырлардан, яшел болыннардан, тирән сулардан килүче кадерле кунаклар, безнең арабызда көчле бөҗәкләр кемнәр алар?- диде ул.

Елан белән оста көрәшүләрен дә күргәч, шундый матур өй төзүләрен дә белгәч, ул кунаклардан шушы бер генә җавапны көтте:

- Билгеле, кырмыскалар, дөньяда тиңе юк батырлар алар!

Ләкин кунаклар җавап бирергә ашыкмадылар. Һәркайсы үзләренең һөнәрләрен һәм үз батырлыклары турында сөйләргә тотындылар.

Чикерткә-микерткә җиләк яфрагына менеп утырды, озын аякларын җайларга тотынды. Бөтен кунаклар аңа карадылар, нишли инде бу?- дип көтеп тордылар. Ул озын аяклары белән бер кечкенә яфракны этте, очкыч шикелле очып та китте. Ку­наклар аның һөнәрен бик мактадылар, шулкадәрле ерак сикерә алуына таң калдылар. Чикерткә сикерүне шунда туктатты һәм кунакларны тагын үзенә тартты. Яфрак өстенә баскан килеш кычкырып сөйләп китте. Кунакларның барысына да ишете-лерлек итте: чикерткәләр, имештер, әле җырга да бик оста булалар, сайраулары белән, имеш, сандугачларны уздыралар, ә сикерсәләр инде, уктай атылалар. Имеш­тер, чикерткә инде иң көчле бөҗәк, бер метрга сикерү өчен, беләмсез, никадәр көч кирәк? Дөрес, ул чикерткәләрнең кырмыскалардан күп җәфа күрүен, күпләренең алар тарафыннан үтерелүен дә сөйләмәкче иде. Ләкин шунда ук ул кырмыскаларда кунакта булуын хәтерләде, мондый сүзләр өчен үзен юк итәрләр дип шүрләде, шуңа күрә бу хакта ләм-мим димәде.

Күп тә үтмәде, икенче кунак кузгалды: суалчан-оялчан боргаланды да сыргаланды, ул да суалчаннарның зур хезмәте ту­рында сөйләргә уйлады. Берәүгә дә күренмичә шуышып килде һәм улән сабагына үрмәләп менде.

- Без, суалчаннар, җир балалары, - ди­де суалчан. - Көнебезне һәм төнебезне хезмәт белән үткәрәбез, сабан төсле, туфракны күтәрәбез, өске катын аска төшерәбез, аскы катын өскә менгерәбез. Яңгыр соңыннан җирдәге вак тишекләргә һәм нәни өемнәргә күзегезне салыгыз, бер генә минутка карай алыгыз. Болар бары да без­нең хезмәтләр.

Әнә шул тишекләр аркылы туфрак эченә һава үтә ала. Ул һава белән үсемлекләрнең тамырлары сулу ала. Без туфракның уңыш бирүчәнлеген күтәрәбез, без агротехника чараларын үткәрергә кешеләргә ярдәм итәбез. Әгәр без булмасак, җир өстендәге үсемлекләр хәзергедәй гөрләп тормаслар иде. Һэм уңышны да хәзергедәй мул бирмәсләр иде. Ә инде ул вакыт Нечкәбил белән чикерткәсенә, шулай ук яфрак көясенә, күбәләгенә һэм кырмыскалар армиясенә хәзерге төсле яхшы булмас иде,- диде ул.

Кунаклар аны тыныч кына тыңладылар, һәр сүзе дөрес икәнлеген белсәләр дә, кул чапмадылар. Берсенең дә суалчанны иң көчле итәсе килмәде. Суалчан туктамады, сүзне сүзгә ялгады:

- Безнең төсле үсемлекләр өчен кайсыгыз тагы зур файда китерә? Тагы кайсыгызның кулыннан шундый эш килә, шу-шындый файдалы эшне кайсыгыз тагы башкара ала? Суалчанның иң көчле бөҗәк икәнен хәзер инде аңлагансыздыр, аларның тиңсез хезмәтләрен үзегезнеке белән чагыштырып карагансыздыр.

Билгеле, аның әле бик күп сөйли торган сүзләре калды, ни өчендер, ул суалчан ашаучы копхлардан, сукыр тычканнардан, энәле керпедән, төрле коңгызлардан, кармак очына куючы шаян балыкчылардан бер дә зарланмады; кырмыскаларга да кагылып үтмәде.

Ул туктагач, бераз гына тын алгач, агач башыннан бер тавыш ишетелде, кемдер: "Яфрак көясеннән дә файдалы бөҗәк бармы икән?"- дигән сорауны бирде. Барысы да әйләнеп агач башына карадылар, яшел яфрак өстендәге йонлач көяне күреп алдылар. Көя пәрәвез сузарга да, үрмәләргә дә - барысына да җитеште, ямь-яшел матур яфракларны минут эчендә тиште. Ләкин кунаклар аның мондый оятсызлыгына түзеп кала алмадылар, төрле яклап кыч-кырына башладылар:

- Тузга язмаганны сөйлисең!

- Күзгә каран алдалыйсың!

- Яфрак көясеннән дә файдалы бөҗәк бармы икән дисең, кемнең кем икәнен безне әллә белми дисең?- диештеләр. Кунак­лар бераз тынычлангач, яфрак көясе тагы дәвам итте, ялганын тезеп китте.

Имештер, әй, кыен эш соң калын яф­ракларны кимерү, ихтимал, җиңелрәктер тау-ташларны җимерү. Яфракларны үтәли кисү - күп көч сорый торган эш, шулай булгач, билгеледер инде кемдә күп көч. Имештер, бернәрсәгә дә зарар китермибез, бернәрсәгә дә тимибез.

Күбәләк-тугәрәк аның сүзләренә чыдамады, чәчәк урындыгыннан кузгалды. Пыр-пыр итте дә агач башыннан очып килеп җитте.

- Ничек инде зарар китермисез?- ди­де ул. Якындагы бер агачка күрсәтте һәм өстәп әйтте:

- Сез яшәгән агачлар әнә ничек шыр ялангач булып, яфраксыз калалар, агачлар, үсемлекләр бары да сездән зарланалар. Яшел яфракны әрәм итәргә, матур үсемлекләрнең ямен бетерергә күпме көч кирәк, әйтегез әле тизрәк? Ялганлыйсың, йөзеңне дә чытмыйсың, шушы кадәр бөҗәкләр алдында берәүгә дә зарар китермибез.

Яфрак көясе елмаеп кына күбәләкнең сүзләрен тыңлап торды. Сүз ахырында һөҗүмен күбәләкләргә таба да борды:

- Син, кубәләк-тугәрәк, үз туганыңа каршы чыгасың, әллә шуның белән яхшы ат казанасыңмы? Сез бит күбәләк булган-чы башта үзегез дә көя буласыз, яфрак ашап симереп "курчак"ка әйләнәсез, аннан гына кубәләк төсенә керәсез, хәзер чәчәк иснәп йөргәч кенә бик акыллы баш булгансыз, үткәндәге эшләрегезне бөтенләй оныткансыз.

Күбәләкнең авызын каплагач, көя агач башыннан җиргә төште. Кунакларның аны юньләп тыңламауларын: "Бу ярык бара­бан сүзен кайчан бетерер икән?"- дип торганнарын сизенде. Аның әле байтак сөйлисе сүзләре калды, ул тут агачы яфрагын ашап ефәк бирүче көяләргә бер дә тукталмады. Аларның файдалы хезмәтләрен, кешегә ярдәм итүләрен, ефәк бирүләрен әйтмәде. Яңгырның көяләрне агач ботагыннан юып төшерүләрен, кошларның аларны чүпләп бетерүләрен, кырмыскаларның җәзалап үтерүләрен сөйләмәде, хуҗаларның кәефен җибәрергә теләмәде. Чәчәктән чәчәккә сикергәләп очып килеп җитте кубәләк. Ул чәчәкләрнең хуш исле булуларын, кубәләкләрнең чәчәк сөюләрен, көне буе тукта-мый очып йөрүләрен, табигатьне матур итеп бизәүләрен сөйләде.

Тукранбаш чәчәгендә нидер тавышлан­ды. Кунаклар шунда борылдылар һэм чәчәктән бал суырып ятучы Нечкәбилне күрделәр. Ул кунакларның аңа таба борылуларын гына көтте, вакыттан файдаланып сөйләп тә китте:

- Чәчәкләрдәге бал, без булмасак, әрәм булыр иде, без булмасак, уңыш та түбән булыр иде. Чәчәк әченә яшеренгән балны суыруның никадәр көч сораганын, балавыз сузуга күпме көч түгелгәнен беләсез, әгәр шуларны сез үзегез эшләсәгез, бал кортлары иң көчле бөҗәкләр, дияр идегез, - диде ул. Ләкин кунаклар юньләп тыңламагач, аңа дошманнарына да тукталып калырга мөмкинлек булмады.

Ерак та түгел, корыган яфраклар кыштырдады, чыбык-чабыклар шартлады, җирне тетрәтеп, кемдер атлады. Кайсыдыр бөҗәк: - Кеше килә! - дип кычкырды. Ку­наклар сафында буталыш башланды: чикерткә бер читкә сикерде, суалчан җиргә сенде, бал корты чәчәккә яшеренде, күбәләк һавага күтәрелде, яфрак көясе яфракка сыенды, чебеннең коты очты, кая да кузгала алмады, ә үрмәкүч бу хәлдән нык файда-ланды.

Урмандагы барлык агачларның, андагы усал ерткычларның хуҗасы атлады. Ерткычларның көчлесе арслан да аңа баш иде, кошларның иң үткене каракош та аны сәламләп калды, бөҗәкләр дә аны олыладылар - бары да үзләренчә сайрарга тотындылар. Ташкын елгаларны авызлык-лаучы, киң болыннарны, куе урманнарны үз эшенә файдаланучы, бөтен табигатьне үзенә баш идерүче кеше һаман атлый бирде.

Күп тә үтмәде, урманны яңгыратып пычкы чыжылдады, җирне тетрәтеп, зур агач ауды...

Шулай итеп, чебен белән үрмәкүч сөйли алмый калдылар. Алар качучы кунаклар белән бергә кузгалдылар. Эх, әрәм калды бит, әрәм калды. Үрмәкүч үзенең сүзләрен күңеленнән ятлаган иде, кунакка барыр алдыннан гына көзге алдына басып, берничә тапкыр кабатлаган да иде. Эх, сөйләргә булмады бит, сөйләргә булмады. Әгәр ул сөйләгән булса, үрмәкүчтән дә көчле бөҗәк юк икәнне кунаклар белеп киткән булырлар иде һэм үрмәкүчләрне мәңге олыларлар иде.

Чебен дә сөйли алмый калуына бик көрсенде, ашыгыч булса да, баягы сүзчән кырмысканы күрде, кичә әгәр яңадан җыйналса, беренче итеп аңа сүз бирүен үтенде.

Урман тынгач, бөҗәкләр яңадан урыннарыннан тордылар, барысы да бергә җыйналдылар, күп булдылар. Чебен белән үрмәкүч кенә күренмәде, кунакларның кай-берләре ишеттеләр: кайдадыр нидер безелдәде. Эзләргә тотынгач таптылар, күреп шаккаттылар. Кунаклар качып торган арада, үрмәкүч пәрәвезен сузган, чебенне шунда эләктереп алган һэм канын эчәргә тотынган. Теге, мескен, безелдәп ярдәм сораган, берәү дә ишетүче булмаган. Бу эше өчен үрмәкүчне бик каты тиргәделәр, че­бенне пәрәвез богаулардан азат иттеләр. Че­бен Шакшиевның шакшылык дусты икәнлеген күпләр беләләр, үрмәкүчнең дә кемлеген инде сизенәләр. Пәрәвездән тукып оялар коручы, кайда өй җыештырылмый - шуның почмакларында торучы...

Барлык кунаклар инде зур дәрт белән соңгы бөҗәкне тыңларга җыйналалар. "Батырларның-батыры, көчлеләрнең-көчлесе, билгеле, алар!"- дип, үзара пышылдадылар. Әрекмән яфрагына таба канатлы кырмыска якыная, бары да йотылып карыйлар аңа. Култыгына иләмсез зур портфель кыстырган, портфеленә сыймаган кәгазьләрне зур башлы сакчы кырмыскага тоттырган, баягы сүзчән кырмыска тагы сөйләп китте:

- Хәзер кырмыскалар иленең аналарыннан берсе сөйләячәк, бөтен сөйләгән сүзләргә бәя бирәчәк һэм арабызда кемнең көчле һэм иң файдалы икәнен күрсәтәчәк,- диде.

Әгәр кырмыскалар анасы сөйләгән булса иде, кунаклар анны тыңлый-тыңлый арырлар, йә татлы йокыга талырлар, йә кичәне ташлап таралырлар иде. Әгәр сөйләнгән булса, ул речь бик озын булыр иде. Анда кырмыскаларның үзе кадәр әйберне күтәрә алуы да, ата кырмыскаларның зур походларга баруы да, канлы сугышларда катнашулары да, урман корткычларына каршы көрәшүләре дә, шуның белен үсемлекләргә ярдәм итүләре дә - бар да бар иде.

Кызганычка каршы, ул речь сөйләнмәде. Ана кырмыска авызын ачкан килеш катын калды, колакларны ярырлык булып, урман әче тетрәп алды. Агачлар шаула-шырга, үләннәр үкерешергә тотындылар. Урман эчен караңгылык басты. Бөҗәклер булачак хәлне алдан ук сизенделәр. Шуңа күрә кайсы кая посарга дип йөгерделәр. Караңгы урманны ялтыратып, яшен уйнады. Һем кинәт кенә көчле яңгыр да коя башлады. Шуның аркасында "Кем көчле?" дигән бәхәс бетмичә калды. Сез, бәлкем, аны үзегез белерсез, кем көчле икәнен әйтеп бирерсез?