Дөя ничек үз буена ышанып өлештән калган? (риваять)

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан

Картлар арасында еллар турында сүз киткәндә:

— Быел нәрсә елы әле? Куй елымы, сыермы? — дип сөйләшкәнне, шуңа карап быел һаваларның ничек киләчәген дә елдан сынап куйганны ишеткәнегез бардыр инде, билгеле.

Елларны унике төрле җәнлек-җанвар, кош-корт исемнәре белән атап йөртү ул бик борынгы заманнардан калган. Менә ул исемнәр: Тычкан, Сыер, Барс, Куян, Ләү (Кәлтә), Елан, Елкы, Куй, Мичин яки Мачин (бертөрле маймыл сыман җәнлек), Тавык, Эт, Дуңгыз. Бу унике ел түгәрәгендә ни өчен тычкан кебек кечкенә бер җәнлеккә беренче баш урын бирелеп тә, дөя хәтле зур дөягә ел исеме бирелмәгән? Аның хикәясен болай дип сөйлиләр:

Имештер, борын заманда кешеләр үзләренең ел хисапларын шулай төрле җан-җанварлар исеме белән атап йөртергә булгач, бу хәбәр тизлек белән җәнлекләргә барып җиткән. Җиткән дә алар арасында зур шау-шу купкан, ди. Югарыда исеме саналган унике җәнлек-җанвар бер җиргә җыелып даулаша башлаганнар. Ул чагында әле дөя дә алар арасында булган, ди. Алар бары да кешеләрнең ел хисабында беренче урыннан алып, ага булырга дип талашалар икән, ди. Елкы:

— Мин кешене өстемә атландырып, ерагын якын итәм, кеше мине эшкә дә җигә, менеп тә чаба. Кешегә миннән дә файдалы терлек юк, ел агасы мин булам,— ди икән. Дөя:

— Син кешенең йомышын үтәсәң, печән белән солысын ашыйсың, тамагың өчен кол булдың. Менә мине әйтсәң, син күтәрә алмаслык авыр йөкләр күтәреп, ничә айлык ерак юлларга чыгам; ачыктым дип печән-солы сорап тормыйм, әремме, кара курамы — ни туры килсә шуны ашыйм, су табылса — эчәм, табылмаса — эчми чыдап, шулай юлымда йөрим; инде кешегә минем шулхәтле файдам тигәч, буйга да сезнең барыгыздан да озын булгач, ел агасы мин булмыйча, кем булсын? — ди икән. Юаш сыерның да «йтер сүзе бар икән, ул:

— Кеше минем сөтемне савып ала, ул сөттән эремчек-каймак, эйрән-катык, корт-май ясый, бу хәтле файдам тиеп торгач, ел агасы булу миңа лаек,— дигән. Ул шулай дигән, куй да сикереп торган.

— Менә минем тиремнән тун тегәләр, йонымнан киез басалар, күнемнән итек тегәләр, итемне ашыйлар, мөгеземнән пычак сабы ясыйлар, хәтта эчәгемнән дә думбырага кыл тартып уйныйлар, кешегә миннән дә файдалы терлек юк, ел агасы булу миңа тиеш,— дигән куй. Эт бер дә тегеләргә сөйләргә бирми:

— Мин булмасам сезне кем саклый? Я бүре, я угры тотып алып китә дә барыгызны да суеп ашап бетерә. Сезне төн йокламыйча карап саклап торучы мин булмыйча, кем соң? Минем аркада исән-сау торасыз. Ел агасы мин булырга тиеш, һау-һау,— ди икән.

— Сез ни сөйлисез? Әгәр дә әтәч-тавык булмаса, кешеләр иртәнге эшләренә бара алмыйча йоклап калырлар иде, без аларга: «Тизрәк тор!

Тизрәк тор! Эшеңә кит, булма хур!» — дип кычкырып, хәбәр биреп торабыз, үзләрен йомырка белән сыйлыйбыз,— ди икән.

Шулай бары да үзенең кешегә файдасын әйтеп шау килгәндә, тычкан ни дияргә дә белмичә аптырап тора икән, ди. Шуннан ул бер наянлык белән:

— Болай талаштан берни дә чыкмас, без елның килгәнен карап-күзәтеп торыйк, кайсыбыз алдан күрсә, шул ел башы булыр! — дип чыйкылдый, үзе астан гына дөягә күз кыса, ди. Дөя, гомере озын булгыры, тычканның хәйләсен сизмичә, озын булгач елның килгәнен алдан күрермен дип уйлап:

— Әйе шул, тычкан кечкенә булса да дөрес әйтә, кем элек күрсә, шул ел башы булыр,— дип, аның сүзен куәтли, ди. Шул сүзгә бары да күнеп, бары да елның килгәнен күзәтеп карап торалар икән. Тычкан, явыз, шул арада анда йөгергән, монда йөгергән, аннан кинәт дөянең өстенә атылып менеп, аркасындагы өркәченең башына ук менеп утырмасынмы?

Тычкан шул югары урыннан торып, елның килгәнен барыннан да элек күреп алган да калганнарына хәбәр биргән, ди. Шуның белән үзе дә елның башы булып калган. Башка хайваннар дөягә:

— Син тычканны үз аркаңа йөкләгән булгач, икегез дә бер исәпкә,— дип, аны бөтенләй исемлектән сызганнар. Дөя шушы хәтле зур буе, озын муены белән унике җанвар исәбенә керә алмыйча калган.

«Дөя буена ышанып коры калган» дигән сүз дә шуннан калган, имеш.