Голүмең бакчасында...

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан

Голүмең бакчасында... - Габдулла Тукай 1905 елда язган шигырь.

Эчтәлек[үзгәртү]

Голүмең бакчасында дулашалым, идәлем сәйран;
Сәгадәт-бәхетемезгә калсын инсе, җинниләр хәйран.

Татарлар рәфгате, шаны сикез кат күкләрә китсен;
Әбәд-сәрмәд бу милләтне ходаем бәхтияр итсен.

Борынгы уйкуларны дөшенүбән улалым надим,
Тәрәкъкый вә тәгали юлларына улалым кадим.

Бәһаим дәфтәренә язмасынлар безне дәүләтләр;
Тәхәррек итмәлиез, күстәреб хасләт вә сауләтләр.

Хәятны дәгъва итсәк, мөддәгани идәлем исбат;
Дәлилләр күстәреб, бу кяинати идәлем искят.

Җиһанда болгарын, вар улдыгына канигъ улсынлар;
Безем парлак бәхеткә гыйбтачы һәм тамигъ улсынлар.

Тырышып, идәлем журналларың әмсалени тәксир [1];
Җәһаләт вә наданлык ардусыны идәлем тәксир.

Гәзитең дерлу әнвагы күбәйсен көн бә көн, кат-кат;
Мәгариф мәйданында без, татарлар, уйнаталым ат.

Җәридә файдасы чукча мөҗәрробдер бу галәмчә;
Мәгыйшәт идәлем дөньяда адәм ибне адәмчә.

Голумлә дөньяи дотды япон, нәмсә, французлар;
Җәһаләт гафләтилә йоклаганмызлар без аңсызлар.

Шөкер улсын, уянып тордылар әүлядләре гасрың,
Безез әсхабе, әүляде бу гасры мәгърифәт хасрың.

Сарылды милләтең яшь каһреманлары каләмләргә:
Мәхәл вармы борынгыдай хәзән, хәсрәт, әләмләргә?

Тәрҗемәсе:[үзгәртү]

Гыйлемнең бакчасында күңел ачып йөрик:
Бәхетебезгә кешеләр дә, җеннәр дә калсын хәйран.

Татарларның бөеклеге, даны сигез кат күкләргә китсен;
Мәңге, һәрвакыт бу милләтне ходаем бәхетле итсен.

Элек йоклап үткәргәнебезне аңлыйк та үкеник;
Прогресс һәм күтәрелеш юлларына атлап үтик.

Безне дәүләтләр хайван санамасыннар дип,
Кыю һәм батыр рәвештә алга хәрәкәт итик.

Теләсәк яшәргә, хаклы икәнлегебезне исбат итик;
Дәлилләр китереп, каршыларны сүздән туктатыйк.

Дөньяда болгарлар[2] әле дә бар икәненә ышансыннар;
Якты бәхетебезгә көнләшсен һәм үзләре дә омтылсыннар.

Тырышып, журналларның төрләрен күбәйтә башлыйк;
Кирелек, наданлык гаскәрен җиңеп, сындырып ташлыйк.

Газеталар, журналларны көннән-көнгә,
Мәгариф мәйданында без, татарлар, ат уйнатыйк[3].

Газетаның файдасы кат-кат сыналган ич дөньяда;
Без дә кешеләрчә тормыш итик дөньяда.

Гыйлем белән дөньяны кулда тотты япон, немец, француз;
Без, аңсызлар, наданлык аркасында йоклап калганбыз.

Шөкер булсын, гасырыбызның яшьләре уянып тордылар;
Без — бу мәгърифәт гасыры сараеның ияләре һәм балалары.

Милләтнең яшь каһарманнары каләмгә сарылды:
Элеккечә кайгы-хәсрәт, ачынуларга хәзер урын бармы?

Искәрмәләр[үзгәртү]

  1. Тәксир — рус графикасында бер үк хәрефләр белән бирелгән бу ике бер-береннән ерак мәгънәле сүзнең берсе гарәп хәрефләрендә сакау «с» белән, аңа рифмадаш икенчесе нормаль «с» белән бирелгән; беренчесе — «күбәйтик», икенчесе «сындырып ташлыйк» дигәнне аңлата.
  2. Сүз Идел-Кама болгарлары (татарлар) турында бара.
  3. Шөһрәт казаныйк мәгънәсендә.